Логотип
Кулларыңнан куан

Шифоннан - чәчәк

Атлас, шифон һəм органза тукымаларының калдык кисəклəре булса, мастер-класс үткəреп, алардан чəчəклəр ясарга тəкъдим итəм. Алар белəн сез матур итеп бүлəклəр төргəндə файдалана алырсыз; интерьерларны яңартканда (əйтик, лампа абажурларын, тəрəзə пəрдəлəрен, мендəр тышларын, күлмəк-кофталарга, аяк киеменə, сумкага үзгəреш төсмерлəре кертеп), төрле интерьер аксессуарлары; чəч каптырмалары, ободоклар; балаларыгызның укытучылары, тəрбиячелəре өчен презент ясаганда, якыннарыгызга эксклюзив бүлəклəр өчен кулланырга була.
Икелəнмəгез, бу бер дə катлаулы түгел, һичшиксез, булдырырсыз сез аны.



1. Өлгесен картон кəгазьгə сызып, кисеп алабыз.


2. Тукымага 45 градус почмак ясап, өлгене куябыз (буй җепкə кыйгачлап) һəм карандаш белəн контур тирəли эзен төшерəбез. Таҗлар саны 27 данə булырга тиеш.






3. Контур буенча таҗларны кисеп алабыз да, кырыйларын утта көйдерəбез.



4. Əзер булган таҗчыклар дулкынланып торырга тиеш – аларны без, сузылучан булсын өчен, кыек җеп буенча кисəбез.


5. Таҗчыкларны өемнəргə бүлəбез, һəрбер өемдə – тугызар таҗчык. Беренче тугыз таҗчыкны, 3-4 мм ара калдырып, бер-берсе өстенə тезəбез һəм тегеп чыгабыз. Калган таҗчыклар белəн дə нəкъ шулай эшлибез.


6. Тугыз таҗчыктан торган өч комплект килеп чыгарга тиеш.


7. Чəчəкне формалаштыра башлыйбыз. Моның өчен башта бер таҗ комплектын бөтерəбез. Аны инə-җеп белəн чəнчеп куеп, икенче комплектка керешəбез, аннан – өченчесенə.



8. Чəчəкнең серкəчен булдыру өчен җепкə төрле-төрле сəйлəн, төймəлəр тезеп беркетəбез.



9. Тукымага туры китереп, чəчəк астына салырга дип, зуррак таҗчыклар кисеп алабыз. Аларның да кырыйларын утта көйдереп алабыз.


10. Əзер чəчəкне зур таҗчыклар өстенə куеп, чəчəкнең арткы ягына булавка беркетəсе калды. Гади генə булавка бик таман булыр.

11. Өлгене үзгəртеп, башка төрле формадагы чəчəклəрне дə əлеге ысул белəн эшлəп була.


фото: Марина Дмитриева

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар