Логотип
Кулларыңнан куан

«Сөенеч хатлары»

Бүген бәйрәм белән котлап, бер-беребезгә открыткаларны сирәк юллыйбыз. Ә менә элегрәк һәр бәйрәмгә илнең төрле почмакларыннан «сөенеч хатлары» агылыр иде.Шулкадәр күңелле була торган иде ул! Берсеннән-берсе матуррак бу открыткалар, шул елларның хатирәсе булып, әле дә китап, фотоальбом эчләреннән килеп чыккалый. Төргәк-төргәк булып җыелган ул сөенеч хатларын атлас тасма белән бәйләп, кадерләп саклый да идек әле без. Әй күңелле чаклар! Тукта, ник ямансулыйбыз? Туганнарыбызны бәйрәм белән котлап, «сөенеч хатлары»н бүген дә юлларга була ләбаса. Өстәвенә, «Сөембикә»нең бүгенге кунагы – алтын куллы Эльмира ГАЛЛӘМОВА безгә ул открыткаларны үзебезгә ясарга өйрәтәм дип тора. Искиткеч матур, бердәнбер, мәңге кабатланмас итеп! Аларның һәрберсендә берәр Яңа ел әкияте яши сыман. Бик мавыктыргыч, җанга рәхәт шөгыль бу.

 

Кирәк:

кардсток дип аталган бер табак кәгазь (А4 форматында). Без сөт төсендәгесен кулланабыз;

скрапбукинг өчен ак төстәге акварель кәгазь (җирлегенә төрле рәсемнәр басып төшерелгәне). Шулай ук А4 форматлы бер табак кирәк булыр;

декоратив бизәкләр: котлау сүзләре язылган стикер, тасма, чыршы, бәләкәй генә букет, кәгазьдән кисеп ясалган өй, яшел чыршылар, бияләй, кар бөртекләре, ачкыч бәйләме;

«Момент кристалл» җилеме;

ике ягы да ябышкак тасма;

кайчы, линейка, үткен пычак.



 

Эш барышы:

кардсток кәгазеннән 15х21см зурлыгындагы бер кисәк кисеп алабыз (А4 форматының нәкъ яртысы була). Тактага куеп, үткен пычак белән киссәң – яхшырак. Кискән өлешне урталай бөклибез. Бөкләгәнче, берәр очлы әйбер белән бөкләм эзен сызып чыксаң – кулай.

Ак төстәге акварель кәгазен 10х14,5 зурлыгында кисәбез. Бу – открытканың алгы бите булачак, бизәкләр шушыңа беркетелә.

 

Ике ягы да ябышкак тасмадан кечкенә генә дүрт шакмак кисеп алып, алгы битнең арткы ягыннан дүрт почмакка ябыштырып куябыз. Икенче ягының кәгазен әлегә кубармый торабыз.

 

Иң аскы почмакка «Момент» җилеме белән котлау сүзе язылган стикерны ябыштырабыз. Аның өстенә киңлеге 0,5 см булган ак бөрчекле яшел тасма ябыштырыла. Тасма читләрен битнең арткы ягына кайтарып ябыштырып куябыз.

 

Тасма өстенә кәгазьдән киселгән өч чыршы ботагы һәм бәләкәй чәчәк бәйләме ябыштырыла. Бәйләмнең әзерен сатып алырга да була, пенопласт шарларын буяп, үзегез дә ясый аласыз. Серкәчләрне исә кибеттән алдык. Букетны яшел тасма белән бәйләп, өстенә кечкенә генә нарат күркәсе куябыз.

 

Әлеге открытканың тагын бер бизәге – шейкер, ягъни тәрәзә.

Моның өчен диаметры 6 см булган чипборд (кибетләрдә сатыла), үтә күренмәле катырак папкадан шушындый ук зурлыкта киселгән түгәрәк, алтын төсендәге ялтыравык кагазь боҗра (аның да диаметры 6 см) кирәк.

Ялтыравык боҗраны үтә күренмәле түгәрәк тирәли «Момент» җилеме белән ябыштырабыз. Аннары бу чипбордка ябыштырыла.

 

Шейкерны открыткага ябыштырганчы, эчкә алтын төсендәге каты фольгадан киселгән йолдызлар һәм сәйлән бөртекләре тыгып калдырабыз (алар ябыштырылмый). Түгәрәк уртасына кечкенә генә бер чыршы да ябыштырып куйсаң матур.

 

«Тәрәзә» өстенә кечкенә алтын түгәрәк ябыштырыла – чыршы уенчыгын хәтерләтсен әле! Бер читенә ак кәгазьдән киселгән бияләйләр «элеп» куябыз. Мондый бизәкләрне кибеттән дә алырга була, аларны кисү өчен биг-шот дип аталган махсус җайланма да бар.

 

Шушының белән открытканың алгы бите әзер. Инде ябышкан тасманың кәгазен кубарып, аны открытканың үзенә ябыштырып куйыйк. Ябышкак тасма урынына җилем генә дә кулланып була, әмма алай открытка ялпак булачак. Безгә исә аның кабарынкы булуы ошый.

 

Эчке якның сул битен ак кар бөртекләре белән бизибез.

 

 

Икенче открытка да нәкъ шушы тәртиптә ясала.

Беренче эш итеп алгы битнең сул кырына җилем ярдәмендә 4 см киңлегендәге көмеш җепле пәрәвез тасма (кибеттә паутинка дип сатыла) ябыштырабыз.

 

Аның өстеннән ике чыршы ябыштырыла. Бу очракта инде ябышкак тасма кулланабыз. Чыршыларның биеклеге – 7 см.

 

Уң як почмакка каты ак кәгазьдән челтәрләп киселгән өй урнаштырабыз (ябышкак тасма ярдәмендә). Өй ике катлы итеп киселгән. Аскы каты – агач фактурасын хәтерләткән кәгазь. Аларны бер-берсенә җилем белән ябыштырабыз.

Өй кыегын көмеш төсле фольгадан киселгән йолдызлар, түгәрәкләр белән бизибез. Болар – кибеттән сатып алган әзер наклейкалар.

 

Алгы битнең аскы итәгенә рәшәткә «тотабыз».

 

Куе кызыл төстәге каты кәгазьдән 7х5 зурлыгында турыпочмаклык кисеп алабыз. Игътибар: турычпомаклыкның сыртлары туп-туры түгел, эчкәрәк кереп, уеп алынган. Аның уртасына котлау сүзе язылган стикер ябыштырдык. Безнең очракта ул әзер наклейка иде. Бер-ике җиргә ялтыравык йолдызлар һәм түгәрәкләр «төртеп» чыгабыз.

 

Турыпочмаклыкның аскы почмагына ябышкак тасма белән ачкыч бәйләме беркетәбез. Бәхет ишекләрен ачар ачкычлар булсын алар!

Инде моны ябышкак тасма ярдәмендә алгы битнең өстенә ябыштырыйк та, бизәгән битебезнең үзен дә открыткага беркетик.

 

Открытканың эчке ягы кызыл төсле бер пар бияләй белән бизәлә.

 

«Сөенеч хаты»быз әзер! Инде открытка зурлыгындагы ак биткә котлау сүзләребезне языйк та, хат эченә кыстырып, якыннарыбызны сөендерергә ашыгыйк!

Яңа ел белән тәбриклибез сезне!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур узенчэлекле килеп чыккан открыткалар.

    Хәзер укыйлар