Логотип
Кулларыңнан куан

​Фурошики – япон төенчекләре

Яулыктан сумка ясыйбыз!

Фурошики — «мунча келәме» дип тәрҗемә ителә. Борынгы заманнарда японнар мунчага (“фуро”) барганда шул «келәмгә» («шики») чиста киемнәрен төреп алып килгән, аңа басып чишенгән һәм юынып чыккач, юеш кимоноларын фурошикига төреп алып кайткан. Тора-бара әлеге төенчекләр модага кереп китә. Бүгенге көндә дә японнар, экологияне бозмас өчен, пластик һәм кәгазь пакетлардан баш тартып, фурошики төенчекләрен асып йөри.

 Зур матур яулыкның, тискәре ягын өстә калдырып, өчпочмаклап бөгеп өстәлгә салабыз. Ике очын төйнибез. Яулыкны уңай якка әйләндерәбез. Ике очны тоташтырып, «тоткалар» ясыйбыз.

 Төенчеккә форма бирергә теләсәгез, эчкә тартма яки китап салып калдырыгыз. Фантазиягезне йөгәнләмәгез, башка формалар да уйлап табыгыз!

 Төенчек «тоткаларын» үз күчәре тирәсендә әйләндереп карагыз.

  Пляжга барганда сөлге, крем ише әйберләрегезне фурошикига төреп салыгыз – матур да, уңайлы да!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар