Кулларыңнан куан
Декоратив чыршы
Үзегез ясаган чыршы өегезгә ямь өстәр! Ә кичен гаилә белән өстәл тирәли җыелышып, бергәләп шул чыршыны ясап утыру үзе никадәр рәхәт! Матур кич телибез сезгә!
Кирәк:
* катыргы кәгазь;
* эрләгән җеп (фактуралы);
* бер катлы скотч;
* ике катлы скотч яки җилем;
* кайчы, карандаш, линейка.
Эш барышы:
Нигезе 15 см, биеклеге 30 см булган өч өчпочмак сызып, кисеп алабыз. Скотч ярдәмендә пирамида ябыштырып ясыйбыз.
Пирамидага ике катлы скотч ябыштырып яки җилем сызып чыгабыз.
Очыннан башлап пирамиданы җеп белән урый башлыйбыз. (Җеп рәтләрен бер-берсенә якын итеп куя барыгыз – пөхтә булсын.)
Башка төстәге җеп белән бизибез.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк