Логотип
Кулларыңнан куан

Бәйләнгән брошь


Өегездәге кул эшләре тартмасында төрле төстәге калдык йомгаклар тәгәрәшеп ятадыр — үзебезгә менә дигән аксессуар бәйлик әле шулардан!

Кирәк:

* «ирис» җебе;
* ыргак;
* каптырма;
* сәйләннәр.


Эш барышы:

71 күзле чылбыр бәйлибез.

1 нче рәт:
а) бишенче күздән чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз;
б) буш күзне калдырып китәбез;
в) чалып ясалган багана, буш күз, чалып ясалган багана – ахырга кадәр кабатлыйбыз.
Шулай итеп, чылбыр түгәрәкләнә башлый.

2 нче рәт:
а) борылыр өчен бер буш күзне бәйләп чыгарабыз;
б) баганалар арасындагы буш күздән 2 чалып ясалган багана, 3 буш күз, 
2 чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз;
д) ахырга кадәр кабатлыйбыз.

3 нче рәт:
а) борылыр өчен бер буш күзне бәйләп чыгарабыз;
б) 3 буш күздән ясалган аркадан 
9 чалып ясалган багана бәйләп чыгарабыз.
в) ахырга кадәр кабатлыйбыз.

40-50 см җеп калдырып, кисәбез. Бәйләнгән тасманы спираль рәвешендә урнаштырып, тегеп куябыз. Каптырма тагып, уң ягын сәйләннәр белән бизибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    КОЗГЕ ОЗЫН КИЧЛЭРДЭ ДУСЛАРЫМА КУЛ ЭШЕ.

    Хәзер укыйлар