Балчыктан ясалган чәчәкләрне Казанга «алып килүче», полимер балчыктан әвәләү мәктәбе SOFT CLAY BY DECOның хуҗасы Инна Вазыйхова мастер-класс үткәрә.
* Deco clay япон балчыгы;
* дымлы тастымал;
* тимерчыбык;
* кечкенә ваза.
Гардения чәчәк бәйләме ясар өчен кызыл һәм ак төсләрне катнаштырып изәбез – нәфис алсу төс хасил була.
Барысы унсигез шарчык (алтысы – кечерәк, алтысы – уртача, алтысы – эре шарчык). Учта тәгәрәтеп, балчыктан тамчы әвәлибез. Бармак белән изәбез.
Учны йомып, эчендә калган балчыкта уем ясыйбыз. Таҗлар вакытыннан алда кипмәсен өчен, аларны дымлы тастымал эченә салып барабыз.
Чәчәкне кечкенә таҗлардан башлап җыярга керешәбез. Соңгы рәттәге эре таҗларны икенче ягы белән тезәбез. Барлыкка килгән чәчәк сабагының артыгын өзеп алабыз, тимерчыбыкка утыртып, бер тәүлеккә кибәргә калдырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик булган хатын икән
0
0