Бактус – өчпочмак формасында бәйләнгән шарф. Бу шарфны Төньяк Европада уйлап тапканнар, хәзер исә аңа бөтен дөнья мөкиббән! Юка бактусны яз-көз кисәгез, калын җепләрдән бәйләнгәне сезне кышкы суыкларда җылытыр. Иң кызыгы шунда: бактус – универсаль, аны хатын-кызлар да, ир-егетләр дә яратып кия. Ирегезгә, улыгызга үзләре яраткан төстәге бактус бүләк итсәгез, алар моңа бик шат булыр!
Бактусны чуклар, брошка белән бизәсәгез дә була. Бактус спортив һәм casual стильдәге кием белән бик килешә. Төсләр, кырыйларның эшкәртелешенә карап, бактусны романтизм, классика, офис стиленә яраштырырга мөмкин. Мондый шарф тар джинс чалбар һәм сыланып торучы блузка белән матур күренәчәк.
Эш барышы:
* 4 күз җыябыз.
* 1 нче рәт – 1 уң күз (ягъни кырый күзне салырга кирәкми, аны бәйләп чыгарабыз), 1 буш күз, ахырына кадәр уң күзләр белән бәйлисе;
* 2 нче рәт – уң күзләр, буш күзне арткы өлешеннән уң күз белән бәйләп чыгарасы;
* 3, 4 нче рәтләр – уң күзләр белән бәйлисе;
* Бактусның уртасына кадәр шул рәвешле бәйлисе (киңлеге 30 см тирәсе калсын, киңрәк итсәгез, уңайсызрак булачак);
* Моннан соң буш күзләр булган ягыннан киметә башлыйбыз: 1 нче рәт – 1 уң күз, 2 күзне бергә бәйлибез (арткы өлешеннән), ахырына кадәр уң күзләр;
2, 3, 4 нче рәтләр – уң күзләр;
* Энәдә 4 күз калганчы шул рәвешле бәйлибез. Ябабыз.
Шарфның озынлыгы 130-150 см булсын.
Комментарийлар
0
0
матур
0
0