«Туй сәяхәтебез нәкъ менә шушындый әкияти илдә узарга тиеш безнең!!!»
Cайтта «Чакрымнарга сузылган ап-ак пляж, фирүзә төсендәге очсыз-кырыйсыз күк йөзе һәм Кариб диңгезе, дәртле меренге ритмнары, шат күңелле сәүдәгәрләр, тропик яңгырлар, алардан да бигрәк, йөзләреннән кояш нуры сирпеп торган кешеләр белән хозурланасыгыз килә икән, Доминикан Республикасына рәхим итегез!» дигән сүзләрне укыгач, ирем белән шундый фикергә килдек...
Доминикан Республикасына Казаннан турыга очып булмый. Домодедоводан зәңгәр күккә күтәрелгән «Боинг» безне ап-ак хыялларыбыз дөньясына алып китте. «Ничек итеп унике сәгать буена ун мең чакрым биеклектә очарга мөмкин?» – дияр кайберәүләр. Айподыңдагы яраткан көйләреңне тыңлап бетереп, үзең белән юлга кыстырган «Сөембикә» журналын хәрефен-хәрефкә укып чыккач, капкалап аласың, аннары изрәп йокыга китәсең, җиргә төшәр вакыт җиткәндер дип чәчрәп күзеңне ачсаң... йа Ходай!.. Нибары дүрт сәгать вакыт үткән! Киңәшем шул – сәфәр чыгар алдыннан йокыны туйдырмагыз!
Ниһаять, Пуанта Кана аэропортына аяк бастык. Эссе. Коточкыч эссе. Өстәвенә, бөркү. Курортыбыз урнашкан Bavaro дигән урынга аэропорттан автобус белән ярты сәгатьлек юл икән. Безнең «Barcelo Bavaro Palace» дигән отелебез «Barcelo Bavaro Beach Resort» дигән, үзенең алга киткән инфраструктурасы аркасында Пуанта Канадагы иң популяр ял итү урыннарыннан саналган зур комплекска керә. Биш отельне эченә алган галәмәт зур комплекста унбиш ресторан, ике театр, берничә бассейн, казино, аквапарк, католик чиркәү... Безнең игътибарны аеруча бар-рестораннарның пальма яфраклары белән ябылган түбәләре һәм ямь-яшел болыннар буйлап терек-терек йөрүче тавис кошлары, кыр тавыклары, сулыклар буенда балык тотучы челәннәр җәлеп итте. Әлбәттә, территорияне җәяүләп иңләү-буйлау мөмкин түгел, моның өчен бушлай мини-поездлар каралган.
Доминикан белән Мәскәү вакыты арасында 8 сәгатьлек аерма. Биредә иртәнге алты булганда, Казаныбызда көндезге ике дигән сүз. Шунлыктан беренче көннәрне без тамак ачыгуга чыдый алмыйча уяндык. Инде ризыкларга килгәндә... О-о, ниләр белән генә сыйламадылар безне: балык белән итнең барлык-барлык төрләре (куян итенә кадәр бар иде), диңгез ризыклары, һәртөрле пасталар (аларны һәрберебез өчен аерым, без теләгән соуслар белән күз алдыбызда әзерләделәр), тропик җиләк-җимешләр, кабарып торган бисквитлар... (Соңыннан, туристлар белән аралашканда ачыклавымча, бер генә җирдә дә Доминикандагыча шәп итеп ашатмыйлар икән.) Үзләренең иң киң таралган ризыклары исә дөге, фасоль, ит, яшелчә һәм яшел бананнан әзерләнгән «ла бандера» (безнеңчә – «флаг») икән. Икенче бер яраткан ризыклары – «асопао» (ит, дөге һәм яшелчәләрдән пешерелгән куе аш) һәм «пескадо-кон-коко» (кокос сөтендә әзерләнгән балык) икән. Безгә иң ошаганы «локрио» булды. Анысын дөге, ит, балык, диңгез ризыклары һәм яшелчәләрдән әзерлиләр. Үзләре әйтүенчә, локрио тәмле булып килеп чыксын өчен, бераз гына дөгегә кул астында булганнарның барысын да тутырырга кирәк икән. Без ял көннәрендә суыткычны чистарту өчен пицца әзерләгән кебек була инде бу.
Милли эчемлекләре – ром. Биредә аның унбиш сорты әзерләнә. Ромны коктейльләргә кушалар яисә лимон телеме һәм боз кисәкчеге салып эчәләр. Доминиканнар ромнары белән бик нык горурланалар, аны «безнең витамин» дип йөртәләр. Тагын... каһвәләре, аеруча «Santo Domingo» дигән сортлысы, һушыңны алырлык тәмле.
Доминикандагы халыкка гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңеллелек һәм кунакчыллык хас. Алар, нигездә, испан телендә сөйләшәләр, әмма инглиз телен дә бик яхшы аңлыйлар. Ир-атларның урамда очраган хатын-кызга «кояшым», «күгем», «җанашым» дип дәшүе табигый хәл. Сөйгәннәрнең тәрәзә төбендә серенадалар җырлау традициясе дөньяга нәкъ менә Доминиканнан таралган бит инде. Халыкның холык-фигыле дә үзенчәлекле: әле генә тыныч-басынкы йөреп торган кеше юктан гына да кызып-дуамалланып алырга мөмкин.
Доминиканлылар бер-берсенә беркайчан да «сез» дип эндәшмиләр, шул ук вакытта эчкерсез мөнәсәбәтләрне дә үзара бик якын кешеләре белән генә коралар. Әгәр җирле халык белән фотога төшәсез икән, дисплейдагы фотоны үзләренә күрсәтми калмагыз: нарасый балалардай шатланачаклар!
Доминиканлылар төрле-төрле карнавал, фестивальләр ише шау-шулы бәйрәмнәр ярата, һәм аларны менә дигән итеп үткәрә дә белә. Иң зур бәйрәмнәре – февраль ахырында Санто Домингода үткәрелә торган Карнавал. Халык әлеге бәйрәмгә җентекләп әзерләнә, әллә ниткән фантастик костюмнар тегә. Тамашадан башкаланың бер генә кешесе дә читтә калмый, бар да бии, бар да җырлый. Икенче фестивальләре – Меренга – июль аенда, Пуэрто Плата дигәне октябрьдә үткәрелә.
Гомумән, доминиканлыларның бөтен гомере бию ритмында уза дип әйтергә мөмкин. Аларда лирик җырлар бөтенләй юк кебек тоела. Кафеда, кибеттә, пляжда, урамда хәрәкәтсез торучы доминикан кешесен очратып булмый, бар да борын астыннан гына нидер көйләп, баскан урынында биеп тора. Ирексездән, күңелгә «акыл шәрифләре бераз җитешми ахры моның» дигән уй килә. Әмма отельдә меренге стилендә узган беренче кичтә үк син үзең дә теге, «акыл шәрифләре бераз җитешмәгән»нәр сафына басуыңны сизми дә каласың: юыну бүлмәсендә, теш чистарткычыңны кыстырган хәлдә дә, бию хәрәкәтләре ясарга тотынасың. Меренге чып-чын доминикан биюе булып санала икән.
Доминиканлыларга хас тагын бер үзенчәлек – аларның ашыгуны, гомумән, белмәве. Доминикан кешесенең, «Моментидо!» дигәннән соң, вәгъдә иткән эшне яртылаш кына эшләве, кайчак исә бөтенләй эшләмәве гадәти хәл. Әмма моның ише вак-төяк нәрсәләр доминикан пляжына аяк басу белән баштан чыгып оча.
...Мин төш күрәм бугай... Өч чакрымга сузылган ап-ак пляж. Аны океан дулкыннарыннан мәрҗән рифлары саклый. Ак ком исә гасырлар дәвамында ваклана килгән бака кашыкларыннан гыйбарәт икән... Әлеге ком кояшта кызмый, пляж буйлап яланаяк йөрү шулкадәр рәхәт... Сыгылмалы кәүсәләре белән кояшка үрелгән зифа пальмалар, аяк астында тәгәрәп ятучы кокослар... Һәм фирүзә-яшькелт-зөбәрҗәт-күк төсендәге океан... Моны җәннәт дими ни дисең инде? Хис-тойгы-ларны сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел, боларны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бер генә тапкыр булса да!
Дөньяның бөтен илләрендәге яшь парларның туйны нәкъ менә биредә – Доминикан кояшы астындагы пляжда үткәрергә хыяллануы гаҗәп түгел икән. Кемнәрдер үзе белән махсус туй киемнәре алып килгән, чәчләрен купшы итеп ясаган, кыйммәтле букетлар ясаткан; икенче берәүләр җиргә тиеп торучы гади генә ак сарафан, тропик чәчәкләр белән чикләнгән... Әмма бер нәрсә уртак – алар бар да яланаяк. Туй мәшәкатьләренә, кортеж, фейерверк, банкетларга дигән акчаны янга калдырып бирегә килгәннәрне шулкадәр дә аңлыйм мин хәзер...
Доминиканда пляж белән генә мавыгу бик зур ялгышлык булыр иде, чөнки туристларны, әлеге территориядә иң хәтәр һәм куркыныч нәрсә – Доминикан кояшы, дип алдан кисәтеп куялар. Шуның өчен берничә көнеңне экскурсияләргә багышлау мәслихәт. Ә биредә тамаша кылырлык нәрсәләр хәттин ашкан! Мәсәлән, тизйөреш-ле катерларда Саона утравына барырга була. Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан милли тыюлык ул. Утрау фирүзә төсендәге су һәм мәһабәт пальма урманы белән уратып алынган.
Юл уңаеннан туристлар Кариб диңгезенең сигез чакрымга сузылган, тирәнлеге нибары бер метр булган өлешенә – «табигый бассейн»га тукталалар. Бассейн тулы – диңгез йолдызлары. Телисең икән, алар белән рәхәтләнеп фотога төшәргә була. Галәмәт зур бөкре китлар уенын күзәтим дисәң, бухтага барасың; нервларыңны кытыклап аласың килсә, маринариумда – диңгезнең ятьмә белән аерымланган өлешендә тере акула һәм скатлар белән янәшә йөзәргә мөмкин... «Лос-Гаитисес» тыюлыгындагы сталактитлар мәгарәсе «Фун-Фун» үзе генә ни тора! Мәгарәнең үзенчәлеге шул, биредә ясалма яктылык юк, махсус сук-маклар да салынмаган. Туристларга махсус костюм, маңгай фонаре бирелә. Дөм караңгы мәгарә буйлап фонарь яктылыгында капшана-капшана атлаганда син үзеңне мәгарәне беренче тапкыр ачучы кебек хис итәсең... Мавыгулар җитәрлек. «Рафтинг» дигәне – резин көймәләрдә тау елгасыннан төшү, «каньонинг» – катамаран-нарда 28 шарлама буйлап төшү, «джип-сафари» – доминикан авылына, тәмәке фабрикасына, шикәр, каһвә, какао плантацияләренә сәяхәт – кыскасы, ниләр генә уйлап тапмаганнар. Әлбәттә, сәя-хәтләрнең иң зурысы башкала – Санто-Доминго шәһәре белән танышудан гыйбарәт.
Осама елгасы буендагы Санто-Доминго шәһәренә 1946 елда атаклы диңгез сәяхәтчесе Христофор Колумбның бертуганы Бартоломео Колумб нигез сала. Санто-Доминго Американың иң борынгы торак пунктларыннан санала. Искиткеч бай тарихлы, готик, гарәп, роман, хәтта ренессанс стильләрен берләштергән кабатланмас архитектуралы шәһәр бу. Без Христофор Колумбның улы Диегоның Эл Алькасар сараенда булдык. Испан стилендәге борынгы балконнан шау-гөр килеп торган бүгенге шәһәрне, ягъни үткәннән бүгенгене күзәттек. Контрастларга исең китмәле! Санто-Домингоның иң борынгы урамының атамасы – Кайе Лас Дамас – «Ханымнар урамы» дигәнне аңлата. Кайчандыр бу урамда, сарай ханымнары белән бергә, Колумбның хатыны «һава сулап» йөри торган булган. Җирле халык өчен гаҗәеп кызыклы, ят, шул ук вакытта кызыктыргыч серле күренеш булган бу. Аңлашылса кирәк, Санто-Домингода Колумб исеме белән аталган тарихи урыннар бихисап. Шәһәр үзәгендә аңа һәйкәл куелган, Санта-Мария-ла-Менор дигән католиклар соборында исә 1922 елга кадәр Колумбның төрбәсе торган... 1922 елда шәһәрдә 70 ел буена төзелгән Колумб маягы ачылган. Иң зур бәйрәмнәрдә маяк периметры буйлап урнаштырылган йөзәрләгән прожекторлар кабына, алар балкышында күк йөзендә нур чәчеп торган галәмәт зур тәре сурәте пәйда була...
Тарихи ядкарьләрдән тыш, туристларны, әлбәттә, борынгы сәүдә урамнары, шәһәрнең иң зур базары – Меркадо Модело җәлеп итә...
Доминиканнан нинди истәлекле сувенирлар алып кайтып була? Иң күңеллесе, биредә сине, Төркиядәге кебек, җилтерәтеп кибеткә өстерәп кертеп, пакетыңа сувенирлар тутыра башламыйлар. Доминикан сәүдәгәрләре сатуның тәмен, нечкәлекләрен яхшы белә!
Кариб диңгезе буенда ял иткәннәрнең берише, әлбәттә, кул белән төрелгән тәмәке, авызны өтеп ала торган ром алып кайту ягын карар. Кемнәрдер урынның картасы төшерелгән кружка, «D.R» дип язылган бака кашыклары, пальма рәсемнәре ясалган сөлгедер, футболкадыр җыяр. Мин исә сезгә купшы чәчәкле итәкләр «кигән» керамик курчаклар (лимэ) алырга тәкъдим итәм. Аларның йөзе ясалмаган, шуңа күрә, рәссам бик нык ашыккан һәм күз, борын, авыз турында бөтенләй онытып җибәргән дигән тәэсир туарга мөмкин. Алай түгел! Доминиканда төп халык юк, ниндидер аерым милләт, раса да юк. Республиканың этник-раса составын мулатлар (73%), ак тәнлеләр (16%), негрлар (11%) тәшкил итә. Доминиканнар теге яки бу этносны рәнҗетүдән саклана... Тагын мамахуана дигән җирле эчемлекләре бар. Киптерелгән җимеш һәм үләннәрне билгеле бер күләмдәге ром һәм умарта балы белән төнәтеп ясала ул. Белеп кенә, чама белән генә кулланыла. Иммунитетны саклау өчен менә дигән дәва. Ларимар дигән, Кариб диңгезе төсендәге минерал дөньяның башка бер генә почмагында да юк. Җирле зәркән остасы Мигель Мундес тарафыннан әле 1974 елда гына табылган әлеге яшь ташны һөнәри зәркәнчеләр Доминикан фирүзәсе, Гаити фирүзәсе һәм Атлантика ташы дип тә йөртәләр. Ташның төсе ачык күк төсеннән куе зәңгәргә кадәр үзгәрә, өслеге соры һәм ак балкыш бирә.
Доминиканнар әйтүенчә, ларимарның шифалы үзенчәлекләре дә бар икән: ул кәефне күтәрә, стрессларны җиңәргә ярдәм итә. Туристлар әлеге таш куеп ясалган алкадыр, йөзектер алырга тырыша. Шул рәвешле, пальма түбәләр астындагы әкияти илнең бер кисәкчеген үзе белән ияртеп алып кайтырга омтыла...
Доминикан Республикасы бирегә тәүге тапкыр аяк басучылар – испаннар хөрмәтенә элек Эспаньола дип аталган Гаити утравының өчтән ике өлешен биләп тора. Төньяктан аны Атлантик океан, көнчыгыштан исә утрауны Пуэрто-Рикодан аерып торучы Мона бугазы, көньяктан Кариб диңгезе сулары юа. Көнбатыштан Гаити белән чикләшә. Чыгышлары белән Африка һәм Европа халыкларына нисбәтле доминиканнар нигездә испан традицияләрен саклап килә.
Комментарий юк