Логотип
Психолог киңәшләре

Йомшак булмагыз!

Йомшаклык тормышыгызга кинәт кенә килеп керми, беркайчан да сагаерга кирәк дип кисәтми. Гадәттә ул көндәлек тормышта һәрвакыт синең белән була. Көннәрдән бер көнне кеше үзенең энергиясе дә, үз-үзенә ышанычы да, нәрсәнедер үзгәртерлек көче дә юклыгын аңлый. Тыштан караганда бар да әйбәт кебек: эше бар, якыннары янәшәдә, көннәр бер көйгә ага... Тик эчтән генә ул тормышның инде узып барганын тоя.

Аз хезмәт хакы алучы, конфликтлардан куркучы, үзен яклый белмәүче кешеләрне йомшак дип бәялиләр. Ләкин ул йомшаклык сиздермичә генә килә. Харктерны, дисциплинаны, эчке стерженьны акрынлап җимерә. Кеше үз-үзен: «Мин арыдым», «Иртәгә уйлармын», «Миңа ярдәм итүче кирәк», «Вакыты ул түгел» дип тынычландыра да, тормыш менә шушы вак-төяккә кайтып кала. 

Кешене мораль яктан да, эмоциональ яктан да, психологик яктан да берни булдыра алмый торган итүче гадәтләрне тикшерәбез.

1 нче гадәт – бөтенесен һаман яңаданга калдыру

Беренче карашка, бу гап-гади ялкаулык кебек. Ләкин моның артында курку тора. Хаталардан, җаваплылыктан, башкарып чыга алмаудан курку яки хыялның реаль тормыштан катлаулырак икәнен тою.

Кеше сәгатьләр буена үзен үстерү турында видео карап утырырга, планнар корырга, блокнотлар сатып алырга, максатларын язып куярга мөмкин. Әмма барыбер беренче адымны ясый алмый, чөнки эчендә һаман идеаль моментны, идеаль кәеф яки идеаль шартларны көтү яши. 
Ә идеаль момент барыбер килми. Аның килүен көтеп ятканда,тормыш сездән башка гына алга бара.

Үзегезне әзерлек хәлендә итеп алдау бик җиңел. Чөнки эш бара дип хис итү баш миенә ошый, ә чынлыкта ул эшләр фантазияләрдән ары китми.
Кемдер еллар буе спорт белән шөгыльләнергә җыена. Берәүләр телләр өйрәнмәкче. Икенчеләре сөймәгән эшеннән китәргә хыяллана. Кемдер бизнес ачарга, блог алып барырга ниятли. Һәр очракта кеше нәрсәдер эшләргә үзенә сүз биреп тә, тагын үтәмәсә, эчтә әйтерсең нидер өзелә. Берзаман ул өзелүләр шулкадәр күбәя – үзенә булган ышаныч чәчелә, чуала. Көчле кешеләр исә һәрвакыт мотивацияләре булу белән аерылып тора. 

2 нче гадәт – уйларыңда үзеңне туктаусыз түбәнсетү

Кеше башкаларга елмаерга, тыныч, ышанычлы күренергә мөмкин, ләкин эчтән үзен гел гаепле саный. «Мин булдыра алмыйм», «Минем бернәрсә дә барып чыкмый», «Башкалар миннән булдыклырак», «Мин бөтенесен боздым тагын»... Иң куркынычы – әнә шул уйларын баш мие чын итеп кабул итә башлый.
Кеше еллар буе үзен түбәнсетеп яши икән, тәвәккәл адымнар ясарга, зур эшләргә алынырга курка, булдыра алуына ышанмый башлый. Аннары тормышта берни дә үзгәрми дип аптырый. Күпләр үзләрен гел тәнкыйтьли торгач, моны сизмиләр дә. Алар автомат рәвештә үз уңышларының бәясен төшерә, үзен башкалар белән чагыштыра, хаталарга гына игътибар итә. Туктаусыз үз-үзе белән көрәшкән кеше бик тиз көчен югалта. Спортчыны күз алдына китерегез: әгәр аңа, син булдыра алмыйсың, дип гел тукып торсалар, иртәме-соңмы, ул тренировкаларга йөрми башлый. Психика белән дә шул ук хәл. Үз-үзеңне үсендерү – йомшаклык та, үзеңнге ярату да түгел. Бу  – психик гигиена.

3 нче гадәт – башкалар хуплавы өчен яшәү

Иң җимергеч тозак – кеше үзенә башкалар күзе белән карый башлый. Үзен тикшерүләрдән, үзен начар итеп күрсәтүдән, сәер булып күренүдән, башкаларга ошамаудан курка. Мондый кешеләр эшне үзләренә туры килә дип түгел, «дөрес», «кирәкле» эш дип сайлыйлар.

Алар күптән үзләрен бәхетсез иткән мөнәсәбәтләргә түзәләр. Башкаларга каты бәрелмәс өчен үз фикерләрен яшерәләр, үзләрен тирә-юньдәгеләрнең күзгә күренмәс хөкеме астында итеп хис итәләр. Ләкин башкалар барыбер сезгә бәя бирәчәк. Нәрсә эшләсәгез дә. Тыныч булсагыз – күңелсез диячәкләр. Үзегезгә ышанган булсагыз – тәкәббер дип мөһер сугачаклар. Ягымлы күренсәгез, җебегән дип көләчәкләр. Каты торсагыз – «токсичный» дигән сүз табыла. Бөтен кешегә ярарга тырышу кешене җайлы, әмма бик бәхетсез итә. 
Ә менә бөтенесенә ярарга тырышмый башласагыз, сез инде – көчле! 

4 нче гадәт – өзлексез зарлану 

Гел шул бер әйберне сөйләп, кеше үз проблемасы буенча нидер эшли кебек тоела башлый. Күңелсез эш, аз хезмәт хакы, гаделсезлек, авыр балачак, начар киенү турында туктаусыз зарланып була ул, ә менә баш мие корбан роленә бик тиз ияләшә, гаеплеләрне эзли башлый. Әйе, тормыш җиңел генә бармый, гаделсезлек тә, кимсетелүләр дә очрап тора. Ләкин зарланулар беркайчан да кешене көчле итми, ярдәмчесез бер мескенә әйләндерә. Иң нык арыган кешеләр  күп эшәгән кешеләр түгел, еллар буе эчендә канәгатьсезлек йөртеп, бернәрсәне дә үзгәртмәүчеләр. 

5 нче гадәт – рәхәт тормышка омтылу

Социаль челтәрләр, сериаллар, тиз дофамин, кәеф күтәрү өчен нидер сатып алу, тәмле ризыклар... Болар бар да комфорт тудыра, әмма кешене әкренләп тотрыксыз итә. Чөнки баш мие көч түкми генә рәхәт яшәүгә күнегә. Рәхәтлек җиңел килгән җирдә дискомфортка түзү кыенлаша. Уку да авыр, озак эшләү дә кыен, нәтиҗәне көтү дә газаплы, телефонсыз калу да чыгырдан чыгара... 
Кеше реаль тормыштан күңел ачуга кача икән, аңа чын тормышка кайту авырлаша гына. Менә шулай!

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар