Якын кешеңне югалтудан да авыррак хәсрәт бармы икән? Якыныңны югалту – тормышның һәр өлкәсенә дә йогынты ясый торган бик зур стресс. Ләкин үлгән артыннан үлеп булмый. Әгәр шуны аңлап яшәвеңне дәвам итмәсәң, кайгы хроник авыруларга әйләнә, ди белгечләр. Психолог киңәшләре беребез өчен дә артык булмас.
Мондый кайгыдан ныклап аңга килү өчен бер елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин. Якын кешебез мәңгелеккә китте. Ләкин бу чынбарлыкка ышанасы килми һәм без йомылабыз. Әлеге хәлне кире кагабыз, бу – нормаль күренеш. Шуңа күрә кайгы килгән кешегә нәрсәдер исбатларга, ниндидер фактлар китерергә кирәкми. Ул бу кайгыны үзе аша үткәрергә тиеш. Елыйсы килә икән, еласын, көлә икән, көлсен. Тимәгез! Янымда бул, дисә, калыгыз. Кит, дисә, китегез. Моңа үпкәләргә кирәкми. Сүз дә юк, татар халкында төрле ышанулар бар. Кемдер үлгәч, еларга да ярамый, дип ышандыралар. Юк, елагыз, эмоциональ фон ябылу – иң куркыныч әйберләрнең берсе. Аннары вакыт үткәч тә, андый кеше елау түгел, хәтта сөенә дә алмаска мөмкин. Әгәр кеше контактка керергә теләми икән, борчымагыз. Һәрчак ярдәмгә әзер булуыгызны бер әйтсәгез, җитә!
Якын кешеләрен әгәр болай булса, әгәр тегеләй булса дип, үзен гаепле саный башлый. Аның уй-фикерләрен тагын да куәтләп, үз сүзегезне әйтүдән тыелыгыз. Ачу өстенә ачу өстәмәгез. Депрессиягә бирелгән кешеләр бу хәлдән чыгачак. Ләкин якын кешеләрнең аны аңлавы, ярдәме бик кирәк. Акрынлап көндәлек тормышка кайтарту өстендә эшләгез. Ниндидер вак-төяк мәшәкатьләр вакытлыча булса да онытылып торырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме: ул үзенең ялгыз түгел икәнен аңларга тиеш.
Тагын иң мөһиме: даруларга, алкоголь эчемлекләргә үрелмәскә кирәк. Бу бик куркыныч, монда инде бер кайгы икенчесен дә алып килергә мөмкин. Барыбыз да үлемнең кайчан да булса киләчәгенә әзер торырга өйрәнсәк иде. Әлбәттә, фаҗигале төстә якыннарны югалту күңелдә мәңгелек яра калдыра. Шушы кайгы белән вакытында яшәп калыгыз. Аны ничек тә аңлап, йөрәк белән кабул итәргә тырышырга кирәк. Сезгә бу югалтуны кичерергә каршы торучылардан ерак торыгыз. Якын кешенең үлгәне белән килешү аны оныту дигән сүз түгел. Шундый фикерләр белән хаталанмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк