Логотип
Проза

Язмыш җилеме безне аерды...

Хикәя 

Фәгыйлә ЧУМАРОВА 

 

Хикәя 

 

Күптән түгел генә бәби тапкан кызы яныннан чыккач, Ләйсән әнисенең хәлен дә белешеп, күрешеп кайтырга булды. Балалар тудыру йорты белән әнисе яшәгән урам арасы ике тукталыш ераклыкта булуга карамастан, автобуска утырып тормады, җәяү генә китте, үз уй-кичерешләре белән каласы килде бугай... Әле кырык яше дә тулмаган килеш менә инде әби дә булып куйды... Бигрәк яшьли кияүгә чыкты кызы, әнисен тыңларга да теләмәде... Кайчандыр Ләйсән үзе дә әти-әнисен тыңламаган шикелле. Ләйсән үз яшьтәшләреннән алданрак өлгереп җитте – торна кебек озын буйлы булып үсеп килгән кыз бала вакыты җитәр-җитмәс кинәт тулылана башлады, аңа тагын йөз чибәрлеген дә Ходай кызганмаган: кай арада җиткән сылу кызга әверелде... Унөч яшендә үк уналты-унҗиде яшьлек кызлар белән дуслашып китте, классташларына әйләнеп тә карамас булды... Билгеле инде, тиз өлгергән кыз янында кырыкмыш тай кебек озынлы-ябыклы, җитлегер-җитлекмәс малай-шалай, егетләр дә  чуала башлады. Кызларының шулай тиз өлгереп җитүенә бик борчылган әти-әни тезгенне кысыбрак тотарга ниятләде: һәр адымын тикшереп, кем белән очрашырга, кем белән сөйләшергә икәнлеген белеп-күреп торырга кирәк дип таптылар. Ләйсән мондый чикләүләр белән бер дә килешә алмады, һаман иреккә омтылды, мәктәптән туры өйгә кайтмыйча, әллә кемнәргә ияреп китеп, әти-әнисенә артык мәшәкать-борчу гына китергәнен аңларга да теләмәде... Нәтиҗәдә, классташлары аһ-ваһ килеп имтихан биреп йөргән вакытта,  башы бөтенләй бүтән мәсьәләләрне чишү белән мәшгуль булды: ул авырлы иде, һәм ничек тә шул авырын әти-әнисеннән яшереп калырга тырышты... Егете, үзенең әти буласы турында белгәч, коты очып бөтенләйгә юкка чыкты. 

   Кызларының авырлы икәнен белгән әти-әни ярсыпмы-ярсыды: «Теләсәң кая куй балаңны, күзебездән югал!» – дип кычкырдылар... 

   Истәлекләргә бирелгән Ләйсән үзе туып-үскән йортка килеп җитүен сизми дә калды. Авыр сумкаларын күтәреп, үз ачкычлары белән ишекне ачып керешкә үк коридорда ир-ат аяк киемнәрен күреп аптырап китте – инде аяклары да йөрми башлаган әнисе янына кем килде икән дип, алгы якка узды. Бүлмәдә инвалидлар креслосындагы әнисе янында ике егет утыра иде. Көтмәгән шушы очрашудан югалып калган Ләйсән ут кебек яна иде, бар кызулыгы йөзенә бәреп чыкты, үзен ничек тотарга икәнлеген дә аңламый торган арада, егетләрнең берсе, янына килеп, кочаклагандай итте, привет дип исәнләште. Ә икенчесе, кызыксынуын яшереп тә тормыйча, күзлек аша  күзләрен тутырып, аңа төбәлепме-төбәлеп карап тора башлады. Ләйсән бу карашка чыдый алмады, егет тарафына баш кагып исәнләште дә чыгып китте. Уйлары чуалды, нәрсәгә барып тотынырга белми аптырады, кулына тоткан чәйнеге кулыннан чүт кенә төшеп китмәде... Алай да көч-хәл белән үз-үзен кулга ала алды: чәй кайнап чыкканчы өстәлгә тәм-томын куйды, ул арада кызулыгы да сүрелә төште, азмы-күпме үз-үзен тота алырлык хәлгә килде. Бүлмәгә чыгып, егетләрне чәй эчәргә чакырды. Ләкин чәй эчкән арада да киеренкелек җибәрмәде, күзлек астыннан караган күзләр һаман аны эзәрлекли сыман тоелды аңа... 

   Беренче карашка бер тамчы су кебек бер-берсенә охшаган, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылып торган бу ике чибәр егет – Ләйсәннең кайчандыр бала тудыру йортында калдырып чыккан балалары иде. 

   ...Әти-әнисе кабул итмәгәч, Ләйсән беренче тапкыр үз язмышына нинди кыенлык алып килгәнен, һәм барысы өчен үзе генә гаепле икәнлеген аңлады... Әмма бүтән барып егылырлык, үз хәсрәтен күтәреп килеп сыенырлык кеше тапмады, бу иксез-чиксез Җиһанда берьялгызы икәнлеген аңлады... Балалар йортына да аны түзә алмаслык авырту алып килде, һәм шул газаплар арасында ул үзе өчен дә, туачак бала өчен дә иң җиңел юлны – баланы калдырып чыгу юлын сайлады... Ул әле туасы балаларның икәү буласын белми иде... Дөньяга килгән һәр бала, әгәр сау-сәламәт булса, шәрран ярып кычкырып үзенең тууы турында аваз сала. Беренче малай да шулай Җиһанга аваз салып туды. Ә икенче бала исән-сау тусын өчен врачларга күп көч түгәргә туры килде. Тугач та әле, аның яшәп калу-калмавы өчен шул ук врачлар көрәштеләр. 

 Балаларны калдырып чыккач, Ләйсән әти-әнисе янына кайтып егылды, әмма аларның икәү икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә булды. Башын түбән иеп кайтып кергән кызларын ата-ана кабул итсә дә, ике арада стена калкып чыккандай булды. Һәр ике як бер-берсен гаепле дип тапса да, үзләренең дә гаепле икәнлеген тойдылар. Әмма эш узган иде шул инде... Әлегә һәркайсына авыр иде, тик вакыт узу белән онытылыр, басылыр дип уйладылар... Кем белә, бәлки, чынлап та онытылган да булыр иде... Тик, без капчыкта ятмый: Ләйсәннең баласын калдырып чыгуы турындагы хәбәр тиз арада таралып та өлгерде. Бу хакта ишетеп, Ләйсәннең әнисе Рамиләнең бертуган сеңлесе Галимә дә килеп җитте. Ул Ләйсәннең авырлы йөргәнен дә белми иде, шунлыктан бу хәбәр аңа бик нык тәэсир итте, ник дисәң, алар ире Вилдан белән бер малай табып үстерү бәхетенә ирешә алдылар. Әмма бу бала нинди кыенлыклар белән туганын үзләре генә белә иде. Икенче бала  турында хыялланырга да кирәкми дип әйтеп чыгарды врачлар. Ике малай, ике кыз табып үстерергә хыялланганнар иде югыйсә. Ә баксаң, кемнәрдер шулай бик җиңел генә нарасый баланы җиде ят кулларга калдырып та чыга ала икән. 

   Галимә башта апасы белән аңлашырбыз дип уйлады – әле бит апасы белән җизнәсе үзләре дә яшьләр, Ләйсәнгә баланы үстерешүдә ярдәм итә алалар, матди яктан да кытлык күрмиләр. Әмма апасы да, җизнәсе дә Галимәне ишетергә дә теләмәде, әле Ләйсәннең үзен тәрбияләргә кирәк дип кырт кистеләр. Аптырашта калган, күңеле телгәләнгән Галимә кайткач та тынычлана алмады, калдырып чыккан нарасыйны күз алдына китереп бик озак елады. Ире Вилдан: «Әллә үзебезгә алып кайтабызмы баланы?» – дигәч тә әле бер мәл аңламыйчарак торды, исе китеп иренә текәлде. Актыккы минутка кадәр Ләйсән баладан баш тартмас дип ышанганга күрәдер, ахрысы. 

   Икенче көнне үк ир белән хатын бала тудыру йортына килде. Шундый кыен проблеманы шулай тиз генә хәл итә алуларына ышанып, тиздән бәләкәчне төргәккә урап алып кайтасыларына куаныштылар. Тик менә хәлләр алар көткәнчә үк җиңел булып чыкмады. Табиблар сабыйларның икәү булуын, шул икәүнең берсе авыр хәлдә икәнен сөйләп бирделәр. Шулай да сабыйларның икесен дә бу парга күрсәтергә кирәк дип таптылар. Чынлап та сабыйларның берсе, авызын зур ачып, башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап, ашарга эзләнә иде, ә икенчесе бик зәгыйфь күренде: әллә йоклый, әллә авырый... 

   Ул көнне Галимә белән Вилдан баланы алып кайта алмады. Ләкин бер күреп калгач, кан кардәшлеге булган бу ике үксез бала бер минутка да Галимәнең күз алдыннан китмәде, аеруча кечкенәсе. Ул тагын барып апасы ишеген шакыды. Эшнең нәрсәдә икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатырга тырышты. Елашу, талашу белән бетте бу күрешү: Рамилә бәләкәчләрне алып кайтырга җыенмаганын белдерде. Нишләмәк кирәк, балаларның берсен алып чыгып, икенчесен калдырып булмый бит. Кыен булса булыр, икесен дә алып кайтабыз дигән карарга килде Вилдан белән Галимә. 

  Бала тудыру йортына килеп кергәч тә, Рамилә белән чак маңгайга-маңгай  бәрелешмәделәр. Бик озак талашкач, аңлашкач, алар да бер карарга килгән булып чыкты: сабыйларның берсен – сәламәтен алып чыгарга булганнар. Галимә тагын әйтеп карады апасына, нарасыйларны аерырга ярамый, алар бер гаиләдә үсәргә тиеш, диде. Рамиләнең үз туксаны туксан иде. Дөресен генә әйткәндә, Галимә шунысына да куанды – ике нарасый алып кайтам дигәндә, берсе дә эләкмәскә мөмкин иде бит. Юк, ул моны күтәрә алмас иде... Шулай итеп, ике игезәк балаларның язмышы хәл ителде: аларны аердылар, тик бер юаныч – берсе үз гаиләсенә, әнисе янына кайта; икенчесен ул бәхеттән мәхрүм итсәләр дә, барыбер чит-ят кулларга түгел, туганнарына алып кайталар. Ятимлек инде аларга янамый иде... 

   Галимә дә үз-үзен юатты: бертуганнар гаиләсендә үскәч, балалар барыбер  бер-берсен белеп, танып яшәрләр дип уйлады. Әмма Рамиләнең уйлары бүтәнчәрәк булып чыкты, ул: «Күземә күренмәгез бүтән, сезнең өчен ишегем һәрвакыт ябык булыр!» – дип кисәтте. Рамилә нарасый өчен бар җаваплылыкны үз өстенә алды, хәтта Ләйсәнне дә балага якын китермәде. Бер баш тарткач, Ләйсән дә балам дип өзелеп тормады. Бераздан соң ул кияүгә чыкты. Яшь гаиләдә кыз бала дөньяга килде. 

   Гаҗәеп тере, акыллы баланы үстерә-үстерә, Рамилә тәмам бу баланы үз итте, ничек ансыз яши алдым икән дигән уйлар белән бар булган яратуын, күңел җылысын биреп үстерде. Ире үлеп киткәч тә, бар булган юанычы – Мараты булды. Бераз үсә төшкәч, Маратның музыкага хирыслыгы сизелде, Рамилә аны музыка мәктәбенә бирде. Марат баянда, башка музыка уен коралларында уйнарга өйрәнде. Бик озак еллар буена ул Ләйсәннең үз әнисе икәнен белми йөрде, аңа апа дип дәште, бертуган апасы дип белеп үсте. 

   Ә кечкенә Азатның нихәлләре бар икән соң? Әйдәгез аның язмышына да күз салыйк инде. 

Галимә белән Вилданга бу нарасыйны аякка бастыру җиңел булмады. Азатның һәр сулышы өчен, Һәр хәрәкәте өчен чын көрәш алып барырга туры килде. Шифаханәләр юлын бик күп таптадылар, беренче сүзен кайчан әйтер дип өзелеп көттеләр, беренче адым да Азатка кыенлык белән генә бирелде.  Шул бала өчен янып-көеп яшәгән Галимә кайвакыт үз-үзенә сорау да бирә иде – «сиңа бу бала үз балаңнан да якынрак түгелме соң? Бу балага күп вакытыңны сарыф итеп, үз балаң турында онытып киткән чагың булмыймы соң?» – дип сорый иде. Олы улы Ниязның үзеннән сораган чаклары да булгалады. Ә 12 яшьлек Ниязның җавабы әзер булып чыкты: “Бер дә борчылма, әнием. Мин бит инде зур егет. Азатка күбрәк игътибар кирәк!» – диде ул. 

   Мәктәпкә керер вакыт җиткәч, Галимәгә Азат белән бергә беренче класска керергә туры килде, бергә язарга, иҗекләп укырга өйрәнделәр. Үсә төшкәч, Галимә дә Азатны музыка мәктәбенә алып барды, Азат та баянда уйнарга өйрәнә башлады. Гел шулай бергә йөри торгач, Галимә кинәт төшенеп алды: «Минем ышыгымда гына үсеп, бу бала әрәм булачак бит. Кешеләрдән читләшә, бик оялчан, кибеткә барырга да куркып тора түгелме?» – дигән уйлар борчый башлады. Инде 14 яшенә җитеп килгән Азат белән кендекне кисәргә кирәк икәнлеген аңлады. Бу алар өчен тагын бер сынау булды. 

   Бер елны алар гаиләләре белән шәһәр Сабан туена чыктылар. Меңәрләгән халык арасында Галимә таныш йөз чалымнарын шәйләп алды: Рамилә апасы белән Марат та шунда! Рамилә дә аларны күрде, бераз тайпылган сыман итте. Тик Галимә аны исеме белән дәшеп туктатты. Ничәмә-ничә еллар күрешмәгән бертуган апалы-сеңелле кочаклашып күрешмәсәләр дә, елмаеп бер-берсен сәламләделәр. Беренче тапкыр күрешкән ике игезәк малайлар да зур кызыксыну белән бер-берсенә текәлделәр. Галимә аларның икесенең дә кулларыннан алып: «Күрешегез, сез туганнар буласыз», – диде. Малайларга кызык булып китте, без бик охшаганбыз бер-беребезгә, дип шаярышып та алдылар... 

   Бу көтелмәгән очрашудан соң аралар якынлашыр дип уйлаган Галимәнең өметләре акланмады, Рамилә сеңлесе белән якын күреп сөйләшсә дә, бер тапкыр да Азатка күз салып карамады, башыннан сыйпап иркәләмәде, югыйсә Азат та, Марат шикелле үк, аның үз оныгы бит инде. Әлбәттә, Галимәнең сизгер күңеле бу битарафлыкны кабул итә алмады, ләкин күңеленнән апасына рәнҗесә дә, тышка чыгармады, соңрак та әле берничә тапкыр апасына шалтыраткалады. Күрешик, малайларны якынрак таныштырыйк, диде. Әмма Рамилә Галимәгә Маратны ияртеп алып килмәде, Галимәне Азат белән үзләренә чакырмады. 

   Галимә Азатны шәһәрдәге җыр һәм бию ансамбленә алып килде. Азат ярыйсы гына аккордеонда уйнарга өйрәнгән иде. Үзе кебек яшьләр белән аралашу Азат өчен чиксез зур бер этәргеч булды, бу юаш, кыюсыз егет күзгә күренеп үзгәрде, кешеләрдән тартынмаска өйрәнде, үз сүзен, фикерен килештереп әйтә башлады. 

   Марат исә үз юлын алдан ук күреп барды. 9 нчы классны тәмамлагач, мәдәният көллиятенә укырга керде, аны уңышлы тәмамлап, Казанга ук укырга китеп барды... Казанда бер ел укып кайткач, ул иң беренче эше итеп Азатны эзләп тапты. Һәм менә беренче тапкыр төп йортларына, уртак әбиләре Рамилә янына күрешергә алып килгән иде. Рамилә, ире үлгәч, бик яман биреште, шикәр чире аны инвалидлар креслосына утыртты. Бердәнбер юанычы булган Мараты читкә укырга киткәнгә бер сөенсә, ике көенде: ул аны бик сагына, юксына иде. Егет каникулга кайтып төшкәч, Рамиләнең куанычы эченә сыймады. Дуслары белән күрешергә дип чыгып киткән Марат үзе белән Азатны да ияртеп кайткач, Рамилә башта югалып калгандай булса да, бик тиз үзен кулга алды. Ике кулын да сузып, Азатка: «Саумы, балам», – дип дәште, үзенә иелгән Азатның иңнәреннән кочып елап җибәрде. Үз ачкычлары белән ачып ишектән килеп кергән Ләйсәнне башта абайламый калдылар. Ә бераздан Ләйсән аларны чәй эчәргә чакырды... Бу дүрт газизләрдән-газиз җан ияләре, егерме ел үткәч беренче тапкыр бер бөтен гаилә булып, табын артына утырды... 

    Язмыш, дибез ... Аера да ул безне, очраштыра да, дибез... Тик ул язмыш юлларын үзебез үк сызабыз һәм шул юллардан үзебез үк үтәбез түгелме соң??? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар