Логотип
Проза

Велосипед

“Күзләреңә ышанма. Күзләр ирекне чикли торган зынҗырларны гына күрә. Асылны күрү өчен аңнан файдаланырга кирәк. Син барын да беләсең, белгәнеңне аңлау гына зарур. Һәм сиңа шунда ук очу сере дә ачылыр...” Р. Бах. “Чайка Джонотан Ливингстон”.

...Сәер, бик сәер тойгы авызымда. Яңгыр астында әзерләнгән тавык кәбабы тәмләткече һәм аңлаешсызлык ачысы тәме... Бу кемнең рюмкасы икән? Йә Аллам, ни аермасы бар инде – эчәргә дигәч эчәргә... сок... ура...

Миңа 21. 2+1. Егерме бер. 1+1+1+1+1+ +1+1+1+1+1+1+1+1+1+1+1+1+1+1+1. Шактый. Минем өчен. Ләкин галәм исәбендә чүп кенәдер.
Соң, кем инде син? – Кем дә түгел... Ә... Студентка – ни дисәң дә, бер статус әле...

Үз милкең бармы синең? – Юк... Үземнең бернәрсәм дә юк. Мәчемнән кала. Хәер, мин аны да ашата алмас идем, ул бит куян ите кушып әзерләнгән пакетлы “Вискас”тан кала берни дә ашамый – аллергия. (Реклама максатында түгел!)
Син кияүдәме? – Юк... иртә әле... юк, алдашам. Ике тапкыр балдак кайтардым.

Ә яраткан кешең, егетеңме, белмим инде тагын ни дип аталадыр, бармы?  –  Юк... Бар иде... ул монда түгел... тегендә ул... биектә. Бу хакта сөйләргә яратмыйм.
Балаларың?  –  Юк... әлегә юк.

Син хәзер кайда? – Бу сорауны көткән идем!!! Беләсеңме, мин сортлары да аңлашылып бетми торган күркәм чәчәкләр белән бизәлгән – ул чәчәкләр шулкадәр тәртипле һәм бер-берсенә якын утыртылган ки, һәр хәрәкәтеңнән төгәл координация, һәр уеңнан бер ноктага туплану сорала – җыйнак кына йорт һәм йомышханә арасында маникюрымны кимереп басып торам... урамдагы йомышханә... унитаз белән... Мин бу кешеләрне хөрмәт итәм.

Мин үземнең кайда икәнемне күрәм дә кебек, монда ни эшләвемне генә аңламыйм... Аң-ла-мыйм, аңлыйсыңмы? Ник дип сорау урынлы... Сора...
Ник? Бар да гадәтенчә, бик гади. Вакыт – 23:45. Ягъни 15 минуттан – минем көнем. Хәзер бит май. Минем май. Сиреньнәрнең хуш исе, лаләләр... Кешеләр... Парклар... Елның бер генә көнендә син үз-үзең булып кала аласың һәм сине, шуңа да карамастан, барысы да яратачак... укшытканчы.
Беләсеңме, мине хәзер эзли башларлар, котларлар, кычкырышырлар, үбешер­ләр, минем хөрмәтемә эчәрләр һәм күңелен ничек күрик икән дип баш ватарлар... Хәзер алар мине табачак. Хәзер. Аңлашып өлгерәсе иде. Үзем белән. Егерме ел буе бу көнне мине беренче булып кочаклаган әнием янында булырга тиешлегемне үз-үземә аңлатып өлгерәсе. Һәрвакыт шулай иде бит. Ә аннары без икәү кухняга чыгып, 2 тулып 15 минут киткәнен һәм, ниһаять, минем дөньяга килгәнемне көтәбез. Тагын бер кат роддомның салкын кафель идәне, хатын-кызның ачы язмышы, ягъни тулгак тоту (бу урынга җиткәч, сорау алу җен­текләбрәк алып барыла), ертык һәм бик кыска төнге күлмәк, миңа дип пеленка урлагач, гомерендә беренче тапкыр урлагач, ничек куркыныч һәм оят булуы турында сөйләшәбез. Әти булган әти турында сөйләшәбез.

Таптылар. Котладылар. Кычкырыш­тылар. Эчтеләр. Тост әйтмәүләрен үтендем – биргән сүзләрендә тордылар. Колагымнан тарттылар. Кызык. Бала­чактагы кебек. Ошамады.
Ул. Мин аны элеккечә илаһилаштырам. Кадерлем. Әрнетә. Сөрт яшьләреңне, башка кимсенмик инде.

Шигырь. Көтмәгәндә. Шигырь кирәкми. Зинһар, укыма бүтән. Көчсезлек. Көч­сезлек ул тезләр бөгелгәндә, көчсезлек ул нидер көтүдән, тамагың кипкәндә... Кино, китаплар, картиналар, музыка, театр, шоколад һәм шигырьләр – ярамый. Инде елмая алмыйм. Уйнар көчем юк.
Әйе, хәлләр – шланг, бу исерек клоун мине велосипедта йөртәсе итте. Үлем бу төстә килер дип уйламаган идем... Әкият итеп сөйләрләрме икән: “Бу хәл Дәрвишләр бистәсендә булган имди...”
Йә соң, әйдә, тәвәкәллә. Филне дә биергә өйрәтеп була, диләр бит. Барысына да риза – моннан гына алып кит.

Шактый гади тимер корылма, идарә итүдә дә бик аңлаешлы күренә, әмма ышандырып әйтә алам – бу беренче карашка гына шулай... Аяк педальгә куелмый. Ул анда куелмый һәм бетте-китте. Сәбәп монда минем кыска аякларымда (анысы өчен әти-әниемә чиксез рәхмәт) гына да, бөек кытай инсаниятенең электр һәм тимер җай­ланмаларына якынлашканымда, эшләми башлый торган физика кануннарында да түгел, сәбәп... белмим нәрсәдәдер... әйлән­миләр, буем җитми, егылам... егылмыйм, мине тотып калалар һәм... куркыныч түгел. Кур-кы-ныч тү-гел. Пышылдап кына, ярыймы. Тамак кибә.

Мин йөрим. Аңлыйсыңмы, йөрим. Кыеклап, кылыйлап, әллә ничек ахмакларча... Ләкин шулкадәр рәхәт. Һәм вакыт та инде – иртәнге өч. Ә янәшәдә – ул, йөгерә, калтырана һәм нидер сөйли... ахмакларча. Ләкин шулкадәр рәхәт...

“Джонатан үзе чыккан һәм аның Өере – күзләрен ачып, очу бәхетен күрергә базмаган, шул сәбәпле, үз канатларын азык эзләү һәм аның өчен бер-берләре белән тарткалашу коралына гына әйләндереп калдырган җәмгыять – әле дә җан асраган дөньяны искә алмый иде диярлек. Ләкин кайвакыт кинәт кенә хәтере уяна иде”. Р. Бах “Чайка Джонатан Ливингстон”.

Мин очам. Һәм һәр күзәнәгем тантана итә. Юк, әллә нинди зур бер куанычтан шашып кычкыра хәтта.

Тынып калган дача йортлары оча. Уй­лар да оча. Күзләремне йомдым. Берничә секунд аралыгында күз алдымнан кино тасмасы узды. Кинотеатрдан чыгышлый, йокымсырау тамашачы: “шактый катлаулы психологик сюжет, ялыктыргыч”, – дияр иде. Фильм, дөрестән дә, уртача сыйфатлы. Ирләр игътибарына күнегеп бозылган, “тулы” тормыш белән яши торган кыз турында... һәм... кышкы иртәләрнең берсендә затлы бер клиникада чәчләренә инде җиңелчә чал кергән, акыллы карашлы карт профессор-нейрохирургның шул кыз каршысына иелеп әйткән сүзләре турында... “баш миендә шеш... 5% зарарлану... син борчылма... 4 химия һәм яңа прическа уйлап табарга гына кирәк”. Яшәү тәмен ул кыз яшәешен югалта язгач кына тоя башлады. Һәм бар да бик вак булып калды. Бу фильм капельницалар, уколлар, анализлар, дарулар, аң җуюлар һәм бик күп кан белән тулган. Жанры билгеләнде кебек – ужастик!!! Һәм һәр иртәне – башың белән унитазда... һәм һәр төнне  “Куль һу Аллаһу әхәде...”

Фильм сюжетында ул кыз йә әкренләп фанидан бакыйга күчәргә яисә зәңгәр күзле берәүнең мәхәббәт шифасыннан могҗизаи рәвештә терелергә тиеш иде. Ә ул ни эшли? Ул алдаша, яңарак кына пәйда булган билен диета белән аңлатып алдаша, танымауларына күнегә һәм дус кызларыннан качып яшәргә өйрәнә. Күп нәрсәне җиңде. Ә һаман да маникюрын кимерә. Эгоист. Әрнетә.

О-о... әрнетә... бәрелде... шайтан... койма... күзләреңне ачып йөр... алдыңа кара... ул... чабып килгән... курыккан – сораша, дөрестән дә борчыла инде әллә? Эх, шул “ирләр әдәбе”н... “Хатын-кыз сүзсезлеге”нә өйләндерер идем мин аны... Бәлки, Россиянең дә киләчәге булыр иде?

Онытма, иң мөһиме – үз йөзеңне сак­лап калу, әйтмә әрнүеңне. Сине шулай тәрбияләделәр.
Ул. Ул. Ул. Ул бит бөтенләй башка. Ул бит клоун!!! Ничек моңарчы күрмәгәнмен. Үзенчәлекле кешеләрне генә хөрмәт итә һәм шундыйлар белән генә аралаша торган дустын белгәнемә күрә, сизенә дә идем кебек. Шулай. Хәзер инде менә, ул клоун түгел, диясем килә. Өйгә йөгереп керәсе дә, барысына, барысына да ачышымны сөйләп бирәсе...

Ярамый. Тик пышылдап кына ярый.

Бу актерның зур, бик зур серен ачуым турында... Ы-ша-ныч-лы ул... Буталган гына, юк, дөресрәге, юл чатында калган, ә юл чатында син сайларга тиеш... һәм бу кичкә, ә аннары иртәнгә дип сайланган күмәч яисә арыш ипие генә дә, һәм хәтта очрашу өчен, телефон кенәгәсеннән кемнең күрем көннәре беткәнен исәпләү дә түгел... Бу сайлау һәм җитдиләнү... Ул инде ир-ат – аркасы һәм тигез хәрәкәтләре шул турыда сөйли. Акылга утырасы шулкадәр килми.
Ул: “Киттек”, – ди... Ә мин инде очам... Велосипедта. Әле йөри белмим. Тик шулай да, әкренләп... бик телим бит.
“Берничә мизгелдән алар тагын һавага күтәрелде. Күнегүләр дәвам итте. Синхрон ярыммичкә – катлаулы нәрсә. Хәрәкәт юлының әйләндереп куелган өлешендә Джонатанга, тәпиләрен өскә каратып очкан хәлдә, канатларына кайтыш кәкрелек бирү хакында уйларга туры килә иде. Һәм бо­ларның барысын да инструктор хәрә­кәтләре белән тулы гармониядә эшләргә кирәк”. Р. Бах. “Чайка Джонатан Ливинг­стон”.

Мин бит очам. Өскә карадым – сөек­лем, кадерлем, күрәсеңдер мине. Беләм, син һәрвакыт күрәсең, күзәтәсең, тиргисең, сөенәсең. Сөеклем, бүген минем туган көнем. Кадерлем, мин яшим. Синсез... инде 2 ел да 5 ай һәм тагын 12 көн. Мин би-и-и-ик сагынам... Төш­ләремә бөтенләй кермисең. Соңгы 5 ай дәвамында – бер генә тапкыр да. Вакытың юктыр, мөгаен, йә борчыйсың килмидер. Рәхмәт. Беләсеңме, мине очарга өйрәтәләр... тик берсе дә яратырга өйрәтә алмады.

Тагын табигый тойгым эшкә керештеме... тегесе... ә юк... икенчесе – үз-үзеңне саклау инстинкты... Әлегә ул тойгының мине уңайсыз хәлдә калдырганы булмады. Әйтмәдем дә бит, “яратырга” дип уйладым гына... һәм шунда ук ерынтыга очтым... Әй, кем ул анда биектә, рәхмәт.

Без өйгә кайтабыз. Дөресрәге, бүген безне сыендырырга ризалашкан теге матур курчак өенә. Ул инде элеккечә ят түгел. Мин велосипедның арткы утыргычында кайтам. Имеш, ул алып кайта. Һәм шулкадәр Т-Ы-Н-Ы-Ч... Аркасына төбәләм дә, икенче БЕРӘҮне күзалларга тырышам. Иртәләрен Аның янәшәсендә кошлар сайравын, Аның гайрәтле, үзенчәлекле хуш исен бәяли алырдай БЕРӘҮне... Ул бик табигый, тыныч, акыллы, тугры булырга тиештер... Андыйлар сирәк очрый. Ул елгыр, ул табар... хәер... һәм бөтен барлыгым бу кешене... ничек бәхилләтергә белми калтырана. Ул кабатланмас... Мин аңа чиксез рәхмәтле... Бу елымның төшенүдән башланганы өчен: барын да үзгәртергә вакыт, чын-чынлап яза башларга һәм тагын, сәнгать мәктәбенә укырга керергә – һәр гамәлеңне өстәл тартмасына яшерер өчен генә эшләү ярамый... һәм тагын, яшәргә өйрәнергә – акрынлап, кау­дарланмыйча... яшәргә өйрәнергә вакыт икәнен төшенүдән. Мин аңа шуның өчен рәхмәтле. Һәм тагын, филне биергә өйрәтү мөмкинлегенә ышанганы өчен...

“Ул укучылары алдында кырыс булып күренергә тырыша иде, ләкин кинәт кенә һәммәсен алар ничек бар, шулай күрде, асылларына төшенде. Бу халәте озакка бармады – бер-ике мизгел генә дәвам итте – ләкин күргәннәре аңа ошады, ярату дәрәҗәсендә ошады. “Чикләр юк, Джонатан?” Ул елмайды. Аның үз гыйлем юлы башланды.” Р. Бах. “Чайка Джонатан Ливингстон”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар