Логотип
Проза

Ул үлмәде 3

(дәвамы)

Камәрия ВАФИНА

(Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade)

https:// https://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade-2)

Күңеленә тулган ташкынның шушы язгы ташу белән тәңгәл килүе идеме, Фатыйманың барлык үпкә-рәнҗешләре күз яше булып тышка атылды. Күпер астында су ыргылып ага. «Әллә шушы суга ташланыйм микән? Мин хәзер кемгә кирәк? Әти-әни күзенә, авылдашлар күзенә ничек күреним?» – дип уйлады ул. Аннары «үзенең шушы болганчык салкын суда тончыга-тончыга батканын күз алдына китерде дә тәне калтырап, бик куркыныч булып китте. Күз яшьләрен түккәннән соң Фатыйманың күңеле бушап калды. Аңа инде барыбер була башлады, әкрен генә атлады да атлады. Тик туган авылына якынлаша башлагач, күңеле тагын үрсәләнергә тотынды. Ничек авылга керергә? Кеше очраса нәрсә дияргә? 
 Туган авылына бер километр кала, Тарлау авылына җиткәч, ул төенчекләрен авыл башындагы Сания апада калдырып торырга булды. Сания апа үзе генә яши, гайбәт сөйләп йөри торган кеше түгел, Фатыйма белән ничә ел фермада бергә эшләделәр. Күп сөйләшеп тормый гына, кич төшеп алырмын дип, төенчекләрен аларда калдырды да, кызу-кызу алга атлады. Төшке аш вакыты булгангамы, бәхетенә, беркем очрамады. Капка төбенә җиткәч, тагын күзләре яшьләнде, ничек кереп, әти-әнисе күзенә күренергә белми туктап калды. Вафа абый белән Хәдичә апа ишегалдында гөлдер-гөлдер сөйләшеп нәрсәдер эшлиләр иде. Вафа абый күңеле сизгәндәй, капка төбенә чыкты. Фатыйманы, аның яшьле күзләрен күргәч, аптырап калды, килеп кызын кочаклады. Аның артыннан чыккан Хәдичә апа Фатыйманың рәвешен күрүгә хәлне аңлады, йөзе караңгыланып китте.

– Нәрсә булды? Нәрсә суган суы сыгып торасың? Кадыйрың куып чыгардымы әллә? – диде.
– Киттем, үзем киттем, – диде Фатыйма телен көчкә әйләндереп.
– Әйдә, әйдә, өйгә керик, – дип, Вафа абый өйгә әйдәде. 

 Хәлне аңлатып биргәч тә, әнисенең ачуы басылмады. 
– Әз генә түзеп яшәргә ярамыйдыр инде, и Аллам! Ходай сабырларга әҗерен бирермен, дигән бит. Тот та кайтып кит, тот та кайтып кит! Икенче иреңнән кайтасың бит инде, кешедән оят!

 Әтисе берни дәшмәде. Озак кына тын утырганнан соң: 
– Ярар, язмышы шулдыр. Картаймыш көнебездә үзебезгә терәк булыр. Кешедән мыскыл иттереп яшәтә торган артык кызым юк, – диде.

 Кичке якта аларга Миңниса менде. Миңниса – Фатыйманың яшьтәше, өстәвенә, туган тиешле. Фатыйманың кайтып килгәнен тәрәзәдән күргән икән. Менүе әйбәт булды әле, бергәләп Тарлауда калган төенчекләрне алып кайтырга  киттеләр. Фатыйманың зарын тыңлап бетергәннән соң, Миңниса Шәмәрдән станциясенә вербовщик килүен, Мәскәү ягында торф чыгарырга эшчеләр җыюын әйтте. Ядегәрдән дә берничә кеше язылган инде. Фатыйманың күңеле ачылып китте. «Әйе шул! Тотарга да авылдан китәргә! Кеше күзенә күренергә оялып ятканчы, качарга авылдан!»

 Фатыйма икенче көнне үк Шәмәрдәндә эшкә китәргә язылып кайтты. Берничә көннән ул, чемоданын тотып, ерак юлга поезд көтә иде инде. 
 Поездда авылдашлар бер тирәгә утырды. Сатыш, Килдебәк авылы кызлары да алар янына урнашты. Эшкә баручыларның күбесе кияүдә булмаган кызлар, өйләнмәгән егетләр иде. Китте чыкылдашу, шаярышу, көлешү. Фатыйманың гына аларга кушыласы килмәде. Өстәвенә, поезддагы авыр истән күңеле болганды, башы әйләнде. Әнисенең тәмле күмәче дә тамагыннан үтмәде, кайсыдыр тозлаган кыяр алган иде, шуның суын чөмереп кенә хәлләнде. Ә күмәчен яшьләр сыпыртты гына. Фатыймалар авылыннан ике егет китәр алдыннан кибет баскан булып чыкты. Чемоданнары тулы аракы.

– Син, Фатыйма апа, берсенә дә әйтә күрмә инде, яме, – диде Габделфәт дигәне, авызына май күмәчен төя-төя.
– Сине ничек Кадыйрың җибәрәсе итте соң әле? – дип сорады Фәрит, шешәнең авызыннан гына аракы чөмәреп. 
– Җибәрмәде, үзем киттем, мари хатыннары белән гүләйт итә башлагач, – диде Фатыйма. 
– Кит аннан, Кадыйрмы? Фатыймадан башка миңа беркем кирәк түгел, аннан башка яши алмыйм, дигән булган иде бит теге вакытта. 
– Кара син аны, безнең авыл кызларын ничек мыскыл итә? Санияне кайтарып куйды, Фатыйма апаның өстеннән йөргән. Болай булмый, акылга утыртырга кирәк аны! – диде хәйран кызып өлгергән Габделфәт. 
– Юк, юк әбижәйт иттермибез үзебезнең авыл кызларын, менә эш бетереп кайтыйк кына, барып иманын укытып, кеше күзенә күренерлеген калдырмаслык итеп тәбәсен чәчеп кайтабыз без аның! – дип әтәчләнде Фәрит.

Фатыйманың коты очты. Алла сакласын, бу исерекләргә ышансаң, дөрестән дә, Кадыйрын кыйнап, имгәтеп атарга да күп сорамаслар. 
– Һай, Аллам, тия күрмәгез берүк! Үзе дә үкенәдер инде, эзләп тә килгәндер. 
– Менә сиңа мә! Үзе шуннан качып, туасы баласы белән җир читенә бара. Үзе шуны яклап маташа әле тагын!  

Фатыйма оялып башын иде. «Кадыйр, бәлки, эзләп килер әле» дигән уй  йөрәгенең иң яшерен җирендә иде. Эзләп килер, Фатыйманың читкә чыгып киткәнен белгәч, үкенер, сагыныр, кая барырга белмичә йөрер. Шулай уйлау Фатыйманы тынычландыра, мин-минлеген күтәрә, өмет бирә иде.
– Әйе, менә минем туган апа да әллә ничә кайтып, әллә ничә китте инде, – дип сүзгә кысылды Килдебәк кызы. – Кайткан була да, җизни ялынып артыннан килгәч, тагын китә. Кадыйрың да килер әле, нишләсен соң синнән башка! 

Бу кызның сүзләре Фатыйманың күңеленә сары май булып ятты. Кадыйрның аны эзләп килгәнен, әти-әнисенең аны ачуланып чыгарганнарын, Кадыйрның алардан Фатыйманы таптырып ялынуын күз алдына китереп хыяллана-хыяллана, башын бишмәтенә салып изрәп йокыга талды.

Аларны Торжок шәһәренә алып килделәр. Монда торф чыгаралар икән, шуннан ягулык өчен брикет ясыйлар. Фатыйма кебекләрнең вазыйфасы шуларны ташып, тезеп зур ящикларга тутыру иде. Эшли башлагач та авыр кебек булмаса да, кич җиткәндә инде кулбашлары арый, җилкәләр сызлый башлый, ничек караватыңа кайтып ауганыңны да сизмисең. Ярый әле ашау кайгысы юк, бик яхшы ашаталар, Фатыйма инде алай укшымый, ашавы ярыйсы үтә башлады, эче дә матур гына булып түгәрәкләнеп килә иде. 

Бер-берсенә охшаш көннәр бик тиз үтә торды, Фатыйма һаман Кадыйрны сагына, ул да сагынадыр, кайвакытта эзләп килер кебек тоелып китә иде. «Ялгыштым бугай, алай тиз генә чыгып китәсем калмаган кеше сүзенә алданып», – дип үзен битәрләп тә куя иде. 

Беркөнне каенсеңелесе Кәримәдән хат килеп төште. Әй сөенде дә соң Фатыйма! Анда һичшиксез Кадыйр турында язылган булырга тиеш, абый сине сагына, юксына дигәндер. Фатыйма хатны күкрәгенә кысып ачмый торды. Аннары гына ипләп караватына утырды, тәмләп хат укырга әзерләнде. Исәнлек-саулык сораган юлларны йөгертеп кенә узып, күзләре Кадыйр дигән сүзне эзләде. Әһә, менә ул! Тик анда Фатыйма көткән сүзләр түгел, киресенчә: «Абый безне ташлап, Никифор Мариясе белән Кизнерга чыгып китте», – дип язылган иде. Фатыйма чыгып киткәннән бирле Кадыйр көн саен бик каты эчкән, өйдәгеләр белән сөйләшеп тә тормыйча бураны сатып җибәргән һәм Мария белән чыгып качкан. 

Фатыйма өнсез калды. Аяк астында җир убылды, дөньяны тоташ караңгылык каплады. Ярый бүлмәдәш кызлары концертка дип чыгып киткән иде, Фатыйманың рәвешен күрмәделәр. Ул «У-у-ух!» дип кычкыра-кычкыра башта мендәрне төйде, бугазына утырган төерне йота алмый ыңгырашты, йөрәге таш булып каткан, авырта иде. Тик, ни гаҗәп, елый алмады. Еласа, җиңелрәк тә булыр иде, бәлки, юк, күз яше чыкмады. 

Яшәүнең мәгънәсе, яме калмады, үләсе килде. Икенче көнне эшкә чыккач Фатыйманың йөзе ачылмады, дорфаланды, юк кына нәрсәгә дә ачуы чыкты. Аның янәшәсендәге Маһинур исемле кыз бик мыштырдык, өстәвенә, теле тик тормый, эшләгәнгә караганда күбрәк ләчтит сатарга ярата торган булып чыкты. Башка вакытта да Фатыйма аны кызулый-кызулый арып бетә иде. Бүген аның кыбырдавына чыдый алмыйча: 

– Чистый бер җебегән тәре булдың инде, – дип, аны сүгеп ташлады да, ярсый-ярсый эшли башлады. 

Тирә-ягындагылар: «Җеннәре котыртамы соң моны, нишләгән бу?» – дип, шаккатып карап торудан узмадылар, сорарга да кыймадылар.

Фатыйма үзалдына караган көе эшләде дә эшләде, чапты да чапты. Тик кичкә таба башы әйләнеп китте, тирә-як аяк астыннан шуыша башлады. Фатыйма җиргә ауды. Иптәшләре йөгереп килеп, аны медпунктка кертеп салганда, ул аңсыз иде. 

Нашатырь иснәтеп аңына китергән медсестра: «Дорогая, ты же беременная, оказывается», – диде. Фатыйма рәтләп русча белмәсә дә, аның нәрсә әйткәнен аңлады, йомшак тавышыннан, жәлләп караган күз карашыннан күңеле тулды, елыйсы килә башлады. Медсестра аңа: «Береги ребенка», – диде, Фатыйма башын селкеде. Шул вакыт күкрәк астында нидер тибеп куйды, балага җан кереп маташа иде. Бу баланың да: «Әнием, мине югалтма», – дигән хәбәредер, дип, үзенчә кабул итте Фатыйма. 

Аны җиңелрәк эшкә, учетчик эшенә куйдылар. Никадәр генә Кадыйрны уйламаска тырышса да, күңел дигәнең оныта алмады, Кадыйрның назларын сагынды, аның кочагында Мария ятканы күз алдына килсә, йөрәге сызды. Бердәнбер юанычы – күкрәк астында тибеп ятучы нәние иде, аның белән сөйләште, шуның белән юанды. Сеңлесе Зәйтүнә дә, энесе Нәкыйп тә: «Апа, берүк балаңны сакла, үзебез үстерешергә ярдәм итәрбез, бер дә борчылма!» – дип яздылар.

Декрет ялы вакыты җиткәч, Фатыйма авылга әти-әнисе янына кайтты. Кышның беренче көне генә булуга карамастан, тирә-юньдә күз ачкысыз буран котырган, бар дөнья аклыкка күмелгән бер иртәдә Фатыйма ир бала тапты.

Больницада бала алып кайтучылар арасында аннан башка тагын бер хатын бар иде. Аның янына шул арада ире килеп җитте. Тәрәзәдән чөкердәшеп тә күрсәттеләр инде. Хатынның сүз саен «Әтисе, әтисе» дип кыстыруы, төчеләнеп сөйләшүе Фатыйманың саруын кайнатты. Ул аларны ишетмәс өчен мендәрен колагына каплап, стенага борылып ятты.

Йоклап та китә язган икән. «Нәрсә йоклап ятасың? Тор, балаңны кем имезә?» дигән дорфа тавышка борылып караса, янында медсестра баласын тотып тора, имезер вакыт җиткән. Баланы тотып атып диярлек чыгып киткән медсестра артыннан бик кимсенеп, күңеле рәнҗеп карап калды Фатыйма. Күрше хатынга алай эндәшмәде бит, баласын да җайлап кына тоттырды. «Эх, улым! Тумас борын кимсетә башладылар түгелме инде үзеңне? Әтиең булмагач кем яклар, кем саклар сине?» 

Тавык шулпасы белән токмачлы аш, җимешле чәйләр алып, хәл белергә кергән әнисенә Фатыйма болай диде:
 – Әни, мин баланы калдырып чыгам. Ул баланы ярты ятим итеп үстерәсем килми, әтисез булып кимсенеп үсмәсен. Үз уллары кебек итеп ярата торган берәр парлы әти-әни табылыр әле. 

Хәдичә апа башта аптырап, ни әйтергә белми, авызын ачып калды. Аннары китте тезеп, сыер дуласа аттан яман дигәндәй, әнисенең мондый чагын Фатыйманың беренче күрүе иде.
– Булмаганны! Кара син аны нәрсә ди бит, оятсыз! Ятим, имеш! Әбисе, бабасы бар аның, син карамасаң! Аны гына үстерергә көчебез җитә әле безнең. Үз балаңны чит-ят кулга калдырып чык, имеш! Ходай әллә нәрсә күрсәтер, авызыңнан җил алсын бул сүзләрне, башыңа тай типкән нәрсә!

Әнисе шулай дулый-дулый, һаман нәрсәләрдер укына-укына больницадан чыгып йөгерде. 

Икенче көнне Хәдичә апа калын юрган, бәби киемнәре тотып, коридорда басып тора иде инде. Фатыймага әле берничә көнгә больницада калырга да була иде, тик Хәдичә апа ничектер врачларны да күндерә алды, «Ул-бу булса, якын бит, керербез, бүген алып чыгам булгач, алып чыгам», – дип, барыбер үзенекен итте. Баланы төреп биргәч, Фатыйма кире уйламасын тагын дигәндәй, тизрәк өйгә йөгерде. Фатыйма әнисе артыннан чак өлгерде. Өйдә әби белән бабай баланы нишләтергә белмәделәр, гөлдер-гөлдер килеп әле бер ягыннан, әле икенчесеннән килеп карадылар. «Аллага шөкер! Йортыма хуҗа туды!» – диде Вафа абый, шатлыгыннан нишләргә белмичә. Чөнки үзенең ике улы инде Казанда тормыш корып, ныгытып төпләнгәннәр иде. 

Баланың маңгай уртасында миңе бар иде. «Сөбханалла, миңле булып туган, бәхете булсын! Исемен Миңнехан дип кушарбыз», – диде Вафа абзый. Торжокта вакытта авылда каз суйган чакларны исенә төшереп, Фатыйманың бик тә каз башы ашыйсы килгән иде. Тик шәһәр җирендә каян табасың каз башын? Кара син аны, тәки шуның зыяны булган икән! 

Вафа абый йортына бала белән искиткеч нур, сәгадәт иңде. Әби-бабай көне буе бала белән мәш килделәр, Фатыймага имезергә генә биреп тордылар, башка чакта кулына да тидермәделәр.

Балага бер ай булыр-булмаста аларның ишеген ферма мөдире шакыды. 
– Фатыйма апа, жаным, зинһар, тыңлый күр! Фермага кеше җитми, яңа бозаулаган таналардан группа ачмакчы идек, кеше юк. Син бит малларның телен беләсең, ул таналарны син генә өйрәтә аласың инде, – дип Фатыймага ялынды.

Фатыйма үзе дә өйдә ятып туйган иде инде, әти-әнисе дә:
 – Бар, бар, кеше арасында азрак күңелең дә ачылыр, баланы үзебез карыйбыз, – диделәр. 

Фатыйма кабат фермага эшкә төште. Кеше ни әйтер, дигән уйлар инде  борчымый, сөйләгәннәр сөйләп туйган, аңа ни әйтсәләр дә барыбер иде.

Беркөнне кичке савымнан кайтып килгәндә Зариф очрады. Фатыймага булган үчен һаман да онытмаган икән әле, кабахәт!
– Нәрсә, Фатыйма, бик әлләкемләнгән идең, шәп булдымы? Ха-ха-ха! – дип авыз ерды. 
– Әллә сиңа чыккан булсам, рәхәт яшәтер идеңме? Белмиләр дисеңме  хатыныңны кыйнап тотканыңны, оятсыз, җирбит! – дип, Фатыйма Зарифның битенә төкерде. Тегесе җикеренеп

Фатыймага ябышмакчы иде, хатын бар көче белән этеп җибәрде, салган ир аягында басып кала алмады, көрткә кереп чумды. Ул сүгенә-сүгенә торып басканда Фатыймадан җилләр искән иде инде. 

Фатыйма кулга ияләндергән таналар бик сөтле булып чыкты, озакламый ул савымчылар арасында беренчелекне ала башлады. Аның бар юанычы эш иде. Иң беренче булып фермага килә, онны да мулрак алып калырга, саламны да яхшырак җирдән эләктерергә тырыша иде. Сыерларның җиленен юар өчен суны һәр көн иренмичә зоопарниктан алып килә, калганнар кебек шлангадан аккан салкынча су белән түгел, җылы су белән юа, сөртә торган чүпрәкләрне дә  өенә алып кайтып, кайнатып юа иде. Савар алдыннан һәр сыерның җилененә массаж ясый, муеннарыннан сыйпый-сыйпый ярата. Аның шулай тырышып эшләгәнен җитәкчеләр дә күрми калмады, үрнәк итеп күрсәтә башладылар, иптәшләре арасында көнләшүчеләр дә табылды.

Шулай итеп кышлар, язлар, җәйләр үтте. Миңнеханга инде бер яшь тулды, бик матур, тере бала булып үсеп килә. Бигрәк тә бабасы оныгы өчен нишләргә белми, куеныннан да чыгармый, догалар укый, баланы уйнатып, үзенчә сөйләштереп тәм таба.

Беркөнне Свердловскидан сеңлесе Зәйтүнәдән хат килеп төште. Аның инде өч баласы бар, Фатыйманы да баласы белән Яңа елга кунакка чакырган. Фатыйма башта бармаска уйласа да, әти-әнисе әйдәкләп, барырга күндерделәр. 
– Азрак дөнья күреп, ял итеп кайтырсың, – диделәр. Кызларының көне-төне ферма дип чабып, алҗыганын күреп, аларның да йөрәге сыза иде булса кирәк.

Зәйтүнә Миңнеханга матур пәлтә белән бик уңайлы ботинкалар җибәргән иде. Әнисенең ай-ваена карамый, Фатыйма балага шуларны кидертте. 
– Кунакка барганда да кимәгәч, тагын кая кисен инде ул аларны, туңмас әле, өстеннән одеял белән төрәм бит мин аны, – диде. Ул киемнәрне кигәч, Миңнехан карап туймаслык матур балага әйләнде. Бабасы, күз тимәсен дип, юлга чыгар алдыннан кат-кат өшкерде үзен.

Поездда, ул утырып бара торган купеда, ике студент кыз туры килде. Каникулга кайтып барышлары икән. Алар Миңнеханны нишләтергә белмәделәр, яратып туймадылар, уйнадылар, сикерттеләр, күтәреп йөрделәр. Кызлар белән юл авырлыгы да сизелмәде.

Фатыйма Миңнеханына карап сокланып туя алмады. Өйдә чагында баланы кочаклап утырырга да вакыты юк иде. Башта фермада, аннары өйдәге малны карыйсы, су ташыйсы һәм башка эшләр тезелеп китә. Ул бала имезгәндә онытылыбрак китсә, әнисе дә: «Кая, булдымы, бир баланы, бар эшеңне кара», – дип тизрәк баланы ала иде. Ә монда рәхәтләнеп улын кочаклап йоклады, туйганчы иркәләде, назлады. Бигрәк тәмле икән ләбаса бала дигәннәре! Ничек моңарчы Фатыйма шуны сизмәгән? Ана мәхәббәте дигән олы хис аның күңелендә яңа уянып килә идеме? Ул хис күңелен тәмам яулап өлгерде, аның улыннан да матур, акыллы бала дөньяда юк сыман тоела башлады.

Свердловскига килеп төшкәндә урамда борынны чеметеп ала торган искиткеч суык иде. Фатыйманы күрүгә Зәйтүнә: 
– Һай, тәтә җаным, ник болай юка киендердең, өши бит хәзер бала, – дип, тизрәк үзе белән алган юрганга төрде. Ярый әле такси чакырткан. Тик машина эчендә дә бик салкын иде. Көч-хәл белән кайтып җитеп, баланы җылы киемнәргә төрделәр, баллап чәй эчерделәр. Фатыйма үзе дә бик туңган иде. 

Кичтән баланың кәефе әйбәт иде. Битенең кызыллыгы һаман бетмәсә дә, абыйлары белән уйнады, көлде. Фатыйма тынычлап сеңлесе белән сөйләште...
Фатыйма төн уртасында баласының ыңгырашуыннан уянып китте. Башын тотып караса, бала ут янып ята иде. Тизрәк сеңлесенә эндәште. Тавышка уянып, ире дә чыкты. Зәйтүнәнең ире бик яхшы врач, Свердловскида хәрбиләрне дәвалый. Ул баланы тыңлап карауга, бик каты салкын тигән, үпкәсенә төшүне туктатырга кирәк, дип, тиз арада укол ясады, тәнен спиртлы су белән удырды, җиләк кайнатмасы белән су эчертергә кушты. Фатыйманың коты очты. «Үлмәсә генә ярар иде! Йә Ходам, берүк баламны саклый күр! Гел Кадыйрны уйлап йөреп, баласын бөтенләй күрмәгән дә икән бит әле ул. Инде баланың тәмен тоеп, ярата башлагач кына аерма безне, зинһар!» – дип Аллаһка ялварды. Көндез генә түгел, төне буе да керфек тә какмады – баласын саклады. Ниһаять, өч көн дигәндә температура төште, балага хәл керә башлады, уенчыкларга үрелде. «Иң куркынычы артта калды, хәзер инде дәвалап бетерергә генә кирәк», – диде врач. 

Фатыйма инде алҗып, ничә көн авызыннан ризык үтмичә хәлсезләнгән иде. Врач аңа да хәл кертә торган уколлар, витаминнар кадады, төрле үләннәр, ниндидер катнашмалар салып ванна ясап бирде. 

Туйганчы йоклап, дәваланып, матураеп кайткан Фатыймадан, санаторийда булдың мәллә, дип сорадылар. Әйе, сеңлесе белән туйганчы сөйләшеп, серләшеп, рәхәтләнеп ял итеп кайтты ул.

Тик бер нәрсә генә аның күңелен кытыклап калды. Зәйтүнә белән врачның ир белән хатын буларак гаилә тормышы ошамады аңа. Зәйтүнә кеше белән сөйләшкәндә ирен «врач» дип кенә сөйләшә, бервакытта да исеме белән әйтми, балаларына «атагыз» ди. Врач белән Зәйтүнәнең яшь аермасы егерме елга якын. Авыл больницасына эшкә килгән иде Мирзагаян Юсупов. Яхшы врач дигән даны тирә-якка таралды. Берәр авылда авыру бар дисәләр, таякка таянып булса да төн урталарында әллә нинди караңгы авылларга чыгып китә иде ул. Аны исеме белән түгел, «Юсупов», «Юсупов абый» дип йөртәләр иде. Зәйтүнә, яшь матур кыз, ул вакытта больницада исәп-хисап эшен алып бара. Мирзагаянның күзе төшкәндер инде, беркөнне әти-әнисен Зәйтүнәләргә кыз сорарга җибәрә. Алар Зәйтүнәгә бүләк итеп күпереп торган Оренбург шәле алып менәләр. «Шул мамык шәлгә кызыгып кына харап булдым, чыгасым калмаган аңа», – дип, зар елый Зәйтүнә. Әйе, бар җире җитеш Зәйтүнәнең, яхшы дүрт бүлмәле фатиры бар, берсеннән-берсе акыллы өч малае үсеп килә, тик үзара ярату, мәхәббәт юк. 

Свердловскидан Фатыйма үзгәреп кайтты. Бер ул гына бәхетсез түгел икән, парлы яшәп тә бәхетсез булып була икән, дип уйланды. Ә Миңнеханга карашы бөтенләй үзгәрде, ул аны яратып туя алмый башлады, эштән кайтуга, бер күтәреп түшәмгә чөймичә, утырып ашамас булды. Их, Кадыйр күрсә нишләр иде икән улын...

Кадыйрның сеңлесе Кәримә Ядегәргә килен булып төште. Аның малае Миңнеханнан берничә айга гына кечерәк. Кәримә дә фермада эшли иде. Алар Фатыйма белән еш күрешәләр, Кәримә һаман да туган апа дип өзелеп тора, Фатыйма аның аша Кадыйрның хәлләрен белә иде.
 – И-и-и, Туган апа, шул әкәйләр генә сихерләп бозды инде арагызны. Абый бөтенләй алмашынган кебек булды бит, күзенә ак-кара күренмәде, әти белән әнинең сүзе дә колагына кермәде, мине бар дип тә белмәде. Хәзер бик үкенә бугай да, тик теге сихерчесе үзеннән җибәрми. Әти белән әни бик сагына сине. Миңнеханны да бик күрәселәре килә, – диде Кәримә беркөнне. 

Фатыйманың үзенең дә Миңнеханны әби-бабасына күрсәтәсе килә иде. «Менә, баласы юк дигәннәр иде. Нинди матур малай алып кайттым бит!» – дип мактанасы иде бер! 

Хәдичә апа белән Вафа абыйдан көчкә ризалык алып, улын Зәйтүнә җибәргән затлы киемнәргә киендерде дә, бала арбасына утыртып Китәккә юл алды Фатыйма. Зәйнәп апа белән Салихҗан абый Миңнеханны күргәч нишләргә белмәделәр. «Һай, Аллам, сөбханалла, кечкенә Кадыйр бит бу!» – диештеләр, яратып туймадылар. 
– Шул әкәйләр генә сихерләп арагызны бозды бит, – диде Зәйнәп апа, күз яшенә буылып. – Син киткәч, юрган тышыгызны юганда эченнән шап итеп бер төйнәлгән пычрак чүпрәк килеп төште. Әллә гүр туфрагы салып куйганнар шунда, ачып карарга да курыктым, бисмиллаларымны әйтеп, тизрәк бакча башына алып төшеп күмдем. Нәселләре белән сихерчеләр бит алар. Аналары да Никифорны бер дигән хатыныннан аертып алды. Әле алар ир-атның аракысына күрем каны да салып сихерлиләр, ди. Әллә Кадыйрны да шулай иткәннәрдер, тиктомал шулай башы-күзе акаймас иде. Кайтып күренгәне дә юк бит киткәннән бирле. Мин аның оятсыз Мариясын ишегалдына да аяк бастырмаячакмын Ә Кадыйрына кайтып бер хәл белсә була бит!.. 

Фатыйманың күз алдына кылт итеп Мария килеп төште. Әйе шул, ничек моңарчы уйланылмаган? «Кәримәнең классташ дусты мин» дигән булып, бервакыт килде бит ул аларга. Чигү үрнәкләре сораган булды. Шунда Кәримә аңа Фатыймалар караватындагы челтәрле япманың үрнәген күрсәтте. Тегесе ай-вай килгән булып, шул тирәдә боргаланды. Кара син аны, кара эчле нәрсә, барысын алдан уйлап эшләгән инде ул! Фатыйманың күз алдына шулай ук Марияларның өстәл артында эчеп утырган Кадыйр килеп басты. Ирексездән, укшып куйды. Сихер! Әйе, Кадыйрны бик оста кулына төшергән Мария! Фатыймага Кадыйр кызганыч тоелды.
– Син китмә, бездә тор, – диде Салихҗан абый, Фатыйманың уйларын сизгәндәй. – Синең монда икәнеңне белгәч, кайтыр Кадыйр да. Сихерен кире кайтарырбыз без аның. 
– Юк-юк, әниләр риза булмас, әле кунакка да көч-хәл белән җибәрделәр. Миңнехан дип, үлеп торалар. 

Салихҗан абый белән Зәйнәп апа капка төбенә чыгып, елап озатып калдылар. Кайтышлый Фатыйма чишмә буйларын урап килергә булды. Суга килгән мари кызлары Фатыйманы кочаклап алды, онытмаганнар икән, хәл сораштылар, Миңнеханны үчтеки итеп уйнаттылар, тиз генә җибәрәселәре дә килмәде.

Олы юлга чыкканчы әле Мариялар торган урам аша узасы бар иде. Фатыйманың алар турысыннан узганда тәннәре чымырдап китте, кемдер аны күзәтәдер, аны да сихерләргә маташадыр кебек тоелды. Аларның өйләренә туры карамыйча, тиз-тиз узып китсә дә, бераз узгач, борылып карамыйча түзә алмады. Ә караса... Бу күренеш гомер буе Фатыйманың күз алдыннан китмәде... Марияның анасы Фатыйма белән Миңнеханга туп-туры карап, чукынып тәре ясый, нидер укына иде.

Ел арты ел уза торды. Кадыйрның, әти-әнисенең хәлләрен Фатыйма Кәримәдән сорашып, белешеп торды. Кадыйрның да аны сагынуын, үкенүен, тик бернишли алмавын яшермичә әйтә иде Кәримә. Фатыйма Кадыйрның фоторәсемен соратып алды. Гел күкрәк кесәсендә йөртә, сагынган чакларында шуңа карап юана, кайчан да булса бергә булырбыз әле дип тә өметләнә иде. 

Беркөнне ашап утырганда Миңнехан: 
– Әни, минем әти нинди ул? – дип сорап куйды. Әнисенең: «Әтиең еракта, тиз генә кайта алмый», – дигәненә ул инде ышанып беткән иде.

Фатыйма зур горурлык белән кесәсендәге фотоны алып балага тоттырды:
 – Менә синең әтиең. Кара, нинди чибәр ул! – диде.

Шулчак Вафа абыйны корт чактымыни, урыныннан тиз генә сикереп торды да бала кулыннан фотоны йолкып алды, ерткалап учакка ук атты. 
– Үлде инде ул синең әтиең! Нәрсә монда бала башы катырып утырасың! Юк синең әтиең! – диде ул, җен ачуы белән. 

Миңнехан, аптырап, әле еларга җитеп утырган әнисенә, әле чыгырыннан чыккан бабасына карады. Фатыйма битен тотып урамга чыгып йөгерде. Әйтерсең Кадыйрның сурәтен түгел, үзен утка аттылар, әйтерсең Кадыйр чыннан да үлде. Фатыйма зур югалту кичергән сыман елады да елады. Өйгә яңадан кереп тормады, шул көе эшкә китте. Кайткач та, беркемгә күтәрелеп карамады, эндәшмәде, әтисенә чын күңелдән үпкәләде.

Бервакыт Миңнехан күрше малае белән кереп:
– Әни, Нурулла абыйга әти диеп әйтим әле, Ринат каршы түгел, – дип аптыратты.

Урамда берәрсе кыерсытса, улы: «Эх, әтием булса, мин дә алар шикелле, әтигә әйтәм, дип куркытыр идем», – дип тә, башкаларның эне-сеңелләренә кызыгып: «Минем дә кәкре аяклы булса да бер сеңлем булмаган шунда», – дип  тә Фатыйманың үзәген өзә иде. 
– Аның каравы, синең бабаң бар, – дип юата иде улын Фатыйма. 

Авылда бабайлы кешеләр сирәк, күбесенең бабасы сугышта һәлак булган. Ә Миңнеханның бабасына, дөрестән дә, күпләр кызыгырлык. Җәй көне «уфалла» арбасы белән печәнгә йөриләр, себеркегә баралар, көтү көтәләр. Укырга кергәч, Вафа абый Миңнеханны һәр көн су буйлап мәктәпкә озата, аяк киемен юдыртып кертеп җибәрә, каршы килеп ала – оныгы өчен җанын бирергә әзер иде. 

Миңнехан икенче класста укыганда Вафа абый бик каты авырый башлады: тамагыннан ашау үтми, хәлсезләнде. Көч-хәл белән үгетләп, картны больницага  салмый булдыра алмадылар. Әмма алган уколларның да, даруларның да файдасы сизелми, хәле көннән-көн начарая гына бара иде. Фатыйма  хафага төште. 82 яшь булуына карамастан, ул әле йорттагы вак-төяк эшләрне карап тора, киңәшләре белән Фатыймага зур терәк иде.

Беркөнне әтисе яныннан чыгып барганда каршысына санитарка Сәкинә очрады. Борынын җыерып: 
– Фу-у, ферма исе аңкытып йөрисең, өеңә кереп киемеңне алыштырып керергә ярамыйдыр ичмасам, – дигән булып, канәгатьсезлеген белдерде. 

Фатыйманың сүз куертып торырга вакыты да, теләге дә юк иде, шуңа күрә аның сүзләрен колак артыннан гына уздырып, кызу-кызу чыгып китте. Икенче көнне кергәч, баш врач әкрен генә чакырып алды да: 
 – Фатыйма, син больницага эш киемнәреңне алмаштырып кер инде, зинһар өчен, зарланалар юкса, – диде. Фатыйма бик уңайсызланды, өстендәге киеме чиста булса да, фермада ис сеңми калмый иде шул. Сәкинәгәгә әләкләгәне өчен җен ачуы чыкты, ярый ул көнне икенче санитарка иде.

Фатыйма эштән кайтышлый башта өенә кереп киемен алмаштырды, хуш исле сабын белән юынды, духилар сипкән булды, Сәкинә очраса барыбер кирәген әйтеп чыгам әле дигән ачу белән больницага юл алды. Аны медсестра баскыч төбендә үк көтеп тора иде инде. Фатыйманың йөрәге «жу-у!» итеп китте.
 – Тизрәк, Фатыйма апа, тиз бул! – дип кычкырды медсестра.

Фатыйма йөгереп кергәндә, әтисе инде соңгы сулышын алып маташа, кызын гына көтә иде булса кирәк, көч-хәл белән иреннәрен кыймылдатып «Фа-тый-ма» диде дә җан бирде. 

Елый-елый чыгып барганда Сәкинә баскыч юып маташа иде. Фатыйма, җен ачуы белән, аның сулы чиләген тибеп очырды. 
– Үзең дә минем көнгә калсаң иде, йә Раббым, сиңа да фермада эшләргә насыйп булса иде, – дип кычкырды ул күз яшьләре белән рәнҗеп. 

Күп тә үтмәде, идән юган чиләге белән коедан су алган өчен Сәкинәне эштән кудылар, башка эш таба алмагач, фермага бозаулар карарга төште.

Әтисе барында гына сизелмәгән икән Фатыймага ирсез тормышның михнәте. Әнисе дә картайды, өйдәге эшләргә генә ярый. Печән чабу, тирес түгү, бәрәңге казу, утын кисеп яру дисеңме – Фатыйманы эштән кайтуына тагын мең төрле эш көтә иде. 

Беркөнне Фатыйманың эштән кайтуын урамда көтеп торган улы, зур сер әйткән сыман, аның колагына иелде дә: 
– Әни, мин бүген әтине күрдем. Әти исән икән бит минем, – диде. Фатыйма артына егылып китә язды.
– Кайда, кем күрсәтте? 
– Әмир әйтте, ул күрсәтте. Алар Түбән Шәмәрдәндә берәүгә койма тоталар икән. Әмир белән шунда мендек.

Әмир Кәримәнең малае иде. 
– Ә әтиең сине күрдеме соң? 
– Күрде, исемең кем дип сорады башта. Әмир, Фатыйма апа малае ул, диде. Сине дә сорады, ни хәле бар, диде. 

Фатыйма нәрсә әйтергә белми, телсез калды.
– Әни, беләсеңме, әтинең ноские тишек, бармак башы күренеп тора, – дип сүзен дәвам итте Миңнехан. 

«Их, ноские тишек, диген, ә! Тишек носки белән йөртер идемме мин сине?» Фатыйма йөрәге сызып Кадыйрны жәлләп куйды.
– Иртәгә дә менсәгез, әтиеңә носки алып менеп бирерсең әле алайса, яме? Әбиеңә күрсәтмә дә, әйтмә дә, икебезне генә белик бу серне, – диде.
– Ярар, – диде Миңнехан, әтисе янына барырга сәбәп чыкканга куанып.

Икенче көнне үк Фатыйма әнисеннән яшерә-яшерә йон носки бәйли башлады. Берничә көннән, сарык йонынан бәйләнгән йомшак ап-ак ирләр ноские сыер савучыларның чүпрәк элә торган кер бавында кибә иде инде.

Кадыйр сеңлесе Кәримәләрдә тора, бу юлы Мариядан бөтенләйгә аерылам, ничек тә Фатыйма белән яңадан кушылам дигән ният белән кайткан иде. Тик башта аның янына барырга, ничек сүз башларга кыймый йөрде. Фатыйма үз куллары белән бәйләп биргән җылы носкины кулына алгач, тәвәккәлләргә булды. Бу бүләкне ул Фатыйманың аны кичерүе, һаман да яратуы дип кабул итте.

Фатыйманың су буйлатып эштән кайтуын сагалап торып, яшь вакыттагыча каршысына чыкты.
– Фатыйма, эх, ялгыштым бит мин, Фатыйма! Гафу ит мине! – диде ул, Фатыйманы кочагына алырга теләп. Бу очрашу турында күпме хыялланып йөргән Фатыймага әллә ни булды.

Тиле горурлык үзенекен иттеме? 
– Нәрсә, әкәең яратмый башладымы әллә? – диде ул, кисәк кенә Кадыйрны этеп җибәреп. 
– Юк, мин үзем аны яратмыйм. Яратып тормадым бит мин. Ятсам да, торсам да – күз алдымда син. Ә үзем кайтып та китә алмыйм. Әллә нишләдем.
– Мин сиңа ышана алмыйм, Кадыйр, ул әкәйләрдән әллә ниләр көтәргә була,тагын сихерләмәсләр, бозым салмаслар дип кем әйтә ала?
– Юк, минем Марияны күрәсем дә килми. Мин анда бүтән бармыйм, синең янда, улым янында калам. Тора-бара яңа йорт салырбыз.
– Белмим шул, әни риза булырмы? 
– Әби белән үзем сөйләшәм хәзер үк, бүген үк. 
– Юк-юк, башта җайлап кына үзем сөйләшеп карыйм әле, ай-һай, аны ризалатуы!

Хәдичә апа, дөрестән дә, Фатыйманың Кадыйрны йортка кертергә теләвен һич кенә дә кабул итәргә теләмәде.
– Ышанычлы кеше түгел бит ул! Ник һаман шул Кадыйр дип өзгәләнәсең. Ир белән торасың килсә, әнә кемнәр генә сорап килмәде үзеңне, чыгасың калган! Аның белән очрашып йөреп, берәр бала алып кайтып куй тагын! – дип ачуланып, Фатыйманың бөтенләй хәтерен калдырды.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар