(дәвамы)
Камәрия ВАФИНА
(Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade)
Өйләренә Фатыйма очып кайтты. Әйтерсең лә тоткындагы кошка иреккә чыгарга мөмкинлек биргәннәр: йөрәге ярсый, күңеле әйтеп булмаслык рәхәтлек кичерә иде. Фатыйма тиз генә әтисенә хат язды. Хәбибрахманның марҗасы булуын, үзенең анда бер көн дә яшисе килмәвен, бик сагынуын күз яшьләрен тамыза-тамыза тезде ул. Аңласа, әтисе генә аңлый иде. Дөрестән дә, озак та үтми, әтисеннән хат килде, анда Фатыйма зарыгып көткән «кайт» сүзе язылган иде. Фатыймага канатлар үсте. Өйдәгеләрнең барысы эшкә китеп беткәч, төенчекләрен төйнәде дә бакча башына йөгерде.
– Өйдәгеләргә бөтенләйгә киткәнемне аңлатырсыз әле, мин туган ягыма кайтам! – диде дә саубуллашып чыгып китте.
Поездда туган ягына якынлашкан саен, бу җирләрнең үзенә ничек газиз икәнен, ничек өзелеп сагынганын бөтен йөрәге белән тойды ул. «Үзләренә булсын шәһәрләре! Бүтән ул якка әйләнеп тә карамыйм, яшәсен авылым! Баткакка батып йөрсәм дә, и Ходаем, бүтән туган ягымнан аерма!»
Авылга кайткач, Фатыйма очып кына йөрде. Шулкадәр сагынылган икән! Кайтып чәй эчүгә, маллар янына чыгып китте, сыерын кочаклады, сарык бәтиләрен яратып чыкты, зур ләгәнгә салып тирес өстерәү дә аңа бер дә авыр тоелмады, ул һәр эштән күңеленә рәхәтлек тапты. Әнисенең:
– Кеше нәрсә әйтер инде хәзер, рәхәтеңә чыдый алмагансың, гүләйт итмәгәе шунда, барыбер синең янга кайткандыр бит, элек ирләр бер өйдә ике-өч хатын белән дә торган әле, – дип мыжгып йөрүенә дә исе китмәде Фатыйманың.
– Кияүдән кайткан кызның казасы кырык өйгә җитәр, дигәннәр борынгылар. Ирләр аздырып йөрмәсә ярый инде, – дип, чат саен сөйләп йөргән күрше карчыгының: гайбәтен дә колак артыннан гына уздырды.
Чөнки ул бәхетле иде! Яңадан фермага эшкә атлыгып төште. Үзеннән көлмәкче булып караган кызларның авызын да тиз томалады. «Синең бушлатыңнан килгән тирес исен сагынып кайттым», – диде.
Беркөнне кич күрше кызы Разия Фатыйманы чакырып чыгарды да:
– Анда Ярхәм килгән, сине көтә. Кияүдән кайтса да, баласы туасы булса да үземә алыр идем, ди. И-и-и, кызый, син киткәч күз яше белән елады бит ул. «Шулкадәр ярата идем бит мин аны, әйтергә генә кыюлыгым җитми йөрдем, барып кулын сорыйсым гына калган икән»,– диде.
– Ярхә-әм?
Аптыраудан Фатыйманың күзләре зур булып ачылды. Ул Ярхәмнең дөньяда барлыгын ук оныткан иде инде. Ул кайтканда Ярхәмнәр бригадасы авылдан киткән иде...
– Юк, чыкмыйм, булмаганны! Ничек аның күзенә күреним, ди.
Фатыймага кайтканнан бирле беренче тапкыр ничектер оят булып китте.
– Юк, Разия, әйтмә дә, йөрмәсен дә, чыкмыйм. Яратмыйм бит мин аны. Аның белән дусларча гына сөйләшеп йөрдем. Нәрсәгә дә булса өметләндергән булсам, гафу итсен!
Фатыйма кырт борылды да йөгереп кереп китте. Бу төндә ул йоклый алмады, мендәренә капланып елап та алды. Шәһәр тормышына алданып, әллә кая чыгып киткәнче, Ярхәм белән кушылган булсалар ничек булган булыр иде икән, дигән уйлар да килде башына. Шул юаш, йомыкый Ярхәм белән үзен янәшә куеп карагач, тагын күңеле сүрелде. «Ярар, кеше кияүгә чыкмыйча да бер дигән итеп яши әле. Әнә, әнисенең сеңлесе Галимә берүзе тора, ир көйлисе юк, янында бала-чагасы мыжгып йөрми, ничә керсәң, өе ялт иткән. Миңа шундый язмыш язгандыр Ходай», – дип, бераз тынычланып, таң алдыннан гына йоклап китте.
Яшьтәшләре бер-бер артлы кияүгә китә тордылар. Якын дусты Разияны да беркөнне Шамилгә сорап килделәр. Фатыйма аны озатканнан соң бигрәк тә ямансулап калды, кич тә чыкмый, бар көчен, дәртен эшкә бирергә тырышты. Фермада алар Сөгъдә исемле яшь кыз белән янәшә эшли башладылар. Кечкенә генә буйлы, ябык кына бу кыз бик тырыш, эшчән иде. 18 яше яңа тулып килүенә карамастан, ул инде сугыш чоры балалары кичергән авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, ятимлек газабы күргән кыз булгангамы, кайвакыт
Фатыймага да төпле генә киңәшләр биргәли. Шуңа күрә Фатыйма аны үз сеңлесе кебек якын итте, серләре килеште. Беркөнне Сөгъдә:
– Әйдә, Фатыйма апа, бәйләмеңне ал да, безгә кич утырырга төш, бүген әни дә өйдә юк. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде. Фатыйма кичләрен алай биләмләп йөрергә яратмаса да, бу юлы:
– Ярар, ярар, төшәрмен, – диде.
Сөгъдәләрнең өе авылның түбән очында. Фатыйма төшкәндә, аларда тагын берничә кыз бар иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп, бәйләм бәйләп утыра торгач, вакыт узганы сизелмәде дә.
– Ярар, кайтырга кирәк инде, минем өй сезнеке кебек күршедә генә түгел бит, – дип, Фатыйма урынынан кузгала гына башлаган иде, өйгә дөбер-дөбер килеп бер көтү егет килеп керде.
Алар килеп керүгә чыгып китү уңайсыз дип, Фатыйма кире урынына утырырга мәҗбүр булды. Егетләр шау-гөр килеп, шул арада өсләреннән дә салып ташладылар, аулак өй ясыйбыз болай булгач, әйдә берәр кызык уен уйныйбыз, диешә башладылар. Алар арасында бер ят егет тә бар иде. Фатыйма иелеп кенә Сөгъдәдән:
– Бусы кем соң моның? – дип сорады.
– Кадыйр исемле ул, авыл башы Әүхәди абыйларга килә, туганнары бугай, – дип пышылдады ахирәте.
Кадыйр да Фатыймага карап-карап алгалый иде. Бөдрәләнеп торган куе кара чәчле, бераз озынчарак булса да, йөзенә килешеп торган матур гына борынлы, гел уен-көлке кыстырып сөйләшүче бу егетнең өтеп ала торган күз карашыннан Фатыйманың бөтен тәненә ток йөгергәндәй булды. Ул, уңайсызланып, Кадыйрга карамаска тырышты, шул ук вакытта, тагын карый микән миңа, дип күрәсе дә килә иде. Шулай үз-үзе белән көрәшеп торган мәлдә «Наза»лы уйный башладылар. Уртада калган Кадыйр Фатыйманы җитәкләп алып чыкты. Фатыйманың йөрәгенә ут капты, бите кызыша башлады. Кадыйрның кулы шундый җылы, шундый рәхәт иде.
«Наза»лыдан соң икенче уен башлап әвәрәләнгәндә, Фатыйма тиз генә чөйгә элгән бишмәтен эләктерде дә ишектән чыгып сызды. Әйтерсең ул ниндидер кыңгыр эш эшләгән, хәзер шуннан качып барышы. Урамга чыккач, ул капкадан ерак түгел үскән шомырт артына яшеренеп кенә бишмәтен киде, өй ягына күз салды. Йөрәге дөп-дөп тибә, әйтерсең аны куа чыгарга тиешләр. Күп тә үтми, дөрестән дә, ишек ачылды, кемдер чыгып капкага килде, тәмәкесен кабызды. Азга гына кабынып алган ут яктысында Фатыйма аның йөзен шәйләп өлгерде. Кадыйр! Аны эзләп чыккан! Фатыйманың йөрәге тагын да катырак тибә башлады, ни өчендер күзенә яшь килде. Кадыйр, тәмәкесен тартып бетергәч, як-ягына каранды да кире кереп китте.
Фатыйма яшеренгән урыныннан чыгып өенә таба очты. Әйе, әйе, атлап та түгел, йөгереп тә түгел, бакча артларыннан болын буйлап очып кайтты ул. Үзләренең ишегалдына кайтып җиткәч кенә тын алып, еш-еш сулавын басарга тырышып, ишек баганасына сөялде. Шундый матур төн! Ае бик яктыртмаса да, йолдызлар чекерәешеп Фатыймага күз кысалар. Ә күңелгә шундый рәхәт! Әллә җырлыйсы, әллә биисе килә шунда. Ул Кадыйрның үзенә төбәлгән күз карашын, көчле кулларын исенә төшереп елмаеп куйды, битен сыпырып алды, әйтерсең анда Кадыйрның кул җылысы калган иде.
Бераздан Фатыйма аңына килеп: «Туктале, тиле хатын! Нишләвең бу! Утызга җиткән башың белән бала-чага кебек үрсәләнәсең! Булмаганны! Ярар, карап та алган ди, бу нинди ят кыз икән дип, тикшереп карагандыр. Кулын тотса ни, уен барышында кемнең кулын кем тотмый! Ә арттан чыгуы? Тартасы килгәндер дә чыккандыр. Менә тагын, син генә кирәк ди аңа!»
Фатыймага бик тә ямансу булып китте. Әле генә көләсе килгән күңел инде еламсырый иде. Ул әкрен генә өйгә керде, урынына яткач та күз алдыннан Кадыйр китмәде. Аны уйлау, аны күз алдына китерү генә дә үзе бер рәхәт иде.
Икенче көнне инде Фатыйма тынычланды, Сөгъдә дә кичәге уеннар, Кадыйр турында бернинди сүз катмады. Кичәге хәлләр Фатыйма өчен матур төш булып кына калырга тиеш иде. Тиеш иде дә, әмма...
Сөгъдә белән Фатыйма, буш кайтмыйк дип, аркаларына бау белән бәйләнгән салам асып кайткалыйлар иде эштән. Ферма мөдире күзенә бик чалынмаска тырышалар. Дөрес, күрсә әллә ни әйтми әйтүен, быел салам күп, шулай да, күрмәве яхшырак. Бүген дә аның фермада булмавын чамалап, аркаларына салам асып, кайтыр юлга чыктылар. Сөгъдәнең өе якын,
Фатыйма су буеннан йөри иде. Ахирәте капкасыннан кереп китеп, Фатыйманың су буена төшә торган тыкрыкка борылуы булды, каршысында Кадыйр пәйда булды. Җир астыннан калыктымыни, Фатыйманың йөрәге «жу-у-у» итеп китте, тез буыннары калтырады.
– Куркыттың бит, – дигән булды ул, каушавын сиздермәскә тырышып. Үзе өстенә кигән ферма киеменнән уңайсызланып куйды.
– Ник шулкадәр күтәрдең? Кая, бир әле, – дип, Фатыйманың ай-ваена карамыйча, Кадыйр саламны алды, җилкәсенә салып кайта башлады.
– Кичә нишләп качып кайтып киттең, озатып куярмын дигән идем.
Фатыйманың теле көрмәкләнде, бите алланды.
– Ник дип инде, күпме утырып була. Өйгә юлны табам мин үзе, адашканым юк, озатып куймасалар да, – дигән булып шаяртты. – Әйдә бар инде, кайт, йә кеше күрер.
– Күрмәгәйләре тагын! Бик исем китте.
– Юк, бар инде, бар. Синеке китмәсә, минем исем китә. Кая бир саламны, – дип, Фатыйма Кадыйрның җилкәсеннән саламны йолкып алды да, җилтерәтеп кенә үзләре бакча башындагы үрдән менеп китте.
Өйләренә кайтып җиткәндә Фатыйманың күңеле искиткеч шат иде. Юктан да кычкырып көлде, шаярды, кая басканын белмәде, бар дөнья аныкы иде!
Шул көннән башлап Кадыйр Фатыйманың каршысына гел килеп чыга торган булды, бер-ике тапкыр фермага да менде, кич чыгарга чакырды. Тик Фатыйма бервакытта да кич чыкмады.
Ул инде үзенең бер тапкыр кияүдән кайткан кыз булуын, өстәвенә, яше белән дә карт кызлар исемлегендә йөрүен, яшьләрнең үзен тиң итмәүләрен белә, алар арасында чытлыкланып йөрисе дә килми иде.
Беркөнне Кадыйр, гадәттәгечә, Фатыйма су буеннан эштән кайтып килгәндә каршысына чыкты да:
– Фатыйма, мин синнән башка яши алмыйм, чык миңа кияүгә, мин сине сорарга киләм, – диде.
Фатыйма бу сүзләрдән егылып китә язды. Гашыйк булып йөрсә дә, миңа өйләнер дигән хыял башында да юк иде, чөнки Кадыйр аннан дүрт яшькә кечерәк, матур егет, күп кызлар аңа гашыйк. Фатыйма ни дияргә дә белмәде.
– Туктале, ничек алай кисәк кенә...
Фатыйма тотлыгып калды. «Юк» дияргә теле әйләнмәде, «әйе» дияргә дә аптырады.
– Фатыйма, мин сине яратам! – диде дә, каршыга кемнәрдер килүен күреп, шул арада агачлар арасына кереп юк булды. Чөнки Фатыйма икесен бергә күрүләрен теләми, кеше килгәнен күрсә, тизрәк яныннан куа иде.
Фатыйманың башы катты. «Сорарга киләм, ди. Әтисе риза булыр микән соң?» Әнисе дә, Кадыйр турында ишеткәч: «Кара аны, кызый, яманатың чыкса, гомеремдә дә бәхиллегем юк. Яшь егетнең күңелен аздырып йөрмә!» – дип кисәткән иде. Аның бит әле кияүгә чыгыйм дисә, рәтле бирнәсе дә юк. Кияүгә чыгарга дип бөртекләп җыйган бирнәсе Донбасста, Хәбибрахманнарда калды. Аннан соң бирнә турында уйланылмады да. Ай Аллам, нишләргә соң? Әнигә ничек әйтергә?
Шул ук вакытта Фатыйманың күңеле үзенә күрә бер горурлык кичерә иде. Менә бит, аны яраталар! Ә иң мөһиме – ул үзе яраткан кеше ярата аны! Фатыйма әлегә өйдәгеләргә әйтми торырга булды, үзе әкрен генә әйберләрен барлады. Аның Зифа апасы читтә, Бохарада яши, посылка салган саен Фатыймага йә матур яулык, йә күлмәклек җибәрми калмый иде. Әле соңгы килгән посылкада үзеннән калган бик матур кофта белән чем-кара юбка җибәргән, Фатыйманың аны рәтләп кигәне дә юк, кияүгә киткәндә шуны киясе булыр, кызсын әле Кадыйрның күзе, дип күңеленә беркетеп куйды.
Берничә көн үтте, Кадыйр күренмәде. «Әзерләнәдер инде, ничек килеп сорарга белмидер», – дип уйлады Фатыйма. Кадыйрның Вафа абыйдан бераз шүрләгәне сизелә иде.
Беркөнне сыер саварга гына утырганнар иде, каршы фермада эшләүче гайбәт капчыгы Саймә шәрран ярып кычкырып Фатыймалар янына килеп керде.
– Кызлар! Ишеттегезме әле, Кадыйр өйләнгән ди бит! Кичә кич Бари Саниясен урлап алып киткән, бер көтү егет озата барган. Бүген Сания урынына сыер саварга кеше эзлиләр, – диде Фатыймага карап мыскыллы елмаеп.
Фатыйма дерт итеп китте. Эчендә нәрсәдер өзелгән кебек булды. Шулай да үзен кулга алырга, Саймәдән күзләрен читкә борырга өлгерде.
– Шәп булган өйләнсә, күптән вакыт иде инде. Ялгыз каз кебек күпме каңгырып йөрергә була, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр көр чыгарырга тырышып.
– Син дә күз атып йөргән идең түгелме соң әле аңа, җанкисәгем? – диде Саймә, биленә таянып. – Тү-тү инде болай булгач Кадыйрың.
– Әйдә, бар, эч поштырып торма монда гайбәт сатып, хәзер менә башына каплыйм шушы шакшы сулы чиләкне, – дип, Фатыйма күзеннән утлар чәчеп Саймә каршына килә башлаган иде, тегесе:
– Ярар, ярар, кызма, нинди гайбәт булсын, валлаһи менә, – дип, тизрәк чыгып таю ягын карады.
Фатыйма «лып» итеп сыер сава торган урындыкка утырды. Сауса да сауды, саумаса да сауды. Ике күзенә мөлдерәп яшь тулды. Ярый әле аның сыер астына иелгән башын берәү дә күрми, чиләккә сөт чыжылдап төшкән тавыш белән аның сулкылдап-сулкылдап алганы кешегә ишетелми иде.
Сөгъдә бүген сыерларын иртәрәк савып бетерде.«Кая берәрсен савышыйммы әллә?» – дигән булып, ахирәте янына килде. Аның Фатыйманы чын күңелдән жәлләгәне, юатыр сүз таба алмый тинтерәгәне күренеп тора иде.
– Фатыйма апа җаным, мин кичә үк белгән идем инде ул хәбәрне, сиңа гына әйтә алмый йөрдем. Мин дә клубта идем бит кичә. Кадыйр клубка килеп керде дә: «Әйдәгез, егетләр, минем белән кем бара? Бүген кич Фатыйманы урлап алып кайтырга исәбем, әтисеннән сорап алырга йөрәк җитми. Кыз урлау борынгыдан килгән гадәт, гаеп түгел», – диде. Шунда бүксәсен киереп Зариф килеп басты да: «Ха-ха-ха! Фатыйманы дисеңме? Шул кияүдән кайткан нәстәнеме? Япь-яшь башың белән шул кешедән калганга өйләнмәсәң, беткәнмени эсвижи кызлар?» – дип мыскыллап көлде. Кызлар арасында да: «Фатыйма карт түгелме соң инде ул? Без бит инде аңа «апа» дип дәшәбез», – диючеләр табылды. Зариф аның саен батыраеп: «Без сиңа кызның менә дигәнен бирәбез. Пажалысты, кайсы кирәк сайлап ал!» – диде. Аннары Бари Саниясен җилтерәтеп китерде дә: «Менә бу кыз дисәң дә, кыз ичмасам. Фатыймадан кай төше ким? Давай алып кайтабыз сиңа шуны», – диде. Кадыйрның салганы да сизелә иде. Ул нәрсә әйтергә белми каушап калды. Зариф аның саен әтәчләнде, аңа башка егетләр дә кушылдылар. «Әллә кайдагы, кич чыкмаган Фатыйманы эзләп йөргәнче, менә бит гатавый кыз», – диештеләр. Сания төскә-биткә ярыйсы гына булса да, аның белән егетләр рәтләп йөрми, бер генә озаталар да, башка бармыйлар иде. Чөнки Санияләр нәселләре белән шапшак, җыйнаксыз, кич чыкканда да кыздан бертөрле авыр ис килә иде. Егетләр тәмам кызды, Кадыйрга авыз ачарга да ирек бирмәделәр, Санияне машинага кертеп тә утырттылар.
– Сания шуңа риза булып тордымы? – диде Фатыйма, ачуын көчкә тыеп.
– Хи-и, риза булмый ди! Шундый егет киявең булырга торсын да! «Тукта, тукта, нишлисез», дигән булды инде, үзе машинага үрмәләде. Янына Кадыйрны этеп диярлек менгереп утырттылар да китеп тә бардылар. Менә мин белгәне – шул. Кайткач, айныгач, нишләгәндер Кадыйр, белмим.
– У-у-ух, Зариф! – диде Фатыйма йодрыкларын төйнәп. – Нәрсә дип миңа каныгадыр. Бәреп үтерер идем шуны!
Фатыйманың бөтен ачуы Зарифка күчте. Әйтерсең Кадыйрның бер генә гаебе дә юк, Кадыйр ак һәм пакь иде аның өчен.
Фатыйманың йөрәгенә таш утырды. Бөтен гәүдәсе авырайды, аякларын чак сөйрәп кайтыр юлга чыкты. Аның өчен кояш сүнде, күкне болыт каплады, яшәүнең яме китте. Өенә кайтып җиткәч, гомер булмаганны, чәй дә эчеп тормыйча, башым авырта дигән булып, караватына ауды. Аның башы гына түгел, бөтен гәүдәсе, җаны авырта иде. «Эх Кадыйр, өметләндермәгән булсаңчы! Сине яратам, сиңа өйләнәм дигән булмаса, ул аның өйләнүенә каршы да булмас иде, ризалашыр иде. Фатыйма өчен аның барлыгын белеп тору да җитә иде, ул шуңа да шат иде».
Шул көннән башлап Фатыйма үз эченә бикләнде. Йөрде, эшләде, барды, кайтты, тик элекке шаян Фатыйма түгел иде инде. Җәйнең матурлыгы да күзенә күренмәде, кунакка кайткан сеңлесе дә аның күңелен ача алмады.
Җылы көз башы иде. Сыерлар әле һаман авыл башындагы җәйләүдә. Шулай да көннәр кыскара, кичке савымны тәмамлап кайтканда инде эңгер-меңгер төшә башлый. Беркөнне кич эш бетереп кайтып барганда Фатыйманың колагына Кадыйр тавышы чалынды. Санияләрнең өе тыкрык эчендәрәк, аларның капка төбендә машина торганы, кемнәрнеңдер әйбер бушатканы шәйләнә иде. Тавыш шуннан килә икән, әйе, чыннан да Кадыйр тавышы. Фатыйма ул тавышны миллион тавыш арасыннан да таныр иде, шулкадәр якын, йөрәгенә газиз тавыш иде ул. Фатыйманың йөрәге сикереп куйды. «Ник әйбер бушаталар? Әллә Санияне кайтарып куйды микән Кадыйр?» Фатыйманың эченә гаҗәеп бер шатлык тулды. Үзе дә сизмәстән, авыз эченнән җыр көйли-көйли өйләренә атлады. Кәефе искиткеч шәп иде аның.
Икенче көнне Фатыйманың күңеле иртүк яңалык көтте. «Сания кияүдән кайткан», – дигән хәбәр, аның уенча, инде бөтен авылга таралырга тиеш иде. Тик сыер савучылар да, көтүче ир-атлар да ләм-мим, бер хәбәр дә җиткермәделәр. Фатыйманың тагын күңеле төште. Әмма ул хәбәр барыбер иреште. Әнисе янына йомыш белән кергән күрше карчыгыннан ишетте ул аны. Ишетте дә, ишетмәмешкә салышты. Ә кичке савымга килгәндә инде бөтен кеше шул турыда сөйләшә иде:«Кадыйр Санияне кире китереп куйган». Фатыйма, кешегә сиздермичә генә, тантана итте.
Озакламый сыерлар фермага керде, Фатыйма тагын су буйлатып кайтып йөри башлады. Ә беркөнне... Ни күрсен, каршысында тагын Кадыйр пәйда булды.
– Фатыйма, бәгърем, гафу ит мине, синнән башка яши алмыйм. Санияне миңа исерек көе генә тактылар. Мин аның белән бер генә кич йокладым, күрәсем дә килми, җирәнәм мин аннан, – диде ул, Фатыйманың ике кулыннан тотып.
– Кит, җибәр, кеше күрер, – диде Фатыйма, мөмкин кадәр салкын булырга тырышып.
– Китмим, күрсеннәр, мин барыбер сиңа өйләнәм, – диде Кадыйр.
– Бер өйләнәм дип алдадың инде, җитәр, кит, бар, – диде Фатыйма.
– Юк, китмим. Вафа абыйдан кыз сорарга киләбез, йоласына туры китереп, әти белән әнине дә алып киләм, менә күрерсең.
Фатыйманың инде бүтән түзәр хәле калмады, йөрәген кабат ялкын чорнаган иде, тиз генә кулын тартып алды да сукмак буйлап йөгерде. Кадыйр басып карап калды.
Яучылар озак көттермәде. Фатыйманың эштән кайткан вакытын чамалап килгәннәрме, җыйнаулашып ашап утырганда өйгә Кадыйрның әтисе, Кадыйр, алар артыннан оялыбрак кына әнисе килеп керделәр. Вафа абый шунда ук эшнең нәрсәдә икәнен чамалап өлгерде:
– Әйдәгез, бигрәк мактап йөрисез икән, – дип, кунакларны өстәл янына дәште.
Фатыйма тиз генә урын хәстәрләде дә урамга чыгып китү ягын карады, үзе артыннан Кадыйрны да ияртте. Өлкәннәр башта үзара сөйләшеп, киңәшергә тиешләр иде. Урамга чыгуга Кадыйр Фатыйманы кочагына алды. «Эх, бигрәк яратам шул үзеңне!»
Ишегалдында бер өем кисеп ташлаган утын ята иде. Кадыйр бүкәнгә кадап куелган балтаны алып, утын ярырга тотынды. Фатыйма ярган утыннарны әрдәнәгә өя башлады. Тәмам кызып киттеләр, әйтерсең алар гел бергә булган, икесенең дә битләре алланды, аларга шулкадәр рәхәт, ишек ачылып, кода буласы өлкәннәрнең чыгып басканын да сизмәделәр. Вафа абый Кадыйрның утын ярганын сокланып карап торды да:
– Болар миңа эш тә калдырмаска маташа түгелме соң? – диде. – Ярар, кияү, кызымны бирәм, тик кара аны, әбижәйт итәсе булма! Бер-берегезнең кадерен белеп, тигез торырга язсын!
Вафа абый бишмәт җиңен күзенә тидереп алды. Фатыйманы бик тә ярата, аның бәхетле булуын тели иде шул.
Кадыйр Фатыйманы алырга килгән көнне инде җир катырган, кар явып, чана юлы да төшкән иде. Фатыйма белән Кадыйр икесе бер толыпка төренеп, салам җәйгән чанага чумдылар. Әкрен генә йомшак кар ява, бар җирдә аклык, юл буенда үскән бәсле каеннарга кадәр аларга бәхет теләп кул изиләр төсле. Фатыйма Кадыйрга тагын да сыеныбрак утырды. «Йә Аллам, төш түгелме бу? Чынмы бу? Миңа шундый бәхет бүләк иткәнең өчен мең-мең рәхмәт сиңа!»
Кадыйрның әти-әнисе Фатыйманы килгән көннән үк яраттылар. Чөнки килен эшкә бик булган, җитез, ачык йөзле иде. Килү белән үк мал карарга чыкты, хәтта маллар да Фатыйманы үз итте. Сыерлары өч имигә калып бара, рәтләп саудырмый, тибә иде. Фатыйма көн саен өйдән җылы су алып чыгып, кер сабыны белән җиленнәрен ышкып юа торгач, дүрт имигә дә сөт төште, сауганда рәхәтләнеп тора, аяк күтәрми башлады.
Кадыйрлар итек басып көн итәләр иде. Фатыйма да итек түшәргә өйрәнде. Аларның итек басу өчен җайланылган кечкенә өйләре бар. Кич белән, эш беткәч Фатыйма өйне ялт иттереп юып чыгара, Кадыйр белән икесенә сәкедә урын әзерли. Көн саен иренең аягын юарга сабынлы су хәстәрли, чөнки ул килгәндә Кадыйрның аягы гөмбәләп, бармак аралары бозылып интегә иде.
Аннары көтеп алган төн җитә. Менә нинди икән бит ул ир назы, хатын-кыз бәхете! Ирең белән икең бер булып, күзәнәкләреңә кадәр бергә кушылып, әйтеп бетерә алмаслык ләззәтле хисләр дулкынында аңыңны югалтырдай булып каядыр очу... Шушы кечкенә өй бер-берсен яраткан ике йөрәкнең бәхетле төннәренә шаһит иде. Кайсы төнне Фатыйма уянып китә дә, тәрәзәдән төшкән ай яктысында Кадыйрына карап ята, чәчләрен сыйпый, шулкадәр якын, шулкадәр газиз, шулкадәр ярата бит ул аны!
Бәхетле көннәр тиз уза, диләр. Чыннан да шулай икән. Фатыйма ни арада кыш узганың, инде язның да азагына якынлашып килгәнне сизми дә калды. Кыр эшләре башлангач, аны колхоз эшенә чакырып чыгардылар. Фатыйма килен булып килгән Китәк авылы – татарлар белән марилар катнаш авыл. Нинди эшкә кушсалар да, Фатыйманың куллары ут уйнатты, мари кызлары белән дә бик тиз уртак тел тапты. Үзе тагын да матураеп, яшәреп китте.
Җәй башында ук печән эше башланды. Фатыйма печәнчеләр белән эшкә барганда урак белән кечкенә аркан алып йөри торган булды. Чөнки узган ел мал караганда печәннең аз булуы үзәгенә үткән иде. Кайткан саен басу кырыеннан урып алган бер күтәрәм печәнне машина өстенә салып алып кайта да, капка төпләренә ташлап калдыра. Салих абый печәнчеләр машинасы кайтканын саклап тора башлады, килене кире әйләнеп кайтып җиткәнче печәнне алып кереп төз түбәгә таратып та куя. Фатыйма алып кайткан печән белән ярты печәнлек тулды. Әле өстәвенә Кадыйр эштән кайткач, аны да әйдәкләп болынга алып китә, анда да бергәләп печән чабалар, бала-чага кебек уйныйлар, шаяралар. Эх, бәхетле мизгелләр!
Көз җиткәч, Кадыйрның сеңлесе белән бәрәңге алырга йөрделәр. Анда да Фатыйманың кулы кулга йокмый, Кәримә дә аннан калышмаска тырыша, кеше ярты буй чүпләгәндә, алар инде ызанны чыгып җиткән булалар. Шулай тырышып, бик күп акча эшләде алар. Шул акчага Кәримәгә Туган апасыныкы төсле (Кәримә Фатыйманы яратып Туган апа дип йөртә иде) плюш пиджак алдылар. Сөенде дә соң инде Кәримә! Ул да инде кияүгә бирерлек җиткән кыз, кич чыкканда кайвакыт Фатыйманың пиджагын сорап тора иде.
Җир катыргач, Кадыйрлар Пүләнкә ягыннан агач өстерәтә башладылар. Ниятләре кышка кадәр яңа өйгә бура ясап кую, Кадыйрны башка чыгарасы бар, артыннан Фазылҗан исемле энесе дә үкчәгә басып килә иде.
Беренче кырпак төшкәндә, кышкы бураннарга кадәр эшне бетерик, дип, бик матур бура да өеп куйдылар. Фатыйма барысыннан да бигрәк куанып эшләп йөрде, осталар эш бетереп ашарга кереп китүгә, бураның тирә-ягында бер йомычка калдырмый ялт иттереп җыештырып куйды. Куллары боздай туңып өйгә кергәндә осталар инде ашап-эчеп, хәйран гына кызмача гәпләшеп утыралар иде. Шунда берсе марича (остачыларның күбесе марилар иде):
– Бура шәп булды, кәнишне, ну бала юк бит, икегез өйнең ике почмагында утырырсыз инде, – диде көлемсерәп. Фатыйма елга якын мари авылында торып, мари хатыннары белән бергә эшләп, ул сүзләрне генә аңлый иде. Бу сүзләр аның йөрәген телеп үтте. Кадыйрның ни дип җавап биргәнен дә ишетмәде, тизрәк өйдән атылды. Фатыймада инде яңа бура куанычы да калмады, зиһенен «бала юк шул» дигән уй томалады.
Иртәгесен ул каенсеңлесе Кәримә белән хәсрәтен бүлеште.
– Берәр җүнлерәк белә торган врач юк микән тирә-якта, ничек тә барып күренер идем, – дигәч, Кәримә:
– Күрше авылда бик күп хатын-кызга ярдәм иткән бер әби бар, барып карамыйбызмы соң? – диде.
Кадыйр өйдә юк көнне, өйдәгеләргә базарга барып кайтабыз, дигән булып, Кәримә белән Фатыйма күрше авылга юл алдылар. Имче апа Фатыйманы караганнан соң:
– Синен эчең төшкән бит, балакаем, бик авыр күтәреп эшләдеңме әллә? Кыз балага авыр күтәрү бер дә файдага түгел шул, – диде.
Нинди күтәрмәгән ди! Тегермән тартканда, әтисенә авыр булмасын дип, Фатыйма ашлык тулы зур капчыкларны берүзе җилтерәтеп ташый иде, көчле, янәсе. Ул печәнлеккә зур-зур күтәрәм печән, салам атулар дисеңме? Авыр хезмәт күп эләкте инде аңа, кем уйлаган ул вакытта зыян килер дип.
– Ярый бүген мунча яккан көнем иде, вакытлы килгәнсез, – дип, апа Фатыйманы мунчага алып китте. Фатыйманы ләүкәгә яткырып, сөлге белән эчен тарттырды.
– Бераз ят шулай. Кайткач, бернинди авыр әйбер күтәрмә, саклан, эчең утырсын, – диде.
Ай артыннан ай узды, көннәр инде язга авыша башлады. Фатыйманың элек тә язга таба хәле китеп алгалый иде. Үзләренә кереп йөргән медсестрадан сорагач, витамин җитмәгәнгә ул, аптекадан витамин алып эч, дигән иде. Фатыйма Кадыйрга витамин алып кайтартты, тик ул да ярдәм итмәде, баш әйләнүе, хәле китүе узмады, юк кына истән дә күңеле болганып, укшыта башлады. Аптырагач, ул районга барып, врачка күренеп кайтырга булды.
Врач, бик җентекләп караганнан соң:
– Сезгә хатын-кыз врачына күренергә кирәк, – дип юллама тоттырды.
Фатыйманың йөрәге сикерә башлады. «Йә Ходам! Әллә көткән көн җиттеме? Әллә мин чыннан да авырлы микән?»
Хатын-кыз врачы кабинеты каршында кеше бик күп иде. Ярый әле Фатыймага сөйләшеп вакыт уздырырга үз авылларыннан бер мари хатыны очрады. Икенче баласын көтә икән. Сүз иярә сүз чыгыпмы, гайбәтне бик тә Фатыймага җиткерәсе килепме, хатын:
– Карале, җанаш, Никифор Мариясе кияүдән кайткан, ди бит. Алар җәш вакытта Кадыйр белән бик чыкы-мыкы килешәләр иде. Кадыйрыңны тартып алмасын тагын, аларның нәселен сихер-михергә дә хирыс диләр, – диде.
– Юк-юк, булмаганны сөйләмә, минем Кадыйрым мин диеп үлеп тора.
– Ышанасың икән! Берничә тапкыр күргәннәр инде Марияның Кадыйр янында чыкылдап торганын. Син алай бик иреңә ышанма, әллә кемнәрне аздырырга мужыт Мария кебекләр, ут уйнап тора бит ул.
Фатыйманың бу сүзләргә әллә ни исе китмәде. Аның үз уйлары иде әле башында. «Чыннан да балага узган булса, ул бу хәбәрне Кадыйрга ничегрәк әйтер икән? Әй, сөенер дә инде! Күтәреп әйләндермәсә ярый, аның шундый гадәте бар. Болай да башы әйләнеп тора, балага зыян килерлек булмасын тагын».
Ул арада Фатыйманың чираты җитте. Врач хатын Фатыйманың дөрестән дә, ике айлык көмәне бар икәнен раслаган кәгазь язып бирде, яңадан килгәндә анализлар бирергә кушты.
Фатыйма сөенеченнән нишләргә белмәде. Шулай да өйдәгеләргә әле серне чишәсе килмәде. Кадыйрга да бераз соңрак, йокларга яткач кына әйтергә булды. Әле ул бу халәтенә үзе дә бик ышанып җитми иде, эчен тотып-тотып карады, алай әллә ни үзгәреш тә сизелми үзе. Тик менә юк кына истән дә күңеле болгануы, укшытуы, шуныкы икән инде алайса. Бигрәк тә Кадыйрдан килгән тәмәке катыш аракы исе ярамый, Фатыйма сиздермәскә тырышса да, Кадыйр бик якын килсә, күңеле болгана башлый, башын читкә бора иде. Соңгы арада гел йокысы килә башлады, җитмәсә. Мендәргә башы тию белән үзеннән үзе йоклап китә. Бүген ничек тә йокламаска, Кадыйрга сөенечле хәбәрне бик матур итеп җиткерергә кирәк иде.
Кич белән Кадыйр янына килеп ятуга, Фатыйма тагын укшый башлады, хәзер керәм, дип, тизрәк тышка йөгерде. Бу юлы укшып кына калмады, тамагыннан әллә нинди сары суларга кадәр килде. Фатыйма, хәл алып, шактый торып керде. Керсә, Кадыйр киенеп үк куйган. «Нишләптер йокы керми, тартып керәм әле», – диде ул.
Ул чыгып киткәч, Фатыйма хәл алып, мендәрләрне рәтләп куйгандай итте, Кадыйр керүенә урынын җылытыйм әле, дигән булып әле аның мендәренә, әле үзенекенә тәгәрәде. Шактый вакыт үтте, Кадыйр күренмәде. «Берәрсе белән сөйләшеп торамы соң?» дип, ишектән башын тыгып та карады, «Кадыйр!» – дип дәште. Бернинди тавыш та ишетелмәде. Шул вакыт аның башына чүкеч белән суктылармыни: «Никифор Мариясе!» Больницада сөйләнеп торган мари хатынының сүзләре колагында яңарды. «Ышанма иреңә, Мария аздырырга бик хирыс хатын!»
Кереп тиз-тиз киенде дә туп-туры Марияларга таба китте. Аларның өендә ут бар. Тәрәзә пәрдәләре дә тартмаган, өйдә кемнәрдер йөргәне дә шәйләнә. Әйе, әнә Мария, авызы ерык, өстәл тирәсендә болгана, ашарга әзерлиме шунда. Фатыйма тәрәзәгә якынрак килде. Тукта, тукта, өстәл янында тәрәзәгә каршы утырганы әтисе, бу якта яны белән утырганы Кадыйр түгелме соң? Фатыйманың җен ачулары чыкты, үзеннән-үзе йодрыклары йомарланды, нишләгәнен белмәс дәрәҗәгә җитте. Йөгереп килеп ишекне ачты да очып өйгә керде, өстәл янындагылар аны-моны абайлаганчы, Кадыйр утырган урындыкны әйләндереп, тибеп тә очырды.
– Әкәй өстерәлчеге! – дип кычкырды ул Кадыйрга җан ачысы белән. (Татарлар мари хатыннарын әкәй дип йөртәләр.)
Ничек атылып кергән булса, шулай очып чыгып та йөгерде Фатыйма. Кадыйр бишмәтен алып, аның артыннан чыкканчы, ул инде урам башына җиткән иде. Тик капка төпләренә җиткәндә Кадыйр аны барыбер куып тотты. Бер кулы белән җилкәсеннән эләктерде дә икенчесе белән Фатыйманың яңагына сылады.
– Нәрсә мине кеше алдында хурлыкка калдырып йөрисең? Никифор абыйга йомыш белән барган идем мин, – диде ул, ачуыннан шартларга җитеп.
– Әйе, шулайдыр, шулай булмый ни! Никифорга йомыш белән төн уртасында баралардыр. Әйтмәделәр ди миңа Марияның сиңа күз атып йөргәнен.
– Булмаганны сөйләп, эч поштырып торасың, шул гына кирәк иде, әйдә бар кереп ят, күземә күренмә, – диде Кадыйр.
Фатыйма елый-елый кереп ятты. Бераздан ире дә керде. Икесенең дә йокысы качкан иде инде. Хәйран гына яткач, Фатыйма тынлыкны бозып, әкрен генә:
– Кадыйр, безнең балабыз булачак бит, – диде. Ул инде үзенең кыланмышы өчен үкенә дә башлаган иде.
– Булса күренер иде инде, – диде Кадыйр исе китми генә һәм артын куеп ятты. Аның бу рәвеше Кадыйрга хатын да, бала да кирәк түгел дигәнне аңлата төсле тоелды Фатыймага.
Аннан бөркелеп торган салкынлык, гамьсезлек Фатыймага шулкадәр авыр тәэсир итте, ул үзен бер кирәксез кеше кебек тойды, күңеле тулды, елаганын сиздермәс өчен икенче якка борылып ятты.
Йокысыннан уянганда, Кадыйр юк иде инде янында. Башка вакытта, Фатыйма уянмаган булса, аны кытыклап уятып, иркәләп, битеннән үбеп китә торган Кадыйр, бүген тавыш-тынсыз гына чыгып шылган иде. Фатыйма нишләргә белмичә урынында байтак боргаланып ятты. Кичәге шатлыкның, күңел күтәренкелегенең эзе дә калмады. «Нишләргә соң? Ул Кадыйрга кирәк түгел, Кадыйрга бала да кирәк түгел. Ничек бу йортта аның белән бер түбә астында яшәргә кирәк?»
Ул катгый бер карарга килеп, тиз-тиз өстенә киенде, әйберләрен җыйнады да, Кадыйрның әти-әнисе янына кереп китте.
– Кадыйр Никифор Мариясе белән йөри икән, хәзер аңа мин кирәк түгел, мин сездән китәм. Минем ике айлык авырым бар. Бала Кадыйрныкы, менә кичә больницадан справка бирделәр, – дип, язуны күрсәтте.
Салихҗан абый белән Зәйнәп апа телсез калдылар.
– Ни сөйлисең син, килен, булмаганны? Кеше сүзедер ул, арагызны бозарга теләп гайбәт сөйлиләрдер, – диде әнисе.
– Юк шул. Кичә үзем барып күрдем, Марияларда утыра иде, – диде Фатыйма, елап җибәрмәскә тырышып иренен тешләп.
– Һай, килен, китмә, балагыз да буласы булгач. Кайтыр Кадыйрың, кая барсын, шундый матур пар идегез бит әле, тормышыгыз бозылмасын инде, – диде Салихҗан абый, аптыраудан баш артын кашып.
– Ул өйләнгәнче үк тә Мария белән йөргән булган икән бит инде.
– Нишләп йөрсен, безнең абыйның мари кызлары белән йөргәне юк аның, абыйга дан чыгарып йөрмә, – дип сүзгә кысылды Кәримә. Аның да Туган апасын бер дә җибәрәсе килми иде.
– Юк, үгетләмәгез, китәм булгач, китәм. Аның Мария белән йөргәнен белә торып, уземне мыскыл иттереп ятыйммыни? – дип, Фатыйма төенчекләрен алды да кызу-кызу чыгып та китте.
Урам буйлап, кеше күрмәсен тагын дигәндәй, кызу-кызу атлады. Басу юлына чыккач, аяклары үзеннән-үзе йөгерә үк башлады. Кая чаба, кая ашкына, күрәчәгенәме, әллә язмышыннан качып барамы, үзе дә аңламады. Елгага җиткәч кенә, күпер аратасына ябышты да, кычкырып елап җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк