Алдынгы сыер савучы, Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Вафина Фатыйма Вафа кызының якты истәлегенә багышлана.
Камәрия ВАФИНА
– Үләр инде у-ул...
Башын да күтәрә алмыйча, хәлсезлектән гаҗиз булып урын өстендә яткан авыру ананың ыңгырашып, йөрәк ачысы белән әйтелгән бу сүзләре караңгы өйнең моңсу диварларына бәрелеп, матәм авазы кебек яңгырады. Өй эчендә шундый авыр халәт: әйтерсең әҗәл чалгысын күтәреп үзе йөри иде.
– Булмаганны сөйләп, кеше куркытып ятасың! Бир монда баланы!
Вафа абыйның кинәт ярсып кычкырган тавышы кара болытлар арасыннан ялтырап атылган яшен камчысыдай һаваны ярып, өйне яңгыратты. Ул анасының күкрәгендә яткан, елаудан шешенеп беткән баланы кискен хәрәкәтләр белән йолкып алды да бар көченә селкетә башлады. Бала тагын да ныграк үрсәләнеп еларга тотынды.
– Әйттем мин сиңа, кер чайкарга су буена төшеп йөрмә, дип. Имеш, чиста була, йомшак булып кибә, фәлән дә төгән. Менә хәзер үзең ят инде кибеп! Шушы әйткәнне тыңламаган хатын-кызны тикмәгә генә әйтмиләрдер инде тавык мие эчкән дип! Үләр инде, имеш! Башыңа килсә дә, телеңә китермә андый сүзне! Нишләп үлсен ди ул! Шушындый тыпырдап торган, яшәүнең якасына чытырдап ябышкан бала үлә димени? Кара, куллары нинди көчле аның, әле кырыгы тулмаса да, чүпрәгеннән чыгарга маташа!
Нәни Фатыйма әтисенең сүзен аңларга теләгәндәй, күзләрен зур ачып, аңа карап алды да, элеккедән дә катырак акырырга тотынды. Вафа абзыйның түземлеге төкәнеп, ишек төбендә торган чиләкне тибеп очырды.
– Сыеры да саумаган бит аның ичмаса, малын да карыйсы бар караңгыга кадәр! Нәрсә дип шулкадәр акырырга кирәк, ә!
Өй эченә ут алынмаган, кичке эңгердә мич артыннан карап торган ике пар күз елтырады. Вафа абыйның 10 яшьләр тирәсендәге кызы Зифа белән, 6 яшьлек Вакыйф бу тамашаны еларга җитеп тын да алмый күзәтәләр иде. Ул да булмый, кече як сәкесендә тагын бер сулкылдаган аваз ишетелде. Моңарчы йоклап яткан Ваккас бу тавышка уянып, еламакчы булган иде, апасы тиз генә авызын томалап, «тсс», дип, мич алдыннан бер пешкән суык бәрәңге алып тоттырды. Ваккас инде өченче яше белән барса да, бик сүлпән, аз хәрәкәтләнүче тыныч бала иде, еламады тагын.
Шул вакыт ишек киң ачылып китеп, аннан башта сүрән яктылык, аның артыннан бөтерелеп салкын пар, алар артыннан гөлдер-гөлдер килеп, ерак әбиләре тәгәрәп килеп керде. Аның белән бергә өйгә саф һава, яшәү дәрте иңде.
– Нинди тавыш бу? Нишләп ут та кабызмыйча утырасыз, караңгы төшеп килә бит, – дип, Фәхерниса түти кулындагы төенчекләрен өстәлгә куйды да, өстен дә салмыйча, түшәмгә эленгән лампага ут элдерде.
Өй эче яктырып китте. Әбиләре идәндә аунап яткан чиләкне алып:
– Бәрәч, әле малыгыз да каралмаганмыни? Нәни кызымны нәрсә дип шулкадәр үкертәсез? И-и-и, җанашым, хәзер-хәзер... кулымны гына бераз җылытыйм да... – дия-дия өс киемнәрен чөйгә элде, кулларын бераз угалап, Фатыйманы кулына алды. Бала инде елаудан арып, сулкылдый гына иде. Вафа абый җиңел сулап куйды, берни эндәшмәсә дә, әнисенә караган күзләре искиткеч рәхмәтле иде. Өй эченә әйтеп бетермәслек рәхәтлек иңде. Фатыйма да, әллә алҗудан, әллә әби кулының назын тоеп, тынычлангандай булды.
Фәхерниса түти авыру янына килеп, сыңар кулын аның маңгаена тидерде дә:
– Син ни хәл соң, Хәдичә, – диде. – Абау, бигрәк ут янасың. Менә тавык шулпасы белән аш алып мендем, хәл кертеп җибәрер үзеңә, мәтрүшкә белән чәй дә ясап бирермен, савыгырсың, Алла бирса.
Аннары Фатыймага битен тидереп:
– Балакаем, ачтыр шул инде син, ашыйсың киләдер, анаңның сөте җитмидер, үзе дә рәтләп ашый алмаган ананың кая сөте булсын инде. Бигрәк Сөбеханалла кешесе бит син, күзләр тия күрмәсен, – дип сөйләнә-сөйләнә, төенчегеннән чыгарган хуш исле ипине чүпрәккә төреп, имезлек ясап бирде. Бала комсызлана-комсызлана авызын чупылдатып имезлек суыра башлады, шулай да ара-тирә сулкылдап куя иде әле. Ул арада әбисенең итәгенә Ваккас килеп ябышты.
– Тәти улым да бар икән бит әле монда, мә, сиңа иң тәмле җирен, кибән башын бирим әле, – дип, Фәхерниса түти аңа да ипи телеме тоттырды. Вакыйф та әбисенә килеп сырышты.
– Кызым, без башта малларны карап керик инде булмаса, – дип, Вафа абый йомшак тавыш белән Зифага эндәште. Дәшми генә Зифа да аңа иярде. Кызның күңеле тулган, күз яшьләре менә-менә тәгәрәп төшәр төсле. Урамга чыккач Вафа абый, кызын күкрәгенә кысты.
– Борчылма, кызым, барысы да әйбәт булыр!
– Фатыйма үлмәс микән, әти? Ә әни? Терелер микән? – диде кыз еламсырап.
Хәдичә апа Зифаның үги әнисе иде. Үз әнисе дә моннан берничә еллар элек нәкъ Хәдичә кебек урын өстендә үзен-үзе белештермичә кызышып ятты да тиф авыруыннан вафат булды. Зифа үги әнисенә әле яңа ияләнеп килә иде.
– Үлмәсләр, кызым! Нинди матур булып яз килеп маташа. Савыгыр, Алла бирса, әниең дә, – дип, кызның башыннан сыпырды. Зифага бик-бик рәхәт булып китте, тынычлап сыер саварга утырды.
Алар эш бетереп кергәндә, өйгә тәмле аш исе, ипи исе таралган, Фатыйма әнисенең куенында имезлеген капкан килеш йокыга талган, Хәдичә дә йөзенә елмаю төсмере чыгарып йокымсырап ята иде. Ваккас әбисенең алдына менеп утырган, Вакыйф әбисенә әкрен генә нәрсәдер сөйли. Вафа абый, күңеле булып, эченнән генә: «Аллага шөкер!» дип, берничә тапкыр кабатлады. Аннары:
– Рәхмәт инде сиңа, әни! Кайлардан белеп мендең?! – диде.
Юк, үлмәде Фатыйма. Бик тере, кыю, нык бәдәнле кыз булып үсеп китте ул. Абыйсы Ваккас аннан 3 яшькә диярлек олырак булса да, җебегәнрәк иде. Фатыйманы яклыйсы урында, кайвакыт сеңлесе аның үзен җәберләүләрдән йолып кала. Бервакыт абыйсы белән күрше малае Гомәр якалашып сугыша башладылар. Гомәр Ваккасны егып салды да, өстенә атланып, тукмарга тотынды. Моны күреп торган Фатыйма, чәчрәп килеп, арттан Гомәрнең колагына ябышты. Ул гына да түгел:
– Тимә абыйга,– дип, малайга типте. Гомәр Ваккасның өстеннән тәгәрәп төшеп, колакларын угалап торганда, Фатыймадан җилләр искән иде инде.
– Тиле Патый, әздән генә колакны өзеп алмады, – диюдән башка чара калмады Гомәргә.
Вафа абый барлык балалары арасыннан Фатыйманы аерым ярата иде. Әллә характеры белән үзенә охшаганга, әллә төскә-биткә әнисе төсле матур булып туганга... Кая гына барса да, Фатыйманы ияртә торган булды, соңрак, ярдәм кирәк булганда да, ул көчлерәк, дип, Ваккасны алмыйча, Фатыйманы дәште.
Мәктәптә укый башлагач, Фатыйма үзенең зирәклеге, яхшы хәтере белән аерылып торды. Тик аңа дүрт класстан артык укырга гына туры килмәде. Үзеннән соң бер-бер артлы туган балаларны карау, йорт эшләре барысы Фатыйма өстендә булды. Әти-әнисе көне буе колхоз эшендә, ә төннәрен тәрәзәгә мендәр каплап, бүрек тегәләр. Әтисе Вафа да, әнисе Хәдичә дә, чыгышлары буенча бик нык, тырыш гаиләдән иделәр. Вафаның әтисе Сафагәрәйне кулак дип, йортын, барлык мөлкәтен конфисковать иттеләр хәтта. Ә Хәдичәнең әтисе тире эшкәртү заводында приказчик, Мәкәрҗә ярминкәсеннән яхшы товарлар алып кайта иде. Хәдичәгә бирнә булып килгән кызыл башлы сөлгеләр, челтәр тоткан япмалар, бик матур үкчәле читек – болар бар да Мәкәрҗәдән кайткан: затлы, сыйфатлы.
Колхозлашу елларында, бер тиен акча алмыйча эшләгән вакытта, Вафа абзый ничек тә гаиләсен мулрак яшәтү җаен эзли, бүрек тегеп, аны кача-кача базарда сатып (спекулянт дип, сатучыларны эзәрлеклиләр), аз булса да тәмле әйберләр, кирәк-ярак алып кайта иде.
14 яше тулгач, Фатыйма да фермада сарыклар карый башлады. Кулы-кулга йокмый торган, тырыш кызны эшендә яраттылар. Ул инде сызылып киткән кашлы, янып торган күзле, бөдрә чәчле матур кыз булып җитешеп килә иде.
Бер көнне Фатыймага әллә ни булды: чатнап башы авырта башлады, хәлсезләнде, тын алуы авырлашты, әйтерсең аның муенын нидер буа иде. Фермадан агарынып кайтып керде дә караватка ауды. Ярый, Фатыйманың бәхетенә, шул вакыт больницада фельдшер булып эшләүче күрше Галимә килеп керде. Ул кызның муенын тотып карагач:
– Бик куркыныч бу, зоб авыруына охшап тора, тизрәк больницага алып керегез, – дип киңәш бирде.
Врач, Фатыйманы карагач, кичекмәстән Казанга алып барырга кушты.
Казанга ничек барып кергәннәрен, аны караган врачларның чабыша башлаганнарын, ашыгыч рәвештә операция өстәленә кертеп салганнарын Фатыйма хәтерләми дә диярлек.
– Үлгәндер инде ул...
Фатыймага бу тавыш каяндыр ерактан ишетелгән кебек булды, «Кем үлгән, кайчан?» Фатыйма авырлык белән керфекләрен ачарга маташты.
– Юк, юк, үлмәгән! Әнә бит, керфеге селкенде!
Фатыйма бу тавышның әтисенеке икәнен таныды, тырышып күзләрен ачты, ә битенә аның өстенә иелгән Вафа абзыйның күзеннән «тып» итеп яшь тамды.
– Кызы-ым! – диде ул, кулы белән күзен сыпырып. – Куркыттың бит безне!
Фатыйма инде ун көн буе аңына килә алмый ята, шуңа күрә ул-бу була калса дип, әтисен чакырттылар. Ә ул ун көн эчендә илебездә зур вакыйгалар булган: сугыш башланган, Фатыйманың ике абыйсын сугышка алганнар, вокзал сугышка китүчеләр, аларны озатучылар белән тулган иде.
Казаннан кайту Вафа абзый белән әле савыгып җитмәгән Фатыйма өчен зур газап булды. Пассажир поездларына утыру мөмкинлеге бөтенләй юк, халык товар поездларының түбәсенә булса да эләгергә тырыша, ә авыру кыз белән анда кайту мөмкин түгел иде. Алай итте Вафа абзый, болай итте, анда йөгерде, монда йөгерде, шулай да Шәмәрдәндә туктый торган товар поездын белешеп, ике вагон арасында басып кайта торган урын тапты. Юл буе Фатыйманы кочагына кысып, җилдән саклап, тәки алып кайтып җиткерде. Алланың рәхмәте белән алар авылына кайтучы олаучы да очрады.
Озаклап булса да Фатыйма тернәкләнде, яшь организм үзенекен итте, ул яңадан көрәеп, матурланып китте. Беркөнне аны колхоз идарәсенә чакырдылар. Авылда көч-куәте булган барлык ир-егетләр диярлек сугышка алынган иде, Фатыйманы бригадир булырга өндәделәр. Кыз башта каршы килеп маташса да, син булдырасың, син бик кыю, батыр бит, атка да атлана беләсең дип, салпы ягына салам кыстыргач, ризалашмый булдыра алмады. Әйе, атта йөрергә аны Вакыйф абыйсы өйрәткән иде, атны туара да, җигә дә белә, гомумән, атлар өчен үлеп китә иде Фатыйма.
Бригадир эше хәйран җаваплы һәм авыр хезмәт булып чыкты. Авылда эшче куллар кимегән: күбесе хатын-кызлар һәм сугышка яраксыз ир-атлар гына калган иде. Фатыйма таң белән чыгып чапты атына атланып, соң гына арып-талып, караватына кайтып ава торган булды. Бер тиен акча түләнмичә, хезмәт көненә дип кенә кешене эшкә тартуы бик авыр иде. Фронт өчен, ирләребез тизрәк җиңеп, туган ягыбызга әйләнеп кайтсын өчен тырышыйк инде, дигәнне аңласалар да, һәркемнең үз кайгысы да башыннан ашкан иде шул. Кемнеңдер баласы авырый, кемдер үзе тора алмыйча ята. Беркөнне Миңнафа апа ындыр табагында күренмәгәч, эзләп өенә барган иде, шаккатты, биш яшьлек кызы кәкре аякларын бөкләп сәкедә утыра, эче кап хәтле кабарган, йөри дә алмый икән әле, бичара.
– Әниең кайда? – дип сорады Фатыйма.
– Титте, – диде кыз, тыңкыш борынын тартып.
– Кая китте? – диде Фатыйма, ачуыннан шартларга җитеп. – Шундый кырыкка ярылыр вакытта кая китте икән бу җүнсез хатын? Кайтсын гына, иманын укытам әниеңнең, сорамыйча киткән өчен, ни дип җавап бирим мин персидәтелгә, шуның өчен бирәсе ашлыгын тотып калсын дипме?
Шулчак чаршау артыннан Миңнафа апаның еламсыраган тавышы ишетелде.
– Һай, Фатыйма сеңлем, берүк персидәтелгә әйтә күрмә инде, Арча базарына барып кайтырмын дигән идем. Менә шушы әнкәйдән калган чулпыларны сатып булмасмы ичмасам. Бигрәк юклыкка калдык бит, дуктыр, кызыңа битамин җитми ди, шул акчага балык мае юнәтеп булмасмы дигән ием. Барып кына кайтыймчы, бәлки, сизмәсләр әле, авыртып тора диярсең сорасалар.
Фатыйма бер анага, бер балага карады. Жәл иде шул кызчык.
– Ярар, кеше күзенә чалынмаска тырыш, мин сине күрмәдем, белмәдем алайса.
– И-и-и, Аллаһының рәхмәтләре яусын үзеңә, әниең дә шундый мәрхәмәтле шул синең, мин тиз генә булырмын, барам да, кайтам, Алла бирса, өч вагонга җитешәм әле болай булгач, – дип, төенчеген кыстырып, Фатыймадан да алда чыгып йөгерде Миңнафа.
Иртәгесен Фатыйманы кәнсәләргә чакырдылар.
– Кичә Миңнафа апа эшкә чыктымы? – дип сорады председатель Фатыйманың күзенә туп-туры карап.
– Ул, ни... Ындыр табагында иде мин күргәндә... – Фатыйма күзләрен читкә яшерде.
– Ындыр табагында иде, пычагым, – диде председатель, йодрыгы белән өстәлгә сугып. – Ялганлап торасың, җитмәсә! Кичке поезд белән кайтып, миңа утырып төште стансадан. Кызу эш өстендә эспикүлән итеп йөри! Кемнән сорап киттең дигәч, Фатыймадан сорадым, ди. Кешене санлата алмагач, чуртымамы синең бригадирлыгын!
Фатыйманың күз аллары караңгыланып китте, ачудан иреннәре кысылды. «Менә, ит яхшылык, көт яманлык, шушы буладыр инде!»
– Ярар, кешене тыңлата белмим икән, китәм бригадирлыктан, башка кеше табыгыз, санлата торган!
Фатыйма кырт борылды да, шарт итеп ишекне ябып, кәнсәләрдән тышка атылды.
– Туктале, Фатыйма, кызма әле, кемне куйыйм мин синең урынга, мин бит сиңа эшләмә димәдем! – Председательнең артыннан чыгып әйткән сүзләрен Фатыйма ишетмәде дә, тыңламады да.
Шул көнне үк артыннан килеп ялынсалар да, Фатыйма бүтән бригадир эшенә чыкмады.
– Кешене эшләткәнче, лутчы мин үзем эшлим, мине иң авыр эшкә куегыз, – диде.
Озакламый аны бер төркем хатыннар белән урман кисәргә җибәрделәр. Кышкы урманда тездән кар ерып, кул пычкысы белән агач егулары, ай-һай, җиңел булмады! Ләкин түзде Фатыйма. Кайчан да булса мондый мәхшәр бетәр, абыйларым гына исән-сау кайтсын, дип теләде. Вакыйф абыйсын бигрәк тә сагынды. Бигрәк матур, Фатыйманыкы төсле бөдрә чәчле, шаян иде ул. Кызларны котыртырга, аларга атап шаян такмаклар чыгарырга да бик оста иде.
Атна ахырында авылга кайткач, Фатыйма әнисенең кәефсез икәнен ишектән керүгә сизде.
– Бер-бер хәл булмагандыр бит? – диде ул, шомланып.
– И-и-и, Вакыйф абыеңны күрми калдым, безнең станса аша үтеп киткәннәр, Гыйльмениса апаң күргән, әни менмәдемени, мин хат язган идем бит, шул вакытта узабыз Шәмәрдән стансасын дип әйтеп, дигән. Хаты кичә генә килде шул, алар инде өченче көн үк киткәннәр. Ярый Гыйльмениса үзенә алган бер буханка ипиен биреп җибәргән.
Әнисе тыела алмый елый башлады.
– Үги бала булгач, кирәксенмәделәр, дип уйлады микән инде, балакаем, мин бит аны үз улым кебек ярата идем, итләр пешереп алып менгән булыр идем, һай, үзәкләрем өзелә шуның өчен, – диде.
Вакыйф белән Зифа Вафа абзыйның беренче хатыныннан туган балалар иде. Ул тиф белән авырып үлгәннән соң Вафага Түбән Шәмәрдәннән Хәдичәне димләделәр. 18 яше тулып кына килгән кызның күзе төшеп йөргән егете дә бар иде югыйсә. Кызганычка каршы, ул елны кырык тугыз яшендә әтисе үлеп китте. Хәдичә олы бала, аның артыннан бастырып тагын ике сеңлесе җитеп килә, төпчек энесе дә бар. Әнисе, мин сезнең барыгызны ничек җыеп яткырыйм, дип авызын да ачтырмады. Барасың булгач, барасың, дип, Хәдичәне елатып диярлек, кырык яшьлек кешегә кияүгә озатты. Дөрес, Вафалар бик тырыш, булдыклы нәсел. Вафаның да йорт-җир нык, аты, сыеры, яхшы тарантасы бар иде.
Хәдичә килен булып килгәндә, Зифаның башлары бетләп, Вакыйфның куллары кутырлап беткән булып чыкты. Хәдичә аларны бик кызганды, килгән көннән үк җан җылысын бирергә тырышты. Зифа озаклап ияләнсә дә, Вакыйф беренче көннән үк Хәдичәне үз итте, «әни» сүзен дә ул алданрак әйтте.
Вакыйф абыйсының яңадан бер хаты да килмәде. Озакламый, «Улыгыз Харьков янында барган сугышта батырларча һәлак булды» дигән мәтам кәгазе китереп тоттырдылар. Шуннан соң, улы исенә төшкән саен, Хәдичә апаның күзеннән яшь китмәде. «Ичмасам, күрә дә алмый калдым шул!» – дип өзгәләнде.
Ваккас абыйсы сугыштан исән-сау, орден-медальләр тагып кайтты. Ул инде чын җитлеккән таза гәүдәле ир. Кайтып озак тормады, Казанга китеп, милициягә эшкә урнашты, өйләнеп, тормыш башлап җибәрде.
Фатыйма авылда тормыш йөген җигелеп тартты. Ул инде фермада бозаулар карый башлады. Аннан кайтуга, өйдәге эш көтеп тора. Әтисе олыгаеп бара, печән чабасы бармы, утын кисәсеме, Фатыйма – аның уң кулы.
Сугыштан соң кич белән клубка чыгулар, вечер уйнаулар кабат яңарды. Яшьлек – яшьлек шул инде! Кемнедер сөясе, гашыйк буласы, яратасы, яратыласы килә! Фатыйманың яшьтәш егетләре күбесе сугыштан кайтмады. Бик азы гына туган якларга әйләнеп кайта алды, алары да ярты инвалид иде.
Беркөнне клубтан кайтканда дус кызы Разия капкаларыннан кереп китүгә Фатыйма каршысында зур гына гәүдә пәйда булды. Багана артында качып торган икән, күрше урам егете Зариф булып чыкты. Ул да күптән түгел генә сугыштан кайткан. Халык, ул чын сугышта булмаган, уң кулына пуля тиеп яралангач, складта солдатларга ашарга биреп кенә яткан, дип тә сөйләде. Абыйсының яшьтәше булып, кайвакыт аларга килгәләп йөрсә дә, Фатыйма Зарифны яратмый, егетнең оятсыз күз карашы аның җен ачуын чыгара иде.
– Уф, котны алдың, кеше дип торам, син икәнсең әле, – диде Фатыйма, шаярган булып.
– Нәрсә, мин кеше түгелме әллә? Беләсең килсә, нимеснең арт ягына тибеп, өненә озаткан герой абыең булыр бу, яме! Күрәсеңме, күпме орден-медальләрем бар минем! – Зариф, күкрәген киереп, медальләрен чыңлатып алды.
– Мактанчык, синдә генә ди алар. Сандык төбенә салып куйды инде акыллы кеше, күптән прастуй киемгә күчте.
– Ярар, күчсә күчәр, мин дастуйный әле аларны тагып йөрергә. Йә, ничек соң хәлләрең? Бигрәк матур булып җитешкәнсең син, кара! Кил әле, бер кочагыма алып иркәлим әле үзеңне, егетләргә сусагансыңдыр инде без юкта.
Зариф көч белән Фатыйманы эләктереп коймага терәде, ул да түгел, куллары белән аны капшый башлады. Фатыйма, кисәк ыргылып, Зарифны этеп җибәрде, үзе дә белешмәстән бар көченә тезе белән егетнең җан җиренә типте. Зариф, кулын җибәреп, сыгылып төште. Фатыйма шул арада ычкынып:
– Кабахәт, оятсыз! – дип кабатлый-кабатлый, үз капкаларына атылды.
– Әлләкемләнеп торган була тагын! Ярар, акылга китерермен әле мин сине, – дип, Зарифның мыгырдаганын ул ишетмәде дә.
«Колхозга тракторист егетләр килгән икән», дигән хәбәр таралды беркөн. Кызлар фермага яхшырак киемнәрен киеп бара башладылар, кирәксә-кирәкмәсә дә чыркылдаштылар, чөнки тракторлар фермага салам ташый иде. Шул тракторчыларның берсе, Ярхәм исемлесе, Фатыймага күз төшерде бит. Күз төшерде дип инде, егет үзе аны сиздермәскә тырыша, әмма Фатыйма күренүгә, кирәк булмаса да, сәбәп табып, шул якка бара, аңа озаклап карап тора, кыз башын боруга, күзләрен читкә алып, күрмәмешкә салыша, үзе сүз башлап дәшәргә кыймый иде. Үткен күзле кызлар моны бик тиз сизеп алды. Фатыйманы, «Әнә, Ярхәмең килә», дип, егетне исә, «Тотыгыз, тот Ярхәмне, егыла бит Фатыймага карап барып», дигән сүзләр белән үрти башладылар.
Кыска буйлы, төскә-биткә алай ямьсез булмаса да, артык чибәрлеге дә булмаган үтә дә оялчан, кыюсыз егеткә Фатыйма баласытып карады. Шулай да аңа егетнең үзенә гашыйк күзләр белән каравы, һәрвакыт ярдәмгә ашыгуы, Фатыйма ни кушса, шуны үтәргә әзер торуы ошый иде. Шуңа күрә ул Ярхәмне янында озаграк тотарга тырыша, башлап үзе сүз куша, шаярта, хәлләрен сорашкан була, вак-төяк йомышлар кушкалый иде. Ләкин егет өчен Фатыйманың йөрәге ябык иде шул.
Көзнең иң авыр, пычрак, карлы яңгыр сибәләп торган көннәре җитте. Мондый көннәрдә ферма тирәсендә аяк атларлык булмый, аякка кигән резин итекне өстерәп барырлык түгел, нихәтле арадан шул пычракны ерып, малларга башак бирер өчен он ташырга кирәк. Соңгы тапкыр онга барып килгәннән соң, Фатыйма чиләкләрен багана төбенә куйды да:
– И Ходаем! Шәһәргә кияүгә китәсеңме дисәләр, ике дә уйламыйча бүген үк китәр идем, туйдым шушы авылдан, гарык! – диде.
Фатыйманың бер-ике тапкыр абыйларына кунакка барганы бар иде, шәһәр тормышы аңа бик рәхәт булып тоелды. Урамнар чиста, азык-төлекне кибеттән генә алалар. Эштән кайтуга сине абзар тулы мал көтеп тормый, театр, киноларга йөриләр.
Ә беркөнне Фатыйманың эштән кайтышына аларның өендә бер егет белән бер хатын утыра иде. Кыз үзенең өстендәге киемнәреннән оялып, тиз генә мич арасына кереп китте, аннан чиста киемнәрен киеп, исле сабын белән бит-кулларын югач кына кунаклар янына чыгып, кыюсыз гына «Исәнмесез!» диде.
Кунаклар өстәл артында инде чәй эчеп утыралар иде. Олы яшьләрдәге хатын белән Фатыйманың яшьтәше тирәсе егет икәүләшеп кызга төбәлделәр.
– Исәнме, Фатыйма, хәлләрең ничек? – диде хатын, балкып елмаеп.
Егет тә әкрен генә, татарчаны бераз бозыбрак:
– Исәнмесез! – диде.
– Таныш бул, бу – авыл башында торучы Мәрәк абыеңның кызы Наһар апаң була, бусы – аның улы...
– Хәбибрахман, – дип дәвам итте Наһар апа дигәннәре.
Егет ияк очлары батып торган түгәрәк йөзле, кап-кара чәчле иде. Әнисе дә бик мөлаем күренә. «Бер дә күргән кешеләр түгел, бик ерактан кайтканнар, ахрысы, – дип уйлады Фатыйма, алар янына, өстәл артына утырганда. Әнисе:
– Без сине көттек-көттек тә, ашап куярга булдык инде. Әтиең дә Казанга киткән иде, һаман күренми, стансадан җәяү төшәдер инде, поезды килгән булырга тиеш, – дип, башка вакытларга караганда да назлырак итеп, кызы алдына тәлинкә белән аш китереп куйды.
Фатыйманың үтереп ашыйсы килгән иде, ипи телемен зур-зур кабып, тәмләп ашый башлады. Шул вакыт үзенә төбәлгән күз карашыннан әллә нишләп китте. Егет, елмаеп, аның ашаганын күзәтә иде. Фатыйма әздән генә тончыкмый калды, йөзенә кызыллык йөгерде, оялып күзләрен яшерде, ашыкмыйча гына ашый башлады. «Чуртыма дип шулай акаеп карыйсыңмы? Минем шикелле егерме баш үгезнең астын кырып, он ташып, башак биреп кайтсаң, үзең нишләр идең икән, шәһәр хөрәсәне!» – дип уйлады. Аның уенча, шәһәр егетләре заводта эшләп кайткач, нәрсә эшләргә белми интегеп йөрүче ялкаулар иде.
Ә әнисе белән Наһар апа әңгәмәләрен дәвам иттеләр.
– Ирем складта эшли минем, шахтерларга кием-салымын, тегесен-бусын биреп тора, үзем кибеттә. Тормышыбыз җитеш, Аллага шөкер, бернәрсәгә дә аптырамыйбыз. Әле җитеп килә торган ике кызыбыз да бар. Менә улыбызны башлы-күзле итәсе иде башта. Безнең Донбасста бер дә татар кызлары юк шул. Татар дигәннәре дә урыслашып беткән. Менә шушы Фатыйма кебегрәк, авылда үскән, акыллы, инсафлы татар кызы булмасмы дип телибез инде.
Наһар апа, елмаеп, Фатыймага төбәлде. Фатыйманың авызына капкан ипие тамагына утырды, йөткереп куйды. Башына иң беренче килгән уй: «Карале, беркөнне генә әйткән сүзләр фәрештәләрнең «Әмиин» дигән сәгатенә туры килгән түгелме соң? Ходайның барлыгына ничек ышанмыйсың инде шуннан соң? Шаккатмалы бит бу!» Фатыйма гаҗәпләнүдән елмаеп куйды. Наһар апа аның елмаюын үзенчә аңлады булса кирәк, кыз кире уйламасын тагын дигәндәй, тиз-тиз тезеп китте:
– Синен кебек сылу кызга авылда яту килешми дә инде. Шәһәрдә, ичмасам, эшеңә барып кайткач, өйдә әллә ни эш тә юк,чиста киенеп йөрисең, кибетләрдә хәзер нәрсә генә юк.
Фатыйма үзенең уңайсыз хәлдә калганын тоеп:
– Әле мин өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмыйм. Ничектер, уйламаганда гына... Әле әти дә белми. Ул кайткач ни дияр тагын... – диде.
Кызның каушаудан сүзләре өзек-өзек булып, тавышы калтырабрак чыкты. Оялып кына Хабибрахманга карады. Егет Фатыйманы бер күрүдә ошатты булса кирәк, авызын ерып аңа карап тора иде. Кызга да егет ярыйсы күренде. Өс-башы шәһәрчә, чиста итеп кырынган, күз карашы бик ягымлы, начар кеше булырга охшамаган үзе. Фатыйма да аңа карап елмаеп куйды. Наһар апа эшнең уңай якка юнәлеш алганын сизеп, ышанычлы тавыш белән тагын тезеп китте:
– Шулай, шулай. Әтиең белән киңәшегез, уйлашыгыз иртәгегә хәтле. Без иртәгә тагын бер әйләнербез әле. Артык сузарга да ярамый, Хәбибрахманның отпускысы ике атна гына, аның бит әле никахын укытасы, башка хәстәрләрен дә күрәсе бар. Сез никахка каршы түгелдер бит, аның өчен бик баштан сыйпамыйлар, шулай да бик кешегә сиздермичә генә булса да укытмыйча булмас инде аны, име, Хәдичә?
Хәдичә апа да Фатыйма ризалыгын биргән кебек итеп:
– Никахын әбизәтельне укытасы инде аның, никахсыз тормыш башлау ярый торган эш түгел, Хәйрулла абый кичен килеп укып китәр әле, анысына гына калса, шартын китерербез, – диде.
«Карале, болар мине кияүгә биреп үк куйды түгелме соң инде? Әй, ярар санә, мине тагын кем кияүгә алам дип тора, алучысы барында чыгып калырга кирәк. Ничава, ияләнелер әле». Фатыйманың күз алдына шәһәр, биек йортлар, чиста, тигез юллар килеп басты. «Эх, ферма кызлары ишетсә, шартларлар инде», – дип уйлады ул, үзен инде төп-төз басып шәһәр урамында йөргәндәй хис итеп. Алай да, ашын ашап бетергәннән соң, тыйнаклык саклап: «Чәй соңрак эчәм, эчәсем килми әле», – дигән булып, кече яккка шылу ягын карады. Егетнең үзен тикшереп караган үтәли күз карашыннан котылудан бигрәк, аңа уйларын тәртипкә китерергә кирәк иде. Бигрәк уйламаганда булды бит әле бу хәбәр.
Калган вакыйгалар шулкадәр тиз һәм баш әйләндергеч булды ки, Фатыйма үзенең нишләгәнен дә абайламый калды. Кич әтисе кайткач, никах турында сөйләштеләр, Вафа абый, тимерне кызуында сугарга ярата торган кеше буларак, шул арада мулланы белешеп кайтты, әнисе аш-су хәстәрен күрә башлады. Иртәгәсен Наһар апа иртүк килеп тә җитте, ул инде Фатыйманың риза икәненә шулкадәр ышанган иде булса кирәк, яңадан ул турыда сүз кузгатучы да булмады, сүз никахка кагылышлы әйберләр турында гына барды. Кич белән Наһар апаның әтисе Мәрәк абзый, күршедән Галимулла абый белән Фәрзәнә апаны гына чакырып, никах мәҗлесе ясадылар, ике көн кияүне кунак иткәннән соң, юл хәстәрлеге башланды.
Әти-әнисе белән саубуллашып поездга утыргач кына Фатыйманың йөрәге сызланып куйды, башы әйләнеп китте, күзенә үзеннән-үзе яшь тулды. «Туктале, нишли ул, бөтенләйгә китеп бара түгелме, тагын кайчан якыннары белән күрешер, туган якларын тагын кайчан кайтып күрер?» Фатыйма үрелеп-үрелеп тәрәзәдән карады. Наһар апа аның халәтен яхшы аңлады булса кирәк:
– Борчылма, Фатыйма, башта шулай ямансу була инде ул, тора-тора ияләнәсең, – диде. Үзенең тавышы бераз калтырабрак чыкты, аңа да туган ягыннан китү бик җиңел түгел иде, күрәсең. – Менә киләсе елга Сабантуйга кайтырбыз, Алла бирса, шаккаттырырсың әле иптәш кызларыңны, көнләшеп үлсеннәр синең шәһәр хатыны икәнеңне күреп.
Шул сүзләрдән соң Фатыймага рәхәт булып китте. «Әйе шул, кемгә тигән ди әле мондый бәхет». Фатыйма үзенең кунакка кайтасын уйлап хыяллана башлады. Әнисенә бүләккә кашемир яулык алыр, Алла бирса, Наһар апаныкы төслене. Беренче күрүдән бик ошады аңа ул яулык, матур булуы өстенә йомшакка да охшап тора, Фатыйма ул яулыкны әллә ничә тотып карарга ымсынды инде, яхшысынмады гына. «Әтисенә... Әтисенә нәрсә алыр икән? Түбәтәй юктыр инде урыс җирендә. Күлмәк алса? Бик кыйбатмы икән ирләр күлмәге? Әй, булса булыр, Наһар апасы баруга эшкә урнаштырырбыз, диде бит, беренче зарплатадан ук һичшиксез күлмәк алып куярга кирәк. Туктале, Наһар апасы аңа хәзер әнкәй була түгелме соң инде? Әллә ничек шунда, әйтеп булыр микән?» Фатыйма күз кырые белән генә тәрәзәдән карап барган Наһар апасына карап алды да уйларын дәвам итте. «Зәйтүнәгә капрон яулык аласы булыр инде, ә Нәкыйпкә үзе яза торган ручка булмас микән, Хәбибрахманныкы төсле, карага манып азапланасы юк, чиста да яза. Хәбибрахманнан сорыйсы булыр әле, каян алып була икән? Әй, шатланыр иде инде, апасын кочаклап үбәр иде! Бигрәк ярата шул энесен, аның шикелле шатлана белүче сирәктер бу дөньяда».
Фатыйма Нәкыйпнең ничек куанганын күз алдына китереп елмаеп куйды. Аның бу елмаюын үзенчә аңлаган Хәбибрахман йомшак кына итеп Фатыйманың кулын кысты, бөтен йөзе белән балкып елмайды. Барысы да яхшы булыр, янәсе. Фатыйма, тынычланып, иренә сыенды. Тыкы-тыкы, тыкы-тыкы, тыкы-тыкы... Поезд тавышы изрәтә үк башлады.
Донбасска иртәнге якта килеп төштеләр. Ноябрь башы, җир катырган булса да, кар төшмәгән иде әле, җылы поезддан төшүгә Фатыйманы калтырау алды. Әллә туңудан, әллә күз күрмәгән чит-ят мохиткә эләгүдән, гәүдәсе туңа, йөрәге чәбәләнә, башы әйләнә иде. Бөтен җирдә кеше, ыгы-зыгы, борынны ярып кергән сасы ис... Фатыйма бер кулы белән чемоданын өстерәп, икенчесе белән чытырдап Хәбибрахманга ябышты. Өйләре вокзалдан ерак түгел икән, җәяү генә кайттылар. Фатыйма өчен ул кызыккан шәһәр тормышы башланды.
Наһар апа Фатыйманы бик җайлы гына эшкә урнаштырыр төсле әйтсә дә, аны бер җирдә дә эшкә алмадылар. Чөнки ул рәтләп русча белми иде. Ярар, берәр җае чыкмый калмас әле, хәзергә өйдә торып торырсың, без кайтышка ашарга әзерләп, өйне карап торучы да кирәк, тора-бара өйрәнерсең русчасына да, диделәр. Әйе, русча белмәүнең нинди зур җәфа икәнен Фатыйма монда килгәч кенә аңлады. Хәбибрахман белән дә рәхәтләнеп сөйләшеп булмый, ул «аша», «утыр», «киттек» кебек берничә сүздән кала, калганын русча әйтә йә булмаса кул белән ымлап аңлата иде. Ә инде сеңелләре бөтенләй татарча белмиләр. Дөрес, алар Фатыймага начар мөгамәләдә булмадылар, концертка барганда матур күлмәкләренә кадәр биреп тордылар, әмма сөйләшә алмагач, үзеннән-үзе Фатыймадан читләштеләр. Иртә белән алар чыгып киткәч, Фатыйма тынычлап кала, татарча рәхәтләнеп җырлап та ала, үзе белән үзе кычкырып сөйләшеп тә куя, шулай итеп күңелен баса иде. Ярый әле аларның бакча башында гына пенсия яшендәге бер татар әбисе белән татар бабасы торалар. Фатыйма эче пошканда, юк йомышны бар итеп, алар янына төшкәли торган булды. Карт белән карчык Фатыйманы сөйләштерәләр, сораштыралар, кыз да алар өчен бер юаныч иде. Бер төшкәнендә әби сәер генә итеп:
– Кызым, Хәбибрахманың өйдәме соң? – дип сорады.
– Юк, атнадан артык кайтканы юк инде, командировкада. Ул гел шулай бер-ике атнага командировкага баргалый, эше шундый аның, – диде.
Фатыйманың Хәбибрахман өйдә юклыкка исе дә китми, хәтта аның өйдә булмавына куана гына иде. Чөнки Хәбибрахманга күңеле берекмәде аның. Бер урында, бер юрган астында йоклау тора-бара газапка әйләнде. Фатыйма бу йоклауның бер рәхәтен дә күрми, бөтен тәне куырылып килә, иренең кагылуларына чак түзә иде. Шулай булырга тиештер инде, тора-бара күнегеләдер, дип уйлый Фатыйма.
– И-и-и, кызым-җаным, әйтсәм әйтим инде, командировкада түгел ул синең Хәбибрахманың, марҗасы янында. Марҗасы бар аның, өйләнәм дип алып кайткан иде, әти-әнисе өйләренә кертмәделәр, тизрәк авылга кайтып, сине алып килделәр. Сиңа карап үзәгебез өзелә, мин әйтәсен әйттем. Калганын үзең хәл ит.
Фатыйманың аптыраудан авызы ачылып калды. «Менә сиңа, мә! Марҗасы бар, диген, ә! Әйтәм аны соңгы вакытта бик тинтерәтми башлады». Фатыйма аның артын куеп йоклап китүенә куана гына иде, билгеле. “Туктале, шулай да нишләргә соң әле миңа? Кайтырга да китәргә!»
– Марҗасы бар дисеңме? Ярар, кайтырмын да китәрмен, үземне мыскыл иттереп, монда аларга хезмәтче булып ятырга!
– Фатыйма, җаным, тик берүк Наһарга мин әйткәнне әйтә күрмә, яме, үзем белдем, диген.
– Юк, әйтмим. Әле мин башта әтиләргә хат язам, аңарчы белмәмешкә салышам, аннары күз күрер, – дип, саубуллашып та тормыйча, өйләренә йөгерде.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade-2)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк