Ахыры.
Камәрия ВАФИНА
(Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade)
https:// https://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade-2
http://syuyumbike.ru/news/proza/ul-ulmade-3 )
«Кадыйр Фатыйманы алырга кайткан икән» дигән хәбәр, гайбәт булып, тирә-якка таралырга өлгергән иде инде. Икенче көнне эштән кайтып керешли Фатыйма үзләренә кунакка төшкән әнисенең энесе Салих абыйның:
– Юк, юк, Хәдичә тәтә, кияү белән торганчы гүргә кер, дигән борынгылар, – дигән сүзләрен ишетеп калды.
Ул эченнән генә: «Син дә котыртып торасың тагын!» дип, абзыйсын бөтенләй күралмас хәлгә килде. Кунакка кайтып төшкән абыйсы белән энесе дә бу хәбәрне хупламады. «Миңнеханыңны үзебез кеше итәбез, борчылма, моңарчы кайда булган соң ул?» – дип, Фатыйманың авызын да ачтырмадылар.
«Эх, әти!» – дип өзгәләнде Фатыйма. Әтисе исән булса, аңлар иде Фатыйманы, каршы килмәс иде, барысын ризалатыр иде. Юк шул...
Ә Кадыйр? Кадыйр Фатыймадан уңай җавап ала алмагач, әллә тагын Мариясы берәр бозым җибәрдеме, «күрәсем дә килми» дигән хатыны янына китеп барды. Фатыйманың күңел күген яңадан болыт каплады.
Фатыйма Кадыйрны уйламаска, ничек тә онытырга тырышты. Оныттырса, бары эш оныттыра иде. Дөньясын онытып эшкә чумды. Аның сыерлары болай да сөтле, кеше савып бетергәндә артка калмас өчен ул эшкә иртәрәк килергә тырыша, алай да иң соңыннан кайта иде. Җитмәсә, район буенча сөт күрсәткечен яхшыртып күрсәтү өчен өстәмә сыерлар тота башладылар. Син оста савасың, дип, аларны да Фатыймага тактылар. Колхоз район буенча беренче урында бара башлады. Фатыйма да алдынгы сыер савучылар исемлегендә иде.
Ферма Фатыймалар өеннән ике чакрым, анда өч тапкыр җәяү барып кайтырга кирәк, кайткач өйдәге эш җепкә тезелгәндәй көтеп тора. Борып җибәрелгән уенчык кебек чапты да чапты, чапты да чапты ул. Хәтта улын карарга, аның нишләгәнен, ничек үскәнен күрергә дә вакыты юк иде. Миңнехан инде олыгаеп килгән әби карамагында, күп вакыт күрше малайлары белән мәш киләләр. Ә күршедә кайчандыр фермада бергә эшләгән ахирәте Сөгъдә тора. Аның Нуруллага кияүгә чыгуы Фатыйма өчен зур шатлык булды. Сөгъдәгә бөтен эч сере сыя, кирәк чакта ярдәм итәргә генә тора, бөтен йомышка аңа йөгерә Фатыйма. Аның малайлары Миңнеханнан бераз кечерәк булсалар да, гел бергә уйныйлар, ике өйне бер итеп йөриләр. Фатыйманың да күңеле тыныч.
Ә беркөнне коточкыч хәл булды. Күрше малайлары белән Миңнехан күп вакыт тыкрыкта уйный иде. Алар янына кечкенә кызлары Римманы күтәреп Нурулла да чыккан вакыт булган. Шул вакыт тыкрыкка бер бензовоз килеп кергән. Тыкрык кечкенә, машина йөрешле түгел, җитмәсә, шоферы да исерек булган. Машина коймаларны җимерә-җимерә малайлар өстенә килгән. Алар ничектер коймага ышыкланып кала алган, ә менә Нурулла кулындагы бала әтисе кулыннан ычкынып китеп, тәгәрмәч астына барып төшкән.
Фатыйма бу хәбәрне ишетүгә өенә чабып кайтып, улын кочаклап елады. Бу минутларда ул баласының үзе өчен никадәр газиз, никадәр кадерле икәнен тойды. «Әй, Ходаем, баламнан аера күрмә, сакла улымны!» – дип ялварды.
Сөгъдә елый алмады. Үле баласын кочаклап, бер ноктага төбәлгән килеш: «Күрәчәк, күрәчәк», – дип кабатлады. Ник Нурулласын хурласын шунда, югыйсә ул салмыш булмаса, баласын төшереп тә җибәрмәгән булыр иде, бәлки, урамга да күтәреп чыкмас иде. Юк, иренә тел-теш тидермәде Сөгъдә. Аның сабырлыгына, авызында кан булса да, кешегә сиздермәвенә Фатыйма гына түгел, бөтен авыл таң калды. Ходай сабырларга әҗерен бирә икән,:берничә елдан Сөгъдә бер генә түгел, ике игезәк кыз бала тапты. Шушы вакыйгадан соң Фатыйма улы өчен куркып калды. Эштән кайтуга Миңнеханны, күзгә-башка чалынмаса, эзләп чыга торган булды.
Никадәр авыр булса да, Фатыйма йорттагы малны бетермәде. Кешедән ким яшәмим, улымны да ким-хур иттермим, дип тартышты-тырышты. Мал асрауның иң җелеккә үткәне – кышка җитәрлек печән, салам хәстәрләп кую. Ярый, соңгы елларда колхоз үзенең эшчеләренә басудан чабылган печән кишәрлеге бирә башлады. Үз җиреңнең печәнен киптереп, төяп алып кына кайтасы. Гаиләле кешегә аның берние юк. Фатыйма фермадан кичке савымнан кайтып печәнгә килгәндә инде басу бушап калган, кеше печәнен ташып бетергән була. Бу елны да әнә соңгы йөген төяп, Габделхак кайтырга чыккан, үзе аягында чак басып тора.
– Минекен дә алып кайтышырсың инде, Габделхак, зинһар, килә күр, – диде Фатыйма.
– Ярар, Фатыйма апа, әбизәтелне киләм, – диде Габделхак, телен чак әйләндереп. Этеп менгермәсәң, печән өстенә үрмәләр хәле дә юк иде үзенең.
Фатыйма тиз-тиз печәнне сәнәклекләргә куйды, Габделхак килеп җиткәнче өя торыйм, дип, чүмәлә ясый башлады. Чүмәлә өелеп бетте, Габделхак күренмәде. Инде эңгер-меңгер төшә башлаганда, ниһаять, ат арбасы күренде. Тик ул ат Габделхакныкы түгел иде. Зариф! Каян килеп миһербан биргән әле моңа Ходай?
– Бая басуга киткәнеңне күреп калган идем, алып кайтырга әйберсе юктыр дип, менә булышырга килдем, – дигән булды Зариф.
– Һай, Зариф, кайлардан белеп килдең, инде караңгыга калам дип борчылган идем, Габделхак киләм дигән иде дә, күренми.
– Габделхагың капка төбендәге чирәмлектә йокы симертә инде, өенә кереп җитәр хәле дә калмаган.
– Алайса сиңа төйик инде, рәхмәт яугыры, буш итмәм, ризалатырмын.
– Рәхмәтеңне соңыннан әйтерсең. Ә ризалатуын, әйдә, монда ук ризалат инде.
Бер кеше юк: син дә мин, печән йомшак, түшәк җәйгән күк. Ә, Фатыйма? – диде Зариф, мыек астыннан мыскыллы көлеп.
Зарифның мәкерле планы Фатыйманың башына шунда гына барып җитте. Ул, күкерт кабынгандай, чәчрәп китте. Кулына сәнәген алып Зариф каршысына бара башлады.
– Кабахәт! – диде ул, тешләрен кысып. – Кагылып кына кара, чәнчеп үтерәм мин сине! Чәйнәп өзәм!
Фатыйма корбанына ташланырга әзер торган ерткыч җанварны хәтерләтә иде. Аның бу кыяфәтеннән Зариф та куркып калды булса кирәк, тиз генә атын кайту ягына бора башлады.
– Ярар, аркаңа салып ташы алайса печәнеңне. Кәнтәй! Әлләкем булып кыланган буласың! Синең Гафият белән йөргәнеңне белмиләр дип беләсеңме әллә? Бөтен авыл сөйли, сине юкка гына күтәрәләр дип беләсеңме әллә?
Зариф атына каты гына сукты да авылга чаптыртты. Фатыйма ачу белән сәнәген эскерткә кадады.
– У-у-ух!
Ул сыгылып төште. Кайнар күз яшьләренә буылып:
– Җирбит! Оятсызның теге ягына чыккан кабахәт! Гафият белән йөри ди бит әле, җитмәсә! Эх, Кадыйр, Кадыйр! Син янымда булсаң мондый хәлгә кала идеммени мин?
Фатыйма, үкси-үкси, туйганчы елады. Кешенең Гафият белән йөри дигән сүзенә җирлек бар иде шул. Председатель булып Гарифуллин Гафият килгәч, сыер савучыларны күтәрә башладылар. Фотосурәтләрен Почет тактасына элделәр, Мактау грамоталары, орден-медальләр белән бүләкләделәр. Алдынгы сыер савучы буларак, билгеле, Фатыйма да алар арасында иде.Тырыш, уңган савымчыны һәрвакыт үрнәк итеп куя Гафият, район күләмендә буламы, республикамы, алдынгылар слеты кебек бәйрәмнәргә дә Фатыйманы алып бара башлады. Көнче хезмәттәшләренә шул җитә калды. Әмма Гафият Фатыйманы чын күңелдән хөрмәт итә, ялгыз башы белән тормыш арбасын җигелеп тартып бара алуына соклана гына, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә, хәлен бераз булса да җиңеләйтергә тели иде. Шулай ук Фатыйма сер дә саклый белә, андый җирдә председательләрнең кайбер кыңгыр эшләре булса да, күрмәмешкә салыша иде.
Елап туктагач, Фатыймага җиңел булып китте. «Тукта әле, нәрсә шул адәм актыгыннан үземне мыскыл иттереп торам соң? Алып кайта алмас дип белдеңме әллә печәнне? Барыбер алып кайтам! Габделхакның аты капка төбендәдер әле, исерек көе конюшняга илтеп йөрмәгәндер. Атын алып киләм дә, төяп алып кайтам. Аны гына эшләмәслекме әллә мин!» – дип, гайрәтләнеп авылга атлады. Габделхакларга җитәр-җитмәс, артыннан машина куып җитте. Шофер Наил тәрәзәдән башын тыгып:
– Бу вакытта кая киттең, Фатыйма? – дип сорады.
– Менә Габделхакка атка барам әле. Печән алып кайтасы бар иде. Килермен дигән иде, исереп егылган, атын алып, үзем алып кайтмакчы булам.
– Шушы караңгыдамы?
– Әйе, караңгыга калынды шул. Ярар, юлны беләм, табармын әле. Әнә ай яктысы да бар.
– Әйдә утыр машинага, алып кайтып бирәм. Машина яктысында төярбез.
Наил – Кадыйрның иң якын дусты. Китәккә дә әллә ничә килгәне бар. Килгән саен Фатыйма аны чәй эчертмичә җибәрми иде.
Фатыйма тиз генә машинага кереп утырды. Наил печәнне төяү генә түгел, алып кайткач, печәнлеккә өешеп үк китте.
Икенче көнне эшкә баргач, Фатыйманың каршысына тагын Зариф очрады. Фатыйма башын горур тотып эндәшми генә узып китмәкче иде, Зарифның:
– Нәрсә, Наил белән печән кибәне астында рәхәт булдымы соң? Миңа риза булмаган идең, – дигән сүзеннән егылып китә язды.
– Хайван! Ничекләр телең әйләнә дә, ничек сине җир йотмый бу пычрак гайбәтең өчен!
Фатыйма йодрыкларын төйнәп Зарифка килә башлады.
– Нәрсә, белмәсләр, күрмәсләр дигән идеңме әллә? Ха-ха-ха! – дип, ямьсез көлеп, Зариф ферма артына йөгерде.
Фатыйманың аны куып тоту түгел, аяк атларлык хәле дә калмаган иде. Ул баганага сөялде. Шул вакыт мыштым гына яныннан узып, фермага кереп баручы Наилнең хатыны Зөләйхага күзе төште. Башка вакытта Зөләйха Фатыймага әллә каян кычкырып сәлам бирә, килеп кочаклап күрешә иде. Нәрсә булган моңа? Шулчак Фатыйманың баш миендәге бер күзәнәге яктырып киткәндәй булды. Зариф! Үзе уйлап чыгарган гайбәтне Зөләйхага да җиткергән, димәк! Фатыйма тиз-тиз атлап Зөләйха артыннан керде, куып җитеп беләгеннән эләктерде. Тегесе күзләрен читкә алмакчы иде, Фатыйма аны көч белән үзенә каратып:
– Зариф нәрсә диде? Кичә Наилең Фатыйма белән булган, дидеме? Шул кабахәтнең сүзенә ышандыңмы? Әйе, рәхмәт яусын Наилеңә, печәнемне алып кайтып, өеп китте, рәхмәт яугыры! Тик безнең арада берни дә булмады, ишетәсеңме, берни дә! Наил Кадыйрның иң якын дусты икәнен беләсең бит, ничек андый эшкә бара алсын ул, тиле баш!
Фатыйма Зөләйханы кочаклап алды, тегесе әкрен генә елый иде.
– Андый сүзне ишетүе бер дә рәхәт түгел шул, Фатыйма! Наил кайткач әйткән иде инде үзе, Фатыйманың печәнен алып кайтып бирдем дип, исем дә китмәгән иде. Бүген иртән Зариф ышандырырлык итеп, үзе күргәндәй сөйләп тора бит, җитмәсә, бөтен кеше алдында.
– Эх, Зөләйха! Безнең артта кыңгырау бар, какмасаң да шылтырый – менә шушы була инде. Ирсез хатынны сисә, зур эш бетерде диләр, зур йомышын үтәсә, бәби алып кайткан, диләр. Менә нәрсә, Зөләйха, сиңа киңәшем шул, Наилеңне кем белән күрсәләр дә, кем белән йөри дисәләр дә сер бирмә! Ул барыбыер синең янга кайта. Мин дә шул синең кебек гайбәт корбаны булдым. Ә ирсез яшәүләре бер дә рәхәт түгел, ай, рәхәт түгел! – Фатыйманың күз яшьләре бите буйлап тәгәри иде инде. Алар шулай кочаклашып бер тын тордылар.
– Ярар, Фатыйма, рәхмәт яусын киңәшеңә, – дип, Зөләйха китеп барды.
Фатыйма сменасын чак эшләп бетерде, кичәге арганнары да чыга идеме, әллә Зариф ясаган йөрәк ярасы әрни идеме, аяк атлар хәле калмады, бөтен тәне сызлады, өенә чак кайтып ауды. Иртәгесен эшкә барыр вакыты җиткәч, башын да күтәрә алмады. Аның моңарчы башы авырткалый иде, врач баш өянәге синдә дип, дарулар да бирде. Бу юлы дару да басмады, баш үзенеке кебек түгел иде. Күршедәге сыер савучы хатынга улы аркылы, «Әни эшкә бара алмый, авырый», – дип әйттерде. Моңарчы үз гомерендә авырыйм дип эштән калганы юк иде. Фатыйманың сыерлары сөтле, озак саварга кирәк, өстәвенә, бер сыеры үзеннән башка кешегә саудырмый, шуңа башкаларның аның урынына эшлисе килми. Күпме башын күтәрә алмый яткандыр, өйгә ферма мөдире килеп керде.
– Фатыйма апа, җаным, сыерларыңны савучы юк, зинһар, ничек булса да төшә күр, үзем машина белән алып төшәм, менгереп тә куярмын.
Фатыйманың күз алдына мөгерәп торган Алабае, Кашкасы, Миләшкәе килеп басты. Ыңгырашып булса да торып, башын бик каты кысып бәйләде дә, күзен ачар-ачмас хәлдә машинага утырып фермага китте.
– Үлде-е-е! Фатыйманы сыер сөзеп үтерде!!!
Бу әче тавышка үзләренең сыерларын савып бетереп, «Бетсә бетмәде инде бу Фатыйманың сыерлары савылып», «Аңа гына җитми бит инде», «Әйдә рәхәтләнсен артык сыерын савып», – диешә-диешә, бер кат Фатыйманың гайбәтен сатып алгач, чирәмлеккә сузылып ятып, бармак уены уйный башлаган кызлар чәчрәп сикереп тордылар. Көтүче егет кан эчендәге Фатыйманы күтәреп аларга таба килә иде. Ярый бер үткен күзлесе еракта басу карарга менеп баручы председатель машинасын күреп алды, «Гафият абый!» дип кул болгап, машина каршысына йөгерде. Фатыйманы бер япма табып төрделәр дә, председатель машинасы белән районга алып киттеләр.
Көтүдә бер сыер үгез сорый башлаган да, көтүне болгатып, Фатыйма савып утырган сыер янына килгән икән. Ашыгычлык белән ул аны абайлап өлгермәгән, сыерлар сөзешә башлаганда урындыгыннан егылып китеп, сыерлар астында калган. Сөзгәк сыер очлы мөгезе белән хатынны күпме кирәк җирдә әвәләп йөрткән. Көтүче, чыбыркысы белән килеп җитеп, сыерны аерганда, Фатыйма инде аңсыз булган.
Ярый, Фатыйманың бәхетенә, Казаннан киңәшмәгә килгән хирург кайтып китмәгән иде. Район хирурглары белән бергәләшеп Фатыймага шул арада бик катлаулы операция ясадылар. Аның бик каты бавыры җәрәхәтләнгән, башка эчке органнары да шактый зыян күргән иде.
Бик озак рәткә керә алмый интекте Фатыйма бу хәлдән соң. Ай буе урын өстендә ятты. Авырып ятканда да кайсыдыр явыз теллесе: «Ул бәби төшергәнгә авырый икән бит», – дигән гайбәт таратты.
Аягына баскач, җиңелрәк эшкә күчимме икән әллә, дип тә уйлаган иде, тик үсеп килүче улын кеше итәсе барын уйлап, тагын фермага төште. Фермада хезмәт хакы авыл җирлеге өчен иң зурысы иде.
Миңнеханы инде буй җитеп килә, әнисе янына фермага булышырга төшә, өйдә дә кул арасына керә. Кунакка кайтып йөргән абыйларыннан күрепме, китап уку белән мавыга башлады. Авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмагач, почтадан соратып ала торган булды. Фатыйманың кайвакыт улының төн уртасына кадәр китап укып ятуына, китапка мавыгып кушкан эшне эшләргә онытып җибәргәләгәненә ачуы да килеп китә иде. Шулай да укыган кеше югалмас, алга таба берәр уку йортына керер дип өметләнде.
Миңнеханның исә хыялы күктә иде. Летчик буласы килде. Адресын табып летчик Нуриевка хат та язды, кайда укырга, ничек әзерләнергә икәнен сорашты, авиамодельләр белән җенләнде. Һавада берәр самолет очканын күрсә, хыялланып күзәтә иде. Авылга ашлама сибә торган самолетлар килгәч, летчиклар рөхсәте белән утырып очып та карады.
Тик Фатыйма үзе дә аңлар-аңламастан егетнең хыялын чәлпәрәмә китерде. Күз карасыдай кадерләп үстергән бердәнбер улын яныннан җибәрәсе килмәде.
– Нинди тузга язмаган хыял ул! Аннары монда кайтып керә аласыңмыни син! Мин сине шуның өчен үстердеммени? Картаймыш көнемдә терәгем, булышчым булырсың дип өметләндем бит мин. Беткән ди авыл җирендә эшли ала торган һөнәр, әнә Рәҗәп авыл хуҗалыгы буенча укырга керә бит. Барыгыз бергәләп, тик летчик дип авыз да ачасы булма, ризалыгым юк, – дип тузынды.
Әнисе болай ук каршы килер дип башына да китермәгән иде Миңнехан, бик каты үпкәләде, көне буе өйгә кайтмый болында йөрде, тик бернәрсә дә эшли алмады. Әнисен дә аңларга була иде шул. Бик авыр иде аның язмышы.
Хыял канатлары киселгән егет читкә укырга китмәде, бер еллык тракторчылар курсын тәмамлагач, авылда эшли башлады.
Балаң кечкенә чакта бертөрле кайгырсаң, зурайгач икенче төрле борчылулар баса икән әле ул. Тракторы белән хәвеф-хәтәрсез генә йөри күрсен, дип бер кайгырса, кич белән иптәшләре янына чыгып киткәч, икенче төрле кайгыра башлады Фатыйма. «Сугышып йөрмиләр микән, кем кызлары янында йөри икән, азып-тузып китмәсә ярар иде», кебек уйлар Фатыймага тынгы бирми иде.
Беркөнне, дөрестән дә, улы кара канга батып, киемнәре ертылып, пычранып кайтып керде. Авызыннан аракы исе дә килә иде.
– Ходаем, кем белән сугыштың, нәрсә булды? – диде Фатыйма коты чыгып.
– Борчылма, әни! Яңадан синең турыда бер генә кыек сүз әйтеп карасыннар, аларны әле болай гына калдырмыйм! – диде Миңнехан йодрыкларын төйнәп.
– Улы-ым! – диде Фатыйма, аны кочагына алып.
Бүтән сүз әйтә алмады, аның тамагына төер утырды. Димәк, Миңнеханга да тынгы бирмәгән гайбәтчеләр, аны да котыртканнар. Эх, әтиең юк шул безне бу золымнан сакларга! Әтиең юк! Синең белән ирләрчә сөйләшергә, киңәшләрен бирергә, якларга әтиең юк! Сабый чакта гына түгел, үзең әти булыр яшькә җиткәндә дә кирәк шул ул әти!
Миңнеханы юынып, киемнәрен алмаштырып, тынычлап йоклап киткәч, Фатыйма төне буе Кадыйрын уйлап чыкты. Теге юлы киткәннән соң кайтып күренмәде Кадыйр. Үз язмышы белән ризалаштымы, хатынының сихере бик көчле идеме, белмәссең. Ә Фатыйманың аны уйламаган, искә алмаган көне сирәктер. Шатланса да аның белән бүлеште, борчылса, «Эх, янымда син булсаң, бу кадәр авыр булмас иде», – дип әрнеде. Әгәр кабат «Бергә булыйк» дип килсә, бер кеше сүзенә дә карамас, үзе яныннан җибәрмәс иде. Әнә бит, сеңлесе Зәйтүнә, малайлары үсеп җитеп башлы-күзле булгач, Юсупов белән аерылышты да, яраткан Равиле белән кушылып куйды. Җәй саен күчтәнәчләр төяп авылга кайталар. Аларның сөйләшә-сөйләшә бергә чишмәгә баруларына, көлешә-көлешә эшләп йөрүләренә Фатыйма сокланып та, бераз көнләшеп тә карый. Эх, ул да Кадыйрының бер алдына, биш артына төшәр иде дә бит. Юк шул, үткәнгә кире кайтып булмый.
18 яше тулгач, Миңнеханны армиягә алдылар. Әфганстанга эләкте. Анда нинди мәхшәр булганын, күпме солдатларның тимер табут белән кайтканын Фатыйма башына да китерми иде әле. Хатларында әнисен тынычландырып, бар да яхшы дип яза иде. Җәйнең матур бер көнендә Фатыйманың әнисе үлеп китте. Аның да соңгы сулышын алыр алдыннан әйткән сүзләре: «Миңнеханымның кайтканын күрәсем килгән иде, шуны күрмичә үләм», – булды.
Әнисе үлгәч, Фатыйма ялгызлыкның чын ачысын татый башлады. Әнисе сиксәнне узса да, аек акылында, ашарга пешерә, вак-төяк эшләрне карый иде. Фатыйма да инде пенсиягә чыкты, икәү чөкердәшеп кенә яши башлаганнар иде югыйсә. Бик авыр кичерде Фатыйма бу югалтуны, ярый әле күршедәге Сөгъдәнең игезәк кызлары булды. Алар көн дә кереп Фатыйма янында куна башладылар, ялгызлыкны, күңел бушлыгын бераз тулыландырып тордылар. «Миңнехан абый кайтканчы синдә торабыз»,– дип сүз бирделәр.
Кайтырына берничә ай кала Миңнеханның хаты килүдән туктады. Фатыйманың кулыннан эш төште. Көн саен почтага чыгып, почта машинасы килүен көтә, вакытны ничек уздырырга белми. Җитмәсә, колагына фәлән авылга Әфганистаннан табут белән кайтарганнар икән, анда фәлән кеше үлгән икән, дигән хәбәрләр дә кергәли. Хат килмәгәч, башын иеп, аягын чак сөйрәп, өенә юнәлә, башында бары бер уй: «Йә Аллам, балам гына исән булсын иде!»
Көн арты көн узды, хат килмәде. Хат көтеп узган өч ай эчендә Фатыйма ярты картайды, яшәүнең яме калмады, кеше белән сөйләшмәс булды, почтадан кайтты да караватына капланып ятты, кайтты да капланып ятты. Кайбер усал теллеләр, Фатыйма салып йөри башлаган икән, дигән ямьсез гайбәткә кадәр таратты. Ә Фатыймага барыбер иде. Дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмаса, тормышның яме китә икән, ул яшәү түгел, бары җан асрауга гына әйләнеп кала.
Урамда инде кыш уртасы. Күрше кызлары әле мәктәптә. Фатыйма гадәттәгечә караватында иң күңелсез уйларга бирелеп ята иде, ишектән берәү керә-керешли:
– Фатыйма апа, җаным, улың кайта! – дип кычкырды.
Фатыйма инде мондый хәбәрне ишетүдән өметен өзгән иде.
– Әйдә бар, чыгып тай моннан, кеше алдалап йөрмә, – дип кычкырганын сизми дә калды.
Сөенче алырга йөгереп кергән медсестра кыз, «Әллә башы китә башлаган инде» дигән шикелле аптырап карап торды да:
– Чынлап әйтәм, Фатыйма апа, улың кайта, – дип чыгып йөгерде.
«Нәрсә ди, улың кайта, ди түгелме соң, чынлап, ди бит!» Фатыйма өстенә дә, аягына да киеп тормыйча урамга йөгереп чыкты.
Кайта! Әнә чатта Нәкыйп абыйсы белән, солдат киеменнән аның Миңнеханы кайта! Ап-ак кар өстеннән йон носки белән, бер кат күлмәктән, яулыкларын җилфердәтеп улы каршына йөгергән ананың улы белән очрашу мизгелләрен күргән кем генә еламый түзде икән бу минутларда! Фатыйма үзе дә әле елый, әле көлә, шашар чиккә җиткән иде. Фатыйма улыннан күзен ала алмады. Тагын матураеп, җитлегеп, чын ир-ат булып кайткан аның малае! Бу дөньяда аннан да матур тагын берәр егет бармы икән? Фатыйманың күңелен шатлык катыш соклану, горурлану хисе биләп алды. Эх, Кадыйрга күрсәтәсе иде улын! Шаккатсын иде!
Армиядән соң Миңнехан колхозда эшли башлады. Тормыш тәгәрмәче үз көенә әйләнүен дәвам итте. Фатыйма тынычланды, әллә нигә бер исенә төшеп алса да, Кадыйр дип тә үрсәләнмәде, яшәвенең мәгънәсе – улы иде.
Ә Кадыйр соңарып булса да килде Фатыйма янына. Сеңлесе Кәримәнең төпчек кызын җирләргә кайтты ул. Өйләренә Кадыйр килеп кергәч, Фатыйма нишләргә белмәде. Иң беренче уе: «Һай, Аллам, Кадыйр күзенә ямьсез күренәм микән инде? Битләрем дә җыерчыкланып бетте, үзем дә картайдым», – булды. Кадыйрның Миңнехан белән исәнләшеп, сөйләшеп калуыннан файдаланып, икенче бүлмәдә тиз генә күлмәген алмашты, матур яулыгын бәйләде, йөзенә карады. И Аллам, кара инде бу җыерчыкларны! Алай да ирененә күрше кызларыннан калган помаданы тидергән булды, аннары килешми, сәер була дип, бетереп атты. Ни булса, шул булыр дип, Кадыйрга туры карамаска тырышып, кухня ягына чыкты, ирләргә өстәл әзерли башлады.
Кадыйр улының хәлләрен сораша иде. Фатыйманың шушы мизгелне туктатасы килде. Ата һәм ул. Икесе бергә. Фатыйманың ике газизе. Гел шулай булсын иде ул!
– Эх, Фатыйма, безне аерган әкәйләр бу дөньядан китте инде. Бергә була алмадык шул! – диде Кадыйр, үкенечле тавыш белән.
«Әле соң түгел бит!» – дип әйтәсе килде Фатыйманың һәм улына карады. Миңнеханның үз-үзен тотышыннан, күз карашыннан әнисе барысын да аңлады. Гомере буе әтисез тормышның авырлыгын, ятимлек ачысын тоеп, кимсенеп үскән егет әтисенә үпкәле. Аның һәр хәрәкәте «Миңа хәзер әти кирәк түгел инде» дигәнне аңлата иде.
Кадыйр китте, өметләр өзелде, Фатыймага бик ямансу булып калды.
Тормыш бер көйгә дәвам итте. Фатыйма ничек тә улын башлы-күзле итү турында хыяллана башлады. «Йә Раббым, үзе кебек ялгыз үскән булмасын, ишле гаиләдән, туганнары белән ярдәмләшеп яшәрлек гаиләдән булса иде киленем», – дип теләде ул һәрвакыт. Ә Миңнехан өйләнергә ашыкмады. Кызлар бик яраталар иде үзен, һинд киносындагы артистка охшаталар иде. Миңнехан гына сайланды да сайланды. Инде Сөгъдәнең күпкә кече малайлары өйләнде, игезәк кызлары бер-бер артлы кияүгә китте, үзенә насыйп яры тизрәк табылсын иде дип Фатыйма чын күңеленнән теләде.
Ниһаять ул көн җитте. Күрше авылдан үзеннән алты яшькә кечерәк кызны алды ул. Нәкъ Фатыйма теләгәнчә, ишле гаиләдән иде килене. Туйга Фатыйма күптәннән әзерләнеп килгән булса да, андый зур мәҗлесне уздырырга Сөгъдәсе, туганнары булышмаса, ничек ерып чыга алыр иде икән? Фатыйманың үз гомерендә туйга барганы булмады, күпме чакырсалар да, иң якын туганнарының туена да бармады. «Бөтен кеше парлы-парлы утырганда, мин ялгыз каз кебек утырыйммы?» – дип уйлады ул. Ә улы туенда, нишләсен, утырырга туры килде. Янына абыйсы утырды. «Эх, Кадыйр, син утырасы урын иде лә!» дигән уй Фатыйманың үзәгенә үтте, елыйсын китерде.
Килене укытучылыкка укыган иде, яңа уку елы башланганда мәктәпкә эшкә керде. Миңнехан туйдан соң берничә көн узуга Казанга университетка укырга керергә китте. Мәктәпне бетергәненә инде ун ел узуга карамастан, имтиханнарын уңышлы тапшырып, тарих факультетына кереп кайтты. Аны да мәктәпкә эшкә алдылар. Аларның парлашып эшкә чыгып китүләренә, күңелле итеп тормыш алып баруларына сөенеп бетә алмады Фатыйма. Кыш узып барганда килен буйга узып, матур гына түгәрәкләнеп тә килә иде.
Беркөнне килен авырып эшкә бара алмады. Күршедәге больницадан медсестраны чакыртырга туры килде. Ул тиз генә районга барырга кирәклеген, бала төшү куркынычы барын әйтте. Алай да, курыкмагыз, вакыты җитмәсә дә, бала инде зур булырга ошый, барысы да уңай булып, сау-саләмәт туарга да мөмкин, дип тынычландырды.
Фатыйма инде бала көтә иде. Кем булыр икән, малаймы, кызмы? Кулыннан да төшерми карар иде, тирбәтеп йоклатыр иде. Кара, Сөгъдәләрдә бишек бар бугай, шуны алып тормыйча булмас, дип хыялланды. Вакытны уздыра алмыйча азапланды.
Капка төбенә машина килеп туктауга, атылып урамга чыкты. Әйе, Миңнехан кайткан! Зур КамАЗ машинасында дусты Рәҗәп. Тик нишләп һаман машинадан төшә алмый азаплана соң әле ул? Битләре дә кызарган, бәби тәпие юып йөрмәгәндер бит... Кулында бер кызыл пакеты да бар. Кая барса да буш кайтмый тагын үзе, рәхмәт яугыры. Ипи генә алган булса ярар иде, бүген әллә нишләп ипигә дә төшелмәгән...
Миңнехан, көч-хәл белән машинадан төшеп, пакетны әнисенә тоттырды.
– Икесе дә үлделәр, – диде ул, телен көчкә әйләндереп. Үзенең ике бите буйлап яшь ага иде.
Фатыйма пакетны тотып тораташ катып калды.
– Кем үлде-е-е?
– Балалар, ике кыз.
Миңнехан әкрен җиргә чүгәләде, тәмәкесен кабызды.
Кызыл пакет Фатыйманың кулын пешерде, кая куярга нишләтергә, кая барырга белмәде. Ярый шулчак Сөгъдә килеп җитте. Ул инде бүгенге хәлләрдән хәбәрдар, машина туктаганын күргәч, тизрәк яңалыклар белергә килүе иде.
– Ике кыз, синеке кебек игезекләр! Күпме теләдем бит мин, Сөгъдә, оныкларым игезәк булса иде дип, күпме хыялландым! И Ходаем, үзең бирдең дә, шул арада ник кире алдың, нишләргә инде хәзер? – диде Фатыйма, күз яшьләренә буылып.
– Насыйп булмаса, бернишләп булмый, Фатыйма апа. Күрәчәктән уза алмыйсың. Башта кодагыйларыңа хәбәр итәргә кирәк, күрше авылда гына бит. Алар әле белми торгандыр. Алар төшкәч, күз күрер. Аларны гүргә озатканчы, әйбәтләп юып, исем кушарга кирәк, мулла чакыртырга.
Сөгъдә пакетны үз кулына алды. Миңнехан Рәҗәп белән күрше авылга, кодагыйларга менеп китте.
Балаларны әйбәтләп юып, ак кәфенлеккә төреп мендәр өстенә салгач, алар күзләрен йомып ята торган матур курчакка ошап калдылар. Мулла килеп берсенә Әминә, икенчесенә Шәфика дип исем кушты, догалар укыды. Фатыйманың аларга карап үзәкләре өзелде. Язмаган булды шул Фатыймага игезәк кызлар карап үстерү...
Аның каравы, килене яңадан бер-бер артлы өч бала алып кайтты. Ике малай уртасында бер кыз. Фатыйма аларны җанын бирердәй булып яратты. Олы малайны беренчесе, көтеп алган оныгы дип кулыннан да төшермәде. Уртанчысын, миңа да Ходай кыз бала сөяргә насыйп иткән, дип, нишләтергә белмәде. Ә кечесен, төпчеген, Кадыйрына охшатып, назлап туя алмады. Балалар да әбиләре өчен нишләргә белмиләр, аның янында йоклау өчен тарткалашалар.
– Сезне алдымда сикертеп, күлмәкләрем тузып бетте инде, – дисә, оныклары:
– Әби, эшли башлагач, без сиңа алтын йөгертелгәнен алып кайтып бирәбез, – дип күңелен күрәләр.
– Картайдым инде, битләрем җыерчыкланып бетте, – дигән була Фатыйма.
– Әби, без сиңа яшәртә торган крем алып кайтып бирәбез, – ди оныклары.
Фатыйма шуларга сөенеп, арганын да, авырганын да сизмәскә әйләнә. Балалар – аның бөтен куанычы, алар белән көн үткәне дә сизелми.
Ә вакыт дигәнең үзенекен итте. Улы инде университетны бетерде, мәктәптә аны укучылар бик ярата, «абый, абый», дип, артыннан калмыйлар. Бер укучысы класс җитәкчеләре Миңнехан Кадыйровичны мактап район газетасына мәкалә дә язып җибәргән хәтта.
Беркөнне Кәримә күңелсез хәбәр җиткерде. Кадыйрны паралич суккан, урын өстендә ята икән. Фатыйма бу хәбәрне ишеткәч, нишләргә белмәде, Кадыйрны кызганып елап та алды. «Мариясы караса ярый инде», – дип борчылды. «Эх, бергә булсак, бала урынына карар идем, яныңнан китмәс идем», – дип уйлады. Менә ул Кадыйрын коляскага утыртып басуга алып чыга, яныннан оныклар шау-гөр килеп йөгерә. Кадыйрны балалар да ярата, әле берсе, әле икенчесе алдына менеп утыра, ул шатланып елмая, барысына да шундый рәхәт!
Миңнеханга әтисенең авырганын әйтте, тик монда алып кайтып карыйсы килү теләген әйтә алмады Фатыйма. Барыбер риза булмаячагы көн кебек ачык иде. Хәбәрне ишеткәч, йөзе караңгыланып китте дә:
– Ярар, карасын инде менә хәзер әкәе, – дип куйды.
Кәримә абыйсы янына хәл белергә барганда газетадагы Миңнехан турындагы мәкаләне дә алып барды. Абыйсы бик авырдан сөйләшә иде. Язманы укыгач, кулы белән төртеп күрсәтеп: «Ка-дый-ро-ви-ич», – диде. Бите буйлап күз яше тәгәрәде. Бу аның улы белән горурлануы иде. Кадыйрович шул, Кадыйр улы, аның улы!
Үзенең Мариядан туган улы игелекле булып чыкмады. Әтисен санга сукмады, сугышып, төрмәгә эләкте. Ә Миңнеханы, аның яраткан Фатыймасы тапкан, тәрбияләп үстергән улы чыннан да горурланырлык иде шул.
– К-к-кил-сен, – диде Кадыйр, Кәримә чак аңларлык итеп. Аның бик тә улын күреп каласы килә иде.
Әмма Фатыйманың улын Кизнерга җибәрәсе килмәде. «Мариядан әллә ниләр көтәргә була, йә улымны да бозып кайтарыр», – дип уйлады ул.
Әтисен җирләргә дә бара алмады Миңнехан. Нәкъ шул көнне йомыш белән Казанга чыгып киткән иде.
Әллә Марияның анасы ясаган тәре тота, әллә башка сәбәп – Китәккә дә төшә алмадылар. Фатыйманың ул якларны, Кадыйры белән бәхетле булган җирләрне тагын бер урап кайтасы килә, юк, барып булмый, ниндидер сәбәп чыгып торды.
Фатыйманың үзенең дә сәламәтлеге бик нык түгел инде. Ялгыз башка авыр тормыш «уфалласы»н сөйрәү эзсез калмаган, әлбәттә. Әле бер җирдән килеп чыга, анысын аз гына дәвалагандай итсәң, икенче җирдән төртә. Соңгы вакытта килене авыртуны баса торган укол кадагач кына хәлләнеп китеп, йөри ала башлады. Улы күпме генә больницага күренергә барыйк, дип үгетләсә дә, тыңламады. «Больницадан үлеп кайтыр хәлем юк», – дип тартышты. Аның иң курыкканы – үлгәннән соң мәетне ярулары иде.
Соңгы көнне ул килененең эштән кайтуын көч-хәл белән көтеп алды. Бөтен тәне авырта, тамагы бетә башлады. Укол да нишләптер авыртуны басмады.
– Булмый әле бу, фельдшер Лидияне чакырып чык әле, берәр көчлерәк уколы юк микән, – дип, киленен больницага йөгертте.
– Үлде... Үлеп китте бит Фатыйма апабыз.
Фельдшер Лидиянең тавышы Фатыймага ерактан ишетелде. Ул ап-ак томан эчендә иде, аннары томан таралып күзне чагылдыра торган яктылык барлыкка килде, ул да булмады ямь-яшел чирәм җәелде. Чү, каршысына Кадыйр йөгерә түгелме соң? Әйе, әйе, Кадыйр! Юк, үлмәде Фатыйма! Нишләп үлсен ди ул! Фатыйманың бөтен тәненә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек таралды.
– Ка-ды-ыйр!
– Фатый-ма-ам! Мин сине бүтән беркемгә дә алыштырмам, җаным!
– Мин дә сине беркемгә дә бирмим, беркемгә дә! Без мәңге бергә булырбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк