Логотип
Проза

Тылсымлы чәчәк


хикәя 

 
Әлфия апабызның бүген укыган әкияте бигрәк тә кызык булып чыкты. Сыйныфтагы җиде кеше җидебез дә, авызны ачып, аңа төбәлдек. 

«Лети, лети, лепесток, 

Через запад на восток, 

Через север, через юг, 

Возвращайся, сделав круг. 

Лишь коснешься ты земли – 

Быть по-моему вели...» 

Шундый чәчәгең булсын икән ул! Тылсымлы шигырьне укып, бер таҗ яфрагын өзүең була, ни теләсәң – шул үтәлә дә куя! 

 

 Дөньямны онытып, хыялга чумдым. 

 «Их! Минем андый чәчәгем булса...  Иң беренче эш итеп, үземә бер «Смартфон» телефон сорар идем...  Юк-юк!  Булгач-булгач,  «Айфон» булсын инде ул! Аннары... Наил абыйныкы кебек скутер! Түгел! Лучше – гироскутер булсын! Тагын... Артурның  абыйсыныкыннан да зуррак «Айпад»... Шуннан соң... Шуннан соң Ниязныкы кебек тимераяклар... Абыйдан калган иске тимераякларны болгап атар идем... Тагын... Тагын... Туктале! Чәчәкнең таҗ яфраклары җидәү генә бит! Ә миңа кирәк әйберләр шундый кү-ү-ү-п икән!  «Джордан» кроссовкасы... Компьютер...» 

Бармакларымны бөгә-бөгә санарга тотындым. Шулчак  янымда утырган Адилә кабыргама китереп төртте. 

– Бытылдама әле! 

Онытылып китеп, кычкырып ук саный башлаганмын икән лә! 

– Әйдәгез, хәзер бер уен уйныйбыз. Бераз хыялланып  алабыз... – ди Әлфия апа. 

Карасак, Әлфия апабыз кулына бер чәчәк тоткан. Чәчәкнең таҗ яфраклары төрле төскә буялган: берсе сары, икенчесе кызыл, аннары яшел, зәңгәр, әфлисун төсе, шәмәхә, күк төсләр. Нәкъ теге әкияттәге кебек! 

– Безнең сыйныфта – җиде укучы. Кулымтагы тылсымлы чәчәкнең дә таҗ яфраклары төп-төгәл җидәү. Кем нәрсә тели? Әкияттәгечә – һәркемнән бер теләк-хыял. 

  «Лети, лети, лепесток, 

Через запад на восток, 

Через север, через юг, 

Возвращайся, сделав круг. 

Лишь коснешься ты земли – 

Быть по-моему вели...» 

 
Кинәт башыма килгән уйдан үзем дә  аптырап киттем. 

 Чәчәкнең бер таҗын өзәсең дә, шундый мең чәчәк сорыйсың! Иң яхшысы – шундый мең чәчәгең булу. Ул чакта эшләр хутка китә дә. 

Әлфия апа кулындагы чәчәкнең зәңгәр таҗ яфрагын башлап Раил өзде. 

– Мин... Мин Супермен булыр идем! 

«Супермен!!!» 

Менә ичмасам хыял! 

Көнләшүдән шартлый яздым. Мондый хыял минем башка килеп тә  карамады, әй! Сыйныфта буйга  иң кечкенәсе булган сары чәчле сипкелле Раил баһадирга әверелер дә, зәп-зәңгәр плащка төренеп, шул минутта ук күккә күтәрелер күк тоелып китте. 

«Күр әле бу Раилне! Шып-шым булып йөргән була, ә хыялы – нинди оригинал! Ни-ча-ва!Тылсымлы мең чәчәкне кулга төшерсәң, Супермен гына түгел, Спаймендер (Человек-паук) булам дип  хыяллансаң да була». 

Аннары Әлфия апа Артур янәшәсенә килеп басты. Күзләр хәзер аңа төбәлде. Артур – безнең сыйныфтагы иң бай малай, булмаган бер нәрсәсе дә юк кебек... 

«Йә, нәрсә җитми икән бу Артурга? Аның да серен белик әле». 

– Тизрәк үсеп җитеп, депутат булыр идем! 

«Кара син аны! Нинди планнар корып йөри икән! Булыр да – булмый ни! Әти әйтә: «Артурның әтисе «өчле»гә генә укып йөргән иде. Әнә кая үрмәләде – инвестор булды!» – ди. Артуры да бик «шустрый». Депутат кына түгел, президент та булыр әле». 

Минем урыным – иң артта. Миңа кадәр кызлар утыра... Ания, Ралина, Зөлфия... Аларның хыялларын тыңлыйсы бар әле. Аннары Адилә белән мин... 

Чираттагы чәчәк таҗына Ания үрелде. 

– Минем Парижда яшисем килә! 

Аниядән моны берәү дә көтмәгән иде. Артур пырхылдап көлеп җибәрде. 

– Парижанка! Казанны да барып күрмәгән башың белән! 

Әлфия апаның бер каравы җитте – Артур шым булды. 

Ә менә Ралинаның модель булырга хыялланганын без генә түгел, бөтен мәктәп белә. Ул – безнең дүртенче сыйныфның иң матур кызы. 

«Йә, сине тыңлап карыйк инде, булачак Наталья Водянова...» – дим эчтән генә. 

Уйлап кына өлгердем, Ралина теге кызыксыз сүзләрне кабатлады: 

– Наталья Водянова кебек булырга хыялланам! 

«И-и-и, бу кызларның шул булыр инде: Париж-мариждыр, модельдер...» 

Зөлфия исә әфлисун төсендәге таҗ яфрагын өзде. Хыялын да, акрын гына итеп, ишетелер-ишетелмәс пышылдады: 

– Әнием тизрәк терелеп өйгә кайтсын иде! 

Шунда искә төште, Зөлфиянең әнисе Казанда больницада ята бит. Әнинең: «Операциясе уңышлы чыккан, инде кайтыр вакыты да җитә», - дип сөйләгәнен үз колагым белән ишеткән идем. Шулай да бик сәер икән бу Зөлфия: шундый кыйммәтле тылсымны шундый юк-барга әрәм итәләрме инде? Миллион доллар акча сора син! Шунда булырсың акыллы. 

Ә менә минем хыялны ишетсәләр, барысы да шаккатыр әле. Минем хыял – иң шәбе! Шундый мең чәчәк! Мең чәчәк!!!» 

Хәзер Адилә чираты, ул  шәмәхә яфракны өзде дә теге тылсымлы шигырьне кабатлады: 

 «Лети, лети, лепесток, 

Через запад на восток, 

Через север, через юг, 

Возвращайся, сделав круг. 

Лишь коснешься ты земли – 

Быть по-моему вели...» 

– Минем хыялым – шундый миллион чәчәк! 

Без барыбыз да «Ах!» иттек. «Миллион чәчәк!» – ди. Миннән дә уздырып җибәрде бу. Минем  борын салынды инде хәзер. 

Әлфия апа көлемсерәп куйды. 

– Шулай да миллион чәчәк берүзеңә күп түгелме, Адилә? 

– Берүземә? Миңамы? Ю-у-у-уккк! Мин бит үзем өчен түгел! Берсе – Зөлфиянең әнисенә...  Икенчесен мин сугыштан аяксыз кайткан Самат бабайга бирер идем. Ә башка чәчәкләрне без бүтәннәргә өләшербез: авыруларга, бәхетсезләргә, мохтаҗларга! Бөтен класс белән...  Шулай бит? 

Уздырды! Барыбызны да уздырды Адилә. 

Әлфия апа  көлеп җибәрде. Шундый матур итеп, кыңгырау чылтырагандай көлә безнең апабыз. Безгә дә кызык булып китте. Бөтен классны тутырып рәхәтләнеп көлә башладык. 

Күңелле дә инде шулай хыялланып утырулар! 
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Автор ни сорады икэн сон?))))

    Хәзер укыйлар