Ичмасам, елга буена төшә торган сукмаклары да әллә ничәү бит аның. Рәмилә берсеннән, Алия елый-елый икенчесеннән йөгерде. Ниндидер чүп үләннәренә, таш-кәсләргә абына-абына йөгерде ул...
Эльмира ИБРАҺИМОВА
Данис Рәмиләне ярата. Бүген Алсуның күзләренә туп-туры карап шулай диде ул. Балалыктан чыгып баралар, араларында аңлашылмаучылык калырга тиеш түгел, имеш.
– Сабый чактан сузылган дуслык җепләре өзелмәс, тик башка хисләргә урын юк. Мин Рәмиләне яратам. Ә синең белән яхшы дуслар булып калсак, мин...
Алсу аны тыңлап бетермәде, китеп барды. Кинода шундый хәл күрсә, җен ачулары чыга иде аның. Янәсе, кызлар үзләрен кимсетәләр, йомшаклыкларын күрсәтәләр. Тик җебегәнлеген түгел, горурлыгын исбатлагандай булды ул. Данис борылышта калып, күздән югалгач кына, күз яшьләренә төелде.
Ояты ни тора?! Ихластан яратып йөргән Данисы аны Рәмиләгә алыштырган! Сипкелле, тәбәнәк, күзлекле Рәмиләгә!
Өенә кайткач, кеше юклыктан файдаланып, кычкырып-кычкырып елады кыз. Ә тынычлана төшкәч, киләчәктә нишләргә кирәклеген уйлый башлады. Бик кимсетелгән итеп хис итте ул үзен. Шуңа да тагын ике ел алар янында укырга теләмәде. Димәк, быел җәй аңа шәһәргә китәргә туры киләчәк.
Тозлы күз яшьләренә чыланган мендәрен калдырып, кыз көзге каршына килде. Керфегенә эленеп калган яшь бөртеген кулы белән сыпырып алды.
Әйе, ялга гына кайтканда Данис аны күрер өчен үзе киләчәк әле. Ә Алсу карап карар: чыгаргамы-юкмы. Үч алуның татлы мизгелләрен күз алдына китереп, кыз елмайгандай итте.
Кичке ашка табын артына җыелгач, Алсу өйдәгеләргә үзенең планнарын сөйләде.
– Әй, кызым, быел апаңны укырга кертә алсак та ярый әле. Икегезгә бергә көчебез җитмәс, – диде аш бүлеп йөргән әнисе. – Акча юк бит, балам, акча юк.
– Ә мин акчасыз керәм. Әйбәт укыйм, аттестатымда «өч»ле булмаячак.
– Көтеп торалар, ди, сине яхшы аттестатың белән. Мин дә «дүрт»ле дә «биш»легә генә укыйм да ул. Аннары кемгәдер «төртер» өчен генә түгел, яшәр өчен дә акча кирәк . Юлда йөрергә, ашарга, киенергә аз кирәк дип уйлыйсыңмы?
– Стипендиягә яшәргә кирәк ул, әти-әни акчасына түгел! – Акыллы кыяфәт чыгарып утырган апасына ачуы кабарды Алсуның. – Ә буең җитми икән – үрелмә. Мин бит вузга бармыйм, нибары колледжга.
– Башта колледжда, аннан соң вузда җәфаланганчы, 11 не монда тәмамлап, туры вузга китсәң, яхшырак түгелмени? – Апасы һаман үз фикерен такты. Ә Алсу һаман үзсүзлеләнде.
– Түгел!
Әлегәчә сүзсез генә тыңлап утырган әти кешенең түземлеге бетте булса кирәк. Гадәттәгечә сүз башлар алдыннан тамагын кырып алды да:
– Сөйләшү тәмам. Ашагыз тыныч кына. 11 нчедән соң да укырга керергә өлгерерсең. Әлегә мәктәптә укып тор, – диде.
Эреп таралгандай булган көндезге үпкә хисе төер булып тагын кызның тамагына утырды. Мөлдерәп тулган күз яшьләре таммасын дип, керфекләрен төшерде ул. Кием алалармы, китап-дәфтәрме, гел башта апасына карыйлар. Тәм-том алсалар да, зуррак өлешен аңа бирәләр. Ә менә эш дигәндә – юк. Эш тигез кушыла. Алсуга күбрәк төшә хәтта. Нәрсә сез, аның апасы 11 нче сыйныфны тәмамлый, аңа укырга кирәк, вакыты юк. Кунакка китәм дими бит, укырга җибәрегез, ди. Юк, шуңа да каршылар.
Ашау тәмен тәмам югалтып, кыз табын артыннан торды:
– Туйдым, рәхмәт.
Бикләнеп утырырга үз бүлмәсе дә юк, ичмасам. Ачуына чыдый алмый Алсу урамга юнәлде.
Нигә шундый бәхетсез булып туды икән ул? Күз атып йөргән, менә-менә «яратам» дип әйтергә тиеш Данисы башканы сөя. Йөзгә ямьсез, буйга бәләкәй, тавыш-тынсыз бит ул Рәмилә. Рәмилә урынында башка берәү булса да, бу кадәр кыен булмас иде, бәлки. Сыйныфташлары белеп калса, көләрләр инде. Алар гына буламы соң, бөтен мәктәп көләчәк. Ә әти-әнисе аның хәлен аңларга да теләми. Апасы да үзенең «апа» икәнен күрсәтүен генә белә, бөтенләй бала-чага итә. Аның да проблемалары бардыр дип уйламый...
Әлеге уйлар кызны туктаусыз эзәрлекләде. Клубка барганда да шулар гына иде башында. Шуңа күрә тирә-яктагылар көлешкәндә дә, аның йөзендә елмаю чаткысы күренмәде. Ә җитәкләшеп килгән Данис белән Рәмиләне күргәч, болай да җанын көйдергән ут тагын ныграк дөрләргә кереште. Аның бу халәтен сизеп калган күршесе Лиана сыра шешәсен сузды:
– Төкер башларына. Әйдә салкын сыра эчәбез, суынырсың азрак. Күңелең дә күтәрелер.
Моңарчы сыраны авызына да алмаган Алсу шешәгә үрелде. Үч итеп эчте ул. Үзенең кыланышын читтән Данисның күзәткәнен сизгәч, тагын-тагын чөмерде. Тегесе түзмәде булса кирәк, янында торган Рәмиләгә нидер әйтте дә, кызлар янына килде.
– Алсу, син бит эчмисең. Кирәкмәс. Бу сыра тиз исертә ул.
– Ә сиңа барыбер түгелме?
– Юк, барыбер түгел, без бит дуслар.
– Кирәкми миңа дуслар. Берәү дә кирәкми! – Алсу хәмер йогынтысына бирешә башлаган иде инде. – Бар Рәмиләң янына. Кит... Кит!
Клуб алдындагы яшьләр борылып карый башлагач, Данис артка чигенде.
– Алсу, син мондый түгел бит!
Ул нишләргә белми бераз торды да, клубка кереп китте. Ә Алсу сырасын кочаклап тышта калды. Күбрәк эчкән саен, күңеле ныграк тулды аның. Көн дәвамындагы вакыйгалар исенә төште.
– Үкенерсез әле, Алсуның күңеленә яра салган өчен елый-елый гафу үтенерсез. Тик ул булмас инде. Аяк очына басып, өзгәләнеп кычкырырсыз, тик ул дәшмәс...
Күз яшьләрен сөртә-сөртә нидер сөйләнгән Алсуга кызлар гаҗәпләнеп карады.
– Син нәрсә сөйлисең ул? Без кайдадыр «төшеп» калдык бугай.
– Менә күрерсез: Данис гомере буе үкенеп яшәячәк. Укырга җибәрмәгәннәре өчен әниләр дә үкенәчәк әле. Ә апа... Ә апа рәхәтләнеп яшәр. Аны гына яратырлар...
Кулындагы буш шешәсен җиргә куйды да, Алсу капкага юнәлде.
– Әй, син кая?
– Елга буена.
Алпан-тилпән килгән шәүлә караңгыга кереп киткәч кенә, Лиана:
– Нинди елга буена? – дип сорап куйды. Ләкин аны ишетүче булмады. Хәер, бер минуттан ул үзе дә нидер сораганын онытты инде. Алар көлешә-көлешә клубка кереп киттеләр. Тәрәзә янында сөялеп торган Данис белән Рәмилә кызларны күрү белән бер-берсенә карашып алдылар: Алсу юк иде. Егет аны кайтып киткәндер дип уйлады, ләкин шулай да сорарга булды.
– Лиана, Алсу кая?
– Кем? Ә Алсу! Ул китте...
– Кайтыпмы?
– Юк, елга буена китте.
– Нишли ул елга буенда?
– Сезне үкендерә.
Лиана әйткән сүзләрнең мәгънәсен Данис башта аңламый торды. Аннан корт чаккандай:
– Нәрсә??? – дип кычкырып җибәрде һәм күз ачып йомганчы чыгып йөгерде.
Барысын да ишетеп торган Рәмилә дә аның артыннан йөгермәкче иде, тик Алсуның апасы исенә төште. Аны кисәтергә кирәк.
Берни сизенмәгән Алия түгәрәктә бии иде.
– Алия, – Рәмилә каушап төште. – Алия, Алсу бүген әллә нишләгән...
– Әйе, аның бүген кәефе юк.
– Алия, ни өчен икәнен беләсеңме?
Рәмиләнең сүзләре апа кешене уңайсызландырды. Чыннан да Алсуның хәлләрен сорашмады бит ул. Ни өчен киреләнгәнен дә ачыклап тормады.
– Ә нәрсә булды? Рәмилә, җитди берәр нәрсәмени?
Кыз ни дияргә дә белмәде. Дөресен әйтсә, Алия аны гаепләр төсле иде. Әйтмәсә, ул эшнең җитдилеген аңламаячак.
– Бүген Данис аңа дус булып калырга гына тәкъдим итте. Мине... яратуын әйтте.
Алия тын калды. Көндезге аш өстәле исенә төште. Сеңлесенең күзләре елаганнан кызарган булган бит, ә ул аны аңламаган. Үзе дә беренче мәхәббәт газапларын яңа гына үткәрде бит. Андый чакта ничек кыен икәнен яхшы белә. Сөйләшергә кирәк Алсу белән. Апасыннан башка тагын кемгә күңелен бушата ала ул?
– Рәмилә, әле Алсу кайда икән?
– Кызлар аны елга буена йөгерде, диделәр...
– Нигә? Берүземени? – Алиянең йөрәге чемердәп куйды.
…Алия белән Рәмиләнең дә клубтан чыгып каядыр йөгергәнен көчле музыка астында биегән яшьләр күрмәде дә, сизмәде дә.
Ичмасам, елга буена төшә торган сукмаклары да әллә ничәү бит аның. Рәмилә берсеннән, Алия елый-елый икенчесеннән йөгерде. Ниндидер чүп үләннәренә, таш-кәсләргә абына-абына йөгерде ул.
Артык кабаланып, аяк астына карамаганлыктан, Алсу ташка басып, аягын каймыктырган иде. Апасы йөгереп килеп җиткәндә, ул бар дөньясына үпкәләп, җиргә ятып үксеп елый иде.
– Алсу, Алсукаем, гафу ит. Мин белмәдем. – Алия сеңлесен кочаклап еларга кереште. – Нигә әйтмәдең?
– Син сорамадың. Син беркайчан да сорамыйсың, ә мин әйтмим...
Кызлар кочаклашып елашырга кереште. Бер йортта яшәсәләр дә, бу минутта алар беренче тапкыр очрашкандай булдылар. Бер-берсенә әйтәсе сүзләре, ачасы серләре күп иде туганнарның. Шуңа күрә Алсуны эзләп аптырап беткән Данис аларның тавышын ишетеп йөгереп килеп җитсә дә, яннарына барып тормаска булды. Апалы-сеңелле бу пар янында өченче кеше артык иде...
Иртәгәсен Алсуның аягы гөбе кебек шешеп чыкты. Моны күргәч, әнисе ачуланырга кереште.
– Нигә соң шул дөм караңгыда биек үкчәле туфли киясез? Күрмисезмени авыл урамнарын?
Кичәдән бирле Алсу яныннан китмәгән апасы шаяру катыш җитди кыяфәт белән сеңлесен якларга кереште.
– И әни, монда үкчәле туфли белән егетләрне тотып калып булмый әле.
Әни кеше шунда ук кызының тел төбен аңлап алды. Менә нигә кичә Алсу кәефсезләнгән, үзсүзлеләнгән икән.
– И Ходаем, яңа ачылып килгән чәчәк кенә бит әле сез! Тотарсыз, үзегезгә генә насыйп ярларны табарсыз әле, – дип сөйли-көйли кызларын кочып алды ул. – Исән генә, таза гына булыгыз!
Әнисенең соңгы сүзләреннән Алсуга кыен булып китте. Әнисе дә, апасы да, әтисе дә аны шундый ярата, өзелеп тора. Ә ул аларга шундый кайгы китерә язды. Апасы укырга киткәч, әнисенә ярдәмче дә, сердәш тә булып Алсу калачак. Ә аннары ике елдан үзе дә укырга китәчәк. Аңа читтә күпме кыенлыкны үзенә генә җиңеп яшәргә кирәк булачак. Ә ул монда үзен яраткан иң якын кешеләре әйткән сүзләрне дә күтәрә алмый. Әйе, Данисны яратты ул, яраткан кебек булды... Тик кем белә, бәлки апасы кебек аның да чын, саф мәхәббәте алда көтәдер. Ә ул башланып кына килгән гомеренә нокта куймакчы булды.
Алсу сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп алды да күзен йомды. Аягы төзәлгәч, Данис белән очрашып сөйләшер ул. Кыен булса да, Рәмиләгә дә Алия апасына барып әйткән өчен рәхмәт әйтер. Бәлки, дус булып та калырлар әле. Аннары аягы төзәлү белән теге ташны өй алдына алып кайтып куяр. Авыр чаклары булганда, шул ташка карар…
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк