Логотип
Проза

Соңгы гафу

Юк, уйлардан котылу, үз-үзеңнән кая да булса качып китү мөмкин түгел икән...

Радик ФӘИЗОВ

Көндезләрен әле ярый. Эше-мәшәкате белән Фәүзиянең ямансылаулары басылып торгандай була. Тик шулай да сәер бер уй аны эзәрлекләүдән туктамый: үзе сату иткән икмәк кибетенә кереп-чыгып торган кешеләр арасында кисәк кенә Рәүф тә килеп керер төсле тоела. Көн саен, сәгать саен. Килеп керер дә елмаеп җибәрер, мәзәкләнә башлар кебек тоела. Рәүф шулай иде: ишек яныннан ук кыяфәтенә җитди төс чыгарып, калын кашларын җимереп, прилавка янына килер иде. Кесәсеннән акча алып, аны саный башлаган булыр иде. Аннары сабый балалар төсле тыела алмыйча көлеп җибәрер иде дә, әгәр кибеттә кеше-кара юк вакыт булса, шүрлекләр артына алып кереп, үбә башлар иде.

Егерме ике ел бергә матур гына гомер иттеләр. Егерме ике ел буена холкы да бозылмады, мәхәббәте дә сүрелмәде Рәүфнең. Фәүзиясен һаман да яшь егет чагындагы кайнар, барысын да кичерә торган сөюе белән сөйде. Балалардай самими, кече күңелле, уен-көлкеле кеше, дөньяда бер дигән кеше иде Рәүф. Аның белән гомерләр, җәй көне тәрәз ачкач исеп үтә торган саба җиледәй үтте дә китте. Сизелмәде дә.

Көндезләре әле ярый. Тик менә бүгенге шикелле күләгәле моңсу кичләрдә Фәүзияне иксез-чиксез сагыш, өзелеп сагыну, мең төрле күңелсез уйлар үзләренең салкын кочагына ала. Җитмәсә, әле соңгы вакытта өйдә ялгызы, олы улы Рамилне быел армиягә алдылар, кызы, җәйге каникуллар җитүгә, бер генә атнага дигән булып, авылга, әбисе янындагы рәхәтлеккә китеп барды. Дөнья шулай корылган инде: әниләре исән булганда, балалар ятимлектән бик боегып та тормыйлар. 

Фәүзия кибеттән кайтып, аннан-моннан гына капкалый да, бер кешелек табынын җыештырып, тәрәзә янына килеп утыра. Азрак урамда, ишегалдында һава сулап йөрергә, күрше хатыннар белән сүз алышырга да булыр иде югыйсә. Тик эштә ардыра шул. Азык-төлек кибетендә сату итүчеләр гел аяк өсте, әгәр исәпли калсаң, көненә әллә ничә чакрым җәяү юл үтә алар. Шуңа күрәдер, кичке чәйдән соң гел ял итәсе, утырасы гына килеп торадыр. Менә бүген дә болай да йомшак урындыгына нәни көрпәсен җәйде, кулына бәйләмен алды да тәрәзә янына килеп утырды. 

Гомерләр үтә. Шатлык-куанычлар белән булса да, кайгы-хәсрәт белән булса да бер дә туктамый үтә бирә гомерләр. Менә Рәүфнең вафат булганына да елдан артты инде.

Фәүзияләр торган ике катлы йорт поселокның иң читендә, аннан да ары инде бернинди каралты юк. Өске кат тәрәзәсеннән яшел келәмдәй җәелеп яткан уҗым басулары, ә аннан арырак урман полосасы, елга буйлары, балык хуҗалыгы күлләре ялтырап күренә. Ял көннәре җитте исә, әле кояш та чыкмас борын торып, кармакларын иңнәренә салыр иде дә, киң кырыйлы эшләпәсен башына элеп, шул якларга юл алыр иде мәрхүм. Барган саен балыгын да әйбәт алып кайтыр иде. Ишегалдындагы бүтән ирләргә ияреп, домино шакылдатуның, тәмәке пыскытуның ни икәнен дә белмәде. Бу әйбәт кешеләр дөньядан ник алай бик иртә китәләр икән?

Шулай дип уйлаган гына иде, Фәүзиянең бишинә йөрткән куллары ярты юлда тукталып калды. Эчләрен пошырып көн дә бер килә торган үкенече тагын күңелен тутырып, бәгырен, йөрәген кысып тоткандай итте. Бүген исә бу үкенеч аеруча көчле, аеруча аяусыз иде: хатын утырган җиреннән бөгелеп төште, авырттырып аскы иреннәрен тешләде. Күзләрен йомып, хәсрәтеннән як-якка чайкалып утырды. Әгәр бу минутта аның газап болытлары баскан йөзен күрүче булса, ул кеше тетрәнеп китәр иде. Ахырда күңелне тутырган хәсрәт үзенә юл тапты, ике бит уртасыннан кайнар яшь булып акты. Бераз бушанып, тирән итеп бер сулыш алды, азрак уй йөртерлек хәлгә килде.

Бигрәк әйбәт кеше иде шул Рәүфе. Ә менә Фәүзия үзе мәгънәсезлек күрсәтте, шундый әйбәт кешенең, егерме ике ел бергә яшәгән кешенең бик каты хәтерен калдырды, күңелен рәнҗетте. Гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ менә Рәүф артыннан ишек ябылуга ук, җире-күге белән үкенде, бүген кич белән үк ничек итеп кат-кат гафу үтенәсен дә уйлап куйды. Тик Рәүф өчен ул көннең киче булмады шул инде.

Былтыргы җәйнең яңгырлы ул иртәсен бөтен ваклыклары белән хәтерендә тота, мәңге оныта да алмас Фәүзия. Ул көнне дә алар сәгать алтыда тордылар. Фәүзия чәй куйган арада, Рәүф тәрәзәләрне ачып өйне җилләтте, гимнастика ясап алды. Бар да гадәттәгечә иде. Уйласаң, исләрең китәр, кайчак бу тормышның ахмак бер ваклыгы нинди тирән үкенечкә китерә. Рәүф бит-кул юганда, Фәүзия үзе белән бергә эшләгән Флүрәнең яңа тун алуы турында сөйләп китте. Һәм ул бик тәмләп сөйләгәндә генә, Рәүф битен сөртте.

– Ә? –диде ул берни төшенмәгән кебек. 

Менә шушы каһәр суккан «ә?»дән, бу еламсык, җәйнекенә охшамаган да сүрән иртәдә Фәүзиянең кисәк кенә җен ачулары кабарып чыкты. Рәүфнең колакка каты икәнен, аңа әле эш арасында гына түгел, ә болай да кабат-кабат әйткәләргә туры килгәнен белә торып, ачуы чыкты.

– Бер саңгырау булдың инде! Сиңа кабатлап әйтә-әйтә, үзем кабатка әйләнеп барам инде. Үтте инде саңгырауланып гомерләр, – диде ул.
Иртәнге сәгатьтә йөзенә бәреп әйтелгән бу таш сүзләрдән Рәүф беравык сыны катып, тын алалмыйча торды. Ул үзенең саңгырау икәненә бик кимсенә, аны кешеләрдән бик яшерә, әгәр кем дә булса тупаслык күрсәтеп, бу хакта үзенә сиздерсә, хәтере бик кала, шунлыктан өйдәгеләр дә, дуслары һәм эштәге иптәшләре дә аңа бу хакта сиздерүдән бик сакланалар иде. Ә менә үз хатыны, үз Фәүзиясе тиктомалдан әйтте дә ташлады, тиктомалдан капчык төбен селекте. Ишек яңагына сөялгән Рәүфнең күзләре газаплы кимсенү, рәнҗү белән тулды.

– Син... Бу сүзләрне ник әйткәнеңә үзең дә үкенерсең әле! – диде ул һәм өстәл янына утырып та тормыйча киенә башлады. Шул килеш чыгып та китте.

Аһ, әгәр дә шул чакта Фәүзиянең дә күңелен телгәләп алырлык берәр җавап сүзе әйткән булса. Яман итеп тиргәгән, хәтта берне чалтыратып та җибәргән булса. Ул тәкъдирдә, бәлки, Фәүзиягә хәзер бераз җиңелрәк тә булыр иде.

Рәүф электрик иде. Ул көннәрдә поселокта яңа кунаклар йорты ачабыз дип мәш киләләр иде. Кичкә таба эш урыныннан өйгә инде Рәүфнең җансыз гәүдәсен генә кайтарып куйдылар. Ул кунак йортының яңгыр чылаткан калай түбәсеннән, аягы таеп, яңа китереп ялгаган электр чыбыклары өстенә егылып төшкән иде. Мизгелендә вафат булган, үзе берни дә тоймый калган, диде врачлар. Хәсрәтеннән ни эшләргә дә белмәгән Фәүзия, әллә инде теге сүзләргә гарьләнүдән үз-үзенә кул салды миикән, дип тә уйлаган иде. Тик күреп торган иптәшләре Рәүфнең ялгыш таеп китүен, әле аннан соң да түбәгә тотынырга бик тырышуын әйттеләр.

Ни хәлләр итәсең, үлгән артыннан үлеп булмый, үлем кайчан да булса һәркемгә киләсе. Тик менә һич уйламыйча, һич көтмәгәндә әйтеп җибәргән сүзләрнең авырлыгы... Ни гомерләр тату торып, ахыргы көнендә, соңгы сулышында үзе белән Фәүзиясенә үпкәләү, рәнҗү уе алып китте Рәүф. Бик авыр хәл бит бу.
Аһ, булса икән бу дөньяда шундый бер мөмкинлек! Менә ул сүзләрне кире кайтарып алып, Рәүфтән соңгы тапкыр гафу үтенеп булса икән. Бер генә минутка, бер генә сүз әйтергә... Бирелсә икән кешегә шундый мөмкинлек!

Көн дә кич белән менә шушылай тәрәзә янына килеп утыра да авыр уйлары арасында кала Фәүзия. Онытып та булмый ул уйларны, җиңеп тә. Берни белән дә. Көннәр үтү белән алар яңара, көчәя генә бара. 

Фәүзия, кулыннан эшен төшермичә, тезләре өстенә ачып салган Шукшин китабына күз салды, «Раскас» хикәясен укый башлады. Күрче бу хатынны син. Җилкуар бер офицерга ияреп, үзенең ирен ташлап киткән. Сабый баладай самими, нинди яхшы күңелле ирен... Ә соң син үзең, үзең нишләдең?

Китап белән эш барып чыкмагач, Фәүзия, барысына кул селтәп, карашын тәрәзәгә текәлде. Әнә, кара тасма булып поселоктан асфальт түшәлгән юл чыга. Аннан урман хуҗалыгы ягына ашыга-ашыга бер автобус үтеп бара. Тәрәзәләрен кичке кояш нуры алтынлаган... Бәхетле кешеләр утырадыр ул автобуста, уен-көлке сөйләшеп барадыр алар... Өйләрендә хатыннары, балалары көтәдер…

Юк, уйлардан котылу, үз-үзеңнән кая да булса качып китү мөмкин түгел икән. Менә бүген әле никтер бигрәк моңсу. Аһ, булсын иде шушы дөньяларда могҗиза. Булсын иде! Рәүфне үпкәләткән көннең бер генә сәгатен, юк, бер генә мизгелен кире кайтарып ала алсын иде Фәүзия. Рәүфнең нурлы йөзләренә карап, гафу үтенергә генә өлгерсен иде. Башкасына ул дәгъва да итмәс иде.

«Азат хатын», 1982 ел, №7

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/front-view-woman-with-anxiety-couch_8623653.htm#fromView=search&page=1&position=30&uuid=903934da-1344-4b46-be88-966812446abc

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар