Логотип
Проза

Соңгы тукталыш

Телефонын капшый-капшый йөгергән хатын кинәт берәүнең күкрәгенә килеп бәрелде. Каршындагы ир колакларына наушник кигән дә, телефоныннан нидер тыңлап бара иде. Уңайсызланып: «Гафу», – дип узып китмәкче иде дә, кинәт баскан җирендә катып калды. Илгиз! Менә очрашу бу! 


Метроның соңгы станциясеннән ашыга-ашыга чыгып килүче Фирүзә сәгать ничә икәнен карар өчен сумкасындагы телефонын эзләргә кереште. Бүген эшендә ун минутка тоткарланды. Хәзер җир өстенә чыгу белән балалар бакчасына йөгерергә үк туры киләчәк. Инде болай да кызын иң соңгылардан диярлек ала. Кич төркемдә калган өч бала: «Кайсыбызны алданрак алырлар икән, кайсыбызның әнисе башын  күрсәтер икән?» – дигән кебек, нәүмизләнеп ишек ачылганын көтеп утыралар. Үзеннән башка баласын алырга бер кешесе дә юк Фирүзәнең. Телефонын капшый-капшый йөгергән хатын кинәт берәүнең күкрәгенә килеп бәрелде. Каршындагы ир колакларына наушник кигән дә, телефоныннан нидер тыңлап бара иде. Уңайсызланып: «Гафу», – дип узып китмәкче иде дә, кинәт баскан җирендә катып калды. Илгиз! Менә бу очрашу! 

Университетның икенче курсында укучы студент Фирүзә тулай торак бүлмәсендә ике төркемдәш кызы белән яши. Тугызынчы катта яшәүче икенче бер төркемдәшләре янына көнгә әллә ничә менеп төшәләр. Бер шимбә кичендә чәй эчәргә дип чакырганнар иде «өстәге» кызлар. Рамиләнең әнисе авылдан каймак, кабартмалар, пироглар җибәргән. Андый әйбердән баш тарту мөмкинме соң инде авыл кызларына? Тугызынчы катка менеп җиткәч кенә чәй чокырларын онытып калдырганнарын искә төшереп, Фирүзә тиз генә бүлмәләренә төшеп китте. Ләкин җиденче каттан ары уза алмады. Тулай торакның каршы як блогында яшәүче өч егет җиденче кат тәрәзәсе төбендә сөйләшеп торалар. Кызлар өскә менеп киткәндә үк артларыннан карап калганнар иде инде. Шунда берсе Фирүзәнең каршысына чыгып басты. 

– Кая йөгерә бу чибәркәй?
 – Кая йөгерсәм дә, синең янга түгел, – дип узып китмәкче булды Фирүзә.

Теге егет бирешергә уйламады да. Кулын аркылы сузып, кызга узып китәргә ирек бирмәде. Моның белән көч сынашу мөмкин түгеллеген аңлаган Фирүзә хәйләкәрлек күрсәтергә уйлады. Башка вакытта мондый чая егетләргә сүз дә катмас иде, ялынмас иде. Бу юлы алар уенын уйнарга булды. 

– Җибәрегез инде, сез өчәү, мин берүзем. Мине нишләтмәкче буласыз? Танышасыгыз килсә, моның башка матуррак юллары да бар бит. Бәлки башкача танышырбыз? – дип елмайды. Хәйләкәрлек барып чыкты. Егетләр дә оялып кына елмайдылар да, исемнәрен әйттеләр. Ипсез генә башланган танышу матур тәмамланды, егетләр Фирүзәнең кайсы бүлмәдә яшәгәнен сорап, кич утырырга чакырдылар. Арадан иң кыюы – Расих бөтенесе өчен дә сөйләште. Илгиз белән Дамир тыйнак кына елмаеп тордылар.

Икенче көнне үк кичке җидедә Фирүзәләрнең ишеген шакыдылар. Тулай торакта шулай күнегелгән бит – белгән кеше ишекне шакый да, ачып та керә. Ишекне ачучы булмагач, Фирүзә үзе барып ачкан иде, ни күрсен – Расих белән Илгиз басып торалар. Шулай итеп көн саен кич чыга башлады Фирүзә. Илгиз көн саен сөйләшеп утырырга килә иде аның янына...

Май кояшыдай балкып, Илгиз наушникларын салды да:
– О-о-о-о, нинди кешеләр! – дип елмайды. Хәл-әхвәл сорашу, кая эшләү, нигә ашыгу турында сорашып алдылар. Әле генә кызы янына бакчага ашыгучы Фирүзә дөньясын онытып, яшьлек хатирәләренә бирелде. Соңгы тапкыр очрашканнарына ун еллап вакыт узган инде. Ә Илгиз бер дә үзгәрмәгән. Һәрвакыттагыча матур, килешле киенгән, ә еллар аңа бөтенләй кагылмаган да кебек, бер дә олыгаймаган. Нишләптер Фирүзә үзенең тышкы кыяфәте турында борчылды. Ичмасам, иннек тә сөртмәде бүген эштән чыкканда. Туктале, нишләп бу турыда борчыла соң әле ул? Әллә Илгизгә ошарга тырышамы?

Илгиз дә соклануын яшерә алмады. Сиздермәскә тырышып булса да, Фирүзәне күз аша уздырды, ерылган авызын җыя алмады. Илгиз турында социаль челтәрләрдән мәгълүмат эзләп караганы да бар иде Фирүзәнең. Кая ул хәзер? Кем белән? Гаиләсе бармы? Бәхетлеме? Ләкин беркая да бер генә фотосын да күргәне булмады. Ел саен туган көнендә «Туган көнең белән, Фирүзә апа!» дигән булып бер котлау гына килә иде. Ул котлауга кияүдәге хатын җавап биргәне булмады. Шулай буламыни? Ир хатыны була торып әллә кайчан очрашып йөргән егеткә җавап бирергә, хәлләрен сорашырга уйлап та карамады Фирүзә. Үзе еш исенә төшерсә дә...

Тәрәзә төбенә кич утырырга чыкканда Фирүзә Илгизнең үзенә гашыйк булганын белә иде. Күз карашыннан, мөнәсәбәтеннән, игътибарыннан сизелеп тора егетнең. Техник университетта белем алучы егет әле спортчы да – кул көрәше буенча төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулый. Үзе чибәр, бер дигән егет. Тулай торакта Илгизгә кызыгып йөрүче кызларны да белә иде Фирүзә. Ләкин нигәдер үзе аңа гашыйк була алмады. Дустанә мөнәсәбәттән  «кыз–егет» статусына күчәргә нидер комачаулый иде. Артык яхшы булуы белән куркытамы әллә аны Илгиз? Кыз моны үзе дә аңламады. Ә Илгиз көтте. Фирүзәне үзенең дусларына «йөргән кызы» итеп таныштырды. 

Җәйге сессияне япкач, икесе дә практика узарга Казанда калырга планлаштырдылар. Тик «Сабантуйга гына» дип үз авылларына кайтып киткән Фирүзә ул җәйне башка Казанга килмәде. Илгиз исә аны көтеп ике аен шәһәрдә уздырды. Сентябрьдә укырга килгәндә Фирүзә инде башка егет белән очраша иде. Ә Илгиз бу тулай торактан икенчесенә күченгән дигән хәбәрне дуслары җиткерде. Алар башка очрашмадылар. Илгиз Фирүзәгә рәнҗегән дигән сүзләр дә ишеттерделәр. «Башка бер кыз белән дә очрашмыйм», – дип тә әйткән икән...

Әнә шул яшьлектәге аңлашылмаучанлык озак еллар Фирүзәгә тынгылык бирми иде. Үзен акларга тырышып Илгиз турында бер генә хәбәр булса да ишетергә теләп социаль челтәрләрне тикшерде, уртак дусларны эзләде. Илгиз, шул вакытта рәнҗеп, гомергә ялгыз калмады микән? Фирүзә аны ярата алмады шул, йөрәкне мәҗбүр итеп булмый. Ләкин Илгизнең бәхетсез булуына сәбәпче булып яшисе дә килми иде. Чынлап та рәнҗегән булса... 

Үзенең тормышы түгәрәк булмады Фирүзәнең. Илгиздән соң очраша башлаган егеткә кияүгә чыкты, биш елдан соң гына көттереп кызлары туды. Ләкин ирен ул гына тота алмады, аерылып китеп, башка гаилә төзеде ул. Фирүзә кызын шулай берүзе үстереп яшәп ята. Илгиздәге күркәмлекне, ниндидер затлылыкны, итагатьлелекне башкалардан эзләсә дә, таба алмады. Ничек яшь чакта шундый сыйфатлары күзенә күренмәде икән?

– Син көн саен шушы вакытта кайтасыңмы? – дип сорады Илгиз. Ничә ел шушы юлдан йөреп аларның бер дә очрашканнары булмаган.
– Әйе, ләкин мин бераз иртәрәк кайтам. Бүген эштә тоткарланырга туры килде, – диде Фирүзә.

Алайса әйдә иртәгә очрашыйк әле. Вакытың булса... Менә монда ерак түгел бер кафе бар. Шунда кофе эчеп чыгарбыз, сөйләшербез, – дип тәкъдим итте Илгиз.  
Очрашу сүзе куркытса да, озак еллар борчыган сорауларына, ниһаять, җавап таба алуы Фирүзәне ризалашырга мәҗбүр итте... Ул инде эчтән генә кызын бакчадан кем аласын да хәл итеп куйды. 

Икенче көнне эш көне ахырга якынлашканын түземсезлек белән көтеп алды Фирүзә. Чәчләрен төзәтте, иренен буяды. Моның өчен үзеннән үзе дә оялып куйды хәтта. Чит ир янына барганда шулай әзерләнәләрмени, дип, үзен битәрләп, иренен яңадан сөртеп атты. Гафу иткәнен генә беләм дә, онытам, шуның өчен генә барам дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. 

Илгиз аны кафеда көтә иде инде. Өстәл өстендә чәчәк бәйләме ятканын күргәч, Фирүзәнең тезләре калтырап куйды. Ай Аллам, тагын өметләндерә түгелме ул Илгизне? Теге вакытта да шул өметләндерүдән ары уза алмады кыз йөрәге, аңа Илгизнең игътибары үзәгендә булу, аның белән матур итеп йөрү генә ошый иде. Аларның хәтта шәһәр урамыннан җитәкләшеп узганнары да булмады. Кызның күңеле йомшарыр дип озак көтте Илгиз. Нәтиҗәдә, аралары мәңгелеккә аерылыды. 

– Илгиз, мин бит сиңа берни дә ышандырмадым. Сиңа биргән вәгъдәм дә юк иде. Безнең сәер мөнәсәбәтләрне үзең дә аңламый идең бит. Үпкә саклап яшәмә миңа, зинһар өчен, – дип тезеп китте Фирүзә, акланырга тырышып.

– Туктале, Фирүзә. Мин сине гаепләргә уйламадым да. Дөрес, әле дә сине соңгы тапкыр күргән җәйне еш искә төшерәм. Көн саен синең Казанга килгәнеңне көтеп яшәдем. Ике ай көттем. Шул вакыт аралыгында мин барысына да үзем гаепле булуымны аңладым. Белә идем бит мине яратмаганыңны. Ләкин син араларны да өзмәдең, якынрак булырга да рөхсәт итмәдең. Ә мин шуңа риза идем... Әйе, синнән соң башка бер кыз белән дә очрашкан булмады. Мин башка берәүгә дә ачыла алмас идем. Бер яраланган хисләремне бик тирәнгә яшердем дә, эш белән генә яшим менә шулай... 

Кофе эчеп озак сөйләшеп утырдылар ул көнне. Сүзләр дә, яңалыклар да җыелган. Алар кафедан чыкканда акрын гына кар ява иде. Ләкин кар бөртекләре җиргә төшүгә үк тамчыга әйләнеп аяк астына җәелә. Кышның язга бирешергә теләмичә көрәшеп маташкан бер мәле... 

– Менә бит, өч ел буе шушы метро станциясендә йөреп бер-беребезне күрмичә яшәгәнбез. Бәлки, танымыйча, башны да күтәрмичә узып та киткәнбездер, – диде Фирүзә.
– Әйе, узып китүләр күп булды инде... Ничек дисең әле: теге без бәрелешкән көнгә караганда, ун минут иртәрәк кайтасыңмы? – дип санарга кереште Илгиз.
– Әйе, шулай килеп чыга. 
– Ярар, аңлашылды, – дип елмайды Илгиз. 

Шушында – метро янында аерылыштылар. Тик бу аларның соңгы очрашулары түгел иде әле...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар