Логотип
Проза

Син генә кирәк

Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...

Азык-төлек тулы ике сумка күтәреп Надирә кайтып керде. Пәлтәсен элгечкә болгап кына атты да, сумкаларын тиз-тиз бушатып, алган әйберләренең кайсын – суыткычка, кайсын шкафка урнаштырырга кереште. Шкаф ишекләре шап та шоп килде, суыткыч ишеге бер ачылды, бер ябылды... Ул арада кәстрүлгә краннан шаулап су акканы ишетелде – юл уңае кичке базардан алган ит белән Надирә аш куеп җибәрде. Аш кайнап чыкканчы бераз гына тын алырга да була хәзер.
Кулын алъяпкычы итәгенә сөртә-сөртә, Надирә зур якка чыкты. Диван кырыендагы тумбочкадагы стакан бушаган иде, аны алып кабат кухняга юнәлде. Чәйнекне газга утыртып, суының бераз җылынганын көтте дә, кулына сулы стаканны тотып, кабат ишектә күренде.
Иртәдән бирле тамагына тәгам ризык капмаган карчыкның тамагы да кипкән, карыны да ачкан иде. Аннан да битәр, юеш памперста ятып, тән тиреләре пешегеп, әчетәләр.
Карчыкның башын мендәрдән күтәрә төшеп, Надирә башта су йоттырды. Аның йотлыга-йотлыга сусавын басканын көтеп торды да, кабат ипләп кенә урынына яткырды. Комод тартмасыннан яңа памперс алып, тумбочкага куйды. Ваннадан табак белән җылы су алып килде. Кулына зәңгәр перчаткаларын киеп алып, карчыкны ипләп кенә аягына бастырды. Тамырлары бүрткән ябык куллары белән карчык диван кырыендагы тумбочкага чытырдап ябышты. Кайчандыр авыл сәхнәләрендә ут чыгарып биегән аяклары арык гәүдәсен күтәрә алмый калтыранды.
– Хәзер, әз генә түз. Бетә, бетә! – дип юаткандай итте аны Надирә. Үзе ияләнгән гадәт белән тиз-тиз генә памперсны салдырып алды. Тәненә җылы су тиюдән карчыкның бер мәлгә каз тәннәре чыкты. Урын-җирен җайлап, аны урынга яткыргач, Надирә кабат кухня ягында кайнашты. Ашын пешереп бетерәсе, урын җәймәләрен юып киптерәсе... Эше күп иде аның. Тиен кебек бөтерелде. Кабат шкаф ишекләре бер ачылды, бер ябылды. Ваннадагы кер юу машинасының шаулатып су алган, гөрелдәп кер әйләндергән тавышы ишетелеп калды. Ул да булмады, борыннарны кытыклап, өй эченә тәмле шулпа исе таралды. Карчык, бөрешкән иреннәрен чәпелдәтеп куйды, ашыйсы килә иде. Балконга кер эләргә чыгышлый Надирә аны ягымлы тавышы белән кабат юаткандай итте:
– Хәзер пешә, озак калмады, ашатам...
Карчыкның инде күптән телен әйләндереп сүз әйтерлек хәле юк иде. Ул бары тик бөрешкән иреннәрен генә кыймылдатты. Әллә рәхмәт әйтүе, әллә башка?
Әй бар иде лә аның да гайрәтле, егәрле чаклары! Чибәрлеге дә булгандыр, авылның бер дигән егетләре озата кайтыр иде кичке уеннан. Кем белә, бәлки, чибәрлек кенә дә сәбәп булмагандыр – әтисе амбар мөдире булган кызга өйләнеп, тормышын аз булса да җайлау ниятеннән йөрүчесе дә булмагандыр дисеңме? Авыл кешесенең үтә дә ярлы чаклары иде бит. Ипигә тамаклары яңа туя башлаган иде колхозчының. Кызын җыен авыл гидаена бирәсе килмәде әтисенең. «Бетмәс ярлы-ябагай, үз бәяңне белеп йөр!» – ди иде ул иннек-кершән ягынып кичке уенга чыгып киткән кызы артыннан. Ничек итсә итте, җаен табып, кызын шәһәргә урнаштыра алды әти кеше. Башта кибеттә идән юды кыз, аннары сәүдә техникумын тәмамлап, сатучы булып урнашты. Үз белеме, үз тырышлыгы гына җитмәс иде, әтисенең авылдан ташыган каз-үрдәкләре, йомарлам-йомарлам майлары, баллары булышты. Эше яхшы булды кызның – бөтен таныш-белеш, туган-тумача аңа килеп егыла иде. Кибетче белән дуслыгың булса гына дефицит товарга тиенә ала идең бит ул елларда. Чит илдә тегелгән шәп күн итекләр, матур күлмәкләр, кызыклы китап, ят тәм-том – барысы да «итәк астыннан» гына сатылды. И рәхәтләнде инде сатучы халкы. Дөньяның кендеге алар иде. Кыз да эшли-эшли, авылча самимилеген, гадилеген югалтты. Тупасланды, явызланды, мин-минләнде... Бармагы саен алтын йөзек кунаклады, муенына чәнчә бармак калынлыгы алтын чылбыр асты. Кешедә юк кием-салым белән шкафлары тулды. Эшли торгач, җае чыгып, бер бүлмәле булса да аерым фатир да булды. Инде кияүгә чыгасы гына калды. Тик әтисенең «авыл гидайлары» дигәне күңел түренә нык кереп урнашкан иде бугай. Авыл егетләренә үзе борылып карамады, шәһәр егетләре аны үзләре үз итмәде. Инде кияүгә чыгып, бала сөю өметләре өзелергә җиткәндә үзе эшләгән кибеткә бер товаровед килде. Башы пеләшләнә башлаган, күлмәк астыннан шактый калку корсагы абайланган ир иде ул. Сатучы халкы кызны тизрәк шуңа димләде. «Булмаса, бала табар өчен генә булса да чыгып керим», – дип, кыз тәвәккәлләде. Кырыгы тулгандарак кына Ходай Тәгалә бер ул белән бүләкләде тагын үзен. Ул шушы бер малайга да бик риза иде. Ире дә, аның үзе кебек, акча тәмен, мал тәмен белә торган кеше булып чыкты. Юклык күрми үстерделәр улларын. Өч бүлмәле кооператив фатир төзетеп керделәр. Аннары дөньялар үзгәрде. Дефицит товар белән кибетләр, базарлар тулды. Кибетче халкының шөһрәте бетте. Алай да элеккеге танышлыклар белән улларын уку йортына урнаштырдылар. Чоры шундый булды – белем белән генә дә кереп булмый иде институтларга, танышлык кирәк иде.
Булачак хатыны белән институтта укыганда танышты уллары. «Кем ул? Ата-анасы кем?» – дип, әти-әнисе никадәр генә тәфтишләсә дә, «Вакыты җиткәч, танышырсыз», – дип, сүзне гел икенчегә борды. Ә үзе йөргән кызын өйгә алып кайтып, әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмады. Аларның акча, байлык дип күзләре тонганын белә бит. Бай гаиләдән түгел иде күзе төшкәне. Кием-салымнары да әллә кем түгел. Шуңа күрә ахырга кадәр тартты да сузды. Өйләнергә тәмам күңелен утырткач кына таныштырды булачак киленне булачак кайнана-кайнатасы белән. Гади ситсы күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар... Аларны тизрәк аерыр өчен әни кеше кулыннан килгәннең барын да эшләр. 
Тик улларының гыйшкы каты иде, күрәсең, сөйгәненнән башка кызны күрмәде дә, әнисенең аның яманлап сөйләгәнен ишетмәде дә. Ахыр килеп, әти белән әни дә бирешергә мәҗбүр булды. Улының хатыны булды дип кенә, килененә карата күңеле эремәде кайнананың. Кигән киемен ошатмады, пешергән ашын ашамады. Үзенә тутырып әйтмәсә дә, сытык чыраеннан күңеленнән ни уйлаганы барысы да аңлашыла иде. Юләр түгел иде киленнәре. Ул барысын да аңлады. Өч бүлмәле фатирны калдырып, ирен тулай торак бүлмәсенә күчәргә ничек тә үгетли алды. «Әле әниләрең җиргә җитмәгән. Килеп, булышып торырбыз, үз дигәнчә яшәсеннәр», – дип, бик сиздерми генә ирен үзе теләгән юнәлешкә борды.
Яшьләрнең үзбаш яшиселәрне белеп, и тузынды да соң кайнана. Килен үзе теләсә кайда яшәсен иде дә, улын сөйри бит тараканлы тулай торакка. Ул бер бүлмәдә борылыр урын да юк бит! Шулай да улының хатынына мәхәббәте алдында ана көчсез иде, биреште. Алар – карт белән карчык – берүзләре өч бүлмәле фатирда, ә малай белән килен тугыз квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә яши башлады. Шул бүлмәгә онык кайтты.
Онык кадерле, тансык иде. Кайнана белән килен арасындагы тар гына, чайкалып-айкалып торган гына бер басма булды ул. Онык хакына ешрак күрештеләр, онык хакына бер-берсенә юл куйдылар.
Никадәр гайрәтле, никадәр егәрле булсаң да, картлык исәпләшеп тормый икән ул. Башта кайната китеп барды. Әле кабер туфрагы да суынып җитмәгән иде, хәерсез бер таңда ире дә уянмады. Йөрәк, диде табиблар хәсрәтеннән шашар хәлгә җиткән хатынга. «Нинди йөрәк булсын утыз биш яшендә?» – дип ярсып кычкырды ул. Кабернең ике ягында ике хатын җир тырнап елады. Бер якта – ятим ана, бер якта – тол хатын. Бу хәсрәтне күтәрә алмады кайнана. Эчендә җаны булса да, ул инде тере мәет иде. «Инсульт», – диде бу юлы табиб. Кайчандыр үзен кимсеткән, мыскыллап көлгән кайнанасы хәзер әнә күзенә генә карап тора килененең. Авызына кашыклап аш каптырганда, уңайсызланып, карашын читкә бора.
Юк, күптән аңа ачу тотмый инде Надирә. Көченнән килгәнчә кайнанасын карый, ашата, юындыра... Ике фатирга яшәү кыен була башлагач, үз фатирын улына калдырып, кайнанасының өч бүлмәле фатирына күченеп килде. «Сиңа безнең фатир кирәкме? Монда хуҗа булырмын, дисеңме? Шиш сиңа фатир», – дип кычкырган иде аңа кайнанасы бервакыт. Хәзер әнә шул иркен фатирының түр бүлмәсендә килененең кайтып кергәнен түземсезлек белән көтеп, көчсез, егәрсез карчык ята. Фатиры да, шкаф тулы киеме, алтын-көмешләре дә кирәк түгел аңа, бары тик килене генә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хатын кызнын башыннан уткене, уземнен башымнанда утте, шул вакытларын иске тоште

    Хәзер укыйлар