Логотип
Проза

Сагыну 6

Бу мизгелдә, котырган буран тынып калгандай булды, Газинур белән Гүзәлиянең мәхәббәте шаһитләре булган кар бөртекләре генә, таш баганага беркетелгән лампочканың сүрән яктысында вальс биегәндәй, бөтерелде дә бөтерелде...

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып фронт юлын таптаган ветеранның орден-медальләре бихисап, алар арасында «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз», «Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» орденнары да бар. Газинур әтисен җирләгәч, фронтовикның гимнастеркасын, шинелен, хат-медальләрен үз куллары белән мәктәп музеена илтеп тапшырды. Әтисе исән вакытта яшьләр белән элемтәсен өзмәде – мәктәптә узган очрашуларның кадерле кунагы булды. Сугышка бәйле хатирәләрен яшь буынга сөйләп калдырырга тырышты атасы... «Тынычлыкның кадерен белегез, Җиңүне яулар өчен бабаларыгыз гомерен бирде, әбиләрегез кырлардагы соңгы башакны җыеп фронтка озатты. Күпме яшь акты, кан түгелде... Сез – тынычлык балалары, Сугышның нинди кайгы-хәсрәт, кан-яшь алып килүен күз алдына да китерә алмыйсыз. Бабайларыгыз, әбиләрегез батырлыгын онытырга хакыгыз юк! Аларның батырлыкларын данласак, тарихны онытмасак, тормышның кадере артыр!» – дип сөйли иде ул чыгышларында.

Ветеран халык белән очрашуларга төпчек оныгын да ияртеп бара иде. Рамил бабасына охшаган: зәңгәр күзле, сары чәчле, тик буе гына озынрак. Дәресләрдә укучыларны еш кына төрле темага сочинение яздыралар. Бишенче сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчесе «Минем булачак һөнәрем» дигән темага инша яздырган. Рамил үзенең бабасы кебек танкист булачагын язган. Соңыннан иншаларны сыйныф каршында кычкырып укыганнар. Рамилнең танкист булырга теләгәнен белгәч, сыйныфташлары көлешкән. «Рамил, синең буең озын, танкистларга кыска буйлы егетләрне генә алалар», – дигән шул вакытта бер малай... Укытучы бу хакта ата-аналар җыелышында сөйләп, барысын да көлдергән иде... Чыннан да, Рамил сыйныфташларыннан озын буе белән аерылып торды, мәктәпне тәмамлаганда буе 1метр 80 см иде.

Аллага шөкер, бүген дә авыл халкы фронтовикларын онытмый: ел саен 9 майда мәдәният йорты каршында митинг уза, «Үлемсез полк» акциясендә мәктәп укучылары сугышта катнашкан бабаларының портретларын күтәреп чыгалар...  Бәйрәм чараларында балалар патриотик җырлар җырлый, шигырьләр сөйли. Сугыш ветераннарың каберләрен дә онытмыйлар: яз айларында зиратта өмә оештырып, каберләрне җыештыралар. Узган ел авыл мәдәният йорты каршында Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлары хөрмәтенә салынган һәйкәлне яңарттылар, тирә-якка нарат агачлары утырттылар... Бөек Җиңү көнне авылның карт-корысы таякларына таянып һәйкәл янына килә, күңелләрендәге хатирәләрне яңартып, моңсуланып, эскәмияләрдә утыра. Бала-чагалар гына чыр-чу килеп, май кояшының җылы нурларына сөенеп, рәхәтләнеп күңел ача, уйный-шаяра... Аларга карап, ак яулыклы әбиләр күз яшьләрен сөртә...

...Газинур белән Гүзәлия бик яратышып өйләнеште. Алар күрше йортларда тордылар, бер сукмактан йөрделәр. Еш кына Газинур мәктәпкә кызның авыр портфелен күтәреп бара иде. Озын толымлы кыз үзенең сөйкемлелеге, шат күңелле булуы белән йөрәген яулады аның. Аллаһы Тәгалә Гүзәлиягә матурлыкны мулдан биргән: кап-кара күзләр, сызылып киткән кашлар, пычык кына килешле борын...

Гүзәлия укыганда алдынгылар рәтендә барды, эшкә дә уңган: тегә-чигә, аш-суга оста. Ул яңгыратып көлгәндә әйләнә-тирәдәге тереклек бер мизгелгә тынып калгандай тоела иде Газинурга. Еллар агышы ике йөрәкне тагын да якынайтты, хисләрне кайнарлатты гына. Сигезенчедә укыганда мәктәптә узган бәйрәм чарасыннан соң егет, гадәттәгечә, кызның янәшәсендә кайтты. Мәктәптә 23 февраль уңаеннан концерт әзерләнгән иде: кызлар биеде, җырлады, егетләргә матур теләкләр җиткерде. Бәйрәмдә малайларга бүләк тә тараттылар. Сыйныфта 15 кыз, 10 малай укыды. 23 февраль бәйрәмендә кызлар егетләрне котласа, 8 мартта малайлар бүләк әзерли иде, бу матур гадәт укучыларның үзара мөнәсәбәтен ныгыта. Кызлар кемгә бүләк бирәселәрен алдан билгели. Гүзәлия, һәрвакыттагыча, Газинурны сайлый. Бу юлы кыз аңа китап, үз кулы белән бәйләгән шарф әзерләгән иде. Егет кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак шарфны шул ук көнне мәктәптән чыкканда муенына урап куйды.

Ул кичне буран котырды, юлны кар каплап киткән иде. Егет белән кыз көлешә-көлешә карлы сукмак ерып алга атлады, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Гүзәлия яшәгән йортның капка төбенә килеп җиткәч, Газинур кызның кулларын кайнар учларына алды, күңелендәгесен әйтәсе килсә дә, тавышы чыкмады, дулкынланды, маңгаена тир тамчылары бәреп чыкты.

– Мин яратам сине, Гүзәлия! – дип пышылдады ул, ниһаять...

Бу мизгелдә, котырган буран тынып калгандай булды, Газинур белән Гүзәлиянең мәхәббәте шаһитләре булган кар бөртекләре генә, таш баганага беркетелгән лампочканың сүрән яктысында вальс биегәндәй, бөтерелде дә бөтерелде...

Авылда аларга «Йосыф белән Зөләйха» дигән кушамат тактылар. Кышкы бураннар узып, җиргә ямьле язлар килде... Вакыт узу белән хисләр ныгый гына барды. Җәйге җылы төннәрдә койма буендагы агач эскәмиядә сандугач тавышларын, сәрби куакларының җилдә шыбырдашканын тыңлап күпме таңнар аттырды, күктәге йолдызларны күзәтеп киләчәккә күпме матур планнар корды бәхетле пар...

– Беләсеңме, Гүзәлия, армиядән кайткач синең кулыңны сорарга барам. Туйны Сабан туе алдыннан билгелик, барлык авыл кешеләрен чакырыйк. Әти миңа, өйләнгәч башка чыгарам диде. Йортны абыйларым белән бер –ике ай эчендә салып бетерәчәкбез. Син бит беләсең, безне юкка гына «таш тамыр нәселе» димиләр. Без бит барыбыз да балта осталары. Йортыбыз зур, балаларыбызның һәрберсенең үз бүлмәсе булачак. Гүзәлия, мин өч бала телим. Син бит риза?

Гүзәлия Газинурның бу сүзләреннән оялып кызарып чыкса да, килешүен белдереп башын селкеде, килешүен белдерде:

– Әйе, мин риза, риза...

Егет сөйгәненең нечкә биленнән кочып, иреннәр-иренгә үрелде...

Газинур Новосибирск ягында десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтты. Армиядән кайткач ук әти-әнисе белән Гүзәлиянең кулын сорарга барды. Туйлары Сабан туе алдыннан – 7 июньдә узды. Кәләшнең абыйлары бирнә сандыгын икесе яке яктан күтәреп кияү йортына илтте. Гүзәлия бирнәгә бүләкне мулдан әзерләде: пар мендәрләр, юрган, чиккән сөлгеләр... Ак челтәрләр никахтан соң икенче көнне кияү яшәгән йорт тәрәзәләренә эленде...

Газинур белән Гүзәлиянең тормышлары үзләре хыялланганча булды: тиз арада яңа йортка күчтеләр, өч балалары туды – ике ул һәм кыз. Кеше көнләштерерлек яши белделәр. Газинур пилорамда эшләде, балта остасы булып шабашкаларда да йөрде... Гүзәлия укырга теләк белдергәч, ире каршы килмәде, хатын читтән торып китапханәчеләр әзерли торган техникумны тәмамлады, авыл китапханәсенә эшкә урнашты.

Балалары да тәртипле, эш сөючән булып үсте. Олы уллары Фәрит бүгенге көндә полиция хезмәткәре, өч бала атасы. Кызлары Ләйсән Казан хастаханәсенең берсендә шәфкать туташы булып эшли, күптән түгел генә йөргән егете Камил, әти-әнисе белән бергәләп, кызның кулын сорарга кайтты. Ләйсән егете белән өч елга якын очраша, Камил аның белән хастаханәдә эшли, ул – терапевт. Туйга абыйсы да кайтыр дип хыяллана Ләйсән.

Рамилнең йөргән кызы Лилия авылда балалар укыта. Алар очраша башлаганга ярты ел да булмады, Рамилне махсус хәрби операциягә чакырдылар. Лилия Гүзәлиягә үз кызы кебек якын, көн дә телефоннан язышып, хәбәрләшеп торалар. Соңгы кайтуында Рамил өйләнергә теләге барлыгын әйтте, киләсе кайтуымда никах укытсак, каршы килмәссезме дип сорады... Ничек инде каршы булсыннар, ата-ана шатланды гына!

Ир белән хатын дәшми генә кичке ашны ашаганда, капка янына машина килеп туктаган тавыш ишетелде.

– Ләйсән иртәгә кайтам дигән иде, җомга кайтырга уйлаганмы, шалтыратып та хәбәр бирмәде, – дип сөйләнә-сөйләнә, Газинур урыныннан кузгалды, аякларына галош эләктерде дә, чөйдә эленеп торган курткасын җилкәсенә салып, ашыгы-ашыга, ишегалдына, кунакларны каршы алырга чыгып китте.

Капка янына килеп туктаган җиңел машинадан Ләйсән, уллары Фәрит, хатыны, һәм... хәрби киемнән, кулына зур роза чәчәкләре букеты тоткан уллары Рамил килеп чыкты!

Ата кеше үз күзләренә ышанмады, ул атлаган җиреннән туктап каршына елмаеп килүче улына карап өнсез калды. Әле яңарак кына телефоннан сөйләшкәннәр иде бит, улы отпуска турында бер сүз әйтмәде... Ире артыннан урамга чыккан Гүзәлия дә шок халәтендә иде. Ата-ананың баласы белән очрашу мизгелләрен сүз белән аңлатып, каләм белән язып сурәтләп бетерерлек түгел, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Рамил елый-елый улы кочагына ташланган әнисенә чәчәк бәйләмен тоттырды да, көчле куллары белән аны күтәреп алып, зыр-зыр әйләндерә башлады. Көтелмәгән сюрприз ясый алуларына сөенешкән туганнары да күз яшьләрен тыя алмады.

Гүзәлия улының битләреннән үбә, башыннан сыйпый, үзе бертуктаусыз кабатлый:

– Улым, бәгьрем, кайтуыңны сиздек бит, сиздек...  Төшемдә капка башына күгәрчен кунганын күрдем... Иртәдән бирле үз-үземә урын таба алмадым. Атаң да бүген көне буе тәрәзә яныннан китмәдем диде...

– Минем сезгә сюрприз ясыйсым килде, – диде Рамил, елмаеп...

Өй шатлык белән тулды: тиз генә мунча ягып җибәрделәр, бәйрәм өстәле кордылар, идән астыннан тозлы кыяр, помидор банкалары, маринадлаган гөмбә чыкты. Рамилнең кайтуын ишетеп, Лилия дә йөгереп килде, гаилә кабаттан уртак табын янына җыелды...

Газинур кич буе улыннан күзен алмады, әле кичә генә тормышка җиңел караган, күп нәрсәне җитдигә алмаган Рамил чын ир-егеткә әверелгән, аның һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы, сөйләм рәвеше Бөек Ватан сугышын аркылыга буйга гизгән Салих бабасының чалымнарын хәтерләтә иде…

 

фото: Анна Арахамия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар