Логотип
Проза

Сагыну 5

Җим савытына бодай салып китәргә җыенганда, Газинурның күзе миләш агачы астында тәгәрәп яткан кошка төште. Бая тәрәзәгә килеп бәрелгән нәрсә таш булмаган, ә песнәк булган бит икән! «И-и, Ходаем, тәрәзәгә бәрелгән кошны берәр хәбәргә юрыйлар, хәерлегә булсын» дия-дия, ир иелеп, карда яткан песнәкне кулына алды.

Малларны киметергә уйлаган иде Газинур, улы Рамил каршы чыкты: «Әти, атларга тимә. Тиздән, Аллаһ кушса, өйгә бөтенләйгә әйләнеп кайтачакбыз. Хуҗалыкны зурайтырбыз, атлар санын арттырырбыз. Минем йөзләгән ат тотасым килә, токымлы татар атын да үрчетербез», – диде соңгы тапкыр ялга кайткач.

Бигрәк яратты шул улы атларны. Өлкән улы Фәрит, төпчек кызы Ләйсән шәһәргә китеп урнашты, Рамил исә әти-әнисе янында калды. Мәктәпне тәмамлагач, механиклар әзерли торган техникумда укыганда шәһәрдә яшәде үзе. Укуын «бишле» билгеләренә бетергән егеткә эш тә тәкъдим итеп карадылар, ризалата гына алмадылар. «Шәһәр һавасы минем өчен түгел, мин авылдан китмим», – диде. Әтисе белән әнисен Рамилнең бу карары гаҗәпләндерде. Ничек инде, яшьләр авылдан чыгып киткәндә, институтлар тәмамлап югары белем алганда, карьера корганда шәһәрне авылга алыштырасың ди. Ләкин уллары үзенекен итте – яхшы түләүле эштән баш тартып, авылга кайтып төште. Кулы эш белгән кешегә монда да тормыш алып барырга була анысы, теләгең генә булсын. Шәһәрдә газлы һава сулап яшәгәнче үз җиреңдә иркен басып, саф чишмә сулары эчеп яшәүгә ни җитә, авыл баласына! Ә улларының кулы алтын, бабасына охшап, балта эшен яхшы белә, әтисенә охшап, техниканы да аңлый. Рамил бабасыннан калган иске «Волга» машинасын яңадан сүтеп җыйды: запчастьләрен, көпчәкләрен алмаштырды, двигателенә җан кертте, утыргычларын яхшы күн белән тышлады, салонны буяды. Металлаломга тапшырасы тимер кисәкләренә җан өреп, менә дигән раритет машина ясады да куйды! Районнан алыпсатарлар килеп, зур акчалар тәкъдим итеп сатарга да кыстадылар, әмма Рамил риза булмады. «Бабам төсе, сатмыйм», – диде. Хәзер исә «Волга» машинасы гаражда моңсуланып, Рамилне көтеп тора.

Ир эшләрен тәмамлаганда җил тынгандай булды. Берничә чыпчык чыркылдашып Газинурның баш өстеннән очып узды. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән – бөтен тереклек гармониядә яши. Балачактан табигать кочагында үскән авыл кешеләре шушы бөтенлекне тоя. Кызык, үзләренә карата яхшы мөгаләмә сизгән кошлар, хайваннар яхшылыкны онытмый икән... Чыпчык-песнәкләр аларга җим сибүче Газинурны ерактан таныйлар, ул бакча ягына атлауга канатларың җәеп оча башлыйлар. Җәй айларында йорт түбәсе кыегында карлыгачлар оя кора. Ә кошчыклары тернәкләнеп, канат чыгарып очып китәр вакыт җиткәч, алар йорт хуҗаларын саубуллашырга чакырып, чыркылдашып оча башлыйлар. Моны сизгән хуҗалар йорт алдына чыга, баш очында әйләнгән кошчыкларга кул болгый. Карлыгачлар берничә-тапкыр урап әйләнәләр дә, рәхмәт әйткән төсле чыркылдашып, болытлар арасына кереп югалалар. Кошлар үзләрен хөрмәтләгән кешеләргә рәхмәтле була беләләр икән!

Газинур келәткә кереп лардан савок белән бодай чумырып алды да, бакчага таба юл тотты. Миләш агачына алып баручы сукмак тәлгәшләр, кош тизәге, йон, каурыйлар белән капланган. Кар эреп, туфрак ачылгач, Газинур бакчаны тырмалап чыга – көзге яфраклардан, кипкән үләннәрдән арындыра. Әлегә тирә-якта катлам-катлам кар ята. Шәһәрдә быел кыш кар аз ятты дип сөйлиләр, бәлки бу җир астыннан узучы җылылык трассасы тәэсиредер. Авылда мактанырлык булмаса да, кар бар, җиргә тиешенчә дым гына үтсен. Яңгырлар вакытында яуганда тереклек яши, табигать сөенә.

Җим савытына бодай салып китәргә җыенганда, Газинурның күзе миләш агачы астында тәгәрәп яткан кошка төште. Бая тәрәзәгә килеп бәрелгән нәрсә таш булмаган, ә песнәк булган бит икән! «И-и, Ходаем, тәрәзәгә бәрелгән кошны берәр хәбәргә юрыйлар, хәерлегә булсын» дия-дия, ир иелеп, карда яткан песнәкне кулына алды. Кошның аяклары сап-салкын, күзләре йомык иде... «Хәзер җылытам, тормышка кайтарам мин сине», –дип кабатлап, ир кошны изү эченә кертте. Бераздан могҗиза булды – кош тыпырчынып куйды. Газинур кулын изүеннән чыгарып, учын ачты. Шуны гына көткәндәй, песнәк канатларын җилпеп, яшен тизлегендә күккә күтәрелеп очып китте. «Аһ, исәр кош, ничек куркыттың бит абзаңны», – дип артыннан елмаеп озатты аны Газинур...

Гүзәлия эштән кайтып кергәндә ир мунчага су тутырып, мал-туарны ашатып, йорттагы вак-төяк эшләрне бетереп, залдагы йомшак кәнәфидә телевизордан яңалыклар карап утыра иде. Улларын озатканнан бирле махсус хәрби операцияне яктырткан тапшыруларның берсен дә калдырмыйча карап барырга тырышалар алар. Алгы сызыктан хәбәр җиткергән хәрби репортерларның, журналистларның исем-фамилияләрен дә ятлап бетерделәр инде.

Күңел шатлыклы хәбәрләр көтә... Башларына каска, өсләренә хәрби камуфляж кигән журналистлар хәрабәләр арасында йөри, госпитальләрдә була, землянкаларга кереп китә. Хәрби операция барышын яктыртып барган репортерлар, операторлар үзләре дә чын герой: гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында репортажлар төшерәләр: вакыйгаларга бәя бирәләр, геройлар батырлыгы турында сөйлиләр... Газинур белән Гүзәлия күпме генә телевизор экранына төбәлмәсен, җанны иркәләрлек хәбәрләр ишетелми әлегә... Экраннан күрсәтелгән кадрлар тагын ничәнче тапкыр күз алдыннан уза: хәрабәләргә әверелгән йортлар, ватык хәрби техника, буш урамнар, ату тавышлары, каядыр ашыгучы хәрби колонналар... Ай һай, бу шәһәрләрне яңадан аякка бастыру өчен күпме көч, акча таләп ителәчәк киләчәктә...

Ир белән хатын телевизорга кереп китәрлек булып, йөзләрен маска белән каплаган егетләрне күзәтә, таныш йөз эзли... Ә бит алар авылыннан гына да ун егет махсус хәрби операциядә катнаша: араларында мобилизация буенча чакырылучылар, үз теләге белән китүчеләр дә бар. Телевизордан күренеп киткән һәр егет үз уллары кебек тоела аларга... Журналистлар белән сөйләшкәндә хәрбиләр үзләрен бик җитди тотсалар да, күз карашлары икенчене сөйли: туган йортны сагыну, сагыш сизелә кебек аларда... Берничә ел элек кенә тормыш ыгы-зыгысы белән яшәгән, киләчәккә мең төрле план корган бу ир-егетләр әти-әниләреннән, хатыннарыннан, балаларыннан аерылып, ил алдында торган бурычларын үтәргә чыгып китәселәрен башларына китереп карамаганнардыр... 

Гүзәлия киемнәрен алмаштырып, телевизорга төбәлгән ире янына килеп утырды.

– Яхшы хәбәрләр бармы?

– Россия армиясе һөҗүме нәтиҗәләрен биргән: Курск өлкәсе территориясе тулысынча азат ителгән диделәр. Алга китеш бар... Дошман күп югалтулар кичергән, барлык торак пунктлары контрольгә алынган...

Иртә белән пешереп киткән аш кәстрүле газ плитәсе өстендә кагылмаган килеш тора иде

– Атасы, мин кайтканны көтеп тагын ашамадыңмы? – дип сорады Гүзәлия, гаҗәпләнеп.

– Синнән башка тамагыма аш үтми, карчык,– дип акланды Газинур. – Иртәгә тәмле итеп ит бәлеше пешерерсең, бергәләшеп рәхәтләнеп утырып ашарбыз.

Гүзәлия китапханәдә эшли, авыл советы, мәдәният үзәге оештырган чараларда актив катнаша. Менә өченче ел рәттән хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча эш алып барыла: гуманитар ярдәм җыюны оештыралар, сетка бәйлиләр... Әле ике ай элек кенә, Гүзәлиянең инициативасы белән, мәдәният йортында оекбаш бәйли башладылар, кул эше белгән хатын-кызлар кичләрен җыелышып, җырлый-җырлый бәйләм бәйли. Әзер оекбаш эчләренә кулдан язылган хатлар тыгалар. Татар халкы сынаулар килгәндә берләшкән, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Газинур әтисенең сөйләгәннәрен бүгенгедәй хәтерли: фронтка килгән посылкаларның берсеннән кәҗә мамыгыннан бәйләнгән җылы оекбашлар килеп чыга, фронтовиклар моңа шатланып бетә алмый, бер пары Салих кулына да эләгә.....  Бу посылканы татар авылында яшәүче хатын-кызлар җибәргән булып чыга, оекбашлар эченә хатлар да язып салганнар. Салих русчага тәрҗемә итеп авыл кешеләре язган хатларны фронтташларына кычкырып укый... Авыл апалары-кызлары сугышчыларга матур теләкләр җиткергәннәр, исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. «Кәҗә йоныннан бәйләнгән оекбаш аякларымны салкыннан саклады, мин атлаган саен, аны бәйләгән кешенең кул җылысын тойдым. Шушы оекбашны бәйләгән апага көн саен рәхмәт укыйм», – дип сөйли иде Салих бабай... Аллаһы Тәгалә әтисенә озын гомер язган булып чыкты, ул 92 яшькә кадәр яшәде. Исән вакытында аны бик кадерләделәр, бүләктән өзмәделәр. Вафат булгач, танкистны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелды, Казаннан журналистлар чакырылды, зур митинг узды.

(Дәвамы бар.)

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар