Логотип
Проза

Сагыну 3

«Их, улым-улым, кем уйлаган, син бүләк иткән шушы телефон – ата кеше өчен иң кадерле нәрсәгә әверелер дип... Ул шалтыраган саен ата йөрәге читлектән чыгарга талпынган кош шикелле бәргәләнә.

Рамил кечкенәдән аз сүзле иде, махсус хәрби операциягә чакырылгач, бөтенләй үзенә йомылды. Өлешчә мобилизациягә эләккәч, балалыгы да чыгып бетмәгән 24 яшьлек егет кыска вакыт өчендә уйчан карашлы, җитди ир-егеткә әверелде.

Ярый әле ярты елга бер әти-әнисе янына ике атнага ялга кайтып китә. Беренче вакытларда уллары сорауларга җавап бирми, теманы икенчегә бора иде. Хәзер генә бераз ачыла башлады, ата-ана өчен күп нәрсәгә ачыклык керде. Уллары Донбассны азат итүдә катнаша, русча әйткәндә «чистка» хезмәтендә. Рамилнең өстендәге махсус киеме генә дә берничә дистә килограмм тарта булыр, әнисе хәтта улының бронежилетын кулына да күтәрә алмады. Өстәвенә хәрбиләрнең башларында каска, кулларында автомат, билләрендә махсус янчыкта медикаментлар, су фляжкасы, кирәкле җайланмалар... Җылы өйләрен үз куллары белән казып ясаган землянка алыштырды.

«Их, улым-улым, кем уйлаган, син бүләк иткән шушы телефон – ата кеше өчен иң кадерле нәрсәгә әверелер дип... Ул шалтыраган саен ата йөрәге читлектән чыгарга талпынган кош шикелле бәргәләнә. Улы тавышы гына яңгырасын, «мин исән, барысы да яхшы» дип күңелне тынычландырсын. Бары бер-ике җөмлә көтә ата-ана...

Әнә, улы бүләге экранын җемелдәтеп, өстәл өстендә ята. Көненә йөз тапкыр тотып карый аны Газинур, телефонның тавышын бер баса, бер арттыра... Экранында – хәрби киемдәге улының фотосы. Рамил ап-ак тешләрен ялтыратып елмайса да, күзләре моңсу күренә... Ул күзләрдә яшерен сагыш, сер барлыгын тоя ата кеше. Улы карашында сүз белән аңлатып булмый торган – сагыну хисе, сагышка уралган өмет, чарасызлык сизелә... Әйтерсең, ул: «Әти, хәтерлисеңме, мин кечкенә чакта, үскәч хәрби булам дия идем. Сугыш уеннары уйнарга яраттым шул. Син абый белән икебезгә кибеттән машина, танк, уенчык мылтыклар сатып алып бүләк итә идең. Мин шушыларны кулымда әйләндереп уйныйм. Учыма яшел уенчык танкны кысып, зал идәне буенча шудырам. «Выжж, выжж» дигән тавыш чыгарып, дошманга һөҗүм итәм, янәсе. Абыем да миңа кушылып, идәндә танк шудыра. Без бер– беребезне уза-уза, сугыш уены уйныйбыз, кайвакытларда кызып китеп, әйткәләшәбез, чын-чынлап тукмаша башлыйбыз. Кычкырышкан тавышка кухнядан әни йөгереп чыга, кулыбыздан уенчыкларны тартып ала, икебезгә дә каты эләктерә. Ә син диванга утырган килеш, безнең уйнаганны елмаеп күзәтәсең. Батыр егетләр булып үсәчәгебезгә ышангансың, күңелеңдә улларыңа карата горурлык хисе уягандыр. Ул вакытта балалык хыялым тормышка ашар дип башыңа да китермәгәнсеңдер... Бер дә уйламаган җирдән, кояшлы бер матур иртәдә җыенып олы юлга кузгалдык... Өстебезгә бронежилет, башыбызга каска да кидерделәр, кулга автомат тоттырдылар .Бу инде, әти, бала-чага уены түгел. Каршыдагы иксез-чиксез кырлар, урманнар – көрәш мәйданы. Без монда уен уйнамыйбыз, Ватан алдында булган изге бурычны үтибез!» – дия кебек...

Ир егет еламас диләр бит. Ул улларын ныклы үзәкле, тәртипле булырга өйрәтеп үстерде. Рамилне махсус хәрби операциягә озатканда да ата кеше үзен тыныч тотты.

Авыл халкы егетләрне мәдәният йорты каршындагы майданга җыелып озаттты. Анда район хакимияте башлыгы, военкомат вәкилләре чыгыш ясады, хәзрәт Корьән аятьләре укыды. Егетләр автобуска утырганда хатын-кызлар елады, ирләр тыныч булырга тырышты. Түбән оч Камил гармунын кыстырып килгән, үзәкләрне өздереп уйнап җибәрде, аңа кушылып яшьләр җыр башлады... 

 

Җаным моңнар тулы

Әйтер сүзем калды.

Бермәлне барысы

Югалды, югалды.

Кайларда, кайларда,

Бүген син кайларда?


 Кайдан эзлим сине,

Кояшта, айларда?


 Киек каз юллар

Югары, югары.

Исемең кабатлап

Саныймын йолдызларны.

 

Махсус хәрби операциягә китәсен белгәч, куркып калмады уллары. «Әти, чакыралар икән, барырга тиешбез, илебезне без якламасак, кем яклар», – диде. Ветеран оныгы башкача булдыра алмас та иде шул. Төштәге кебек узды ул көннәр... «Рамилне военкоматка чакыралар» дигән хәбәрне авыл советы рәисе телефон аша җиткерде. Ә кайбер егетләр, повестка килүдән куркып, тиз арада җыенып, Казахстан, Төркия илләренә чыгып киткән дип сөйләделәр...

Рамил билгеләнгән вакытта военкомат ишек төбендә иде инде... Анда егетләргә бар нәрсәне аңлатып, «иртәгә сәгать 8дә военкомат янында булыгыз» дип, кулларына кәгазь тоттырып, кайтарып җибәргәннәр.

Рамилнең махсус хәрби операциягә китүе турында туганнарга телефон аша хәбәр иттеләр. Олы уллары Фәрит, машинасына хатынын, сеңлесе Ләйсәнне утыртып, төн уртасында авылга кайтып төште. Гүзәлия елый-елый улына юлга җибәрергә ризык пешерде, башка туганнар киемнәр, медикаментлар әзерләп мәш килделәр... Бер танышлары «ул барасы җирнең туфрагы дымсу, аякка үтә», – дип, махсус итекләр алып килгән иде... Ләйсән Казаннан кнопкалы телефон алып кайткан, Рамилнең очрашып йөргән кызы Лилия күз яшьләрен тыя алмады…

(Дәвамы бар.)

фото Анна Арахамия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар