Соңгы арада йокысы йокы түгел, урамнан берәрсе узып китсә яисә кычкырып сөйләшсә, шундук уянып китә. Картлык кына түгел бу, күңелнең тыныч булмавы... Язмыш сынауларның зурысын бирде шул аларга...
Тимер баганага беркетелгән рупор аша ничә буын авыл яшьләре Татарстан радиосы яңгыраткан концерт, спектакль тыңлап үсте... Бөек җырчылар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов, Наҗия Теркулова җырлары белән күпме кеше күңеленә илһам алды... Ә хәзер? Кызганыч, бүген авыл балалары шәһәрдән кунакка кайткан яшьтәшләренә ияреп, наушниклардан чит ил музыкасы тыңлап йөри, русча сөйләшә...
Моңсуланып, тәрәз каршында шыксыз урамны күзәткән Газинурны уйлар өермәсе бөтереп алып, яшьлегенә, узган тормышына алып китте. Ирнең күз алдына элеккеге авыл тормышы килеп басты: газ кермәгән өйләр, асфальт түшәлмәгән юллар... Советлар Союзы чоры – авыл «гөр» килеп тора – һәр кешенең эше бар: кем сыер савучы, кем тракторчы, кем ашлык амбарында хезмәт итә... Йорт саен биш-җиде бала...
Яз айларында ир-егетләр җыелышып, урманга агач аударырга китә иде. Авыл кешеләре арасында бергәләп өмәгә җыелу гадәте бар – ботаклардан арындырган олпат нарат бүрәнәләрне трактор арбасына төяп, авылга алып кайталар, йорт салырга җыенган кешенең капкасы каршына китереп бушаталар. Һәр эшне киңәшләшеп, бергәләп башкарып чыгалар. Сугышны аркылыга-буйга узган ветераннарның да байтагы исән – араларында аяк- кулсыз калганнар да, көч-егәре ташып торганнары да бар. Газинур яшәгән йорт капкасына кадакланган калайдан кисеп ясалган биш почмаклы йолдыз һаман да тора. Сугыш ветераны яшәгәнне белдереп торучы билге белән горурлана иде авыл балалары. «Минем бабам сугышта катнашкан» дип, бер-берсенә мактанышалар, бабалары турында дәресләрдә инша язалар иде... Бабалары белән Газинурның балалары да горурланды... Әтисе Салих эш рәтен белгән кеше иде. Данлыклы балта остасы төзеп калдырган йортлар хәзер дә нык тора, үзе генә вафат. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса да, яралары гомер буе газаплады аны. Ләкин әтисе бервакытта да зарланмады, авыртуга түзеп яшәде. «Без сез тыныч яшәсен өчен кан түктек, күпләребез мәңгегә яу кырында ятып калды. Тынычлыкның кадерен белегез!» – дип еш кабатлый иде ул. Үләр алдыннан озак урын өстендә ятты. Төннәрен сугыш белән саташып чыга иде, яу кырында башын салган сугышчы дуслары белән сөйләште... Танк эчендә тереләй янган дусларын исенә төшерә, исемнәрен атый иде: «Коля, мы победим!» «Хәбибулла, үлмә, сине өеңдә ун балаң көтә!» Рупор аша соңгы тапкыр авыл халкына сугыш афәте турында сөйләгән кеше дә Газинурның атасы булды...
Ветеранның чыгышыннан соң ике көн узгач, авыл халкы элемтәсез калды... Эш болай булды: кушаматы «эчкече» дип танылган Әнәс мотоциклы белән клуб янындагы баганага килеп бәрелеп, аны аударгач, беркетелгән рупор җиргә очып төште, каты бәрелеп, урталайга ярылды. Әнәснең үзен район хастаханәсенә алып киттеләр. «Исерек утта янмый, суда батмый» дип юкка гына әйтмиләрдер. Багана хәтле багананы аударган, мотокциклының рулен сындырган Әнәс ике көннән соң берни булмагандай авылга кайтып төште. Кулы да, аягы да сынмаган, башындагы шешен ак бинт белән урап бәйләгәннәр иде. «Эчкече» үзе дә сизмәстән, авыл кешесенең күрәлмаган бәндәсенә әверелеп куйды. Авыл әбиләре, апалары авылны элемтәсез калдырган өчен Әнәскә бәддога укыды, кайберләре аңа «иманга, һидаятькә кайтсын» дип дога кылды. Әллә догаларның көче булды, әллә очраклы рәвештә килеп чыкты – Әнәс шушы хәлдән соң эчүен бөтенләй ташлады.
Бу вакыйга авыл тормышының тамырдан үзгәрүенә Аллаһы Тәгаләдән бер билге булды бугай. 90нчы еллар илгә үзгәреш җилләре алып керде, халыкка дин кайтты. Клубны сүтеп, урынына ак кирпечтән биек манаралы ике катлы мәчет төзеп куйдылар. Бина төзелешенә һәркем үз өлешен кертергә тырышты: тумышы белән авылдан булган зур түрәләр акчаны кызганмады – кемдер төзелеш материаллары кайтартты, транспорт белән ярдәм итте. Урам аша гына ике катлы мәдәният сарае төзеп куйдылар. Тормыш яхшы якка үзгәрде, тик авыл гына бушап калды: яшьләр шәһәргә китеп бара...
Их, уйлар, уйлар... Узган көннәрнең һәр мизгеле Газинурның хәтерендә яңара, төшләргә кереп аптырата. Гомер көзенә кергәч ир кешеләр дә нечкә күңеллегә әйләнә икән... Юкка гына анасы Миһриҗан карчык намаз укыганда: «Аллаһым, күңел тынычлыгы бир», – дип дога кылмаган.
Соңгы арада йокысы йокы түгел, урамнан берәрсе узып китсә яисә кычкырып сөйләшсә, шундук уянып китә. Картлык кына түгел бу, күңелнең тыныч булмавы... Язмыш сынауларның зурысын бирде шул аларга... Уллары махсус хәрби операциядә булган ата-аналарның күңел халәтен үз балаларын шунда озаткан кеше генә аңлыйдыр... Урамга чыккан саен таныш-белеш туктатып хәл сораша: «Улыңнан хәбәр бармы, шалтыратамы?» – дип сорыйлар. Газинур күңелендәгесен кешегә чәчеп сала торган кеше түгел. Йөрәге ничек кенә борчулы булмасын, ул һәрвакыт шат күңелле, позитив булып калырга тырыша. Хәл белешүчеләргә дә: «Ярый, рәхмәт, хәлләребез Аллага шөкер, Рамил шалтыратып тора», – дип җавап кайтара.
Өч ел инде ир белән хатын гел көтү халәтендә... Уйлары – еракта, кулына автомат тотып, Ватан алдындагы бурычын үтәгән уллары Рамил янында... Күпме гаилә бүгенге көндә алар кебек балаларыннан хәбәр көтә, исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип, дога кыла, Аллаһы Тәгаләгә ялвара... Йокларга ятканда да кесә телефоннары кул сузымында тора.
Уллары гадәттә, атнага бер тапкыр, төн җиткәч шалтырата... Командирлары хәрбиләр кулына телефонны чират буенча бирә икән: сөйләшү өчен санаулы минутлар бирелә. Шалтыраган вакытта трубканы алмасалар, кабаттан элемтәгә чыгу мөмкинлеге юк. Рамил сөйләшкәндә сүзен кыска тота: «Минем өчен борчылмагыз, мин исән-сау, бар да яхшы!», – ди. Туганнарга сәлам әйтә дә, тизрәк, саубуллаша. Гүзәлия улына бирәсе сорауларын бирми кала, санаулы минутлар төштәге кебек узып китә...
(Дәвамы бар.)
фото Анна Арахамия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк