Төпчек уллары Рамил махсус хәрби операциягә алынгач, үз көенә барган тормышлары бер урында тукталып калды сыман.
Газинур зал тәрәзәсенә эленгән чигүле пәрдәне кулы белән этәреп, урам якка күз төшерде. Авыл урамы моңсу тынлыкта, узып-китеп йөрүчеләр дә күзгә чалынмый. Ир кеше соңгы арада үзенә урын таба алмый, күңеле белән нәрсәдер көтә. Йорт ихатасында йөргәндә дә капка келәсен ачып урамга чыга, олы юлда кемнедер күрергә теләгәндәй күз карашын офыкка таба юнәлтә. Телефон шалтыраган саен, йөрәге «дерт» итеп китә ата кешенең. Хәер, ул гына түгел, соңгы вакытта тормыш иткән хатыны да уяуга әйләнде. Төпчек уллары Рамил махсус хәрби операциягә алынгач, үз көенә барган тормышлары бер урында тукталып калды сыман. Залда телефон шалтыраса да, икәүләшеп дәррәү урыннан кузгалалар, «үзем алам, үзем» дия-дия, бер-берсен узышып, трубкага үреләләр. Кесә телефоннары да һәрвакыт үзләре белән. Газинурның 60 яшьлек юбилеена уллары Рамил бүләк итеп, Казаннан махсус алып кайтты затлы телефонны. «Иң кыйммәтлесен сайлап алдым, рәхәтен күр, әти!» – диде, бәясен әйтмәде, яшерде. Моңа кадәр кнопкалы җайланмага күнеккән Газинурга зур пыялалы, дистәгә якын функциясе булган тимер кисәге ошамады, телефон салынган тартманы кулында әйләндерде дә улына кире сузды: «Миңа нәрсәгә бу кыйммәтле телефон? Маллар асты чистартканда кесәмнән шуып пычракка төшеп батса, акчасын кем кайтарыр? Үзе авыр тагын. Син миңа, улым, гадине генә, ватылса да жәл булмаган кнопкалысын алып кайт», – диде. Аның бу сүзләреннән балалары көлде генә, кече кызлары Ләйсән әтисенең иңнәреннән кочып алды, юмаларга тотынды: «Әти, биргән бүләктән баш тартмыйлар. Абый бит аны чын күңеленнән сатып алган, сине шатландырыйм дигән, рәхмәт әйт тә ал. Беренче вакытта гына җайсыз кебек тоела ул, тора-бара ияләшеп китәсең, кулыңнан да тартып алып булмас әле! Ничек кулланырга икәнен күрсәтербез, бик тиз төшенерсең. Вацапны кушарбыз, авыл төркемендә язылган хәбәрләрне укып барырсың, соцчелтәрләрдә аккаунтыңны ачып җибәрербез. Кем белә, бәлки, блогер булып китәрсең, өч бала атасы дип язып куйсаң, авыл тормышы, атларың турында видеолар төшереп куйсаң, о-о-о, язылучыларың да артыр! Заманнан артта калмыйлар инде! – диде.
Газинурга башка чара калмады, вәт яшьләр, бер дә акча кадерен белмиләр дия-дия, баш чайкады. Өлкән улы Фәрит тиз арада әтисенең иске телефоныннан симканы алып яңасына урнаштырып та куйды. Балалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, әтиләренә телефон белән ничек эшләргә кирәген аңлата башладылар.
Яшьләр белми әйтмәгән, озак кына газаплангач, сенсорлы телефонның җаена төшенде Газинур. Аюны да биергә өйрәтәләр дигән шикелле, тиз арада вацапта аралашырга, тавыш белән яздырып хәбәрләр җибәрергә өйрәнде. Балалар әтиләренең берничә социаль төркемдә аккаунтын ачып, фотоларын урнаштырдылар.
Рәхәт икән бу интернет дигән нәрсә! Телевизор карап торасы да юк, дөньяда булган бар нәрсә секунды-минут эчендә күз алдында пәйда була. Юкка гына халык телефон дип шашмый икән! Вацабы да ничек җайлы: авылдашлар бар хәбәрне язып тора – кем ит сата, кем сөт, ничә сумга, бәйрәмнәр белән котлашып, открыткалар җибәрәләр, тавыш яздырып, сөйләшеп утыралар. Ничек интернетсыз гомер кичергәнбез дип, тел шартлатырга гына кала!
Хәзер авылның 90 яшьлек әбиләрендә дә телефон. Элеккеге замандагы кебек көтү кайту белән агач эскәмияләрдә тезелешеп утырып, хәл-әхвәл сорашулар бетте – телефон аша гына гапләшеп, язышып яталар. Газинур яхшы хәтерли: клуб янында бастырып куелган тимер баганага урнаштырылган рупор аша халык соңгы хәбәрләрне ишетә иде. Авыл элемтәчесе Харис кино да күрсәтә, клубтагы диспетчер бүлмәсеннән авыл халкына белдерүләрне дә җиткерә. Микрофон белән эшләү җиңел бирелмәгәндер аңа: иң элек рупордан, колакларны ярып, «шытыр-пытыр» тавышлар ишетелә, бу хәлдән куркып, ихатадагы тавыклар кытаклый башлый, будкаларында йоклап яткан этләр уянып, арлы-бирле йөгерә, хау-хаулап өрә. Әлеге шау-шудан җылы өйләрендә йомшак ятакларда дисбе тартып утырган әбиләр пошаманга төшә, токмач кисеп маташучы апа-киленнәрнең кулларыннан эш төшә. «И Ходаем, тагын кем үлеп китте икән», – дип уйлап куя һәрберсе.
– Барлык авыл халкы игътибарына, белдерү тапшырабыз...
Беренче җөмләне яңгыраткач, авыл элемтәчесе бер-ике минутка тын кала. Бу һәркем өчен дә иң авыр мизгел, кешеләрнең башыннан яшен тизлеге белән мең төрле уй уза: «Түбән очтагы Оркыя апа авыр хәлдә ята дигәннәр иде», «Кырау Гали ярты ел авырый, ул түгел микән?» Һәркем үзенчә уйлый, үзенчә фаразлый. Өйләрдә кычкырып сөйләшүләр туктала, эшләп торган телевизорның тавышы басыла, аш тәлинкәсенә сузылган куллар кире урынына кайта, кемнәрнеңдер чәйнәргә дип капкан ипи кисәге теш арасына кысылып, йотылмыйча кала... Өйдәгеләр тәрәзә янына җыелыша, форточканы тагын да киңрәк ачып, колакларын тырпайталар.
Элемтәче Харис тагын бер тапкыр тамак кырып ала да, чыгышын дәвам итә: «Бүген, фәләненче числода, озак вакыт авырудан соң, фәлән улы фәлән мәңгелек йортка күчте. Мәрхүмнең гәүдәсе белән иртәгә сәгать унбердә фәләннәр йортында соңгы тапкыр хушлашу була. Барлык авыл халкының килүе сорала...»
Күпме еллар узган... Ә барысы да бүгенгедәй хәтердә... Авыл элемтәчесенең вафат булганына да ун ел вакыт узган, ә тавышы һаман колакта яңгырап тора төсле…
(Дәвамы бар.)
фото Анна Арахамия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Нәкъ шулай иде
0
0