Логотип
Проза

Рәхмәтле тынлык (дәвамы)

– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.

Дәвамы.

Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/raxmatle-tynlyk


– Син бит укытучы кеше. Балаларны өйрәтәсең, Ильясны да бу дөнья белән ике арада күпер салырга өйрәтерсең әле. Кирәк булса, эшләмәссең. Мин икегезне генә ничек тә ашатырлык эшләрмен. 

Гөлфинә иренә рәхмәтле иде. Шул ук вакытта курыкты да. Төн буе күзенә йокы кермәде. Ничек өйрәтергә ишетмәгән баланы? Башында бары бер уй булды. Иртәнгә Гөлфинә барысын да аңлаган иде: Ильясның бит күзләре, куллары, йөрәге бар. Дөньяны шулар аша өйрәнер. Ә иң мөһиме: балага карата бернинди шартларсыз булган ярату бар. Ярату ярдәм итәр. Шул иртәдән тормышлары башка якка үзгәрде. Гөлфинә ишарәләр телен өйрәнергә карар кылды. Ул көнне Миратның Ильяска улым дип эндәшүен ишетеп, елмайды. Димәк алар бергә!

Еллар арты еллар узды. Гөлфинә тормышын Ильяска багышлады. Балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөртмәде. Барысын да үзе өйрәнеп, улына дөньяны танырга ярдәм итте. Ә Ильяс сәләтле бала булып чыкты. Кечкенәдән рәсем ясады һәм ул сәләте елдан-ел үсте. Әтисе белән әнисе аның рәсемнәре аша кәефе нинди булулын, нәрсәләр уйлавын сүзсез дә аңлый башлады. Дөрес, Гөлфинә улы белән ишарәләр ярдәмендә инде рәхәтләнеп сөйләшә, нигәдер ул тел Миратка гына авыр бирелде. Әмма иң кирәкле сүзләрне – улым, яратам, горурланамны инде күптән өйрәнгән иде. Гөлфинә исә Миратның Ильяска көннән-көн ныграк бәйләнүен күрде. Еш кына машинасына утыртып алып чыгып китә. Болын-кырлардан әйләнеп кайталар. Әти кеше белә: Ильяс табигатьне ярата. Кайчак ым белән туктарга куша да, машинадан төшеп, онытылып кояш баеганны карый йә болындагы чәчәкләрне күзәтә Мират. Ул чын-чынлап табигать баласы иде.

Урамга чыгып балалар белән дә уйнап кайта. Балалар да чит итмәде кебек, әмма авылда сугыш чукмары дигән даны чыккан Әхәтнең малае гына яратмады Ильясны... Һаман бәйләнде, үчекләде, төрткәләде. Ильяс үзе бер дә зарланмады, Гөлфинә бу хакта күрше хатыннан гына белде. Моны ишеткәч, Гөлфинәнең йөрәге әрнеде. Әмма Миратка әйтмәде. Кызу холыклы икәнен белә, ә Ильяска ул малайдан читтәрәк йөрергә кирәклеген аңлатты. Әмма бер көнне Ильяс күлмәкләре ертылып, борыны канап, битендә зур яра белән кайтып керде. Гөлфинә шундук аңлады. Миратның исә күзенә кан йөгерде. 
– Кем? – диде ул сикереп торып. – Гөлфинә, сора, кем малае тигән?
Гөлфинә улыннан сорамаса да, барысын да белә иде. Миратка сөйләп бирергә туры килде. Ире кызулап өйдән чыгып китте. 

Гөлфинә улының яраларын чистартып бетергәндә кайтып та керде. Иренең дә күз тирәсе зәңгәрләнгән иде. Ул бер сүз әйтмәде. Әмма шул көннән соң Ильяска башка тиюче булмады.

Ильяс исә үскән саен урамда йөрүләрен киметте. Ул көннәр буе рәсем ясады. Улларының сәләтен күргән ата белән ана шәһәрдән пумала-буяулар кайтартып кына торды. Боларның берсенә дә акчаны жәлләмәделәр. Ильясның үсмерлек чагында рәсемнәрендә үз стиле барлыкка килде. Ул дөньядагы тавышларны буяулар аша сурәтләде. Аның рәсемнәреннән сандугач сайравын, чикерткәләр тавышын, агачлар шаулавы ишетелә иде. Ул рәсемнәрен инде киндергә төшерә башлады. Өй стеналары матур картиналар белән тулды. 

Бер көнне районнан чираттагы тапкыр комиссия килде. Ильясның өйдә белем алуын тикшерүләре. 
– Кем ясады боларны? – диде стенадагы картиналарны күреп, костюм-чалбар кигән күзлекле өлкән яшьтәге комиссия члены.
– Улым! 

Гөлфинә моны үзенә күрә бер зур горурлык белән әйтте. Улының картиналарына ана үзе гашыйк иде шул. Аның өчен улыннан да талантлы бала юк. 

Күзлеген салып бик озак картиналарны караганнан соң, укытучы:
– Сез Ильясның картиналарын белгечләргә күрсәтергә тиеш, миңа калса, улыгызда искиткеч сәләт бар. 
– Күрсәтергә кирәклеген аңлыйм, әмма куркам, – диде Гөлфинә. – Авылдан читтә дөнья зур, куркыныч кебек. Улым югалып калыр. Монда бит аның үз дөньясы. 
– Бу сезнең курку, аның куркуы түгел. Бу эгоистларча фикер йөртү. Баланың таланты бар икән, аны үстерергә кирәк. Рәсем күргәзмәләре үтә шәһәрдә, сезгә белешеп барырга кирәк шунда. Ярый, үзем кайда нинди күргәзмәләр үтәсен белешеп, хәбәр итәрмен, – дип, укытучы саубуллашты. 

Һәм бер айдан шалтыратып башкалада рәсем күргәзмәсе узачагын, шунда Ильясны да катнашырга теркәгәнен, бару вакытын әйтте. 
Ана белән ул юлга җыена башлады. Ильяс куркыр дип уйлаган иде Гөлфинә, ә ул киресенчә, канатланып китте, һаман елмаеп йөрде һәм рәсем ясады да рәсем ясады. 

Күргәзмәгә алар Ильясның алты картинасын алып барды. Барысы да табигать рәсемнәре. Урынны читтән генә бирделәр. Күпләр Ильясның картиналарын артык игътибар бирмичә генә үтеп китте. Гөлфинә сиздерми генә улына карап ала: борчылуы йөзенә үк чыккан. Гөлфинә үзе дә ут яна. Улының бу күргәзмәгә никадәр ашкынып килгәнен белә бит. 

– Болар сезнең эшләрме?

Гөлфинә уйларыннан айнып киткәндәй булды. Аның янәшәсендә өлкән генә чал чәчле, затлы гына киенгән ханым басып тора иде.
– Юк, минеке түгел, улымныкы...

Ханым Гөлфинәне ишетмәде кебек. Картиналарны әле якын килеп, әле читкәрәк китеп озак кына карап торды. 
– Искиткеч!

Ханымның әлеге сүзеннән Гөлфинә елмаеп җибәрде. Ниһаять, улының талантын бәяләүче! Ул тизрәк Ильяска ишарә белән аңлата башлады.
– Улыгыз ишетмиме? – дип сорады ул. 
– Әйе, туганнан бирле ишетми.
– Менә ничек икән. Ишетә белгән кеше мондый картиналар ясый да белмәс иде шул. Мин Сара Романовна. Мәскәүдәге сәнгать галереясыннан килдем, – дип, үзе белән таныштырды. – Менә бу картина искиткеч, – диде ул кыр өстендәге кояш баешы сурәтләнгән рәсемгә карап. – Анда күп рәссамнар еллар буе табарга тырышкан аһәң бар. Төсләр уены искиткеч. Мин бу картинаны сатып алырга телим. 

Гөлфинә дулкынлана башлады. Ул тизрәк ханымның сүзләрен улына җиткерде. 
– Безнең беркайчан да... – Гөлфинә хәтта сөйли алмас дәрәҗәгә җитеп тыны капты. – Безнең улымның картиналарын сатканыбыз юк. Алар бит җанының бер кыйпылчыгы. 
– Ходай биргән сәләтне кешенең үзе өчен генә картиналар язып ятуы гөнаһ. Моны матурлык таныган һәркем күрергә тиеш, – диде дә күн сумкасыннан алып Гөлфинәгә акча сузды. – Шушы бәягә риза булырсыз дип уйлыйм. 

Гөлфинә нәрсә эшләргә дә белмәде. Бу чал чәчле ханым аңа иренең өч айлык хезмәт хакын биргән иде. 
– Сез миңа телефоныгызны язып бирегез әле. Мин сезнең улыгызга талантын тагын да ачарга ярдәм итә алам, – диде ул бик җитди тавыш белән. Гөлфинә каушый-каушый телефон номерын әйтте. Сара Романовнаның улына ничек ярдәм итәсен ул башына да китерә алмады. Улы монда, ә ул ханым – Мәскәү кешесе…

 Ике атна узмады Гөлфинәгә Сара Романовна шалтыратты. Ул Ильясның башка картиналарын да сатып алырга теләвен әйтте. Шундук акчасын да җибәрде. Гөлфинә аңлавынча, бу юлы да Сара Романовна улының картиналарын бик югары бәяләгән иде. 
Көзгә инде Сара Романовна аларның үзләрен Мәскәүгә чакырды. «Улыгызның картиналарында сирәк очрый торган ихласлык, тирәнлекне аңлау бар. Нәкъ менә шуны эзли бүгенге сәнгать сөючеләр», – диде ул. 

Шул барудан соң тормышлары бөтенләй башка юнәлеш алды. Сара Романовна Ильяс өчен иҗат дөньясына җитәкләп алып баручы булды. Ул аны рәссамнар, төрле белгечләр белән таныштырды. Гөлфинә исә һәрвакыт улы янәшәсендә булды. Аннан Ильяс чит илдә укып кайтыр өчен махсус грант отты. Ул анда ялгызы гына китәргә тиеш иде. Гөлфинә өчен тормышының иң авыр чоры. Улыннан башка бер минут та тора алмаган ана улын җибәрергә тиеш иде. Йөрәге сыкрады, әмма Ильяска бу укуның бик тә кирәген аңлады. Күз яшьләрен улына күрсәтмәде. Ильясны озатканда хәтта Мират та түзә алмый елап җибәрде. Ничә ел тормыш мәгънәләре булган кешене аерып алып еракка җибәрү бик авыр иде. «Әнием, әтием, мин сезне сагынырмын. Сез – минем дөньям», – дип аңлатты ишарә белән уллары. Гөлфинәгә исә Ильяс инде башка кайтмас кебек тоелды. Шуңа ныклап карап калырга тырышты. Үпте-кочты улын... 


Кайтты уллары. Нәкъ өч елдан инде бик танылган, тынлык рәссамы дигән дан алган рәссам булып кайтты. Һәм әтисе белән әнисен кысып кочаклап бик озаклап басып торды. Бу аның рәхмәте, сагынуы, яратуы иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар