Логотип
Проза

Рәхмәтле тынлык

Үксез бозау асрасаң авызың тулы май булыр, үксез бала асрасаң, авызың тулы кан булыр, диләр. Әмма Гөлфинә күпләр үз баласыннан да күрмәгән изгелекләр күрде улыннан. Үз каны булмаса да.

 Мират белән гаилә корып яши башлауларына ун елдан артып китте. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән бу парның дөньялары түгәрәк түгел – балалары юк. Нинди генә хастаханәләрдә булмадылар, нинди генә им-томчыларга йөрмәделәр файдасы булмады. Сәбәбен дә таба алмадылар. «Кем баладан яхшылык күргән, әнә күршеләрнең малае исерек, икенче күршеләр кыз бала үстерсәләр дә, рәхмәт күрмиләр. Һаман бөтен тапканнарын кызларына биреп баралар», – дип юаткан була булуын Мират, тик күрә Гөлфинә: урамдагы бала-чага яныннан тыныч кына үтеп китә алмый ире. Йә алар белән сөйләшеп ала йә машинасына утырып капка төпләренә кадәр алып кайта…

 

Гөлфинә тәвәккәлләде беркөн. Күптән эчендә йөрткән уен иренә тиште. Бала алыйк! Мират исә аптырап китте. Бу хакта күз алдына китерү, уйлаганы да юк иде. Алай да буламы? Чит кеше баласын яратып буламы? Ә ул үскәч нәрсә күрсәтер. Җүнле кеше баласын калдырып китми. Ә кан ул тәрбияне дә җиңә... Ирнең башында әнә шул сораулар бөтерелде. Әмма Гөлфинәсенә кырт кисмәде. Аңлый: хатынының да бала сөясе, аны чәбәкләп үстерәсе килә. Бик аңлый Мират... Хатыны хакына гына ризалашты ул. Тик бер шарт белән: алсак, биләүдәге баланы алабыз. Үзенчә уйлады: ул үсеп, аңлар дәрәҗәгә җиткәнче, ияләшермен, бәлки аз гына булса да ярата да башлармын…

 

Ир белән хатын бала алу мәшәкатьләренә чумды. Бик күп документлар җыярга кирәк икән. Әле бит үз-үзләрен дә әзерләргә кирәк: таш шәһәрдә түгел, бер-берсенең тормышлары күз алдында булган авылда яшиләр. Авыл халкының сүзен йөрәккә үткәрмәскә дә өйрәнергә кирәк бит әле. Ә халыкның теле бик үткен ул…

 

Балалар йортына барыр көн җитте. Зур бәйрәмгә баралармыни: икесе дә матур итеп киенде. Марат хәтта сирәк кенә кия торган ак күлмәген сорап алды. Бик дулкынландылар. Аларны көтеп торалар иде инде. Берәм-берәм биләүдәге сабыйларны күрсәттеләр. Аларны күрүгә Гөлфинәнең күзеннән мөлдерәп яшь аша башлады. И, Аллаһым, кемдер бала сөяргә зар интегә, кемгәдер туган нарасые кирәк түгел... Бөтен балалар да бер төсле тоелды аларга. Кыз алырга дип килделәр. Бер баланы китерделәр. Түп-түгәрәк битле, Миратныкы кебек зәңгәр күзле, кара чәчле... Гөлфинә баланы кулына алуына сабый елмайгандай итте. Менә бит алар көткән җан! Сабый күңеле дә сизә.

 

– Юк, юк, сезгә ялгыш алып чыкканбыз. Бутаганнар биләүне, бу ир бала, – дигән сүзләрдән Гөлфинә айнып киткәндәй булды. Хезмәткәр инде кулындагы бүләүне ала башлаган иде. Гөлфинә үзе дә сизмәстән баланы кочагына кысты һәм Маратка карады.

– Гөлфинә, кыз алабыз дип уйлаган идек бит...

Хатын иренә каршы тора алмыйча баланы бирде. Әмма башка бер бала да аның күңеленә якын тоелмады. Бүләүдәге сабый күз алдыннан китмәде... Алар бераз сөйләшергә вакыт сорады.

– Мират...

Хатынның күзе яшьле иде...

– Гөлфинә, без бала алабыз. Анда нинди кан акканын белмибез. Ир бала бигрәк җаваплы. Аңлыйсыңмы син?

– Яратуда үскән бала әти-әнисенә начарлык эшләми. Мин шуны беләм. Без аны яратырбыз...Син дә яратырсың. Синең күңелең чиста һәм бик йомшак. Бала алырга икеләнеп кенә риза булганыңны аңламыйм дисеңмени. Аңлыйм. Барысын да аңлыйм. Минем хакка ризалашканыңны да беләм. Минем хакка алыйк шул баланы. Аны кулыма алуга йөрәк тамырларыма ниндидер бер рәхәтлек иңде. Безне бәхетле итәчәк бала ул, Мират. Күңелем сизә...

Мират кабат хатынына каршы килә алмады. Хатының күз яшьләрен күрмәс өчен әллә ниләр эшләргә әзер ул.

– Безнең табылдыкка тукталдыгызмыни?

Балалар йорты хезмәткәренең сүзләре әллә ничек сәер яңгырады. Табылдык…

Ир белән хатын хатын аңа карады.

 

– Бер ай да булмады әле аның бездә булуына. Аны үзебез арасында табылдык дип йөртәбез. Иртән безнең учреждениенең койма буеннан табып алып керделәр аны. Кәрҗингә салынган төргәк. Әле аның кәрҗине дә, төрелгән юрганы да бик матур иде. Янында язуы да бар иде: «Зинһар ярдәм итегез аңа. Мин ярдәм итә алмыйм. Гафу ит, балам» дип язылган иде. Дүрт саны да тигез, гарип-горәбә түгел.

Гөлфинәнең уе тагын да ныгыды. Безнең өчен туган бала бу! Без тәрбияләргә тиеш бала.

 

– Безнең өчен бу мөһим түгел. Алабыз! – тавышы катгый иде, бу юлы иренә дә карап тормады.

Юл буе кочагында алып кайтты баланы Гөлфинә. Аның хәтта күкрәкләрендә рәхәт бер сызлау барлыкка килде. Эх, дөньяңны онытып, һәр бармакларын сыйпый-сыйпый имезсәң иде шушы баланы... Бала исә мыш-мыш йоклый иде. Йокы аралаш елмая... Гөлфинә барысын да яхшыга юрады. Алда – балалы бәхетле гомер.

Өй бала чүпрәкләре, имезлекләр белән тулды. Ике яктан әти-әниләре дә килде. Алар балаларының бу адымына куанырга да, борчылырга да белмәде. Әмма бәхетле елмаеп йөргән Гөлфинәне күргәч, тынычландылар. Үзләре беләдер. Алып кайтканнар икән, тигезлектә үстерсеннәр генә. Булмаган гозерләрен табып күрше-күлән дә капка какты. Читтә нәрсә сөйләгәннәрдер, Гөлфинә алдында балага да, үзләренә дә бәхет теләделәр.

Берәр ай бәхет дулкынында йөзделәр шулай. Ильяс та тыныч булды. Мыш-мыш килеп йоклады да йоклады. Ашады да йоклады. Бар белгәне шул бит инде. Мират баштарак читләтеп кенә йөрсә дә, аннан соң эштән кайтуга туп-туры бишеккә барды. Әле һаман кулына алмады. Курыкты. «Үсәбезме, егет?» диюне гадәткә кертте. Әйтерсең көннәрдән беркөнне Ильяс аңа үсәм дип җавап бирергә тиеш иде. Гөлфинә иренең балага улым дип эндәшмәвенә көенде.

Дәвамы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар