Хикәя
Фирдәвес ЗАРИФ
Хикәя
Өйалды бакчасында үскән сирень – канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерә. Дөрес, балачакта өй алдыңда канәфер куаклары үсми иде әле. Алар канәфер чәчәкләрен, Разия ападан рөхсәт сорап, аның бакчасыннан бергә өзәләр иде. Әмма бүген аның үзәген шул исемдәге җыр сүзләре өзә:
Яши миндә синең тавыш, синең сагыш, синең сүз.
Мөмкинме соң танышырга, кавышырга, сиреньсез!..
Шагыйрь әйтерсең лә аның тормышыннан алып язган. «Әллә безнең өйалдыңда канәфер үсмәгәнгә кавыша алмадыкмы икән? – дигән самими уй килеп китте аның башына һәм шунда ук: – Беркатлы син, Фәния. Ничек инде канәфер язмышка йогынты ясасын! – дип, үзалдына елмаеп куйды. – Язмыш бит ул Аллаһы Тәгаләдән».
Юк, күрше малае Фәнил белән бергә уйнап үсмәде алар. Ул Фәниядән 9 яшькә олы, хәтта аның апасы Филсинәдән дә бер яшькә өлкәнрәк иде. Абыйсы Рафилнең дусты иде Фәнил. Төшкә кадәр аларда булсалар, төштән соң Фәнилләрдә уйнадылар. Йокыдан кайсы алданрак торса, шул кереп җитә иде. Әнисе Тәслимәнең алар турында: «Кендекләрегез береккәндер сезнең, үскәч нишләрсез икән?!» – дип әйтүе хәтергә уелып калган. Әниләре эшкә киткәч, абыйсы Рафил белән Фәнияне карый, уйната, ачыкса, кашык белән манный боткасы ашата иде аңа Фәнил. Хәер, ботка ашатуларын үзе хәтерләми анысы Фәния. Бик бәләкәй, сабый бала гына булган бит ул вакытта. Ә бүген инде Фәниянең дә, Фәнилнең дә үз тормышы, икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Бергә була алмадылар шул, кем әйтмешли, әллә язмыш, әллә ялгыш...
Әле авылның сигезьеллык мәктәбендә 5 нче сыйныфта укыганда ук битараф түгел иде аңа Фәния. Ачык тәрәзә аша Фәнилгә кушаматы белән эндәшкән иде ул. Үпкәләгән иде бугай ул чакта аңа Фәнил. Дөрес, тыштан сиздермәде сиздерүен, авыз турсайтып, сөйләшмичә дә йөрмәде. Моны бары тик хәзер – җаны белән тоемлый Фәния.
Шулай хисләрен аңлата алмый ел арты ел үтте: Фәнил башта үзләре авылындагы сигезьеллык, аннары күрше авылга йөреп урта мәктәпне, Казанда һөнәр училищесын тәмамлады, армиядә хезмәт итеп кайтты. Шуннан соң бер ел химия заводында эшләп алгач, университетка читтән торып укырга керде, һәм көтмәгәндә-уйламаганда Себергә китеп барды.
Дөрес, университеттагы кышкы һәм җәйге сессияләр вакытында бер атнага авылга кайтып килергә дә мөмкинлек таба иде Фәнил, җәйге ялларын да авылда уздырды. Урам як тәрәзә турысыннан узганда, бармакларын авызга кабып, ачык тәрәзәдән әче итеп сызгырып та калгалады Фәния. Фәнил, сызгыру тавышына борылып карый да, елмаеп кына куя иде. Баласыткан, шаяру итеп кенә кабул иткән, күрәсең...
Әле дә хәтерендә: чираттагы ялга кайткач, әнисе Фәүзиягә дару ясар өчен, Фәнил аларга канәфер чәчәкләрен өзәргә рөхсәт сорап кергән иде.
— Нәрсәгә сорап торасың аны. Күпме телисең – шулкадәр өз, – диде Фәниянең әнисе.
– Үзегезгә дә кирәк булыр бит, – дип җавап бирде Фәнил моңа каршы. – Халит абыйның сызлаган кул-аякларына файдасы тияр иде.
Шуннан соң Фәнил канәфер чәчәге белән даруны ничек ясарга икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатты.
Фәниянең әтисе бу вакытта үзе дә өйдә иде.
– Дәвалаудан узган шул инде, – диде ул кече яктан.
«Агач! Шунда бер чәчәк ботагын миңа да өзеп бирсә, ни була инде, – дип уйлады Фәния. – Булса булыр икән шундый таш йөрәк!»
Фәнил, аңа күтәрелеп тә карамыйча, өйалды бакчасына чыгып китте. Кыз да аның янына чыкмакчы иде, әмма горурлыгы җиңеп, тыелып калды.
***
Себергә китүенә ике ел дигәндә, Фәнил Казанга әйләнеп кайтты һәм нәшриятка эшкә урнашты. Атна саен диярлек авылга кайтып йөри башлады. Кайвакытта, аларга да кереп, хәлләрен белеп чыга иде. Шулай бер керүендә Фәнил белән сөйләшеп киттеләр, һәм Фәния егеткә битараф түгеллеген белдерергә башкача җай тапмый:
– Ничек инде күрше кешесенә әни дип әйтәсең, – дип ычкындырды.
Фәнил моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Дәшмәүне үзенчә кабул итеп: «Тагын аңламады, ахры, бу йоклаган бүрек!» – дип уйлап куйды Фәния. Фәнилнең дә аңа битараф түгеллеген, читтән генә күзәтеп-сынап йөрүен уена да китермәде ул. Ә егетнең күңелендә бу минутларда: «Әни дип тә әйтергә курыккач, бу кыздан нәрсә көтәсең!» – дигән фикер ныгып урнашты.
Тагын берничә ел үтеп китте. Фәнил ике ел буе йөрешкән кызга өйләнергә карар кылды. Ә Фәния бу хакта аңа һәм абыйларына туйга чакыру керткәч кенә белде. Фәнил чыгып китәр алдыннан ничектер алгы якта икесе генә калдылар. Шунда Фәния егеткә хисләрен ачты.
– Нигә бу хакта алданрак әйтмәдең соң? – диде Фәнил гаҗәпләнеп.
– Язмагандыр инде. – Фәния яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен яшереп, мич ягына борылды һәм, мич капкачын ачып, кисәү белән күмерләрне актара башлады, аннары соскыч белән ташкүмер өстәде. Мичтәге күмерләр ялкынланып янып китте.
Күмерләр генә янса икән ул. Аннан өйгә җылылык кына килә. Ә менә газаплы йөрәк януыннан күңелдә төзәлмәс авыр яра кала. Аңлый алдымы икән моны Фәнил? Мөгаен, аңлагандыр. Ул кинәт сикереп торды да саубуллашмый да чыгып китте.
***
Юк, бара алмады Фәния Фәнилнең Казандагы туена. Әзер түгел иде ул моңа. Хәер, бер гаиләдән өч кеше барырга яхшысынмадылар да. Туйда абыйсы Рафил генә катнашты. «Бик зурлап үткәрде. Оркестр, җырчылар, Фәнилнең шагыйрь дуслары да бар иде», – дип кайтып сөйләде ул.
Ә менә Фәниянең авылда узган туена кайтты Фәнил. «Мине карап үстергән Фәнил абый», – дип тәкъдим итте ул аны ире ягыннан килгән кунакларга. Фәнил дә котлау сүзен нәкъ шуннан башлады, матур теләкләр теләде. Ире Хәбибрахман Фәниягә багышлап язган шигырьләрен укыганда, күзләрен яшь пәрдәсе сарды. Шатлыклы да, әрнүле дә иде ул күз яшьләре...
* * *
Әле кайчан гына май кояшының җылы нурларында назланып утырган канәфер чәчәкләре инде, шиңеп, коелып килә. Яңа туган сабые белән май аен авылда үткәргән Фәниянең күңелен сагышка сарды алар. Фәнил, ялга авылга кайтса да, быел аларга чәчәкләр җыярга кермәде. Махсус эшләдеме ул моны, әллә быел дару ясап тормаска булдымы – монысы Фәния өчен билгесез калды. Тәрәзә пыяласына бәрелгән эре яңгыр тамчылары да аңа: «Онытты! Оныт аны!» – дип әйтә кебек иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк