Логотип
Проза

Ни генә булмас юлда!

«Сез дә алырсыз, егетләр. Сәпит алгач та, малайлар баштарак көнләшкән иде. Икенчә җәйгә, барысы да диярлек, сәпитле булды. Өйләнгән кешедән генә көнләшүче юк, нигәдер».

«Мөнир малае машина алган», – дигән хәбәр авылга тиз таралды. Азат үзе мактанырга түгел, кайтып күренергә дә өлгермәгән иде әле. Бары кичке якта күршесе Сәлим абыйсы белән генә киңәшеп китте. 

Ике кеше сөйләшкән сүзнең серлелеге инде, Ходаем! Капка төбендәге шомырт агачына кадәр шым калды. Ирләр быдыр-быдыр «Москвич», ГАИ, «шуны ал», «монысы обязательно кирәк» дип гәпләшкәндә яфрагы да селкенмәде агачның. Мавыктыргыч әңгәмәдән кичке эңгер өй кыегына чалкан ятып изрәде. Куначадагы тавыклар гына бер ни аңламадылар. Башларын кыек салып йоклаган кыяфәт чыгарып утырдылар. Сәлим абый тавышын күтәребрәк, «бабина, трамблёр» дип таныш булмаган сүзләргә кат-кат басым ясаганда гына сискәнде тавыклар. Кысык күзләрен ача алмыйча ялкау гына «ка-а-а-ак» дип җавап кайтарып, агайның ни сөйләгәненә төшенергә тырышкандай иттеләр. «Менә шулай, күрше. Мин әйткәннәрне әзерләп куйсаң, юлда нужа күрмәссең», – дип Азатның иңнәрен әтиләрчә кагып куйды Сәлим абый. 

Гомер буе колхоз председателен, җитәкчеләрне йөрткән кеше ул. Авылның пожарный машинасы да аның бакча башында тора. Савымчыларны йөртә торган колхоз автобусын да тапшырыр башка кеше табылмады. Берәр техника ватылса күрше авыллардан киңәш, ярдәм сорап киләләр. Шуңа Азат та машина алырга ныклап ниятләгәч күршесенә сугылды. 

Авыл өчен тансык сөйләшүләр шул әле бу. Күпләрдә машина түгел, йорт саен матае да юк. Һаман әлеге Мөнир малайларында һәм тагын бер-ике ир балалы йортта гына бар мотоцикл. Ә Азат заводтан чыккан, ялтырап торган бер дигән яңа «Москвич» алып куйды. Авыл кешесе генә түгел, каладагы иптәшләре дә тел шартлатты монда. Сөенеч уртаклашкан кыяфәт чыгарып кул кысып котлаган булдылар, күбесе. Ихлас булмаулары йөзләренә чыкса да, Азат сүз әйтмәде. Елмаеп кына калды. 

«Сез дә алырсыз, егетләр. Сәпит алгач та, малайлар баштарак көнләшкән иде. Икенчә җәйгә барысы да диярлек сәпитле булды. Өйләнгән кешегә генә көнләшүче юк, нигәдер», – дип үз уйларыннан үзе үк көлеп җибәрде Азат. «Каптың, егет! Камыт кидең, брат!» – дип шаяртып мыскыллаган булалар бит гадәттә. Берсе дә «эх, мин дә тизрәк өйләнсәм икән» дип күзләрен елтыратып, балдаклы бармагыңны кисеп алырдай булып карап тормый. 

Ә машина ирләр өчен ат алуга тиң. Нинди ат кына, канатлану белән бер! Юкка гына телләре ачылмас борын кечкенәдән шакмак этеп төкерекләрен чәчеп бырылдап үрмәләп йөрми бит инде алар. 
Яңа машина салоныннан завод исләре, яңа резина, күн исләре килеп тора. Азат күршесенең киңәшләрен тотып машина өчен кирәк яраклар барларга кереште. 

Иң элек багажникка автомобильдә һичшиксез булырга тиешле әйберләр урнашты. Сәлим абый: «Беренче эш итеп аварийный ызнак алып куй, энем. Алай-болай ватылып туктасаң, берәр нәрсә булса, шуны машинаң алдына чыгарып куярга онытма», – дигән иде. Азат шул әйтелгән исемлектән тайпылмады. Янгын сүндерү баллоны, аптечка һәм тәгәрмәчкә тын кертә торган кул насосы да алды. Аннары яхшы тимер көрәк. Балтасы да артык булмас дип уйлады. Нәрсә булмас юлда... Яңа шәп балта алып бер калын тукымага төреп, багажник түренә салып куйды. Аннары лом, чүкеч... Үзе күтәреп йөрми бит, ятсыннар шунда! 

Сәлим абый ышанычлы яхшы аркан да алырга кушкан иде. Азат кыйммәтле, биш метрлы тимер трос юнәтте. Моның белән «Москвич» түгел, йөк машинасын тарттырып йөрергә була! Домкратны да күрше агай куәтлене алырга кирәклеген әйтте. «Ни генә күтәртәсең булмас, тормыш бит бу» дигән сүзе Азатка аеруча ошады. Ул яшьтәшләреннән дә үзенең тормышчанлыгы, алга карап уйлый белүе белән аерылып тора. Шуңа домкратның да өч тонна күтәрердәен, борып-борып әйләндерә торганын алып куйды.  

Таулы җирдә туктарга туры килсә дип, тәгәрмәч астына куярга шакмаклар да ясады егет. Агачтан матур итеп кисеп, үзе дүрт шакмак шомартты ул. Агач эше күңеленә аеруча якын инде Азатның. Шуңа күрә күзенә чалынган матур гына бер каен түмәркәсенә дә урын табылды багажникта. Матурлыгы өчен түгел инде, билгеле. Сәлим абыйсының «яңгырдан соң берәр кәлиядә батып калсаң кирәге чыгар», дигән сүзләре күңелгә уелып калган иде. 

«Бабина, трамблёр, бензонасос тиз ватыла. Запаска алып куй. Свечаларның да яңасы булып торуы зыян итмәс», – дигәннәргә базардагы сатучыларның да киңәшләре өстәлде. Шулай итеп лампочкалар, фонарьлар, төрле фильтрлар, аларны алыштырыр өчен инструментлар комплекты да алынды. Запас майлар салырга берничә савыт, бензин йөртергә егерме литрлы тимер канистрасы да булдырылды. Бензинны чиләктән салырга туры килсә дип калайдан зур бүрәнкә дә ясатырга иренмәде Азат. 

Боларның барысын да тутыргач багажникта тычкан сыярлык урын да калмады. «Зыян юк», – дип куйды Азат. Аның каравы күңеле тыныч. Юлда ни булмас...

Сәлим абыйсының киңәшен тотып, салондагы ике утыргычның арт кесәләренә берәр «ярты» да кыстырды бит әле ул. Анысы ни өченме? Кем синең баткан машинаңны бушка тарттырсын! «Ни генә булмас юлда, төрле эшне җайлый торган валюта бу», – дип кеткелдәде күрше агай. 

«Ярты»ларның сыйфатын Азат яңа машина белән авылга кайткан беренче көнне үк Сәлим абый үзе сынап карады. Күптән эчми икән дә бит, Азат хакына, күрше хакына ялындырып тормады. Егетне мактый-мактый, яңа машинаны котлый-котлый ике утыргыч кесәсен дә бушаттылар. Ә запассыз йөрергә ярамый – юлда ни булмас...

Тагын ике айдан Азат машинасында «запас» барлыгын авылдагы бөтен кеше белә иде. Авылга кайткан саен берәрсе «ялгыш» очрап «запасың бар бит, башны төзәтик әле» дип, туктата башлады. Аннары ялгыш очрап та интекмәделәр. Мөнир малаен авыл башына чыгып каршы алу гадәте барлыкка килде. 

Бу «запас»ларның запас булмавын аңлагач, Азат аракысыз гына йөреп карарга уйлады. Үпкәләүчеләр «ни генә булмас юлда» дип чын күңелдән кисәтүчеләр очрады анысы, ә болай әллә ни булмады. Кирәге чыкмады ул запасларның. 

Тросның гына кирәге чыкты – берничә тапкыр кемгәдер трактор тартырга биреп торды аны Азат. Савабы тигәндер. Домкратның да файдасы булды – анысын югары очта яшәүче Галимҗан абзый «Газ-51» фургонын күтәртергә сорап алган иде дә, Азат олы кешене борчып, үз әйберен кире кайтарып тормады. Алай-болай домкрат кирәге чыкса, кемдә торганын белә бит егет.

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар