Логотип
Проза

Мәхәббәтебез хакына-2

Дәвамы.

Башыhttp://syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbtebez-khakyna

(Дәвамы.) 

 

5 бүлек 

 

Эссе. Бик эссе. Айгөл үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнде. Ике якта ике ир кулы, ул кайсысына барып елышырга белми, ул үзен ике яр арасында торган кебек хис итте. Кулларның кайнарлыгына түзә алмыйча, вакыт-вакыт сыкрап та куйгалый. Өнме бу, төшме икәнен аерыр дәрәҗәдә түгел иде Айгөл. Инде менә акылыннан язам дигәндә генә: «Тугры хатын, имеш! Ирләрне командировкалар бозмый, имеш! Ха-ха-ха...» – дип көлгән хатын-кыз тавышына сискәнеп уянып китте. Уянгач та әле үзенең кайда икәнлеген аңлап бетерә алмады, никтер тыны кысылды. Диван башында эленеп торган халатын эләктереп, Рамилне уятмас өчен сак кына аш бүлмәсенә юнәлде. 

«Уф! Әле ярый бу төш кенә булган икән...» – дип үз-үзен тынычландырырга тырышса да, йөрәге ярсып типте. Айгөл плитә янында да уйларыннан арына алмады. «Нияз... Кем соң ул? Никләр генә юлымда очрады  ул... Ни өчен күз карашы күңелемә үтеп керде дә, чыгып китми мине газаплый соң?.. Икенче якта – Азат. Аның белән кайгыны да, шатлыкны да бергә уртаклашып, матур гына яшәп ятканда, ник командировкага китте ул? Без бит бер-беребез өчен утка да суга да керергә әзер. Азат – дөньядагы бердәнбер идеал ир ул. Ә нигә соң Нияз һаман күз алдымда?» 

– Апам, боткаң көя түгелме соң? – дигән тавышка Айгөл сискәнеп китте. Артында йокыдан уяныр-уянмас Рамил басып тора иде. «Юк, Айгөл, син болай акылдан язачаксың! Тукта!» – дип үз-үзен тиргәгән арада, кесә телефоны шалтырап куйды. 

 «Айгөл, хәерле иртә! Кичәге хәлләр өчен гафу үтенәм. Кичке 7дә кафега чакырам. Нияз» – дип язылган иде cмc хәбәрдә. Айгөлнең күз аллары караңгыланды. 

– Теге түгелдер бит? – дип кызыксынды Рамил. 

– Кем ул – теге? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды Айгөл. 

– Апам, алдаша белмәгәч, алдама инде. Нияз бит инде, мин хаклымы? 

Айгөл башын какты да: 

– Бары тик хәерле иртә теләгән, – дип, Рамилнең күзләренә карады. 

– Апам, ни эшләгәнеңне үзең дә аңламыйсың бугай, – дип, апасы өчен борчылды Рамил. – Кара аны, соңыннан үкенерлек булмасын. 

– Ярар, синең сүзләреңә колак салырга тырышырмын. Әйдә юын да өстәл артына утыр, – дип сүзне икенче якка борырга тырышты Айгөл. 

– Бүген нинди планнар, апам, – дип сорады Рамил, чәен эчә-эчә. Ул апасы өчен, аның гаиләсе өчен бик борчыла иде. Ничек итеп апасын ялгыш юлдан йолып алу юлларын эзләде, ләкин таба гына алмады. 

– Минем инде өйдә болай кул кушырып утырасым килми. Кулым да авыртмый диярлек. Хәзер клиентларга шалтыратып, кабат эшкә тотынасымны әйтәм. Чәч ясап кайтасым да бар. Кыскасы, кичкә кадәр һәр минутым язылган,  ә син тиз генә аша да юлыңда бул.  Укуыңа соңга калма тагын! 

–Тыңлыйм, «әнием»! – диде Рамил кыланып. Тиз генә капкалап өстәл яныннан торды. Аннары киенә-киенә: 

– Апам, кич белән керимме? – дип сорады. 

– Хәбәрләшербез, энем. Кайчан бушаячагымны белмим. 

– Ә, апам... әйтергә онытып торам икән... – Рамил Айгөлгә сынаулы караш ташлады. – Бүген төнге рейс белән җизни кайтырга тиеш. 

– Син шундый хәбәрне миңа әйтмичә ничек түздең? – дип гаҗәпләнде Айгөл. Рамил артыннан ишекне япкач, эчтән балкып, дулкынланып,  күрешү минутларын күз алдына китерде. Яклаучысы, саклаучысы, ниһаять, янында булачак!.. Диванга барып утырды да, тиз генә иренә шалтыратмакчы иде, Ниязның смс хәбәре күзенә чалынды. Әлеге смс хакында инде онытып та өлгергән иде бит ул. 

«Гафу үтенүеңне кабул иттем. Кичке ашны мин һәрвакыт үз гаиләм белән ашыйм. Тиз арада машинамны сервистан ала алырмын дип өметләнәм», – дип язып җибәргәч, йөкләр төшкәндәй булды. Айгөл тынычлап Азатның номерын эзләргә кереште. Ул арада Нияздан тагын смс килеп төште: «Айгөл, син мине карашың белән сихерләдең, уйларымнан бер мизгелгә дә чыкмыйсың, үземә урын таба алмыйм. Күрәм, син дә миңа карата битараф түгел. Синең белән очрашып, булган хәлләргә нокта гына куярга телим, әллә ниләр уйлама, зинһар». Айгөл нишләргә дә белмәде. Бераз уйланып торганнан соң: «Мин – ир хатыны, синең дә хатының бар. Әлеге очрашуның мәгънәсез икәнлеге сүзсез дә аңлашыла. Безгә бүтән очрашырга ярамый. Автосервисның адресын көтеп калам», – дип язды. Үзен кулга алып, Азатка шалтыратты. Телефонда аның өчен кадерле тавыш яңгырады: 

– Хәерле иртә, Айгөлем! Хәлләрең ничек? 

– Сәлам! Бар да яхшы, – диде Айгөл дулкынланып. – Шундый  сагындым, кайтуыңны минутлар санап көтәм. 

– Очрашу сәгатьләре күп калмады инде, Айгөлем. Кулың ничек соң? 

– Төзәлеп бетте диярлек. Бүген кабат эшли башлыйм. 

– Рамил иртәгә кайтуым турында әйттеме сиңа? Дөресрәге, бүген төнлә... 

– Әйтте. Шуңа эшкә чыгып киткәнче вакытын белешим әле, дидем. Ниләр пешерим икән дип шалтыратуым... 

– Айгөлем, борчылма, син нәрсә пешерсәң дә тәмле була. 

– Вакытын әйтмәдең бит әле, Азат. 

– Төнге 3 ләрдә аэропортка кайтсам, өйгә кайтып җиткәнче 4 ләр булыр инде. 

– Ярар, кадерлем, түземсезлек белән көтеп калам, – дип саубуллашты Айгөл. 

Ул бүген атлап түгел, очып йөрде. Көне буе йөзеннән елмаю китмәде.  Уенда бары Азат кына. Беренче очрашкан мизгелләрен исенә төшерде,  гаилә корулары күз алдына килде. Моңарчы болай озак аерылып торганнары юк иде шул. Такси тотып өенә юнәлде, юлда кабат Ниязны исенә төшерде.  «Бәлки, очрашасы калгандыр... Бәлки, очрашмаска нокта куелган булыр иде. Болай ул вакыт-вакыт язып газаплаячак бит мине. Машинам да аның кулында бит. Кире бирмим дисә нишләрмен?» – дип үз-үзен тиргәде. Аннары телефонын кулына алып, шалтыратыргамы-юкмы дип уйланып торды.  Бармаклары, ирексездән, Ниязның номерын җыйды. 

– Айгөл? – дип гаҗәпләнде Нияз. 

Айгөл аның тавышын ишетүгә югалып калды. 

– Ә... Теге... Ни... – дип фикерен җыярга тырышты ул. – Безгә очрашып сөйләшергә кирәк. 

– Син кайда соң, хәзер үк киләм, – дип куанды Нияз. 

– Юк, – дип бүлдерде Айгөл. – Син әйткән адрес буенча үзем киләм. Болай да соңгы арада безнең ишек төбендә еш күренәсең, күршеләр аңлап бетермәс. 

– Әйе, син хаклы. Бер сәгатьтән очрашырбыз, – дип, Нияз трубкасын  куюга, Айгөл аптырап калды: «Кая соң моның иртән язган хисләре, нигә соң ул коры сөйләште? – дип аптырады. – Нигә соң ул үзен шулай тота? Димәк,   шалтыратасымны белгән! Ә мин, җүләр, кабат аның тозагына кабам түгелме соң? Ю-у-ук, Айгөл, ник үзеңне түбәнсетәсең!» – дип үз-үзен тиргәп, кабат Ниязның номерын җыйды. Бу юлы Нияз көттереп кенә алды: 

– Әллә инде кире уйларга да өлгердеңме? Әллә килеп алуымны  телисеңме? 

– Юк, Нияз, мин килмим! - дип пышылдады Айгөл. - Безгә очрашмау мең тапкыр хәерлерәк. 

– Син чыннан да шулай дип уйлысыңмы? Әллә инде йөрәгеңә шулай уйларга әмер бирергә җыенасыңмы? Айгөл... Ник дәшмисең? 

– Нияз, син ни турында әйтәсең, аңлап бетермим, – дип белмәмешкә сабышты Айгөл, ә үзе аның ягымлы тавышыннан эреп китәргә әзер иде. 

– Айгөл, син смс кына язып калмыйча, тавышымны ишетергә теләп шалтыраттың бит, мин хаклымы? 

Юк, син берни дә аңламыйсың, Нияз, – диде ачуы кабарган Айгөл. – Безгә очрашырга ярамый, безнең гаиләләребез бар! Иртәгә ирем командировкадан кайта, син безнең гаиләне бүтән борчымассың дип ышанып калам!.. 

Ул тиз генә телефонын сүндереп куйды. Такси инде аның өенә якынлаша иде. 

Айгөлнең күңеле тыныч түгел, Нияз аңа автосервис адресын җибәрмәде. Бу хәл менә-менә шартлаячак бомбаны хәтерләтә иде. Тик кайчан, кайда шартласын беркем дә белми. 

 

6 бүлек 

 

Азат таң алдыннан кайтып җитәргә тиеш. Айгөл бөтен уй-кичерешләрен ирен каршы алуга юнәлдерергә тырышты. Аның кайтуы икеләтә бәйрәм иде: беренчедән, ничә көн күрмәгән ирен кочаклап үбү бәхете тәтесә, икенчедән, алар балалар планлаштыру үзәгенә барырга тиеш бит. Айгөл әлеге мизгелне ниндидер дулкынлану белән көтте, бу юлы табибларның нәрсә әйтәсен бик беләсе килде аның.  Бу юлы нинди дәвалану юлларын тәкъдим итәрләр икән? Азат дәвалануга ризалык бирерме? 

Электр плитәсе «әзер» дип тавыш биреп, уйларын бүлдерде. Айгөл саклык белән генә  фольганы ачты. Аш бүлмәсенә хуш ис таралды. 

       Кинәт кемдер ишек төймәсенә басты. Айгөл сәгатькә күз салды. «Унынчы яртыда кем йөрер?» дип борчылып ишеккә атлады. 

– Наилә? – дип аптырап калды Айгөл, ул арада Наилә рөхсәт тә сорап тормыйча түргә узды. Бүлмәләрдән күз йөртеп алгач: 

– Син үзең генәме? – дип мәкерле елмаю белән сорап куйды. 

Айгөл Наиләнең әрсезлегеннән сүзсез калды, аннары ушына килеп: 

– Наилә, синең белән сөйләшеп торырга һич вакытым юк. Азат кайта бүген, шуңа әзерләнәм, – дип, аны ничек тә җибәрергә тырышты. 

Наилә берни булмагандай:   

– Димәк, сиңа әле Азат шалтыратырга өлгермәгән... – дип сөйләнде. 

Айгөлнең кәефе кырылганын күреп, сүзен дәвам итте: 

-–Эшләре кү-ү-үп... – Наилә һаман як-ягына каранды. Башта Айгөл эшнең нидә икәнлеген аңлап бетермәде, аннары гына бозда таеп егылган көн исенә төште: «Мөгаен, Наилә күргәндер аны. Кысылмаган җире юк бит. Ниязны да минем сөяркәм дип, миңа беркетеп куярга күп сорамас». 

- Килешүне имзалый алмаган ул. Ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан. Иртәгә иртән эшлекле сөйләшү булачак, мине дә юрист буларак чакырдылар... 

Ул арада Айгөлнең телефонына: «Айгөлем, мин бер тәүлеккә соңрак кайтам. Гафу ит!» дигән хәбәр килеп төште.  «Димәк, Наиләгә шалтыраткан, ә миңа шалтыратырга вакыты юк...» – дип уйларга да өлгермәде, Наилә: 

– Ярый, киттем мин, юлга да әзерләнәсем бар, күлмәкләрем дә үтүкләнмәгән... – дип ишеккә атлады. 

– Син ник килгән идең соң? – дип гаҗәпләнде Айгөл. 

– Әй, болай гына, – дип уңайсызланды Наилә, аннары: – Ялгызыңа гына күңелсез түгелме? – дип мәкерле елмаеп чыгып та китте. 

Айгөл аш бүлмәсенә керде, анда матур итеп әзерләнгән өстәлне күргәч, күзенә яшьләр килде. Димәк, Наиләгә шалтыраткан, хатынына шалтыратырга вакыты юк... Аннары Азатның номерын җыеп-җыеп карады, чыга алмады. Бераздан кабат: «Минем эшләрем тыгыз», – дигән хәбәре килде. «Төн уртасында нинди эш инде ул!» – дип үрсәләнде Айгөл. 

Иртә белән кәефсез уянды. Салкын душ астына кергәч кенә бераз күзләре ачыла төште. Аннары инстаграмнан яңалыклар карап алырга булды. Ә анда иртән иртүк Азат белән Наилә култыклашып бара. Наиләнең авызы колакта... Айгөлнең көнчелек утлары кабынды. Тизрәк Азатның номерын җыйды, ләкин телефон никтер сүндереп куелган иде. «Берәр ресторанда утыралардыр әле, икесенә генә күңелле, күрәсең!» – дип үз-үзен бораулады ул. Бераз тынычлана төшкәч: «Эшлекле очрашуга барганда Наилә фото ясаган, күрәсең, ну кылана да инде», – дип дөрләп янган утны бераз сүндерә төште. Эшкә җыена башлады. 

         

         *** 

Азатның бер генә дә кәефе юк иде. Бөтен эшләре җай гына барганда, клиентның юристына килешү ошап бетмичә, кайбер пунктларга төзәтмә кертеп кире борды. Алар Азатны укымый гына кул куяр дип өметләнгән, күрәсең. Ә Азат юләр түгел, ничә ел бизнес белән шөгыльләнгән дәвердә нинди генә хәлләрдән чыгарга туры килмәде аңа. Килешүнең уртасында бары тик ике генә пункт үзгәртелгән, һәм ниндиләре бит әле. Карамыйча кул куйсаң төп башына утырасыңны көт тә тор. Эчендә бүреләр уласа да: 

– Гафу итегез, – дип итагатьле генә сүз башлады, – килешүнең ахыргы вариантына җитди генә үзгәрешләр кертелгән. Мин бу вариантта аңа кул куя алмыйм. Үземнең юристка шалтыратып киңәшләшеп алырга рөхсәт итегез, – дип клиентларының кулын кысып, кунакханә бүлмәсенә юл тотты. Азаттан мондый адым көтмәгәннәр, күрәсең, кәефсез генә саубуллаштылар. 

Иң беренче эш итеп Азат килешүне Булат белән Наиләгә җибәрде. Утыз минут та үтмәде, Наилә шалтыратып килешүнең кайсы башыннан башларга белмичә аптырады, аннары фикерен туплап: 

– Азат, монда син күрсәткән пунктлар әле бөре генә, ә менә боларын кара син... Әгәр дә шушы вариантта кул куясың икән, төп башына утырасыңны көт тә тор, – дип тәмамлады сүзен. Азат чыннан да аларына игътибар бирмәгән иде шул. 

– Ә менә монда кара син, ике сүзне урыны белән генә алыштырганнар, ә мәгънәсе бөтенләй башкача яңгырый. Аңлыйсыңмы? Аннары һәр көн саен эшләнгән эшләреңә отчет сорап тик утырачаклар... Алга таба кара, сез аларга исемлек буенча бөтен әйберне ике ай эчендә түгел, ә бер ай эчендә алып кайтып бирергә тиеш, ә иң кызыгы, вакытына җитешмәгән өчен штраф саны бермә-бер арткан, аңлыйсыңмы? 

Азат ризалашып башын гына какты. Ул әлеге килешүнең астын-өскә китерерләр дип башына да китермәгән иде. Тыныч кына утырган Булат та телгә килде: 

– Азат, нишлибез инде хәзер? 

– Мин үзем генә ерып чыгарлык түгел монда... Наилә, тиз генә билетлар ал да, иртәгә иртән монда бул, – дип әмер бирде Азат. Наиләнең шатлыгы эченә сыймады: 

–  Хәзер үк билетлар алам, – дип елмайды ул. 

– Димәк, мин клиентларны иртәнге ашка ресторанга чакырам, аэропорттан сине каршы алгач, икәү бергә барырбыз. 

Сөйләшү беткәч, Азат тагын бер кат килешүне игътибар белән укып чыкты да, сәгатенә күз салды, вакыт кичкә авышкан иде. «Казанда 10 тулып килә, Айгөл инде йокларга яткандыр», – дип уйлап, смс хәбәр генә язып җибәрде. Аннары креслода утырган килеш кенә йокыга талды, өзлексез шалтыраган телефонын, йокы аралаш кына сүндереп, йокысын дәвам итте. 

Иртән Азатны бик авыр көн көтә иде, тиз генә Наиләне аэропорттан каршы алгач, ресторанга чаптылар. Наилә һәрвакыттагыча күз явын алырлык итеп киенгән. Әйтерсең лә эшлекле очрашуга түгел, ә Азат белән свиданиегә җыенган. Хәер, Азатка укыган чагында Наиләнең аңа гашыйк булуы мәгълүм булса да, ул әлеге күренешкә артык игътибар бирмәде. Өстәл артында да Наилә тыныч кына утыра алмады. Йә Азатның иңсәсеннән, йә кулыннан сыпырып алгалады. Үзенчә аны тынычландырырга тырышты, ләкин әлеге кыланмышы Азатка киресенчә тәэсир итә иде. Аның йөрәге түрендә бер генә хатын кыз – Айгөле генә. 

Әлеге очрашу тулысы белән алганда бик үк эшлекле булып чыкмады. Күп кенә темалар бөтенләй эшкә кагылышлы түгел иде. Наилә, шул рәвешле клиентларны үзенә каратып, эшне үз җаена салды. Азат аның һәр сүзен хуплап, эченнән генә мактау сүзләре әйтеп утырды. Клиентлар да Наиләгә мактау сүзләрен җиткерделәр, арадан берсе: 

– Сез нинди матур пар, – дип әйтеп тә куйды. 

– Рәхмәт, – дип башын иде Наилә, аннары вакыттан дөрес файдаланып калырга тырышып: – Безне фотога төшерегез әле, – дип, тизрәк телефонын сузды. Азат берни аңлап бетермәде булса кирәк, берсүзсез фотога төште, ә Наилә исә ярышта беренчелекне алгандай куанды. 

– Уңышлы килешү өчен, – дип, барысы да бәллүр бокалларын күтәрде. 

Азат һәркемнең кулын кысып саубуллашты. Ул шуышып диярлек кунакханә бүлмәсенә кайтып ауды да уйларына чумды: “Ну, Наилә, молодец! Укыган вакытта ук аның кешеләрне төп башына утырта торган сәләте бар иде. Ә иң кызыгы шунда, әлеге кеше төп башына утырганын сизмичә, ахырдан рәхмәтләрен укый бит әле, – дип рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Наилә килмәсә, килешүне өзеп, елап кайтып китәсе кеше идем бит инде мин. Менә-менә ачуланышып китәбез дигәндә генә, Наилә ничек матур итеп шәхси темага күчеп, киеренкелекне йомшартты», – дип куанды Азат. Кичкә кадәр бәхәсләшеп утырсалар да, максатка ирешүе белән бәхетле иде ул, хәзер тыныч күңел белән кайтырга җыенса да була. 

 

*** 

Азатның кичтән язган смс хәбәрләре көне буе Айгөлгә тынгылык бирмәде. Ә бүген исә хатыны өчен бер генә буш минут та таба алмый микәнни? Айгөл аның эшенең авыр һәм җаваплы икәнлеген дә аңлый, арый торгандыр, ләкин ул Азатны сагынуга түзә алмыйча үз-үзен шулай кимерә иде. Әле ярый көне буе кешедән кешегә йөреп бераз уйларын читкә куеп тора алды, ә фатир бусагасын атлап керүгә үзенә урын таба алмады. 

Сумкасыннан телефонын алып, авыр сулап куйды, бер хәбәр язган, шалтыраткан кеше дә юк. Айгөл кабат инстаграм битенә күз салды. Анда аның Азаты Наилә белән ресторанда утыра. Әнә ничек Наилә аның иңсәсенә башын салган, әнә ничек Азаты матур итеп елмайган. Әйтерсең лә пар күгәрченнәр... «Эшлекле очрашу вакытында бергә төшкәннәрдер», – дип үз-үзен тынычландырырга тырышты ул. «Юк, Азат минем андый түгел. Бөтенесе дә Наиләнең эше, мине көнләштереп тәм таба», – дип уйлап, телефонын читкә ташлады. 

Озак та үтмәде, телефонда матур музыка уйный башлады. Кем шалтыратканын белер өчен ул Ниязга аерым музыка куйган иде. «Көне буена уема да кереп чыкмаган кешегә миннән ни кирәк икән соң?» – дип борчылды Айгөл, ә куллары телефонга сузылырга ашыкмады, - Ул бит бүген Азатның кайтасын белә иде, ник шулай соң шалтырата икән? Әгәр дә көн дә шулай шалтыратып газаплый башласа, Азатка ни әйтермен соң? Хәер, безнең арада берни дә булмады бит, ник куркам соң?» – дип телефонына үрелүгә, ул шалтыраудан туктады. Күп тә үтмәде Нияздан хәбәр килеп төште: «Айгөл, иртәгә машинаң әзер була. Эвакуатор белән ишегалдыгызга китерерләр. Чыгып кабул итеп алырга кирәк булачак. Үпкәләткән булсам, гафу ит». 

 

 

7 бүлек 

Азатка Наиләнең хәйләкәр төлке кебек сырпаланырга җай эзләп торуы ошап бетмәсә дә, кыланмышларына самолетка утыргач та түзәргә туры киләчәк иде. Самолетка кереп утыргач, Наилә бертуктаусыз сөйләшергә тотынды. Мәктәп елларын искә төшерделәр, күпме якты хәтирәләр!.. Аннары Наилә сүзне икенчегә борып: 

– Азат, мин сиңа бит үлеп гашыйк идем, ник идем дим соң әле мин, бүген дә мин сине үлеп яратам, – дип әйтүе аяз көнне яшен сукканадай яңгырады Азатка. Яшүсмер чакта булган да беткән дип уйлап Азат ялгышкан  икән бит. Әгәр дә Наилә әлеге сүзләрен мәктәп елларында әйтергә оялмаган булса, кем белә, бәлки борчак та пешкән булыр иде. Ә бүгенге көндә аның яраткан хатыны бар, аны башка хатын-кызлар бөтенләй кызыксындырмый. 

Азатның җавап кайтармавына үпкәләп булса кирәк, Наилә самолет тәрәзәсеннән карап бара башлады. Урамда март бураннары, озакламый яз җитәчәк, бар табигать йокыдан уяначак. Наилә үзен язын уяна торган умырзаядай тойды. Аның да хатын-кыз бәхетен татып карау теләге уянган иде. Мәктәп елларында үз бәхетенең янында йөргәнен аңламыйча, күрмичә яшәгән түгелме соң? Азатның хатыны бер почмакта башка ирләр белән кочыша, ә ул аңа лаек түгелме? «Мин аны бернигә дә карамый бик бәхетле итәчәкмен!» – дип уйлады Наилә һәм кабат тынлыкны бозып сүзен дәвам итте: 

 – Азат, мин без бергә булырбыз, син һәрвакыт янымда бөтерелерсең дип ялгышканлыгымны бик соң аңладым шул, – дип күзләрен читкә төбәде. 

Азат берни дәшмичә Наиләнең күзләренә карады. Аннары Наилә берни булмагандай Азатка телефонын сузып: 

– Мине фотога төшер әле, – дип елмайды. 

Азат берсүзсез Наиләнең гозерен үтәде дә, алдагы көндә төшкән фотосурәтләрне бармагы белән күчереп карарга тотынды. Бераздан Азат агарып киткәндәй булды. Наилә эшнең нидә икәнен аңлап, тизрәк телефонын тартып алмакчы иде дә, барып чыкмады. 

– Азат, миңа телефонны кайтар әле, – дип ялварды. 

– Синдә каян бу фото? – дип, күлмәк якаларын ычкындырды Азат. – Бу бит Айгөл, шулаймы? 

Наилә телефонын тартып алып, Азатка сырпалануын дәвам итте: 

– Азат, мин сине яратам... 

– Син нәрсә сөйлисең, Наилә. Минем хатыным бар... 

– Беләм, – дип пышылдады Наилә. – Ә бу фотоны син командировкага киткән көнне ясадым. Дустымны яклап та, гаепләп тә берни әйтә алмыйм, Азат. Бәлки, очраклы кешедер, бәлки күптәнге танышлардыр... Азат... 

Азат иңсәсенә башын куйган Наиләне читкә төртеп, аннан котылу ягын эзләде. Вакытны ничек тә үткәрү максатыннан телефонына төбәлде. Үзе Айгөл белән бергә барасы клиника турында укыса да, күз алдыннан теге фото китмәде. Аннары бераз тынычлана төшеп, аек акыл белән фикер йөртергә тырышты: «Юк, Айгөл андыйлардан түгел. Үтеп баручы егетнең Айгөлгә ярдәм кулын сузган вакытын туры китереп төшергән булса кирәк...»  – дип үз-үзен тынычландырды. Тагын ике сәгатьтән очрашу вакыты килеп җитү Азатның күңелен җылытты. Алга таба да Наилә белән бергә хезмәттәшлек итә алырмы-юкмы, анысы сорау астында кала бирде. 

Азат алдан хәбәр иткән вакытына кайтып җитте. Айгөл иртә таңнан ук бал кортыдай ашханә бүлмәсендә бөтерелде. Ниһаять, зарыгып көтелгән очрашу вакыты, фатирның ишеге ачылуга бар дөнья нурга күмелде. 

– Айгөлем, мин өйдә! – дип тизрәк аяк киемен салырга ашыкты Азат, – Казахстанда кояш, җәй кебек, ә монда бөтен җирдән су ага, пычрак, күңелсез, – дип сукранып та алды. Айгөл берни ишетмәде, йөгерә-атлый Азатның муенына асылынды. Азат кулындагы зур ак хризантемалар бәйләмен чак кына читкә алырга өлгерде. Нинди бәхет якын кешең куенына керү! Айгөлнең шатлыктан башлары әйләнде. Ничә тәүлек буена берүзе нишләргә белмичә аптырап үткәрде бит, хәзер аның баһадиры – янында. Азат җилдән, чит-ят күзләрдән яклаучы диварны, яңгырдан саклаучы түбәне хәтерләтә иде. Аның куенында гына үзен ышанычлы хис итә ул. Азат әкрен генә Айгөлне идәнгә бастырып, чәчәкләрне тоттырды да: 

– Нинди тәмле исләр чыгаргансың, тизрәк сыйла мине, – дип, түргә узды. 

Азат чыннан да игътибары, кайгыртучанлыгы белән бөтереп алды. Айгөл бөтен дөнья мәшәкатьләрен онытты... 

Табибка барырга санаулы гына көннәр калып килә иде. Әлеге вакыйганы алар икесе дә ниндидер дулкынлану белән көттеләр, һәм менә ул көн... 

– Бүген кичке алтыда безне профессор көтә, – дип сүз башлады Азат. 

– Әйе, кадерлем, истә, – дип, Айгөл тиз генә иренең галстугын матурлап куйды, «Мин яратам сине!» дип, йомшак кына битеннән сыйпап үбеп алды.    

– Мин дә, Айгөлем. 

Бар да яхшы булыр дип уйлап ялгышканын Айгөл соңрак кына аңлады. Профессордан кайтканнан соң, аның тыныч көннәренә нокта куелды. Аяз, тыныч, мәхәббәт белән тулы көннәр кычкырыш-талаш белән тулды. Айгөл ул мизгелләрдә Ниязны искә төшерми калмады. «Нигә Азаттан китмәдем икән?» дигән уйлар да килде башына. Берничә тапкыр бөтенләй ташлап чыгып китәргә талпынган чаклары да булды. Ләкин аның ана булырга теләве барсыннан да көчлерәк булып чыкты. Ул ана булу өчен барысын да эшләргә әзер иде. Тик профессор башкачарак фикер йөртә булып чыкты: 

– Сез дөрес аңлагыз. Минем күз алдымнан йөзләгән парлар уза. Төрлесенең язмышы төрлечә. Бүгенге көндә парлар бер-берсенә ярашсыз булу еш очрый торган күренеш, ләкин сезнең очракта бу әле афәт түгел. Бераз гына иммунитетыгызны ныгытсагыз, гормоннар кабул итсәгез, сез табигый юл белән дә бала табарга сәләтле. Менә сезгә кирәкле дарулар, өч ай дәвамында эчәрсез. Киләсе очрашуны курс тәмамлангач билгеләрбез. 

Айгөл табиб бүлмәсеннән атлап түгел, очып чыкты. Кәефе бик яхшы иде. Табибның сүзләренә карасаң, хәлләр ул уйлаганча бик куркыныч  та түгел икән бит. «Без булдырачакбыз! Безнең балабыз булчак!» – дип канатланды. Юл буе үзен авырлы хатын итеп күз алдына китерде, вакыт-вакыт эчен сыйпап елмаеп та алгалады, булачак баласы белән очрашыр мизгелләр килеп җиткәндә, Азат кинәт тормаз педаленә баскач уянып киткәндәй булды. 

– Тукта әле, Азат, – дип гаҗәпләнде Айгөл. – Без кайтышлый даруханәгә кагылмыйбызмыни? 

– Монда тавыш куптармыйк, өйдә барысын да хәл итәрбез. 

Ә өйдә давыл купты. Айгөл берни аңлый алмады: «Нигә соң алайса табибка барырга кирәк иде аңа?» – дип үз-үзеннән сорау алды. Азат исә йөз процент үзенең сәламәт булуына ышанган булса кирәк... 

– Азат, син нигә киреләнәсең... Көнгә ике тапкыр дару эчкәннән бер җирең дә кимеми бит инде... – дип ялынды Айгөл. 

– Телисең икән, үзең эч, ә минем бер җирем дә авыртмый. Үз колакларың белән ишеттең ләбаса, табиб минем анализларны яхшы дип әйтте... Мин дарулар белән организмны агуларга җыенмыйм, – дип каршы килүен дәвам итте ире. 

Айгөл үзенә урын таба алмады. Тизрәк өйдән чыгып качып, Азатны бүтән күрмәсә дә үкенмәс кебек тоелды аңа. Тиз генә кулына ни эләкте шуны алып, фатир ишеген шап итеп ябып чыгып та китте. 

Шунда гына Азат үзенең артык дорфа кыланганын аңлады. Әйткән сүзләре өчен үкенде, ләкин соң иде инде. Чарасызлыктан, диванга ауды. Юк, ул чыннан да сәламәт. Ничә табиб аша узып, берсеннән дә сәламәтлеге турында начар сүз ишетмәде ул. Шуңа күрә дә бер кочак дару эчүне өнәмәде. «Әйе, Айгөлгә витаминнар кабул итү комаучауламас иде. Аның бит бала тудырасы бар. Үзе кайткач, аннан гафу үтенермен»,  – дип уйлады.   

 Ләкин Айгөл генә кайтмады. Бер сәгать үтте, ике... өч... Тәмам пошаманга калып, Рамилнең номерын җыйды, үч иткәндәй хатын-кыз тавышы: «Абонент белән тоташтыру мөмкин түгел» – дип кабатлады. Айгөлнең әнисенә шалтыратты. Ул да безгә килмәде дигәч, Азат бөтенләй коелып төште. Кая барырга, кайдан эзләргә... Инде ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратам дигәндә генә Рамил шалтыратты: 

– Җизни, син ник әле апамны рәнҗетәсең? Синең ни хакың бар аңа шулай каты бәрелергә? – дип, исәнләшеп тә тормыйча югары тонда сүз башлады. Кайчан синең янга кайтасы килсә, шул вакытта кайтыр, эзләп, шалтыратып азапланма! – дип җавап та көтмичә телефон трубкасын ташлады... 

 

*** 

– Азат? – дип гаҗәпләнде Наилә. – Син миңа ник шулай соң шалтыратасың? Берни дә булмагандыр бит? 

Наиләгә бу хәл, чыннан да, бик сәер тоелды. Әле кайчан гына минем хатыным бар дип кире каккан ир бүген үзе шалтырата бит. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас: «Наилә, син үзең бәйләнгәнсеңдер әле, кем икәлегеңне беләбез», – дип кенә әйтерләр иде... 

– Әллә килешүдә хилафлыклар таптыгызмы? – дип тыныч кына сорады Наилә. Азат бераз тынып торганнан соң: 

– Ю... Ю-у-ук... – дип төртелеп калды. –  Мин... Ни.. болай гына... Сөйләш әле минем белән... 

Алар таңга кадәр диярлек телефоннан сөйләшеп чыктылар... 

Айгөл бернигә дә карамыйча дәвалану курсын башлап җибәрде. Аның әни булу теләге бөтен сүзләрдән дә көчлерәк иде. Бары тик бер яклы дәвалану алар файдасына булыр дип ышанасы гына кала. 

Азат белән дә дуслашты. Ләкин араларында ниндидер салкынлык бар иде инде. Бербөтен булган бәхеттән чайпалып торган бәллүр савыт яргаланып, бәхете кими башлаган төсле тоелды Айгөлгә. Алар элек бергә кино карап, аш бүлмәсендә озаклап кем ничек көн үткәргәне турында сөйләшә торган булсалар, хәзер һәркем үз-үзенә бикләнүне хуп күрде. Айгөл еш кына аерылышу турында уйлады, Азат үзен эшкә багышларга тырышты. Айгөл Нияз турында уйласа, Азатны Наилә тартып торды. Язмыш ул бик катлаулы икән... Гаиләне саклап калу турында уйлыйсы урында, алар читләргә тартылдылар. Айгөл кабат Азаттан рәнҗелетүдән куркыпмы, әллә тормыш мәшәкатьләреннән арынып тору максаты беләнме, еш кына берүзе урамда озаклап йөрде, Азат диванда телевизор каршында ятуны хуп күрде. 

Соңгы арада Азатны җеннәр алыштырдымыни... Хатынына бер җылы сүз дә әйткәне юк. Гаиләсен шушы хәлгә төшерүдә Айгөл үзен гаепләде. Әйтерсең лә бала бер аңа гына кирәк иде. Менә бүген дә шул ук хәл. Азат эштән кайтты, ашады да ятты. Айгөл авыр эш көненнән соң бер генә җылы сүз ишетергә өметләнгән иде дә, ләкин ул сүз әйтелмәде... Айгөл кабат урамга ашыкты. 

Язгы апрель  киче, ниндидер хуш исләр борынны кытыклый. Урыны-урыны белән яшеллек тә күренә. Айгөл эченнән генә: «Берни дә мәңгелек түгел: көн белән төн алышына, кышка алмашка җәй килә, безнең дә низаг бәхетле көннәр белән алышыначак»,  – дип елмаерга тырышты. 

Ишек ябылуга, Азат кабат уйга чумды. Табибка бару һич кенә дә болай булып бетәр дип уйламаган иде бит ул. Киресенчә, якынаерлар, иңгә-иң куеп яшәрләр төсле тоелган иде дә, бар да син уйлаганча гына килеп чыкмаганына инанды. Еш кына телефоннан Наилә белән аралашты. Аның белән сөйләшкәндә үзен кабат уналты яшьлек малай кебек хис итә иде. Наилә дә яшьлеген исенә төшерәдер дип уйлап ялгышканын әле кичә генә аңлады. Сөйләшеп саубуллашам дигәндә, кинәт Наилә: 

– Азат, әгәр дә өеңнән куып чыгарсалар, синең һәрвакыт барыр урының булуын белеп тор. Әгәр дә минем бусаганы атлап керәсең икән, кабат чыгып китәрмен дип уйлама, – дигәч кенә, Азатның фикерләре бөтенләй башка якка үзгәрде. Наиләнең хисләре белән уйнап зур ялгышлык ясавын аңлады ул. 

Хәзер дә телефонына үрелгәч туктап калды. «Ю-у-ук, болай яшәүне дәвам итеп булмаячак. Нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәк...» – дип уйлады. Бердәнбер юл – Айгөл белән дуслашу иде.  Ә дуслашыр өчен  Айгөл кушкан даруларны эчә башларга кирәк. Ул әнә шундый якты уйлар белән интернет челтәренә кереп чумды. Тиз генә кирәк даруларга заказ биреп, үзалдына кош тоткандай елмаеп куйды... 

Айгөл кайтып керүгә, ишек төбендәге тумбочкадагы Азат онытмасын дип әзерләп куйган кәгазьләргә күзе төште. «Өнемме бу, төшемме...» – дип үрә катты. Аннары хәле бетеп ишек кырыена сөялде. «Азат минем хисләремне чәлпәрәмә итеп ватты да, хәзер киредән җыярга телиме? Нигә ул үз фикерен алыштырды? Нигә?..» Кычкырып еламас өчен пәлтә җиңен теше белән кысты. Алга таба үзен ничек тотарга, ничек яшәргә кирәген ул аңлап бетермәде. 

Азат Айгөлнең ишек катында басып торуын күргәч аптырап китте: 

– Айгөл? Ни булды? Ник бик озак йөрдең, инде синең өчен борчыла ук башлаган идем, – диде. Айгөл җавап итеп борынын гына тартты. Ул пәлтәсен салган арада, Азат тиз генә кайнар чәй алып килде: 

– Эч, туңгансың бит... Хәзер плед алып киләм... 

Айгөл чынаякны иренә тоттырып, юыну бүлмәсенә китте. Азат, плед тотып берни аңламый басып торганнан соң, аш бүлмәсенә үтте: «Айгөлгә ни булган соң? Шулай озак кайда йөргән? Бәлки, берәрсе рәнҗеткәндер дә миңа әйтәсе килмидер... » – дип аптырады. 

Айгөл, ваннада су кушып куеп, хисләренә ирек бирде. Бу кадәр ярсып  күптән елаганы юк иде. «Бер киселгән икмәк кире берекмәс, дигән борынгылар, ә Азат бу адымы белән нәрсәне үзгәртергә тели икән соң?» – дип бәргәләнде. Ул чыкканда, Азат инде ни генә уйлап бетермәде. Кочарга дип кулларын сузуга, Айгөл читкә тайпылды. Гафу итәргә әзер түгел иде ул. 

– Айгөл... –  дип, Азат кабат кулларын сузды. 

– Әйдә бераз соңрак, яме... Үземне начар хис итәм, – дигән сәбәп белән Айгөл пледка төренеп караватка ауды. Азат та каршы килмәде, караватның икенче кырыена, Айгөлгә кагылудан куркып, аркасы белән борылып ятты. Аннары җанына урын таба алмыйча, тынлыкны бозып: 

– Айгөлем, сине кем рәнҗетте? Нигә үз-үзеңә бикләнәсең? – дип сорады. 

– Кем рәнҗетте дип сорый бит!.. – дип үртәлде Айгөл. – Үзең, үз кулларың белән хисләремне сүндердең! Нәрсә уйлап минем белән табибка бардың соң? Мин сиңа нинди начарлык эшләдем шулкадәр  мыскыл итәрлек... Нишләсәм дә, алай түгел, болай түгел дип, гел кирегә сукалыйсың? Имеш, бер мин генә авыру! 

– Мин бит сине гаепләмәдем, Айгөлем... 

– Шулаймы? – дип, Айгөл түзмичә иренә борылды да, аның төсле сөйли башлады: – Миңа түгел, ә сиңа дәваланырга кирәк, мин сау-сәламәт, мин дарулар эчмәячәкмен! 

Айгөлнең ирексездән күз яшләре бәреп чыкты, аның Азат белән көрәшергә бер генә дә хәле калмаган иде. Башлаган сүзенә нокта куярга теләпме, дәвам итте: 

– Менә син дарулар алдың да, безнең тормыш җайга салыныр дип уйлыйсыңмы? Мин табибка барырга ризалыгыңны биргәч, ничек сабый баладай куанганымны белсәң идең. Чынлыкта барысы да бер минем генә хыял булган икән. Син бөтен теләгемне, бар хыялларымны җимердең. Миннән читтәрәк йөрсәң, мин шат кына булачакмын, Азат. 

Айгөлнең һәр әйткән сүзе Азатның йөрәгенә ук кебек кадалды. Аңа да бит җиңел түгел. Көне буе эшендәге проблемаларны чишә, өйгә кайткач яңа проблемалар белән көрәшә. Әйе, дәваланмыйм дип кызурак әйтеп ташлады шул, аны йомшак итеп, башкачарак та әйтеп була иде дә, ләкин соң шул, әйткән сүз – аткан ук. Үз ялгышын аңлап, хаталар өстендә дә эшләде дә бит, ләкин хатыны аңламады. Дарулар алганын белгәч, киресенчә, тавыш чыгарды. «Эх, болай булырын белсәм, табибка бөтенләй бармый идем мин. Матур гына яшәдек бит моңарчы балаларсыз, алга таба да шулай яшәр идек әле», – дип үкенде Азат. 

 

8 бүлек 

 

Икенче көнне Айгөл туган йортына юл тотты. Өйдә берүзең боегып ятканчы, Рамил белән вакыт үткәрү күпкә кызыграк тоела иде аңа. 

Айгөлнең үзләрендә еш кунак булуына Рамил куанса да, әнисе генә пошаманда иде. Ә Айгөл берни дә булмагандай бәхетле хатын ролен уйнарга тырышты. «Кызым, тагын үзең генә килдеңмени? Азат кайда соң?»  кебек сорауларга: «Аның эше күп, яңа проект белән утыра», – дип, кыска гына җавап бирә торганга әйләнде. Ир белән хатын арасында ни генә булса да, хатын ире янында булырга тиешлеген ана күңеле ачык аңласа да, кызын бусагадан кертми дә булдыра алмый иде. Араларыннан нинди кара мәче үткәнен белми торып, ярдәм кулын да сузалмый. Сабыр итәргә генә кала. 

– Апам, ә син беләсеңме... – дип, Рамил тынлыкны бозды, – озакламый Мәскәүдә чәчтараш осталары ярышы һәм зур гына күргәзмә булачак. Анда  ил күләмендә иң осталар катнаша. Син дә үзеңне сынап карамыйсыңмы? 

Айгөл ни куанырга, ни кайгырырга белмәде. Аның өчен бу бик кызыклы эксперимент булыр иде. Соры төсләргә күмелгән тормышына бераз ямь  өстәр иде, бәлки. 

– Әйдә, анкета тутырабыз. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына диләр, бәлки җиңү дә яулап куярсың. Кара, монда ике кешелек чакыру билеты. Бәлки, җизни белән икәүләп барырсыз? Кичләрен бергә күңел ачарсыз... 

Айгөл атлап түгел, очып диярлек йөрде. Ул кайтканда Азат инде йокыга талган иде. Айгөл түземсезлек белән аш бүлмәсендәге өстәлгә кәгазьләрен сузып салды. Бу гаиләне саклап калу өчен бердәнбер шанс иде. Әлеге уңышлы билетны кулдан һич кенә дә ычкындырырга ярамый! Төн уртасына кадәр язу-сызу эшләре белән шөгыльләнде. Һәр образга туры килерлек итеп даими килентлар исемлеген барлады. Ләкин үз кешеләреңне алып бару бик кыйммәткә чыгасын аңлагач, исемлек өч кешегә генә калды. Айгөл күтәренке кәеф белән йокы бүлмәсенә юнәлде. Тормыш бит ул гел кара сызык буенча гына бармый, алда ак сызыклар көтәсенә Айгөл һичшиксез  ышана иде. 

Иртән Айгөл коймаклар пешереп куйды. Хатынын аш бүлмәсендә күреп, Азат бераз югалып калды булса кирәк: 

– Айгөлем, нишләп иртә таңнан сикереп тордың әле? Син кич белән генә барасы бар дигән идең бит... 

Әлеге сүзләр Айгөлнең йөрәгенә май булып ятты. «Димәк, мин аның өчен буш урын түгел икән, димәк, ул мине һаман да ярата» – дип куанды ул. 

Азат исә Айгөлнең иртән торып коймак пешерүенә ышанып бетмәде, өнемме бу төшемме дип, кыяр-кыймас кына тәлинкәгә үрелгәнен күргәч: 

– Курыкма, агуламадым, – дип елмайды Айгөл. 

– Юк, һич кенә дә курыкмыйм, – дип коймакны капты да, нинди тәмле коймак, дип,  мактады. 

Айгөл уңайсызланып китте. Күптән инде иреннән матур сүзләр ишеткәне юк иде. Аннары тынлыкны бозып: 

– Азат, мин күргәзмәгә җыенам, киңәшләрең кирәк иде, – диюгә, Азат Айгөл янынарак күчеп, биленән кочып алды. Айгөл моны көтмәгән булса кирәк, сүз нәрсә турында барганын онытып ук җибәрде. Ул инде беренче этап дәвалануны узып, икенче баскычны дәвам итү алдында иде, Азат та даруларын эчәме икән дигән сорау борауласа да, сорарга кыймады. Кабат ачуланышудан курыкты... 

– Тәк-тәк, тыңлыйм... Кайчан була инде күргәзмә? – дип, Айгөлнең уйларын бүлде Азат. 

– Тагын бер атнадан... Теләсәң, бергә бара алабыз... – дип, Азатның күзләренә карады. – Минем синең белән бергә ял итәсем килә, – дип тә өстәде. Аннары Азатның ирененнән үбеп үк алды. Азат шуны гына көткәндәй Айгөлне кочагына кысты. Алар бер-берсен шундый нык сагынганнар иде... 

Азат хатынының әлеге кыланмышын аңлап бетерә алмады. Әле үзеннән читкә этә, кабат үзе янына тартып китерә. Янында хатыны булганда ул бөтенләй башка кешегә әверелә икән. Иртәнге аш йокы бүлмәсендә тәмамланды. 

 Азатны эшкә озатуга Айгөл кабат күргәзмәгә әзерләнеп мәш килде.  Даими клиентлары белән очрашу вакытын билгеләп, кәгазь битенә төшергән эскизларын тормышка ашыру өстендә эшләде. Бар адымын да энәсеннән җебенә кадәр уйлады. Күргәзмә вакытында көтелмәгән сюрпризлар аңа һич  кирәк түгел иде. Азат белән дә аралар җылынырга торганда, аңа үзенең башкалардан өстен икәнлеген дәлиллисе килде. Бүгенге иртәнге аш күз алдына килде: «Ярата! Һичшиксез мине генә ярата!» – дип куанды. 

 

(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbtebez-khakyna-3.) 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар