Логотип
Проза

Мәхәббәтебез хакына-3

(Ахыры.) 

1 - http://syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbtebez-khakyna

2 - http://syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbtebez-khakyna-2

(Ахыры.) 

 

9 бүлек 

 Эш өстәлендәге кәгазьләрен читкә куеп, Азат иртәнге ашны күз алдына китерде. Айгөлнең кәефе нишләп һаман саен 180 градуска борылганын аңлый алмады ул. «Бәлки, табиб дөрес дарулар язып бирмәгәндер?» –  дип шикләнде. «Бер куа, бер үзенә тартып китерә... Мин дә бит таш түгел», – дип үз-үзен бораулады. Кич белән тәгаен генә ни дип җавап бирергә икәнлеген аңлап бетермәде ул. Әлеге күргәзмә йә тормышларын уңай якка әйләндерә, йә бөтенләй бетереп ташлаячак. Әйләнәсе әйләнгән, моннан да начаррак берни дә була алмас дип, Айгөл белән барырга булды. 

Кич белән алар озаклап сөйләшеп утырдылар. Бер-берсенә әйтәсе сүзләре бетмәс төсле тоелды. Айгөл күргәзмәдәге планнары белән бүлеште, буш вакытта Азат белән кайда бара алулары турында сөйләде. Азат, хатынын бүлдерүдән куркып, ризалыгын белдереп баш кагып утырды. Айгөлне шундый бәхетле итеп күптән күргәне юк иде... 

Менә күптән көтелгән күргәзмә дә ачылды. Нинди генә зур шәхесләр килмәгән!... Айгөлнең мондый дәрәҗәле чарада беренче катнашуы иде. Эшләр болай барса, үзенең чәчтарашханәсен ачмый булдыра алмас. Социаль челтәре битендә кемнәр генә юк хәзер, нинди генә матур сүзләр язмыйлар, хәтта яңа клиентлар да табарга өлгерде. Мондый уңыш ишелер дип һич кенә дә күз алдына китермәгән иде. 

Бүген иң җаваплы көннәре. Айгөл үзен кулда тотарга тырышса да, дулкынлану хисен җиңә алмады. Бертуктаусыз үзенең моделен барлады, вакыт-вакыт башындагы корылманы төзәткәләде. Алар уналтынчы булып чыгыш ясарга тиеш. Портфолио өчен төрле яклап фотога төшергәннән соң, Айгөл моделен тагын барлап чыкты. Бүгенге көннең темасы «Ел фасыллары» дип атала иде. Урамда яз булу сәбәпле, Айгөлнең дә язны тасвирлыйсы килде. Әлеге корылмада ачык яшел төсләргә өстенлек бирергә тырышты. Чәчне төсле тасмаларга үреп катырып, агач ботакларын тасвирлады, тере яфраклар белән тулыландыргач, әлеге модель язгы урман патшабикәсен хәтерләтте аңа. Уналтынчы санлы конкурсантны чакыруга, «Урман патшабикәсе» җиңел адымнар белән сәхнәгә чыкты.  Тамашачыларны кул изәп сәламләгәннән соң, өсләренә тере яфраклар, язгы чәчәкләр чәчте. Халык дәррәү кул чапты. Модельнең чәчендәге корылмасы селкенмәде дә. Кичә тәмамланганнан соң да күп кенә тамашачылар фотога төшәргә теләк белдерде. Кичә фуршет һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Айгөл күп кенә яңа алымнарга  өйрәнде. Аның өчен үзеннән мең тапкыр көчлерәк көндәшләренә оттыру да бәхет, ә менә «Тамашачылар мәхәббәте» дигән дәрәҗәле бүләкне яулау аның өчен бик зур бәһә булды. Айгөл үзен бик бәхетле итеп хис итте. Күргәзмә вакытында бергә күңел ачу тәтемәү сәбәпле, Азат белән тагын бер атнага Мәскәүдә калырга булдылар. 

 

*** 

Айгөлнең өйдә икәнлеген белгәч энесе шатлыгын бүлешергә килде. Өйгә кереп җиткәнче үк: 

– Минем апам  бүтән фатирдан фатирга йөрмәячәк! Үз салонында гына эшләячәк, – дип елмайды. Айгөл берни аңлый алмады. Рамил каян аның уйларын укып алганлыгы башына сыймады. 

– Син үз акылыңдамы ул, Рамил? Әйе, бу минем хыялым, ләкин нинди акчага? 

– Минем йөргән кызымның әнисе биналарны арендага бирү белән шөгыльләнә. Әле яңа гына бер салонны бушатканнар. Әгәр дә син анда урнашсаң, берни дә үзгәртергә туры килмәячәк.   

Айгөл, Азат һәм Рамил төнгә кадәр әлеге салонның тискәре һәм уңай якларын санап, үлчәп утырдылар һәм ахыр чиктә Айгөл егетләргә бирелде: 

– Ярар, сезнеңчә булсын, әйдәгез башлап карыйк. Файдалы булмаса, ябарга беркайчан да соң түгел. 

Икенче көнне Азатны эшкә озаткач, Айгөл белән Рамил салон буласы бинаны карарга юнәлделәр. Аларны бик мөлаем кыз каршы алды. 

– Апам, таныш бул, бу – Алсу! Алсу, бу минем апам Айгөл, – дип таныштырды Рамил. 

Әлеге кыз Айгөлнең күңеленә хуш килде. Ул бина белән идарә итүнең бөтен серләрен белә икән! 

– Айгөл, мин сезгә менә болай эшләргә тәкъдим итәр идем, – дип сүз башлады ул. – Бүгенге көндә берничә хезмәтне бергә кушып, бераз арзанрак бәягә тәкъдим итү модада, ул «комбо» дип атала, – Алсу тиз генә кәгазьгә саннар язды. – Мәсәлән, чәч кисү+прическа+макияж бәяләрен якынча кушсак, менә мондый сан килеп чыга, бүре дә тук, кәҗәләр дә исән, – дип көлештеләр. – Аннары менә монда кәһва ясый торган аппарат куярга була, әнә теге кафедан тиз генә тәм-томнар алырга була, – дип үз фикерләрен әйтеп салды. 

Каян башласаң ничек булыр икән дип югалып калган Айгөл Алсуның һәр сүзен авыз ачып тыңлап утырганнан соң: 

– Алсу, минем сиңа эшлекле тәкъдимем бар, сине үземнең салонга администратор итеп алыр идем. Синең кебек фикер йөртә торган булышчылар артык булмас иде, – дип елмайды. 

Тиз арада Айгөл шәхси эшмәкәрлек ачып җибәрде. Кәгазь артыннан чабу аның иң яратмаган эшләренең берсе булса да, юридик яктан төгәлсезлекләр җибәрергә ярамаганлыгын ачык аңлый иде. 

Рамил ремонт кирәкми дисә дә, Айгөл кайбер урыннарда үзенә ошаганча ремонт ясарга булды. Ниһаять, бер ай була дигәндә ул беренче клиентын каршы алды. Ләкин әлеге салонга килергә ашкынып торучылар саны күп булмау Айгөлнең күңелен бераз тырнады. Беренчедән, өйдә утырып хезмәттән файдалану күпкә кулайрак булса, икенчедән, шәһәр читендә урнашкан салонда элеккеге бәядән кыйммәтрәк хезмәттән файдаланасылар килми. Соңрак социаль челтәрләрдә күп реклама бирү бәрәбәренә, күргәзмәдә тапкан танышлары аша чират бер айга алдан язылып туларга өлгерде. Айгөлгә хәтта икенче мастерны алырга туры килде. Ул фатирга йөрүдән дә туктамады, үзенең теләге белән олы яштәге апалар янына йөрүен дәвам итте. 

Көн артыннан көн үтә торды. Айгөл үзенең салоны булуга куанып бетә алмады. Алданрак Азатның сүзләрен тыңламаганга үкенеп тә куя иде. 

– Кызлар, сезнең нәрсәгездер бозыла, ахры, - дип сүз башлады Айгөл, холодильник ишеген ачуга. Барысы да аңа аптыраулы караш ташлады, юк дип баш кактылар. Айгөл һәр әйберне иснәргә тотынды, сыр пакетын алуга ук йөзен чытып: 

– Менә моннан начар ис килә, – дип борынын томалады, күңеле болганып, туалет бүлмәсенә чапты. 

Бүтән укшытмыймы? – дип сорады Алсу, Айгөл юк дип баш каккач, – Минем әни дә, энем белән авырлы булганда, сыр исеннән укшый иде, синең тест ясап карарга теләгең юкмы? 

   Айгөлнең күз аллары караңгыланды. Соңгы айларда нинди вакыйгалар булганын барлап чыкты. Әгәр дә табиб әйткән сүзләргә колак салсаң, дәвалануның беренче этабы гына үтелгән, димәк, булырга мөмкин түгел; икенче яктан, инде Азат белән дуслашканнарына да ике ай булып килә, булырга да мөмкин. Бераз уйланганнан соң, Айгөл телгә килде: 

– Юктыр ла, мөмкин түгел. Әлеге салон ачу мәшәкатьләреннән юньләп йоклаган да юк, арыганныкы гынадыр, – дип акланды. 

Алай да күңеленә шик кереп калды. Әгәр дә дөрес булып чыкса, ничек куанасын күз алдына да китерә алмады. Алдан куанырга ярамый дип, Азатка  әйтмәскә булды әле. Ике атна дәвамында тестның тискәре нәтиҗә күрсәтүе тәмам чыгырыннан чыгарды. Ахыр чиктә табибка язылып УЗИдан карарга карар кылды. 

– Менә карагыз, – дип, табиб кечкенә генә ноктага төртеп күрсәтте, – әлеге нокта сезнең йөклелекне исбатлый. 

– Ни өчен тест уңай нәтиҗә күрсәтмәде соң? – дип шикләнде Айгөл. 

– Сезнең йөклелек вакыты бик аз, тестларның җитешсез яклары бар, шуңа төгәл күрсәтмиләр, – дигәч, Айгөл шатлыгыннан нишләргә белмәде, бала биргән өчен Ходайга рәхмәтләрен укыды. Әлеге мизгелдә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде. 

Айгөлгә йөклелек авыр бирелмәде. Тора бара тиз арыганлыгын сизә башлагач, тагын бер мастер алырга булды. Өч ай була дигәндә аяклары шешенде, шуңа күрә инде клиентларны тулысынча башка мастерларга  тапшырды. Әлеге мизгелдә аның өчен күкрәк астындагы баласы барыннан да өстенрәк иде. Өйдә эшсез утырасы килмәү сәбәпле, Айгөл көн саен диярлек салонда булды. Азатка аның руль артында йөрүе ошап бетмәсә дә, клиенталары белән аралашу аның кәефен күтәрә иде... 

Урамда коеп яңгыр ява... Айгөл бер көн булса да иренең сүзенә колак салырга булды. Азатны эшкә озатып, юрган астына кереп ятам дигәндә генә, телефон шалтыравына сискәнеп китте: 

– Әйе, Алсу, тыңлыйм. 

– Айгөл, әбәдкә кадәр генә мине алыштырып тора алмассыңмы икән? – дип, эшкә килә алмау сәбәбен аңлатты. 

Алсу болай да берсүзсез ялларсыз эшли дип жәлләп, урамда яңгыр булуга кармастан, каршы килергә кыймады. Урамга чыккач кына «аһ» итте. Болыты белән төшә диярсең, якын тирәдәге машиналар да күренми. Айгөл ташбака тизлеге белән генә кузгалып китте. Светофорның яшел уты януга әкрен генә кузгалуы булды, уң якта тәгәрмәч сызгырган тавышка сискәнеп китте. Рулен борып котылдым дигәндә генә икенче яктагы машинага барып бәрелде. Авыртуга түзә алмыйча, кычкырып җибәрде, аннары күз аллары караңгыланды... 

 

10 бүлек 

Азат эшкә килгәннән бирле үз-үзенә урын таба алмады. Кабинеты буйлап әрле-бирле йөренде. Өстәлендә яткан кәгазьләрен барлады, ләкин фикерләрен туплый алмады. «Айгөл юрган астындадыр, рәхәтләнеп ял итәдер», – дип уйлап елмайды, ләкин борчудан куркып, шалтыратып хәлен белергә ашыкмады. Кинәт телефон шалтыравына сискәнеп китте: таныш түгел хатын-кыз тавышын ишеткәч, югалып калды. 

– Әйе, тыңлыйм, – дип кәефсез генә җавап кайтарды Азат. 

-– Кемгә эләктем мин? – дип югалып калды булса кирәк әлеге таныш түгел кыз. – Миңа Азат әфәнде кирәк иде. 

– Мин булам. Сез нинди сорау буенча? 

– Айгөл Алмазовна сезгә кем була? 

– Ул минем хатыным, – дип югалып калды Азат. – Ә сез кем буласыз? 

– Сезне Республика клиник хастахәнәсеннән борчыйлар. Монда килә алмассызмы, операция ясарга ризалык кәгазенә кул куюыгыз кирәк... Азатның аяк астыннан җир убылдымыни. Үзен кулда тотарга тырышып: 

– Туктагыз әле, нишләп сез миңа шалтыратасыз, Айгөл кайда? Ул исәнме? 

– Исән... Никадәр тизрәк килсәгез, шулкадәр яхшырак, – дип, трубканы куйды. 

Азат тиз генә сумкасын әләктереп чыгып чапты. Юлда барганда да башында мең төрле сорау әйләнде: «Айгөлем минем, нәрсә булды соң? Әле иртән генә бар да яхшы иде бит. Юк, бу ниндидер ялгышлык... Мин ышанмыйм...» – дип өзгәләнде ул күңеле белән. «Эх» дигәнче барып җитте. Хастахәнәгә ашыга-ашыга килеп кергәндә шәфкать туташы Рамилдән нидер сорап тораганын күргәч, тагын да кабаланды. 

 – Айгөлнең ире кем? 

– Мин... 

– Табиб кабинетына узыгызчы, – дип, шәфкать туташы Азатны үзе артыннан ияртте. 

Озын коридор буйлап барганда, Азат шәфкать туташына сораулар яудырып, Айгөлнең хәлен ачыкларга тырышты. 

– Борчылмагыз, сезнең хатыныгыз бик яхшы табиб кулына электе, бар да әйбәт булачак. 

Барлык кәгазьләргә дә кул куелып беткәч, шәфкать туташы Азатны табиб янына озатты. 

– Вәли Гатович, Айгөлнең ире килеп җитте. 

– Керсен! 

Бусагадан атлап керүгә бик җитди олы яшьләрдәге табибны күргәч, Азат бераз тынычлана төште. 

– Утырыгыз. Мин Айгөлнең табибы булам. Сезнең хатыныгыз бик җитди юл һәлакәтенә эләккән, хәле әлегә бик авыр, авыртуларны бераз җиңеләйтү өчен аны ясалма кома халәтенә керттек. Якын арада операция ясарга кирәк булачак. Айгөлнең йөклелеге биш ай чамасы булу сәбәпле, хәлне катлауландыра. 

Азат берни аңлый алмады. Нинди юл һәлакәте? Ул бит беркая да барырга тиеш түгел иде? Ничек?.. Бераз үзен кулга алып: 

– Мин ничек булыша алам? – дип сорады. 

– Миңа сезнең ризалыгыгыз кирәк. Әгәр дә операция вакытында көтелмәгән хәл килеп чыкса, без ананың гомере өчен көрәшәчәкбез. Сез шуның белән килешәсезме? 

– Әйе, килешәм, – дип Азат ризалашуга, каршысына берничә кәгазь китереп салдылар. 

– Сез авыру янына бик тиз генә кереп чыга аласыз. Аның тагын башка туганнары бармы? Алар килеп чыккан хәл турында беләләрме? 

– Әйе, бар. Мөмкин булса, аларга да керергә рөхсәт итегезче, – дип ялынды Азат. 

Табиб юк дип башын чайкады. 

– Азат әфәнде, бу – реанимация! Монда махсус пропуск белән генә керергә рөхсәт ителә. Чыгып киткәндә әлеге пропускны алырга онытмагыз. 

Табиб палата ишеген ачып Азатны дәште дә: 

– Сезгә биш минут бирәм, – диде. 

Азат табибның сүзләрен ишетмәде, тизрәк тәрәзә янындагы карават янына ашыкты. Айгөл ниндидер трубкалар, чыбыклар белән уратып алынган иде. Азат уятудан куркыпмы, аяк очына гына басып хатыны янына килде. Әкрен генә кулларын сыйпады да, тирә-яктагы приборларга күз салгач: «Әлеге хәл киноларда гына була дип уйлаган идем, чынбарлыкта да шулай икән», – дип борчылды. Айгөлнең башы бинтка чорналган, чигәсендә зур гына гематомасы бар, авызында трубка, куллары сыдырылып беткән. Айгөл бик авыр сулый иде. Азатка болар бар да төш кебек, менә-менә уяныр да, бар да элеккечә булыр кебек, тоелды. Палатадан чыгуга шәфкать туташын эзләп табып, барлык үзгәрешләр турында хәбәр итеп торуын сорады. Беренче катка төшүгә, Айгөлнең әнисе йөгереп килеп җитте, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргәч, Азат бүтән борчымауларын сорап, өенә ашыкты. Айгөлгә кирәк-ярак киемнәр һәм җитмәгән документларын илтеп бирәсе бар иде аның. 

Өенә кергәч тә менә-менә аш бүлмәсеннән елмаеп Айгөл килеп чыгар төсле тоелды, ләкин аның күңеле кебек фатир да буш иде, тәмле аш исләре дә каршы алмады. 

 

11 бүлек 

Иртә белән Азат будильник тавышына сискәнеп уянып китте. Тагын бераз ятасы килгән иде дә, Айгөл янына барасы бар.. Аның һәр иртәсе иртәнге йөгерү белән башлана, аннары хастаханә, калган вакыты эш мәшәкатьләре белән үтә торды. Бүген дә йөгерә-атлый табиб янына ашыкты. 

– Вәли Гатович, Айгөлнең хәле ничек? Ул кайчан уяначак? – дип сораулар яудырды Азат. 

– Хәлендә алга китешне күрү белән уятачакбыз. Кайчан икәнен генә әйтә алмыйм. Бәлки, иртәгә, бәлки, берәр айдан... Бар да Ходай кулында, – диде. Бераз тынып торганнан соң: – Сезнең хатыныгызның иммунитеты көчле, сизелерлек алга китешләр күрәм. Иң куанычлысы – хәле яхшыру ягына таба бара, баласы сау-сәламәт, – дип тынычландырды . 

– Рәхмәт сезгә, Вәли Гатович. 

– Бүген Айгөл янында озаграк булырга рөхсәт итәм, халат, маска кияргә онытмагыз, – дип, табиб Азат белән саубуллашты. 

 Хатыны аңа фарфор курчакны хәтерләтте, әкияттәге йоклаучы сылу күз алдына килде. Шәфкать туташы кереп, Айгөлне ашатып киендерүе хакында әйтте. Азат җавап итеп бары башын гына какты да, әкрен генә Айгөлнең кулыннан үбеп алды. 

– Айгөлем минем, – дип пышылдады Азат, – тизрәк уянсаң идең син! Сиңа сөйлисе сүзләрем күп, кулымнан да төшермәс идем мин сине, – дип уфтанды. – Ә хәзергә сау булып тор, миңа китәргә вакыт, кич тагын килермен яме, Айгөлем минем,  – дип кайтып китте. 

Һәр эшен йөгерә атлый башкарырга тырышты Азат. Эшләрен тизрәк тәмамлап Айгөл янында утырыр өчен күбрәк вакыты калсын дип тырыша иде ул. Кич белән кабат аяк очларына гына басып хатыны янына керде. «Шушы өч көнлек дөньяның кадерен белми ачуланыша идек бит... Балабыз була дип күпме көттең... Син яшәргә тиеш, ишетәсеңме?» – дип, хатыны белән сөйләште. Трубкалар, чыбыклар, Айгөлнең бинтка уралган башын күргәч, аның елыйсы түгел, ә бар җиһанга кычкырасы килә иде. Айгөлнең тизрәк уянуын көтте ул. Көн саен «Кайчан?» дигән сорауга «Тиздән» дигән җавап алу аны канәгатьләндерми иде. Көннәр санын да югалтты инде ул. Нинди көн, нинди дата – аңа барыбер иде. Ул карусель тирәли әйләнгән атны хәтерләтә иде. Менә инде өч атнага якын бер маршрутны кабатлый... Табиб сүзләренә ышансаң, хәле бик яхшы, бала да дөрес җитлегә, Айгөл генә уянырга ашыкмый... 

«Ир-атлар еламый» – диде Азат үз-үзенә, ирексездән бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп. Кулын Айгөлнең эченә куюга, бала, сизгәндәй, аягы белән төртте. Азат та җавап итеп: 

– Улым, исәнме, – дип дәште. – Әниеңне уят инде, булды, җитәр, күпме йокларга була инде... 

Икенче көн иртәсе борчулы уйлар белән башланып китте. Беренчедән, Азат төне буе йоклый алмыйча әллә нинди төшләр күреп саташып чыкты; икенчедән, будильникны әллә ишетмәгән, әллә сүндереп йоклаган. Хастаханәгә барырга вакыт тар булу сәбәпле чәй эчеп тормаска булды. Көзге каршында сакал баскан йөзенә карап торганнан соң: «Айгөл мине күрсә аңламас, сакалны җене сөйми бит аның», – дип, сакалын кырып ташлыйсы итте. 

Йөгерә-атлый хастаханәгә килеп керде дә, никтер бу юлы халатын баскычтан менгәндә генә кабаланып киеп куйды. Күңеле нидер сизгәндәй ашкынды. Инде баскычтан менеп җиттем дигәндә генә, табибларның арлы-бирле йөрүләреннән югалып калды. Адымнарын тагын да тизләтә төшеп, Айгөл яткан палатага юнәлде, йөрәге ярсып типте. 

– Ой, гафу итегез, – дигән хатын-кыз тавышыннан сискәнеп китте. Идәнгә чәчелгән кәгазьләрне җыйган шәфкать туташына күзе төште аның: 

– Сез мине гафу итегез, күрмәдем бит, – дип кәгазьләрен җыярга булышты. 

– Мин бүген беренче көн эштә, дулкынланам! Үч иткәндәй киеренке хәл килеп чыкты, –дип акланды шәфкать туташы. 

– Нигә  бар да йөгерешә соң монда? Ни булды? – дип кызыксынды Азат. 

Реанимациядә юл һәлакәтеннән соң бер авырлы хатын ята, аның кинәт тулгагы башланды, баласын югалту куркынычы яный... 

Азатның күз аллары караңгыланды, куллары белән йөзен каплап ауды... 

– Әй! Сезгә ни булды? – дип чәрелдәде шәфкать туташы. Табиб! Тизрәк табибны чакырыгыз! 

 

12 бүлек 

 

Венера Нәбиева кечкенәдән үк зур табиб булырга хыялланып үсте. Шуңадыр, ул бик тырыш, кызыл дипломга дәгъва кылучы иң булдыклы студентларның берсе иде. Респулика клиник хастаханәсендә практика үтү өчен юлламаны аңа ышанып тапшырдылар. Практикасы дәвамында укытучыларына кызыллык китермәскә тырышты ул. Инде икенче атна дәвамында хастаханәдә йә кәгазь эшләре белән, йә укол ясау кебек көндәлек эшләр белән мәшгуль булды. Аны бүген бик җаваплы көн көтә иде. Венерага беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә венадан кан алырга рөхсәт иттеләр. Кемнекен бит әле! Инде өч атнадан артык комада ятучы Айгөлнекен. Моңа кадәр Азаиның көн саен килеп хатыны янында утыруына сокланып йөри иде ул. Нинди мәхәббәт! 

Кан алганда Венера бернидән дә куркып тормыйча барысын да җиренә җиткереп эшләде. Үзенең уңышына куанырга да өлгермәде, аны операция  бүлмәсен әзерләргә җибәрделәр. 

– Нәбиева, – дип эндәште Вәли Гатович, – «Ашыгыч ярдәм» машинасында авырлы хатынны алып киләләр, син миңа операция бүлмәсендә кирәк. 

Венера бары тик ярар дип башын гына какты. 

Операция берничә сәгать дәвам итте. Венераның куллары калмады, аркасы тотмый башлады, аяклары тыңламады. Вәли Гатович ничек түзә икән дип гаҗәпләнде ул. 

– Операция тәмам, – дип, табиб башын күтәргәч, бераз җиңел сулап куйды да: 

- Коткардык! Коткардык! – дип куанып пышылдады Венера, – баласын да, әнисен дә. 

Бу аның беренче җиңүе иде. Операциядән соң күп тә үтмәде, кабат әлеге хатынның тулгагы башлануын хәбәр иттеләр. Венера тиз генә кирәк кәгазьләрне җыеп, күзенә ак-кара күренмичә реанимациягә ашыкканда, ниндидер каты әйбергә барып бәрелгәннән соң гына уянып киткәндәй булды. Куркуыннан берни уйламыйча артыгын сөйләп ташлаганын, Азатның йөзе агаргач кына аңлады. 

- Әй! Сезгә ни булды? – дип чәрелдәде шәфкать туташы. – Табиб! Тизрәк табибны чакырыгыз! Гүзәл! – дип нишләргә белми бәргәләнде Венера. –  Нашатырь! Вәт мин җүләр! – дип үз-үзен тиргәде. – Абый, мин сезнең хатыныгыз турында әйтмәдем бит! Аның хәле эллеккегечә! – дип акланды ул. Ул арада: 

– Нәрсә булды монда! Ник кычкырасың?! – дип Вәли Гатович та килеп җитте. 

– Э-э-э...У-у-ул хатынының тулгагы башланган дип уйлады, ахры, – диде Венера. 

– Ә нигә ул шулай дип уйларга мөмкин, Нәбиева? – дип кашларын җыерды табиб. 

– М-м-мин ялгыш әйтеп ташладым. 

– Гүзәл, ир-атны сиңа тапшырам, безне Венера белән операция бүлмәсендә көтәләр, – дип ашыга-ашыга китеп тә барды. 

«Кайлардан гына бу практикант башыма килеп төште икән, – дип борчылды Вәли Гатович, – Әзрәк теле белән сөйләсә бераз файдасы тияр иде. Күренеп тора, табиб булырга теләге бар. Тиккә генә университетттан шалтыратып сорамаганнардыр. Дуамаллыгы аркасында әздән генә кешегә инфаркт ясамады бит», – дип үзалдына елмаеп куйды да: 

– Нәбиева, борчылма ул кадәр, – дип, студентны бераз тынычландырырга тырышты, аннары тавышына кырыслык кертеп: – Бу күренеш табиб серен ачып бирү дип аталганын беләсеңме син? – дип сорап куйды. Венера әйе дип баш какты... 

 

*** 

Азат аңына килү белән хатыны яткан палатага ашыкты. 

– Сезнең хәлегез яхшымы? Үзегезне генә калдырырга мөмкинме? – дип хәлен белеште шәфкать туташы, – болай килеп чыккан өчен гафу итегез, бүген чыннан да бик авыр көн, – дип әйтеп куйды. 

– Әйе, хәлем әйбәт, – дип, Азат шәфкать туташы белән саубуллашты. 

Ишек ябылуга, Айгөлнең чәченнән сыйпады, кулларын үпте дә: 

– Айгөлем минем... Күпме йокларга була соң? Мин сине шундый сагындым! Мин яратам сине! – дип пышылдады. 

Азатның сүзләрен ишеткәндәй, баласы тибенеп куйды. Кинәт Айгөлнең бармаклары селкенде, әкрен генә күзләре ачылды. Азат әлеге мизгелне айга якын көтсә дә, куркып китте. Нишләргә белмичә югалып калды. Кая барырга белмәде. 

– Айгөлем минем, – дип, һаман кулларыннан үпте. Айгөл куркып китте булса кирәк, тизрәк кулын тартып алырга тырышты. – Ниһаять, уяндың, кадерлем! Хәзер бер генә минут... – дип Азат табибны чакыру өчен төймәгә басты. Азат Айгөлгә таба борылганда, ул берни аңламагандай ике кулы белән эчен тотып, күзләрен зур ачып карап тора иде. 

– Айгөлем минем, бер генә сүз булса да әйт инде, куркытма мине, – дип борчылды Азат. – Син әллә мине танымыйсың инде? 

Ул арада палатага табиб та кереп җитте. Азатка коридорга чыгарга әмер биреп, Айгөлнең приборларына күз салды. Күп тә үтмәде палатага берничә табиб кереп киттеләр. Азат үзенә урын таба алмады. Ни булган? Нигә табиблар җыелып киңәшләшә? Аннары табиб Азат янына килде: 

– Сезгә ун минут вакыт бирәм, зинһар юк-бар сораулар белән борчымагыз. Аның бераз хәтере җуелган, борчылмагыз, бераздан ул үз хәленә кайтачак, комада озак булу сәбәпле була торган хәл. 

Азат әкрен генә карават янына килде. 

– Мөмкинме? –  дип пышылдады. 

–  Әйе... 

– Кулыңны бирәсеңме? – Айгөл әкрен генә юрган астыннан кулларын чыгарды. 

– Кызык инде бу дөнья, – дип Айгөл телгә килде. – Авырлы булып уянып, яныңда чит ирне күрү сәер бит, әйеме? 

Айгөл чыннан да куркуга калган иде. Аның аңында йокы белән чынбарлык буталып беткән. Әле генә төшендә бер ир мәхәббәт аңлатты да, күзе ачылуга үзен авырлы итеп күрү бик сәер күренеш булып тоелды аңа. Үзенең авырлы булуын да, әлеге ирнең кем икәнлеген дә исенә төшерә алмый азапланды. Исемен дә белми бит хәтта... Ник хастаханәгә килеп эләккәнен дә хәтерләми... 

– Миңа табиб озакламый барсын да искә төшерәчәкмен диде, ләкин миңа барысы да сәер тоела... Сез... Син... минем иремме? Бу безнең балабызмы? 

– Әйе, мин синең ирең Азат, безнең озакламый балабыз туачак... Табиб белән сөйләшеп, туганнарыңны да чакырырмын. Алай сиңа искә төшерергә уңайлырак булыр... 

– Әйе... А-а-азат... Таныш исем...–  дип елмайды Айгөл. Әлеге исем күңелен җылытып җибәргәндәй булды. 

– Әллә исеңә төштемме, Айгөлем? 

– Ә безнең кем туачак? Майлаймы, кызмы? 

– Безнең улыбыз булачак, Айгөлем! Эх, тизрәк савыгып аякка бассаң идең син... Синең белән бүлешәсе сүзләрем күбәйде минем... 

– Әлегә минем сөйләшергә хәлем юк... 

«Азат... Азат... Нинди таныш исем... – дип уйларын җыярга тырышты Айгөл. –  Әлеге исемнән җылылык бөркелә, димәк, мин аны яратам...». 

Кич белән аш алып килгәч, Айгөл үзенең дә бик тәмле итеп ашарга әзерләргә яратканын исенә төшерде. Табиб хаклы булган, чыннан да тамчылап-тамчылап хәтере кайта башалады. Җыештыручының төйнәп куйган чәчен күргәч, куллары чәчтән нидер ясаган кебек үзләреннән-үзе хәрәкәт итә башлады. «Мин бит аңа бик матур прическа ясый алыр идем», – дип уйлап куйды. Бер көн эчендә күпме яңалык. Айгөлгә хәтерен яңарту җиңелләрдән бирелмәде. Икенче көнне иртән әнисе белән энесе палата килеп керделәр. Аларны Айгөл бик тиз исенә төшерә алды. Әнисе бер почмакта балавыз сыкканда, Рамил исә апасына нинди тормыш белән яшәве турында сөйләде, ләкин аның хикәясендә Азат кына юк иде. 

– Ә минем ирем кайда соң? Ник аның турында берни дә сөйләмисең? – дип аптырады Айгөл. 

– Җизни сиңа үзе сөйләр, – дип тынычлындырды Рамил. – Онытып торам икән әле, Алсудан сиңа сәлам. 

Атна дәвамында кашыклап-кашыклап Айгөл хәтерен яңартты. Кайбер көнне артык уйлап башлары авыртып бетә иде. Аннары әкренләп кенә утырып тора башлады, Азат белән Рамил ярдәмендә хәтта беренче адымнарын да ясап карады. Телефон белән копьютерын да алып килгәч, үзен тулысынча сәламәт итеп хис итте. 

Карынындагы бала бертуктаусыз тибеп, үзе турында искә төшереп торды. Көннәрдән бер көнне тибүдән туктагач, Айгөлнең коты алынды. УЗИ аша карап барысы да яхшы икәнлеген аңлагач кына тынычланды. Ул баланың нинди авырлыклар аша яралганын исенә төшерде. Балага уза алмау сәбәпле, ире белән талашып беткәннәре дә аермачык күз алдыннан йөгереп үтте. Инде менә шатланып кына яшисе урында шушы һәләаәтнең килеп чыгуы да бер сынау икәнлеген ачык аңлый иде ул. 

 

13 бүлек 

Иртәнге кояш тәрәзәдән көлеп карый иде  бүген. Айгөл дә ике атна буе үзенә урын таба алмаса да, бүген нигәдер елмаеп, күтәренке кәеф белән уянды. Әле бер ягына, әле икенче ягына борылып иркәләнеп ятты. Азаты гына җитми иде янында. 

Иртәнге ашны ашап бетерүгә, палата ишеге ачылды. Башта – коляска, ә аның артыннан елмайган Азат та күренде. 

– Исәнме, Айгөлем минем, – дип битләреннән үпте. – Табиб һавада йөреп керергә рөхсәт итте, – дип, кулларына күтәрде. Алар көлешә-көлешә озак кына паркта йөрделәр. Ни турында гына сөйләшмәделәр! Кинәт Азат Айгөлнең каршысына тезләнеп: 

– Айгөлем минем, барысы өчен дә мине гафу ит! – диде. Айгөл ни өчен икәнен аңламады булса кирәк. 

– Айгөлем минем, мин сине бик нык яратам! Теге вакытта катырак бәрелдем шул, аны йомшаграк итеп тә аңлатып булганын соңыннан гына аңладым, – дип башын иде Азат 

– Мин дә сине яратам, Азатым! Анысы өчен мин сине күптәннән гафу иттем инде. Коч мине... Барлык сынаулар артта калсын, – дип елмайды Айгөл. 

– Азат, минем өйгә кайтасым килә, салоным ни хәлдә икән? 

– Юк әле, өйгә кайтырга иртәрәк, Айгөлем. Кичә генә салонда булдым, бар да тәртиптә, анда барысы да Алсуның кураена бииләр. 

Әйе, Рамил белән Алсу бик булыштлар. Социаль челтәрдә язылучылар саны арту да алар эше. Алардан башка мондый уңышка ирешә алмас идем. 

       Азат Айгөлгә елмаеп карап торды. Аннан ашыгып җыена башлады. 

– Миңа китәргә вакыт, – дип елмайды ул. – Китәсем килми дә бит, ләкин эшкә барасым бар, – дип, хатынының иреннәреннән үбеп алды. Айгөлнең мәхәббәт тулы күзләрен күреп, башлары әйләнде. Әлеге мизгелне бик озак көтәргә туры килде шул аңа. Хәзер бергә булуның һәр минуты, һәр мизегеле кадерле... 

 

*** 

Айгөлгә бүген, ниһаять, өенә кайтырга рөхсәт иттеләр. Ул үзен бик бәхетле хис итте. Берөзлексез: «Ходаем, мең рәхмәт сиңа!» – дип кабатлады. Янында аның өчен үлеп торган ире, яраткан эше бар. Йөрәк астында нәни улы озакламый тормышларына ямь өстәп аваз салыр. Үзе сау-саләмәт. Шушы бәхет түгелме? 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар