Логотип
Проза

Мәхәббәт ядкаре-2

Тик Гөлнара тынычланыр хәлдә түгел иде. Туган йортыннан чыгып киткәннән бирле ул үзенә бер генә тамчы күз яше дә рөхсәт итмәде. Бүген исә теләген аңлатып биреп, үз язмышын да, туачак баласы язмышын да ир-ат кулына тапшырганнан соң хатын-кыз буларак күңеле бушаганчы елады.

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbat-iadkare

Ә мәхәббәтләре шундый якты иде. Бер уку йортын тәмамлап, бергә эшкә урнашырга, бераз акча туплагач, гөрләтеп туй үткәрергә хыялландылар. Ә аннан соң инде меңәрләгән урта хәлле яшь гаиләләр кебек ипотекага фатир алырга йә булмаса кредитка йорт салырга иде исәпләре. Соңгысы хакында Зиннур хыялланды. Аның һич кенә дә шәһәрнең кысан фатирында яшисе килмәде. Әлбәттә, зур йортка Гөлнара дә каршы түгел иде, әмма ул «әлегә планга да кертелмәгән» балалары­ның киләчәге өчен борчылды. Мәктәпләр «кыскартылган» авылга кайтып өй салудан ни мәгънә? Андагы яшьләр үзләре район үзәгенә күчү хәстәрен кайгырта.

Ә район үзәгенең үзендә күптән урын бетте, фәлән чакрым читтән – басулардан, тау итәкләреннән, юл буйларыннан җир бүләләр. Анда нинди инфраструктура? Әлеге дә баягы балалар бакчалары, мәктәпләр ерак. Балалар ничек барып-кайтып йөрер? Иң яхшысы: фатир алып, алар үскәнче шәһәрдә торырга да, башлы-күзле иткәч, икәүләшеп кенә авылга кайтып яшәргә. Сөйләшүнең шушы җиренә җиткәндә, Зиннуры, гадәттә, кызны кулларыннан тотып, бер омтылышта тартып китерә дә кочагына кысып иреннәреннән үбә иде.

Гөлнараның кызык өчен генә дә, ошатып та үбешкәне булгалады. Арада дулкынландырганнары да, кан тамырларыннан җылы йөгерткәннәре дә булды. Тик Зиннуры гына ирененә кагылып, йөрәгеннән үбә иде...
– Эх, карчыгым минем, – дип көлеп җибәрде егет шундый бер уенлы-чынлы бәхәстән соң. – Син бөтен гомеребезгә җитәрлек план сызып куйгансың бит.

– Ә бу тормышта башкача ярамый. Бер адымыңны атлаганда, икенче аягың белән кайда басасыңны уйлый торсаң гына читкә тайпылмый максатыңа төгәл барып җитә алачаксың, ди минем әти.
– Дөрес юлны сайлар өчен йөрәгеңне тыңларга кирәк, ди минем әни.

Егет кочагын бушатып, кызның йөзенә карамакчы булды, тик ул, киресенчә, аның куенына сыена төште.
– Йәле, тыңлап карыйк йөрәгеңне. Ни ди икән?
– Бергә булсак, кайда да бәхетле булырбыз, бәгърем, ди ул. Ишетәсеңме?
– Ишетәм.

Егет сөйгәнен чәчләреннән үпте. Кайдадыр еракта машиналар гөжли, шәһәр гөрли. Ә алар икәү генә шул тулай торак тупсасында бәхеткә чумып утыра.

Ул чакта бар тормышлары шулай ал бәхет нурларына гына төренеп узар төсле тоелды. Тик болытлар һич көтмәгәндә куерды. Туган абыйсы туган көненә чакыргач, Гөлнара сөйгәнен дә алып килергә рөхсәт сорады.
– Әлбәттә, бергәләп килегез. Танышырга менә дигән мөмкинлек булыр, – диде Туганы.

Дүрт абыйсының иркә сеңлесе булып үскән, һәр теләген үтәп, сораганын эшләп баруларына күнеккән Гөлнара. Шуңа күрә якыннарының ул сайлаган ярны кабул итмәскә мөмкин булуы аның уена да кереп чыкмады. Әмма абыйлары бер кашык су белән кабып йотарлык чибәр сеңелләре белән килгән киң җилкәле, җирән чәчле, кызлар кебек сипкелле егеткә ишектән керү белән «лаек түгел» дигән мөһер сукты. Үзләре дә авылдан булсалар да, шактый гомерләрен бер офисның төрле кабинетларында үткәреп, әфәнделәргә әйләнеп беткән булачак кайнагаларының әле берсе, әле икенчесе гаиләсенең матди хәле, яшәгән урыны, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Ә Зиннур барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирде.

Авылдагы ялгыз әнисенең бердән­бер таянычы һәм өмете ул. Янгын сүндерүче булып эшләгән әтисе янып үлгәндә аңа нибары ике яшь булган. Шул вакытта алар шәһәрне ташлап, авылга күчкән. Балачагы шунда үткәч, әле дә күңеле гел агач йортларга тартыла. Ә киләчәккә планнарына килгәндә... Коткаручы һөнәрен үз итсә дә, әнисенең күз яшьләре аша ялваруына каршы торалмыйча укытучылыкны сайлаган...

Бу мәҗлестән соң җиңгәләренең әле берсе, әле икенчесе кызны үз каршына утыртып, гаилә корганда дөрес пар сайлау хакында алтын киңәшләрен «яудырды».

– Ипотекага фатир алып гомер буе ачлы-туклы яшәве рәхәт түгел инде ул...
– Акча җиткерә алмаган ир эчкечелек сазына бата...
– Синең кебек акыллы кызга акыллы кеше кирәк...– Авылга кунакка кайту гына күңелле...

Мәхәббәттән башы әйләнгән Гөлнара аларга бәхетнең җиденче күгеннән елмаеп, шаярып-көлеп кенә җавап бирде. Ә эшнең бөтен җитдилеген ул чираттагы ялында авылга кайткач аңлады. Әтисе сүзне уратып та, озакка сузып та тормады.
– Дүрт абыең да тормышның арт ягына тибеп яши: ел саен чит илдә ял итәләр, хатыннары киясе килгәнне кия, ашыйсы килгәнне ашый. Ир булгач, шундый булырга тиеш ул. Без сине хәерче арбасына утыртып җибәрер өчен күз өстендәге каш итеп иркәләп үстермәдек. Аның белән араларыңны өзәсең! Үзеңә лаеклы пар сайларга тагын бер ай вакыт бирәбез. Аннан соң язмышыңны абыйларың белән без хәл итәчәкбез, – диде.

Көтелмәгән хәлдән бераз аптырап, бераз куркып калган кыз авызын ачып сүз әйтә алмады. Бары тик әтисе чыгып киткәч кенә телгә килде.
– Әни, ничек була соң әле бу? Сез бит аны күрмә­де­гез. Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп тә карамадыгыз!

Иренең холкын, гаиләдә куелган кагыйдәләрне яхшы белгән әнисе эндәшми-тынмый табак-савыт белән булашуын дәвам итте. Бүлмәдә урнашкан тынлыкта безелдәгән чебен тавышын ишетеп, Гөлнара тәрәзәгә карады. Теге мескенең пыялага бәрелгәнен аңламыйча үзсүзлеләнеп тышка очарга азаплана иде...

Ниһаять, әнисе каршысына килеп утырды да, туп-туры кызының күзләренә карап:
– Укырга киткәч, бер шәһәрдә булыгыз дип абыйла-рың янына җибәрдек. Әмма алар да сине гел саклап тормас. Инде,

Ходаем, үз башкайларыңа акыл бирсен. Төзәтеп булмаслык хаталар кыла күрмә, кызым, – диде. Һәм өстәп куйды. – Ничә малайдан соң көтеп алган бердәнбер кызың кешегә йөзеңне күрсәтерлегеңне калдырмаса, бу дөньяда яшәп торуның кирәге бармыни?

Ни өчендер бу сүзләрдән соң үзен гаепле тоеп, Гөлнара башын аска иде.
– Борчылма, әни. Йөзегезне кызартмам.

Шәһәргә килгәч бик озак уйланды ул. Чит илләргә, алтын-көмеш һәм чәшке туннарга алданып, бәхетеннән баш тартырга исәбе юк иде. Бүген чемоданын тутырырга иренмәгән һәм самолетта очарга курыкмаган теләсә кем, үз гомерендә бер булса да Төркиягә йә Мисырга барып кайта ала. Ә менә ниндидер исәпләргә корылмаган, өйләнешмәгән килеш аерылышу очрагында көченә керәчәк контрактлар төземи торган чын хисне очрату җиңел түгел. Гөлнара өлешенә андый бәхет тигән икән, беркемгә һәм бернигә карамый аны сакларга кирәк. Димәк, бер яктан, әтисе аны үзе Зиннур кочагына этәрә булып чыга. Авырга узса, ул инде аларның өйләнешүенә каршы төшә алмас. Әмма, икенче яктан, әнисенең яшьле күзләре тыя. Нишләргә?

Барлык сорауга да җавапны интернеттан эзләргә гадәтләнгән буын вәкиле буларак, Гөлнара ноутбугына үрелде. Логин һәм парольләрне ул үзе күптән хәтерләми бугай инде. Ә менә бармакларының «хәтере яхшы». Экран кабынуга алар тиешле төймәләргә басып, Зиннур­ның битен ачып та бирде. «Җибәрмә мине!» – дип язды кыз «онлайн» булган сөеклесенә. «Җибәрмәм, мату-рым», – дип җаваплады егет. «Бирмә мине!» – дип язды тагын. «Бирмәм!» – диде Зиннур. Гөлнара тынычлангандай булды. Кулларын кушырып маңгаена терәде дә, башын өскә күтәреп: «Йә Аллам! – дип ялварды ул. – Үтенеп сорыйм, Зиннур Хәсәнов белән кавыштыр безне! Хатын-кыз бәхетен аның янында насыйп ит!»

Иртәгәсе көнне очрашу белән:
– Син мине яратасыңмы? – диде ул сөйгәненең күзләренә карап.
– Ә син белмисеңме?
– Юк, син әйт, – диде кыз җитди рәвештә.

Гөлнарасын бу хәлдә беренче күрүе иде Зиннурның.
– Ни булды, җаным? Кичә дә сәер сүзләр яздың, – диде ул кинәт сагаеп.
– Син иң элек әйт. Яратасыңмы?
– Яратам, әлбәттә. Беләсең бит.
– Син шатлыкта да, кайгыда да минем белән булырга әзерме?

Зиннур янә гаҗәпләнде.
– Бу ни бу? Син миңа тәкъдим ясамакчымы әллә?

Егет гадәттәгечә шаркылдап көлеп җибәрде, әмма кызның җитди йөзенә карап тыелып калды.
– Әйе, – диде Гөлнара, элеккечә аның күзләренә туп-туры карап. – Мин кабатлап сорыйм: шатлыкта да, кайгыда да минем белән булырга әзерсеңме?
– Әзер, матурым, әзер. Тик аңлатып әйт: ни булды?
– Алайса, әйдә бүген үк мәчеткә барып никах укытыйк, иртәгә ЗАГСка барып гариза бирик. Юкса бер айдан безнең юлларның аерылуы ихтимал. Дөресрәге, юлларыбызны аерулары ихтимал.

Гөлнара әтисе белән булган сөйләшүне дә, әнисе әйткәннәрне дә, җиңгәләре аша җиткерелгән абыйларының киңәш-теләкләрен дә түкми-чәчми сөйләп бирде. Зин­нур да эшнең җитдилеген аңлады булса кирәк. Эшне озакка сузмадылар.

Ахирәтләре кебек купшы никах күлмәкләре сатып алып тормады кыз. Сөеклесе бүләк иткән озын зәңгәрсу күлмәгенә килештереп, мәчет каршындагы кибеттән яулык алды да капка янында елмаеп торган Зиннуры каршына барып басты.

Чалт аяз көн иде ул. Кояш нурлары болай да бәхеттән балкыган егетнең һәр сипкелендә чагыла төсле тоелды.
– Йә, җаным, син гомерлеккә минеке генә булырга әзерләнеп беттеңме? – диде Зиннур килеп җитүгә.
– Әйе.

Мәчеттә көндезге намазга җыеналар иде. Тик яшь-ләрнең теләген иштекәч, инде бүлмәдән чыгарга җыен-ган хәзрәт сәгатькә карап алды да, яңа салган яшел чапанын чөйдән алып кире киде:
– Шаһитларыгыз бармы? – дип сорады ул.

Яшьләр «юк» дип баш какты. Хәзрәт, эчкә үтәргә кушып, каядыр югалды. Озак та үтмәде, өч шаһитны ияртеп керде. 
– Никахлашучылар, сезнең исемнәрегез ничек булыр?

Хәзрәт исемнәрен язып куйгач:
– Димәк, башлыйбыз, – диде.
– Син Зиннур Заһит улына риза булып бардыңмы?
– Әйе, – дип җаваплады кыз.
– Син Гөлнара Рәиф кызын риза булып алдыңмы?
– Әйе.

Әти-әнисенең, туганнарының әлеге минутта янында булмавы күңелен тырнады Гөлнараның. Тик моңсу уйларны бик тиз бәхет ташкыны күмеп китте.

Мәчет капкасын чыгуга Зиннур Гөлнарасын күтәреп:
– Менә хәзер син минеке! Гомерлеккә! – дип әйләндерергә кереште.
– Әйе! Мин синеке! Чәчләре коелып, тешләре төшеп беткән әби булгач та мин синеке булачакмын! – кушылып кычкырып җибәрде.

Зиннур шаркылдап көлде.
 – Ә без картаймаячакбыз!
– Чү, алай димә! Картайганда да бергә булырга язсын диген, җаным.
– Картаймыйбыз, дим. Йә, ярый, үзең кара! – Егет бармак янап, күз кысты. – Әмма дә ләкин мин һәрвакыт яшь булачакмын! Мәңге яшь булачакмын!

* * *
...Гөлнара сискәнеп уянып китте. Ә иреннәре һаман «алай димә!» дип пышылдый иде. Яшь, мәңге яшь булып калдың шул, бәгырькәем. Никләр шулай дидең икән... Барысы да татлы төш кенә булуын, Зиннурын янә төшендә генә күрүен аңлап, кызның йөрәге суырылып куйды. Ул янә күзләрен четердәтеп йомды.

Тик башка йоклап китә алмады. Өйдәгеләр иртән аның җанына тиеп, ярасын сыкратып тормадылар. Озатырга чыккач, әнисе генә тагын шул ук бер сүзне кабатлады.
– Язмыштан узып булмый, балам!.. 

Бер капкадан чыккан аллы-артлы дүрт машинаның соңгысында ноутбугын кочаклаган Гөлнара язмышны үзгәртү юлларын эзләп баш вата иде...

* * *
– Бүген җиде атна. Җан кергәндер инде. Бәләкәй абыйдан ялынып-ялварып бер атна вакыт сораган идем. Анысы да үтте. Мин иртәгә абортка барырга тиеш.

Гөлнара калтыранып куйды. Үз-үзен кочаклап утырган җиреннән торып басты да Зиннурга таба борылды.
– Өйләнегез миңа! Кыска гына вакытка. Кулымда «аерылган» дигән кәгазь булса, сабыемның таныклыгына барыбер Сезнең исемне язачаклар. Аның әтисе Зин­нур Хәсәнов булачак! Аңлыйм, «полный бред» сөйлим. Киноларда да алай булмый. Ә бу кино түгел, ә чын тормыш! – Зиннур нидер әйтмәкче булып авызын ачты, тик Гөлнара туктап тормый дәвам итте. – Мин мәчеткә барып журналларыннан эзләтеп карадым. Тик ул көнне намаз алдыннан ашыгып буталып калганнармы, китапка никахыбыз теркәлмәгән. Безгә никах укыган хәзрәт­нең теге дәфтәре дә, үзе дә юк! Киткән. Ә кулга биргән таныклык янгын вакытында янды. Бәхетем янды минем ул йорт белән бергә! Сабыем – Зин­нурым­ның төсе, мәхәббәтем ядкаре! Югалта алмыйм мин аны! Әгәр бу баламны югалтсам, гомерем никадәр озын булса да, төссез булачак. Ярдәм итегез миңа, Зиннур!

– Тынычланыгыз, Гөлнара, еламагыз. – Зиннур бө­гелеп төшкән кызны кочагына алып, тынычландырырга тырышты. – Сезгә еларга ярамый бит.

Тик Гөлнара тынычланыр хәлдә түгел иде. Туган йортыннан чыгып киткәннән бирле ул үзенә бер генә тамчы күз яше дә рөхсәт итмәде. Бүген исә теләген аңлатып биреп, үз язмышын да, туачак баласы язмышын да ир-ат кулына тапшырганнан соң хатын-кыз буларак күңеле бушаганчы елады.

Зиннур бүлдермәде дә, тыймады да. Кыз елаудан туктап, сулкылдауга күчкәч кенә:
– Үзем дә аңламыйм ни өчен, әмма мин Сезгә ярдәм итәргә әзер, – диде. – Ләкин кышкы каникуллар вакытында гына барысына да өлгерү мөмкин түгел бит...
– Мөмкин, – диде Гөлнара тыныч кына. – Без Зиннур белән нәкъ шушы каникуллар вакытында, абыйлар һәм җиңгиләр ял иткәндә, туй итмәкче булып көн сайлаган идек. ЗАГСта безнең чират иртәгә.
– Шулай тизме?! – Егет вакыйгалар тизлегеннән каушап китте. Әмма шунда ук өстәп куйды. – Хәер, нигә сузарга? Иртәгә икән, димәк, иртәгә.

Ә иртәгәсен Гөлнара йокыдан бик иртә торды.

Зиннур белән булган фаҗигадән соң беренче тапкыр кирәксезгә сумка төбендә уралып йөргән бизәнү әйберләрен чокып чыгарды. Агарып калган битенә крем сөртте, аннан кершән ягып алсулык өстәде.

Күз кабакларының шешенеп торуын тень белән яшерер алдыннан каләм һәм тушь ярдәмендә керфекләрен каралтты. Кичтән үк әзерләп, утыргыч аркасына элеп куйган күлмәген киде дә көзге каршына барып басты. Бил тирәсеннән күлмәк шактый тартыл-ган иде... 
– Син әзер дәмени инде? Нишләп бик иртә кузгал­дың? – диде йокы бүлмәсеннән чыккан җиңгәсе. – Табиб безне төшкә каршы гына көтә бит.
– Беләм... – дип сузды ул нәрсә дип җавапларга белмичә. – Тик...

Бүлмә ишегендә Бәләкәй абыйсы да күренде. Туган­нары торганчы фатирдан чыгып китәргә исәп тоткан кыз берара югалып калды. Әмма үзен тиз кулга алды.
– Мин... Минем... Сезгә үтенечем бар. Аңлагыз, бу адым миңа җиңел бирелми, әмма башка чарам юк.
Тик мин анда ялгызым гына барырга телим.

Абыйсы Гөлнараны кочаклап алды. Бик яшьли тор­мыш­ның җитди сынавы аша үтәргә мәҗбүр булган сеңлесен кызганып, күңеле тулды аның. Әллә дүрт ир бала арасында үскәнгә, әллә холкы шундый – сеңелләре йомшаклыгын күрсәтмәскә тырыша иде. Кечкенәдән теш табибына да һәрвакыт үзе генә йөрде. Менә бүген дә күңелендәгесен яшереп, хәтта бизәнеп алган.

Бәләкәй абыйсы сак кына Гөлнараны чәчләреннән сыйпады.
– Ярый, телисең икән, ялгызың бар. Тик кайтканда һичшикез шалтырат, үзем барып алырмын.
– Юк, авылга кайтсагыз яхшырак булыр.
– Менә сине барып алырбыз да бергә кайтырбыз.
– Юк! – диде кискен итеп Гөлнара. Һәм шунда ук кабат тавышын йомшартып ялварулы тонга күчте. – Зинһар, сез алдан кайтыгыз. Башкалар да авылга кайта торсын. Барысы да хәл ителгәч, мин дә озакламам.
– Ярый, – диде абыйсы һәм «син берәр нәрсә аңлый­сыңмы?» дигәндәй хатынына карады. Алар аптырашып торган арада Гөлнара сумкасын эләктерде дә өс киеме­нең төймәләрен дә каптырып бетермичә чыгып йөгерде.

Кияве кәләш кулына тоткан туй гөлләмәсендәге чәчәкләр төсенә килештереп галстук таккан, артларыннан берничә дистә кунак иярткән яшь парларны да тантаналы итеп унбиш минутта кавыштырган ЗАГС бинасында Гөлнара белән Зиннур озак тоткарланмады. Балдакларны да авылга кайтышлый алып киделәр.

Ә авылда сеңелләренең хата ясамавына, ә ясалган хатаны төзәтүенә бер-берсен һәм шул ук вакытта үз-үзләрен дә ышандырырга тырышкан абыйлары чәй табыны артында һаман шул бер темага гәп кора иде. Гөр килгән өй эчендә капка алдына килеп туктаган машина тавышын ишетүче булмады. Хәтта өйгә кергәч тә, аларны шунда ук күрмәделәр.
– Исәнмесез, – диде Зиннур тамак кырып алгач.

Табын артындагылар бердәм итеп ишек ягына борылды һәм Гөлнара янында таныш түгел егетне күреп тынып калды.

Һәммәсенә күз йөгертеп чыккач, Зиннур табын түрендә утырган чал чәчле абзый каршына килеп басты да, янә көр тавыш белән:
– Исәнме, бабай! – дип кулын сузды. – Таныш булыйк, киявегез Зиннур Хәсәнов булам!

Бу сүзләрне ишетүгә кемнеңдер кулыннан калагы төшеп китте. Барысы да тораташтай катып калган иде. Гаилә башлыгы әле Зиннурга, әле Гөлнарага карады.
– Бу ни хәл? – дип сорады ул, ниһаять.
– Бу – минем ирем. Туачак баламның әтисе.Менә безнең ЗАГСта алган никах таныклыгы. Менә никах балдакларыбыз.

Кыз биш бармагын тырпайтып кулын күтәрде. 
– Хәзер баламның якты дөньяга туарга хакы бармы?

Берсе дә эндәшмәде. Тынлыкны әни кеше бозарга җөрьәт итте: «Табынга үтегез, балалар». 
Иртәгәсе көнне «олы бәйрәм – кече туй» итеп, туган-тумача һәм күрше-күлән белән танышкач, кияү кайтып китте. Бер айдан аерылышу кәгазен килеп ала да, аның роле тәмам­лана. Ә менә авыл өстендә Зиннур Хәсәнов турындагы имеш-мимешләр башлана гына. Берәүләр аны өйләнешкәнче янгын вакытында вафат булган икән дип бара, икенчеләр туйдан соң дип сөйли, өченчеләр исән дип исбатларга тырыша...

* * *
Бала тудыру йорты тирәли икәү йөри. Әле уңга баралар, әле сулга, тик әниләр белән бәбиләрне каршы ала торган бүлмә ишеген таба алмыйлар.
– Мин сине аңлаудан баш тартам, ахир. Гөлнара баласын тапкан, әти-әнисе аны признавать иткән. Ярдәм итәрләр. Син анда ни пычагыма тыгыласың?
– Ничек инде? Улым туды бит!
– Исеме генә синеке аның! Үзе Зиннурныкы ул!

Зиннур кинәт туктап дустына борылды.
– Ә мин кем?

Тегесе кулын селтәде дә тәмәкесен алып кабызды.
– Аңлыйсыңмы, – диде Зиннур, сүзне ничек аңлаешлырак итеп әйтим икән дигәндәй, бераз уйланып, – ул аны ярата. Чын итеп. Тугры сөю белән. Менә син үзең үлгәннән соң да мәхәббәтегезгә тугры калган хатын-кызны очратырга теләмисеңмени?
– Төкереп куй! Тәүбә диген! Үләргә җыенмыйм әле.
– Анысы тәүбә, әлбәттә. Тфү-тфү! Тик шулай да?
– Соң ул бит сине түгел, ә теге Зиннурны ярата.
– Ә бәлки киләчәктә мине дә яратыр?..

Сорау һавада эленеп калды. Җилкә сикерткән дусты­ның авызыннан тәмәкесен алып ташлады да Зиннур каршыда торган ишеккә ымлады.

Бүлмәдә аяк басар урын да юк иде. Туганнары чират торып Гөлнараны котлый, кочаклый, үбә, чәчәкләр бирә. Шәфкать туташы ирләргә мөрәҗәгать итеп бүлдер-мәс­ә, күңелле гауга тагын шактый дәвам итәр иде әле.
– Бәбине кем ала, әти кеше кайда? – дип сорады ул.

Бу сүзләрне ишетүгә Зиннур түргә атлады.
– Мин монда!

Яшь әнинең күзләренә мөлдерәп яшь тулды.
– Менә шушы инде минем мәхәббәт Ядкарем! – диде ул, таныштырган кебек улына ымлап.

Нәни төргәкне кулына алган Зиннур күзен кысты да өстәп куйды:
– Безнең Ядкаребез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар