Логотип
Проза

Мәхәббәт ядкаре

– Өйләнегез миңа! Кыска гына вакытка. Кулыда «аерылган» дигән кәгазь булса, сабыемның таныклыгына барыбер Сезнең исемне язачаклар. Аның әтисе Зин­нур Хәсәнов булачак! Аңлыйм, «полный бред» сөйлим. Киноларда да алай булмый. Ә бу кино түгел, ә чын тормыш!..

– Хәерле кич, туташ!

Көтеп утырса да, кулына роза чәчәкләре тоткан егетнең өстәл янында пәйда булганын Гөлнара сизми калды.

– Хәерле кич! – дип елмайды ул, уйларыннан арынып.

– Бу чәчәкләр Сезгә!

– Рәхмәт! Бик матурлар!

Ал чәчәкләр чыннан да матур иде. Яңа гына бакчадан өзеп алынган диярсең. Хәтта чыклары да кипмәгән...

– Тамчыга әйләнгән кар бөртекләре ул, – диде егет кызның уйларын укыгандай...

– Заказ ясадыгызмы? – диде егет, җайлап утыргач.

– Юк, мин Сезне көттем.

– Әйдәгез, алайса башта заказ ясыйк, аннары иркенләп утырып сөйләшербез. Дөресен әйткәндә, мин бик ач. Көне буе шәһәр буйлап йөрдем. Килгән саен үзгәреш! Хәтта адаша яздым, ышанасызмы?

– Ышанам. Адаша язуыгызга да, ач булуыгызга да. – Кыз янә тыйнак кына көлеп куйды. – Яшермим, мин үзем дә ачыгып өлгердем.

Кулларын уып алгач, егет алдында яткан менюны ачып укырга кереште. Гөлнара беренчегә гөмбә ашы, икенчегә җимешле пылау, ике төрле яшелчә салаты, кәрзинле пирожное белән сөтле чәй китерүләрен сорады.

– Ә Сез чынлап ачыккансыз, – дип елмайды Зиннур, официант киткәч.

– Әйе, – диде Гөлнара исе китмичә. – Сез борчылмагыз, кирәк дип табасыз икән, үзем өчен үзем түләрмен.

Үз сүзләре өчен уңайсызланган егет кызны бүлдерергә ашыкты.

– Юк инде, дөрес аңламадыгыз: мин шаяртмакчы гына булдым. Моңарчы кафега чакырган кызлар бер салатка заказ бирәләр дә кич буе шуны чемченеп утыралар иде. Пирожное алам дисәң, корт чаккандай «юк!» дип кычкырып җибәрергә дә мөмкиннәр әле. Ә Сез бөтенләй башкача кыланасыз. Гомумән, Сез башкаларга охшамагансыз.

– Интернет аша танышып, үзегезне кафега чакыруымны әйтәсезме? Гөлнара бармакларын «йозакка биклә­гән» куллары белән иягенә таянып, сораулы һәм серле карашын Зиннурга төбәде.

– Дөресен әйткәндә, «виртуалка» аша танышырга теләүчеләр күп. Фотом торган чагында, бөтенләй тынгы юк иде. Ә «авка»га эт сурәте куйгач, сизелеп кимедәләр. Шуңа күрә, яшермим, танышырга теләк белдерүегез, аннан бигрәк, кафега чакыруыгыз бераз гаҗәпләндерде.  Мин гадәттә гүзәл туташларны очрашуга үзем чакырам.

– Ышанасызмы-юкмы, мин дә гадәттә егетләрне очрашуга үзем чакырмый идем. Монысы гадәттән тыш хәл.

– Мин заинтригован.

Торган саен серлеләнә барган таныш түгел туташка карата егетнең кызыксынуы артканнан-артты. Башта берникадәр икеләнсә дә (муенына кызларның сагыз кебек асылынуыннан тәмам туйган), хәзер ул очрашуга килүенә үкенми иде. Мәхәббәт уенында «аучы» һәм «корбан» катнаша. Тик менә каршында утырган кызның кайсы рольне сайлавын Зиннур әлегә аңлый алмый. Кыланышы буенча «аучы», әмма шул ук вакытта «корбан» да... Бу очрашуның әлегә ул белмәгән сценарие бар төсле... Болар барысы да егетнең күңелен кытыклады. Официант алып килгән ризыкларны җайлап өстәлгә урнаштырган кыздан күзен алмады ул. Ә Гөлнара хатын-кызларга гына хас булган эчке бер тоемлау белән Зиннурның һәр уен, күз карашын чамалап, ирен чите белән генә елмая иде.

– Ниһаять, ашарга да мөмкин! – диде ул кыланчык-ланып. Һәм уңайсыз кул хәрәкәте белән чәнечкесен идәнгә төшереп җибәрде. – Менә инде!

Әлеге очрашуга үзен ныклап әзерләсә дә, Гөлнара дулкынлана башлаган иде. Кулларының сизелер-сизел­мәс калтыравын күрсәтмәскә тырышып, аларны өстәл астына яшерде дә сүзсез генә официантның икенче чәнечке алып килүен көтте. Ашаганда да күбрәк Зиннур­ны тыңлады. Сорауларына да «әйе» һәм «юк»тан артык җавап кайтармады. Бары тик десертка күчкәч:

– Балачагымда мин тортны «чәчкәле ипи» дигәнмен. Минем сабый чакның сленгы буенча менә бу «чәчкәле ипи кисәге» инде, – дип куйды. Сөйләшкән җирдән сүзнең кай арада пирожноега әйләнеп кайтуын аңла­мый калган егет моңа җавап итеп «ә-ә-ә...» дип кенә сузды. Һәм тынлык урнашты.

– Зиннур, – диде ниһаять Гөлнара, калагын өстәлгә куеп. – Әйтегез әле, кемнеңдер гомерен коткарырга кирәк булса, ике дә уйламый утка керер идегезме?

– Хммм... Кафеда чибәр туташ белән матур итеп сөйләшеп утырганда бу сорауга гадел җавап биреп була микән соң ул? Керә алыр идем, мөгаен.

– Ә суга сикерер идегезме?

Кызның тел төбен аңлый алмаган егет, аптыраудан кашларын җыера төшеп, көлеп җибәрде.

– Сорауларга җавап дөрес булмаса, балларым кимиме?

Тик кызның йөзендәге җитдилек китмәде.
– Әйтегез инде.
– Сикерер идем, мөгаен.
– Ә өйләнә алыр идегезме?

Соңгы сорауны ишетүгә Зиннур чәчәп үк җибәрде.
– Гөлнара, Сез мине урындыктан егып төшерәсез!

Кыз кабат калагын кулына алды. Башта аның нигә кирәклеген аңламагандай бераз әйләндергәләп торды, аннан соң крем-чәчәкне пирожноена ягарга кереште.
– Зиннур, мин аңлыйм, сорауларым сәеррәк яңгырый. Әмма мин Сезне «бу гадәттән тыш хәл» дип алдан кисәттем бит, – диде ул һәм ике битенең дә ут булып яна башлавыннан уңайсызланып, чәчләрен, аннан ал­касын төзәткәндәй итте.

Берничә секунд сүзне дәвам итәргәме-юкмы дип икеләнеп торгач, шомырттай кара күзләрен янә егеткә төбәде.
– «Авка»да фотогыз да булмаган килеш ни өчен Сезнең белән танышырга теләвемне беләсегез килгән иде бугай. Мин Сезне исем һәм фамилиягез буенча эзләп таптым, Зиннур Хәсәнов.

Егетнең күзләре гаҗәпләнүдән торган саен зуррак ачылды. Әмма Гөлнара моңа игътибар бирмичә сүзен дәвам итте.
– Миңа Сезнең исем-фамилиягез кирәк. Өйләнегез миңа, Зиннур! – Әңгәмәдәшенең аптыраудан тәмам өнсез булуын күреп, кыз тынып калды. Егет имән бармагы белән чигәсе тирәсен бораулар да торып чыгып китәр кебек тоелды аңа. Тик кире чигенергә юл юк иде.

– Озакка түгел. Бер айга йә булмаса ике атнага, хәтта бер атнага да мөмкин! Тик өйләнегез генә! Зинһар, уйлый күрмәгез, мин сантый түгел. Бары чәлпәрәмә килгән бәхетем кыйпылчыгын саклап калмакчы.

Әле яңа гына нур бөркелгән серле кара күзләрнең мизгел эчендә боекканын күреп, Зиннур каушап калды. Көләргә дә уңайсызланды, торып китә дә алмады.
– Гафу итегез, Гөлнара, тик мин берни дә аңламыйм.
– Әйе, беләм. Ләкин бүген барысын да дөрес аңлатып бирә алмам төсле. Мөмкин булса, шушы ук урында иртәгә күрешик. Мин барысын-барысын да аңлатыр­мын. Тик, зинһар өчен, килегез, яме. Мине тың­ла­ган­-
нан гына Сез берни дә югалтмыйсыз. Ә менә мин… Минем язмышым Сезнең кулда, Зиннур. Ә хәзергә хушыгыз!
Гөлнара кабалана-кабалана сөйләп бетерде дә, менә-менә тамам дип, керфек очына эленгән яшь бөртеген җитез хәрәкәт белән сыпырып, өстәл артыннан торып чыгып йөгерде. Ә гаҗәпләнүдән тынып калган Зиннур, кыз ишектә югалгач кына үзалдына:

– Хушыгыз... – дип куйды.

* * *
Әлбәттә, әлеге сәер очрашу хакында ул дустына сөйләми булдыра алмады.
– Да, китте замана... Хәзер кызлар үзе килеп кенә калмый, беренче күрешкәндә үк өйләнешергә тәкъдим ясый... – дип сузды тегесе. – Ярый, исән-сау котыл­гансың, ахир!

– Мин иртәгә барырмын, ахры, – диде Зиннур һәм тәвәккәлләгәненә ишарәләп ике ботына сугып куйды.
Моңа җавап итеп Рөстәм башын тукылдатты.
– Кә-ә-әккүгең очтымыни?
– Юк. Минем бары тик эшнең нидә икәнлеген беләсем килә. Ул хаклы, тыңлаганнан гына мин берни дә югалтмыйм бит.
– А-а-ах-макланма инде, яме! Эшнең нидә икәнлеге көн кебек ачык монда: «залетела птичка» дип атала… Ә булачак папаша «тю-тю». Менә кызыкай о-о-оста итеп җәтмә кора да инде.

Зиннур дустына карап көлеп җибәрде.
– Син нигә то-о-отлыга башладың ул? Әйтерсең сиңа тәкъдим ясаганнар.
– Тотлыкмассың монда! Дустың бәлагә тарыганны читтән тыныч кына күзәтеп буламыни? Ошамый, ух, ошамый миңа синең күз карашларың, ахир! Әйдә, башкаланың күрәсең килгән урыннарына сәяхәт кыл да, кайтып сыпырт әле син.

Тик Зиннур дустының «акыллы» киңәшләренә колак салмады. Гөлнараның күз карашлары тынгы бирмәде аңа, хәтта төшенә керде. Шуңа күрә иртәгәсе көнне ул шугалакка әйләнгән тротуар өстенә йомшак келәм булып яткан яңа яуган карда 42 нче размерлы ботинка эзләрен калдырып, сак кына атлап янә очрашуга китте.
Гөлнара аны кафеның ишегалдында каршы алды. Әллә озак көткәнлектән, әллә дулкынланудан бит очлары алсуланып яна иде.

– Килгәнең өчен рәхмәт, – диде ул тыныч кына. – Әйдә минем белән. Монда ерак түгел.

Зиннур сагайды. Киноларда мондый очракта аулактарак кызның «сообщник»лары көтеп тора һәм, корбан­ның башына берне кундырып, кыйммәтле әйбер­ләрен талап кача. Әллә бармаскамы? Әлеге уй яшен тизлеген­дә баш миеннән түгел, тәненең һәр күзәнәген­нән йөге­реп үтеп, бармак очларыннан чыгып киткәндәй булды. Тик егет үзенең кулбашыннан да тормаган кызга куркуын сиздерергә гарьләнеп, сүзсез генә артыннан иярде.
Чыннан да, ерак бармадылар. Күп катлы йортлар арасында «адашып» калган ярым җимерек ике катлы иске йортлар яныннан үтеп, сөрәеп торган кара өем каршында туктады алар. Иренеп кенә яуган кар янгыннан калган әлеге бүрәнәләрне капларга уйламый да иде. Әйтерсең алар әле булса кайнар... Кыз бияләен салып, сак кына берсенә кагылып алды да сүз башлады.

* * *
Мәңге булмаганны, ул көнне иртәнге чәйгә барысы да җыелган иде. Һәркайсы үз дөньясына чумган абыйларының барысы бергә җыелып кайткан чагы бик сирәк. Авылга кайткач, иртән торулары тагын да сирәгрәк. Ә менә бүген олы бер табын булдылар.

Тик ни өчендер гадәттә бертуктаусыз ләпелдәгән халык тавыш-тынсыз гына үз алдына карап чәй чөмерде. Әлеге сәер тынлыктан да нидер сизенергә тиеш иде Гөлнара. Әмма гәүдәсе монда утырса да, уйлары еракта иде шул.

– Гөлнара, – диде әтисе кинәт. – Сиңа киләчәгеңне уйларга кирәк.

Дертләп киткән әнисе сикереп торып, кемгәдер чәй ясарга кереште.
– Утыр! – диде гаилә башлыгы коры гына.

Әтисенең тавышын ишетүгә йөрәге төшеп киткәндәй тоелса да, Гөлнара сер бирмәскә тырышты. Менә ул куркып йөргән минутлар җитте шикелле.
– Мин уйладым, – диде кыз карашын күтәрмичә.
– Ни хәл иттең?
– Мин баламны төшертмим.
– Акылың кайда синең?

Әтисе кулындагы бал калагын шалтыратып, чынаяк эченә ташлады да әнисе утырган якка этеп җибәрде.
– Нишләп кызыңа акыл бирә алмыйсың?
– Әти, сабыр ит, кычкырма, – диде Бәләкәй абыйсы. Яше, холкы буенча да Гөлнарага иң якыны иде ул.
– Сеңлем, без беләбез, син Зиннурны яраттың. Бик нык яраттың. Тик ул хәзер юк. Аңлыйсыңмы?

Кыз элеккечә карашын күтәрми генә баш какты.
– Без бу хакта сөйләшкән идек инде. Оныттың­мыни?
– Онытмаган, әлбәттә! – диде Якын абыйсы Бәләкәй­нең беркатлылыгына ачуланып. – Сантый түгел ләбаса! 

Ни өчендер гаиләдә ир балалар бер-берсенә исем белән эндәшә, ә Гөлнара өчен һәркайсына өстәмә исем уйлап чыгарылган иде. Һәм шул исемнәрне уйлаганда ничек менә бу абыйсына «Якын» диделәр икән? Гөлна­раны беркайчан да аңламады бит ул. Дүртесе арасыннан иң ерагыдыр әле. Тик Бәләкәй үзенекендә торды. Сорау­ны яңадан кабатлады.

– Оныттыңмы?

Кыз «юк» дигәнне аңлатып баш какты. Бер мизгелгә тирән тынлык урнашты. 
– Син – бердәнбер сеңлебез, без синең өчен җаваплы. Әти һәм без – абыйларың, аңлыйсыңмы? – дип Туган абыйсы дәвам итте.

Эндәшмәсәләр дә, Туган абыйсы әйткән һәр сүзне башкалар да кабатлап бара кебек тоелды кызга. Бу – гаилә суды иде. Әтисе-әнисе, дүрт абыйсы һәм дүрт җиңгәсе алдында берүзе җавап тотарга тиеш ул. Алар барысы да аның бердәнбер мәхәббәтен гаепләүчеләр. Алар ягында күршеләре, авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре... Гомумән, төрле кагыйдәләр, кануннар белән тормышны «дөрес» һәм «дөрес түгел»гә бүлеп бетергән җәмгыять үзе. Ә ул берүзе яклаучы һәм йөрәк астында яралып кына килгән, әле кеше кыяфәтенә дә керергә өлгермәгән нарасыеның җиргә туарга хакы барлыгын исбатлаучы. Гөлнараның күзләренә мөлдерәп яшь тулды. «Сез берни дә белмисез!» дип кыч-кырасы килде аның. Тик тамагына төер утырган иде... 

– Сез... – дип кенә пышылдады да, тагын бер сүз әйтсә елап җибәрәчәген аңлап, тынып калды.
– Без синнән мондыйны көтмәгән идек. Ныклап уйларсың һәм безнең хаклы булуыбызны аңларсың дип өметләндек, – дип сүзгә кушылды Чибәр абыйсы.
– Сез яратып өйләнештегезме?

Тавышының ышанычлы чыгуын кыз үзе дә көтмәде булса кирәк. Беразга тынып торды да, янә кабатлады.
– Сез яратышып өйләнештегезме?

Әти-әнисенең генә түгел, абыйларының да әллә ничә еллар очрашып йөреп, яратышып кавышканын белә иде ул. Эндәшүче булмады. Гөлнара дәвам итте.
– Кайвакыт шундый чүп өчен эләгешеп китәсез, юкка үпкәләп, бер-берегезнең нервыларын ашыйсыз. Көн саен яраткан кешеңне күрү нинди бәхет икәнен уйлап та карамыйсыз. Үзегезнең нинди бәхетле икәне-гезне чамаламыйсыз да бит сез! Сөйгәнеңнең күзләренә бер карар өчен зар-интизар булып, кулларына, юк, бармак очларына гына кагылырга тилмерүнең нәрсә икәнен ничек аңлатыйм соң? Җанны телгәләгән чиксез сагышны ничек тасвирлыйм? Нигә аз гына булса да мине кызганмыйсыз?

Елаудан шешенгән күзләр янә кызарды.
– Гөлнара сеңлем, тынычлан, – Бәләкәй абыйсы кызның үксүдән дер-дер килгән иңбашларына кулларын салды. –

Елап берни дә үзгәртеп булмый. Язмыштан узмыш юк. Сиңа алга таба яшәргә кирәк.
– Язмыш... Бәлки сөйгәнемне язмыш тартып алгандыр, әмма сабыемны миннән сез тартып алмакчысыз! Зиннур юк дисез. Ялгышасыз! Ул менә монда. Аның дәвамы монда! – Гөлнара ике куллап эчен кочаклады. – Зиннур шушы балада яшәячәк. Ә мин аборт ясатсам, аның инде беркайчан да баласы тумаячак!

– Син Зиннурны түгел, үзеңне уйларга тиеш! – Гаилә башлыгының тавышы янә бүлмәдәгеләрне сискәндереп җибәрде. – Баланың Зиннурдан икәнен кешеләргә ничек исбатларсың? Синең өчен ул мәхәббәт җимеше, ә кеше­ләр өчен ул уйнаштан туган бала булачак.
– Ул никахтан туачак!
– Кайда соң синең никах таныклыгың? Күрсәт!

Әтисенең сораулы һәм шул ук вакытта кызының башка дәлил китерә алмаячагын белгәнлектән канәгать күз карашын Гөлнара күтәрә алмады. Өстәлгә капланып кычкырып елап җибәрде. Үтмәде, йөрәген ачып салса да, аның сүзләре әтисенә үтмәде. 

– Әти, ут эченә саласыз бит мине! Гомерлек ут эченә!!!

Әти кеше, сүз тәмам дигәндәй, урыныннан торды. Мышык-мышык килеп утырган киленнәре ягына карап:
– Булды, балавыз сыгып утырмагыз! Табак-савытны җыегыз да эшләрегезне карагыз, – дип боерды.

Тик китәргә җыенган җиреннән борылып Гөлнара янына килде. Аны башыннан сыйпап, үзенә хас булмаган йомшак тавыш белән:

– Мәхәббәтләр онытыла ул, кызым. Синеке дә онытылыр. Кияүгә чыгып, иреңнән бала табып яши башлагач, үзең рәхмәт әйтерсең. Мин бит синең өчен тырышам. Тынычлан, күз яшьләреңне сөрт, битләреңне ю. Иртәгә Бәләкәй абыеңа утырып кабат шәһәргә китәсең. Җиңгәң тиешле кешеләр белән үзе сөйләшер, үзе йөртер сине, – дип өстәп куйды.

Сүзен әйтеп бетереп, сөйләшүгә нокта куйгач, әти кеше берникадәр җиңеллек тойды. Тик күкрәк туры ут капкандай яна иде. Ул уч төбе белән күкрәген уа-уа тышка ашыкты. Аның кызы... Аның кечкенә йолдызчыгы... Тез башына утыртып, көнбагыш ашаткан чагында әтисенең һәр хәрәкәтен күзәтеп, әрчелгән төшне авызын ачып көтеп торган нәни кызчыгы... Егетләрнең күзен кыздырырлык иң зур байлыгы... «Рәиф абый, кызыңны миңа бир инде!?» – дип ялварып килгән егетләрнең тәкатен корытасы урынга, ул бүген кызының гомерлек тап булып каласы хатасын төзәтергә тиеш...
Әтиләре абыйлары белән чыгып киткәч, ишек ябылуга хатын-кызлар җиңел сулап, җанланып китте.

– Бар да яхшы булыр, Гөлнара. Алай өзгәләнмә, сеңлем, – дип кочаклап алды Бәләкәй җиңгәсе.
– Хатын-кыз өлешенә төшә инде ул, нишләтәсең? Аборт ясатмаган хатыннар бик аз. Үтә, онытыла.
– Әти хаклы, Гөлнара. Кеше сөйләвен әйтмибез әле. Сөйләрләр дә онытырлар. Син хәзер авылда яшисе түгел, ә шәһәрдә кемнең кемнән бала табуында кемнең эше бар? Мәсьәлә башкада. Бу балаңны тапкан очракта да, туу турындагы таныклыгына кем исемен язды­рыр­сың? Үлгән Зиннурныкынмы? Сез ЗАГСка кермәдегез, аның исемен язмаячаклар.
– Синең чәчәк кебек чагың, бар да алда әле.
– «Тудың. Туганда син кеше идең...» – диде арыган тавыш белән Гөлнара, кайчандыр әдәбият дәресендә укыган әсәрдәге сүзләрне искә алып. – Ничә гасыр үт­кән, ә берни дә үзгәрмәгән булып чыга... Их, әни, нишләп исемкәйләремне Гөлнара дип куштыгыз? Гомерлек утка саласыгызны мин туганда ук белдегез микәнни?..

Ул тирән итеп көрсенде дә, урыныннан торып үз бүлмәсенә юнәлде. Җиңгәләре дә тагын нидер сөйләүне артык санап, тынып калдылар.

Йөрәге белән чынбарлыкны кабул итүгә ничек кенә карышмасын, Гөлнара туганнарының хаклы икәнен белә иде. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшәргә кирәк... Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Бәлки, киләчәктә берәр­сен очратып гаилә дә корыр. Әмма хәзер мәхәббәт җимешен – сабыен ничек итеп үтерсен соң ул? Аның белән бергә сөйгәнен тагын бер кат үтерә түгелме?

Әле кайчан гына бик кыска тоелган җәйге төнне үткәрә алмый җәфаланды кыз. Сагыштан телгәләнгән, чарасызлыктан үрсәләнгән җанына тынычлык табар­га теләпме, гадәт буенчамы, телефоныннан «ватсап»ка кереп сөйгәнен эзләп тапты. «Кайда син, бәгърем?» – дип кабатлады аның иреннәре бармаклары хәрефләргә басып язган сүзләрне укып. Тик хәбәр китмәде... Акылы белән ахмаклык икәнен аңласа да, кат-кат бер сорауны җибәрде дә җибәрде. Тәмам ярсыгач, телефонын читкә ташлап мендәренә капланды.
– Зиннур!!!

* * *
– Зиннур!!!

Әллә йокысыннан уянып өлгермәгән, әллә төтенгә исергән Гөлнара ни булганын да аңламады. Бары тик аны эчке күлмәктән яланаяк карга чыгарып бастырган иренең кабат каршыдагы ут-ялкын эченә омтылганын күреп, кулларына ябышты.

– Китмә!
– Сөеклем, анда баба Дарья! Аны коткарырга кирәк! Мин хәзер, җаным! Мин тиз!

Зиннур шул сүзләр белән ут ялмап алган иске йортның ишегеннән кереп югалды. Ә берничә секундтан йорт түбәсе ишелеп төште.
– Зиннур! – дип кычкырды Гөлнара һәм алга ташланды. Тик кемдер аны биленнән кочып, кирегә тартты.
– Тукта, юләр! Аңа ярдәм итә алмыйсың! Тукта!

Ә калганын Гөлнара хәтерләми. Ушына килгәндә ул сырхауханәдә иде. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып килгәннәрен дә, авырлы булуы ачыклануын да аңа җиңгәсе генә сөйләде.
– Көмәнең зур түгел. Булса бер айлыктыр, диделәр.
– Әйе, бер айлыктыр. Нәкъ бер ай элек никах укытып өйләнешкән идек бит.

Гөлнарага хатын-кыз өчен иң зур шатлыкны һәм иң авыр кайгыны берьюлы күтәрергә туры килде. Әни буласын сөекле кешесенең кабере янында гына әйтә алды…

Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbat-iadkare-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын кайдан укырга? Бик ошады.

    Хәзер укыйлар