Ә буран котырганнан-котырды. Ирнең күңелендәге белән бергә кушылып, икеләтә көчәйде, шашты...
Хикәя
Ир-ат белән елына бер генә була торган хәл. Иләвенә таяк тыгылган кырмыска шикелле тузгыган чаклары. Кибетләрдә чиратта – шулар, базарлар ерып чыккысыз, чәчкә бутикларының тышында да торалар. Берәүләре ашыга- кабалана; икенчеләре, киресенчә, азык рәтләре арасында кайбер нәрсәләрне беренче тапкыр күргәндәй озак-озак текәлеп тора: әле берсен, әле икенчесен тотып карый да, ярдәм эзләгәндәй, як-ягын айкый. Күзләре аларган ир затларының артларына ут капкан! Аңлашыла инде – иртәгә бит Сигезенче март! Хатын-кызның ничек матур, акыллы һәм газиз икәнлеген белеп кала торган көне. Шуның өчен тырыша да инде эчендә җаны булган һәр ир җенесе. Шулар арасында Зиннәт тә. Әле аның да, супермаркет залларында адашып йөреп, тәмам арыган чагы. Уен эшме?! Биш хатын-кызга бүләк карап алырга кирәк. Биш! Һәм бишесенә биш төрле.
Нәкъ шушы көннәрдә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, буран котыра. Ел да шулай була ул, шушы бәйрәм җиттеме – табигатьнең җене куба да китә. Чыдап кына тор, март бураны башлана.
Апасын юл уңае кереп котлап китте. Бәйрәм көнне килеп йөри алмас, әле өйдәгеләренең күңелен күрәсе бар, әнисенә дә вакыт бүлү фарыз. Апасы үзе, ирле хатын, мөгаен, игътибардан мәхрүм булып утырмыйдыр, дип уйлап сугылды Зиннәт. Аларда да бәйрәм сулышы – анда-монда гөлләмәләр балкый.
– Бәйрәм белән, апа! – Зиннәт үзенә колачларын җәеп килгән апасына чәчкәсен сузды. – Укытучыга чәчкәне күп бирсәләр дә, монысы миннән булыр!
Зөлфия энесен түргә әйдәкләде, улы белән килене килгән икән, утырып алырга чакырды. Йөз сәбәбен табып чак ычкынды Зиннәт. Монда керсәң, калуың ярты төнгәчә дигән сүз. Бер татыды бит, сөйләшер хәбәре дә, хәтердәге кызыклар да табылыр – гел шулай була. Шунлыктан эшне кыска тотып, таю ягын карады, булыр әле кабаланмаганда килергә форсаты. Чыгып барган җиреннән кире борылды – пакетындагысын бирергә оныткан. Апасы рәхмәт әйтеп алгач та, кәгазь читен каерып ачып карады да кабаттан пакетка ымлады:
– Тегеләргә нәрсә?
– Тоже... бүләк. Үзеңнеке ошамыймы әллә?
– Ой, ошый! Ошый, әлбәттә. Тик... кызык бит... – Апасы балаларча беркатлана һаман.
Зиннәт аңа очларга бирмәде. Белә ул нәрсә әйтерен. Шуңа ашыгып тагын хушлашты:
– Ярый, ошагач. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне! Сау булыгыз!
Кайтып кергәнен өендә дә дүрт күз белән көтеп торалар. Өлкән кызы үзен тота алса да, бәләкәе ишек төбендә сикергәли иде инде.
– Урра-а! – дип сөрән салды ул чәчкәләр күренгәч үк. – Чәчкә! Безгә чәчкәләр!
Зиннәт, иелеп, гөлләмәләрен кызының кочагына күчерде:
– Ипләп тот, кызым, сындырып куйма.
Ул арада өлкән кызы, килеп, кулыннан пакетларын алды:
– Ой, әтием мин яраткан тортны алган! Рәхмәт!
Аш бүлмәсеннән хатыны күренде. Кызлары кебек сикереп төшмәсә дә, иренә канәгать карап тора:
– Килештергәнсең...
Нәкъ шушы мәлдән бу фатирда да бәйрәм башланды. Хатыны алып кайтылганны суыткычка урнаштырды, кызлары чәчкәләрне вазага утыртты, хәтта күңелле генә көй куеп җибәрделәр. Һәрберсенең күңелендә – Зиннәт тарафыннан бүлмәсенә кертеп яшерелгән төргәкләр эчендәге бүләкләр иде. Шулай да уйламаганда бер низаг та булып алды. Бәләкәй кызы гөлләмәнең иң җиллесен эләктермәкче булды. Моны күреп калган апасы тыйды:
– Розалар әнкәйгә инде, үзеңнекен уйнат!
Бәләкәй лалә бәйләмен хушсынып җитмәгән кече кыз шауламакчы:
– Юк! Иң зуры минеке! Синеке – бу! Анысын әнкәйгә бир! – апасына дигән хризантемаларга күрсәтә бу. Бәхәскә атаның үзенә дә тыгылырга туры килде:
– Бәләкәй гөлләмәгә кәнфитләр кушылган, шуңа аны Диләгә алдым. Динә апаңа, үзе яратканча, ак чәчкә, ә әниеңә – зуры.
– Балаларга роза бирмиләр, мондый чәчәкләр тик әнкәйләргә генә, – тип өстәде Динәсе.
– Юк! Алайса мин боларны алмыйм! – 7 яшьлек бала димәссең, тәки җайга килми. Шушы бер гадәте ошамый Зиннәткә кызының. Хәер, кызының гынамы? Үзләренең өлешенә канәгать була белмичә һаман янындагыныкына карыйлар, чагыштыралар һәм кәеф бозар сәбәп табалар инде. Ир мәгънәле генә итеп хатынына карап куйды, янәсе, кемнән өйрәнә алар моңа. Диләрә исә гауганы тиз генә уңайга бормакчы булды:
– Ярый, алсын. Ялыкканчы йөртер дә куяр әле.
– Эш андамыни? – Зиннәтнең тавышы җитдиләнә төште. – Бүген аны җиңеп алыр, иртәгә икенчесен...
– Ярар, баланың күңелен төшермә, алсын, – хатынының соңгы сүзе булды бу, залдан чыгып та китте.
Бәйрәм көнне Зиннәт барысыннан да иртәрәк уянды. Ашыгып кына чәй эчеп алды да кичә алып кайткан балыкка тотынды. Эштәге коллегасыннан өйрәнеп кайткан рецепны әтмәлләп карамакчы. Янәсе, балык тутыра. Ике сәгать чамасы изалады балыкны, әмма язып алганча итеп эшләп, тегеп куйды инде. Духовкага тыккач, шулай ук күчереп алынганнарны укый-укый, салат турады, аларны хәленнән килгәнчә бизәде. Ул арада балыгының вакыты җитте, алып караса, җитешкән азык төсле булып ята. Уртасыннан аз гына ертылып киткән китүен, дыңгычлабрак ташлаган, күрәсең. Карап тора торгач, анысының да җаен тапты ир, петрушка яфрагы белән шул урынны ябып куйды. Җиләк-җимеш, тәм-том куйгач, өстәле тагын да күркәмләнде, уртага кичә Диләсе яхшы гына тәпәрләп ташлаган гөлләмәне дә утыртып куйгач, бөтенләй бәйрәм табыны булды. Эшен тәмамлаган Зиннәт, хатын-кызлары уянганчы, әнисен барып күрмәкче булып, киенеп чыкты. Ул да көтеп утырадыр, әле бу, әле теге тәрәзәгә барадыр, токмач пешергәндер, итен суытадыр...
Чынлап, мондый шулпа әнисендә генә була. Каз, елкы, сыер ите кисәкләрен кушып, тәмле итеп пешерә белә. Катыклап эчеп алсаң – җанга рәхәт. Улының ихлас ашаганын куанып карап утырган Банат түзмәде, ошамасын белсә дә әйтте:
– Ачыккансың да соң, ашамадыңмы әллә?
– Иртәнчәк юк әле, тегеләргә бер нәрсә әзерләдем дә чыгып киттем.
– Төш булып бара, шуңарчы йоклап яталармы?
– Бәйрәм лә инде, әнкәй, йокласыннар, – Зиннәт әнисенең кайсы якка суктырганын белгәнгә, уңайга сыпыра.
– Ир карый белгән нәрсәме, баламны такы-токыда йончытып тота...
Ну, шушы әнисе! Ну, шушы бичәләр!
– Әнкәй, менә шушыны киеп кара әле! – Зиннәт өстәл артыннан җитез генә торып китте дә кыштырдык савыттагы бүләген алып китереп тоттырды. Банат әле артык олы төс кермәгән чыраен шундук язып җибәреп, капны ачты. Күпереп торган җылы камзулны ишек ягына алып барып бер селкетте дә ялт иттереп каерып селтәп иңбашына япты. Кием тубыкларынача төшеп, мул түшләрен, итләч беләкләрен каплап ятты.
– Әттә-тә! Ничек матур булды!
Зиннәт елмаеп карап кына торды. Әнкәсен куандырудан да әйбәт нәрсә бар микән?
– Кыйммәтме? – әнисе көзге аша сорады.
Зиннәт тагын да киңрәк елмайды.
– Тегеңә нәрсә алдың?
– Аңа плащ, – Зиннәт әйтте дә телен тешләде. Тик сүз ычкынган иде инде. Ул очып чыкты һәм туры сәпкә барып та тиде.
– Плащы бар ла инде. Тагын нинди монысы?
– Әнкәй, ну, нәрсәгә инде сиңа... Нинди икәнен карамадым, интернеттан заказ эшләгән, мин алдым.
– Котырттың инде, шашты. Ишшу бәләкәйләреңә дә ат хакына әллә нәрсәләр алгансыңдыр әле, – Банат кәефе үзгәрүен сиздереп, камзулын салып, урындык башына элде, кухняга үтте. Зиннәт аның артыннан иярде.
– Әнкәй, мин сине котлап китим дип килгән идем, әйдә, юкка ачуланышмыйк әле.
– Кыйраткансың икән...
Яңадан чәйгә утырдылар. Әнисе чәк-чәк чыгарды. Зиннәт тагын мактый-мактый ашарга тотынды. Аралары җайланып кына киткән иде, Банат тагын авызын ачты:
– Әнкәй белән бәйрәм көнен үткәргән юк инде, әнкәйне әз-мәз алдыйсың да китәсең, андый бичә булганда әнкәй нәрсәгә?..
Капканын йота алмый калды Зиннәт, тыгылды, чәчәде:
– Әнкә-әй! Ничек арымыйсың, ә? Ну, кил соң үзең безгә, сез үзара сыеша алмый дип, инде нишлим, гаиләмне аерыйммы, әнкәй?.. Ну, балалар килер төштән соң...
– Шул бичәнең алдына чыга алмадың инде, – Әнисе, гадәтенчә, тавышын басып кына иги.
Зиннәтнең ашау теләге сүнде, ул җыена ук башлады:
– Ачуланма инде, әнкәй, сез бер-берегезгә торырлык хатыннар, сезнең берегезнең дә алдына чыгып булмый. Так что, монда артта карап торган адәм – мин генә. Ярый, иртәгә килермен.
Әнисе, артыннан ияреп, ишеккәчә килде:
– Бер бәйрәм дип, бөтен зарплатаңны шуның куанычына тыктың инде, әйбит?
Зиннәткә моның кебекне ишетмәмешкә салышудан башка чара юк. Боларның барысын да чынга ала башласа, күптән чәче агарган булыр иде.
– Бәйрәм белән, әнкәй, авырма.
Чынлап, төш җитте инде. Кәефе тәмам бозылган ир, урам арасындагы «бөке»ләрдә көтә-көтә, ярыла язды. Транспортның мыжгып ятуына өстәп, бу бураны тагын! Чыгып бассаң, егып алып бара. Хет кушылып котыр! Шулай да үзен кулга алырга тырышты. Бүген бит бәйрәм, бүген ул башына күк җимерелеп төшкәндә дә елмаеп торырга бурычлы. Машинасын куйды да, бераз гына һава сулап торгач, өйгә керде. Гаиләсе торган, торган гына түгел... Зиннәт иртәнчәк кенә кәртинкә итеп киткән өстәленең калдыкларына карап алды. Соң... Ярый, шулай да булсын, ди. Ул бит әле бүләкләрен бирмәгән.
– Кызлар! – ир һаман пижамаларда көе диванда телевизор карап аунашып яткан кызлары янына үтте. – Бүләкләр кемгә?!
– О-о! Бүләкләр?! Миңа! Миңа! – Дилә диваннан туры атасы өстенә сикерде. Динәсе серле елмаеп утыра бирде. Шушы кызы хас үзе кебек.
Итен кисеп алсаң да, эндәшмәс. Нинди хәлдә дә елмая да куя.
Һәркем үз бүләген ачты. Бәләкәче – курчак, өлкәне электрон китапны күреп, «аһ» итеп алды. Хатынының плащын ванна ишегенә элеп китте, анысы душта икән. Шушыларны башкаргач, йокы бүлмәсенә кереп, киң караватка сузылып ятты да күзләрен йомды. Ярый, ничек тә бу көннең дә яртысын аударды, тагын яртысын ничек тә...
– Мин сине кайтмыйдыр, дисәм, – күзен ачып җибәрсә, плащын киеп, хатыны Зиннәт янындагы шкаф көзгесе алдында тора. Тә-әк, аның янындагы көзгегә килгән икән – димәк, бәйләнер сәбәбе бар...
– Ничек килешә! Нәкъ синеке булган бит, – дип, капыл омтылып, хатынының биленнән алды Зиннәт. Тик тегесе кулына сукты:
– Үзем сайлаганмын бит, килешә инде!
– О-һо! Монысы рәхмәте инде.
– Мин нишләп кием өчен собственный иремә рәхмәт әйтеп торырга тиеш? Бу – синең бурычың!
Тукта! Стоп, Зиннәт!.. Кызма! Тынычлык... бары тынычлык.
– Диләрә, давай, шаулама. Әйдә, бәйрәмне бозма. Берәр җиргә барып киликме әллә, кинога, кафега, ә?
– Мин сине әнкәңдә йоклыйсыңдыр дип уйлап өлгергән идем инде, бөтен дәртне сүндердең, кинога кызлар белән чыгам.
Ир кире караватка утырды:
– Әнкәйне дә котламый булмый. Бардым да килдем, өйдәмен бит. Әле башкача беркая да җыенмыйм. Сюрпризымны ашагансыз, хотя чак кына мине көтеп торырга була иде, бергәләп утырсак, ямьлерәк лә инде...
– Ә нишләп син таңнан әниеңә чаптың, гаиләңне котлап, шуннан соң барсаң булмыймы? Яки алдан кереп чыга да ала идең.
Чыгырыннан чыга барган ир һәр сүзен иҗекләп әйтте:
– Ул – синең каенанаң, аңа ихтирамсыз булма, хет, олылыгы өчен генә дә...
– Аның кебекләр әле йөгереп эшләп йөри, ул нишләп олы булсын? Минем белән сынашып, минем белән ярышып яши. Менә шушы плащны күрсен әле, иртәгә үк шундыйны ала бит ул.
Зиннәт урынына чалкан егылды:
– Ходаем, мине шушы бичәләрдән коткарчәле!..
Хатыны икенче бүлмәдә выжлатып чәч киптерә башлады. Диләсе тагын апасының бүләген талап гауга чыгарды. Шәрран ярып елый торгач, тәки талап алды, ахры, тынып калды. Хас әнкәсе, ошаса да ошар икән! Әллә картәнисе микән? Ничек атыйлар әле мондый холыкны? Көнчелме? Әллә холыксызмы? Кит, әнисен, хатынын, баласын алай дип әйтәсе дә килми шул. Ә тагын да шундый берне үстерсә, нишләр бу баш? Күтәрә алырмы?..
Зиннәт хатыны янына килде:
– Әйдә, өстәлгә утырып алыйк, котлап сүз дә әйтмәдем бит кызларыма.
Диләрә матур иренен чалшайтты гына:
– Безгә шул калган сүзләрдер инде.
Һе, сүзнең дә калганы була икән.
– Аңа нәрсә алып бардың?
– Камзул, – Ир инде ике кулын өскә күтәрер хәлгә җитте, тик җәзаламасыннар гына аны.
– Ул камзул белән кофтадан күргәзмә ачадыр инде.
– Хет, кибет ачсын, анысы безгә нәрсәгә? Диләрә, куегыз әле шул гадәтегезне! Дошманнармыни сез, ә?
– Абау! Аннан да шундый сәламмени? Мине чәйнәп кайтардымы?
– Диләрә!
– Миннән дә шундый ук сәламне алып бар! Почта кошы бит син!
Зиннәт башын иеп, бармак очлары белән басып тора бирде, аннары капыл ишек янына барып, өстенә, аякларына киде. Аннан хатыны янына кире кереп, колагына иелеп дигәндәй әйтте:
– Әлеге вакытта мин монда кала алмыйм...
– Әнкәеңә...
– Әнкәйдә дә мөмкин түгел! Сез мине икәүләшеп әпилкә вагы итеп бысып бетердегез! Мин китәм!
Бизәнеп утырган Диләрә чынлап аптырап китте:
– Кая?
– Теләсә кая! Урамга! Подвалга! Җәһәннәм тишегенә! Тик сездән еракка!
Ишекнең «шарт» иткәненә өйдәгеләр дертләп калды.
Нинди тормыш булды бу? Кешеләрдә, карасаң, бер тавыш юк сыман. Ә аның өендә – көн саен җәнҗал! Әнкәсе бер яктан, хатыны икенче яктан йолыккалап-йолыккалый. Аларга вакыты-вакыты белән апасы килеп кушыла. Баштан ук шулай булдылар. Әллә үзе урталык куя белмәдеме? Ә кайда соң ул урталык? Аңа бит аларның икесе дә, хәтта өчесе дә кирәк, өчесе дә газиз. Аларсыз дөнья сансыз. Тик нәрсә бүлешәләр соң алар? Анымы? Ничек итеп аны бүлешергә була? Зиннәт бит берсенә – ир, икенчесенә – ул, өченчесенә – энекәш! Аш ашка, урыны башка. Ничек аңламый шуны бу хатыннар? Әнкәсе олы, монысы яшь, икенчесе тегеләй дә, болай да була белми. Әйтеп аңлатып кара – менә бүгенге кебек...
Ә буран котырганнан-котырды. Ирнең күңелендәге белән бергә кушылып, икеләтә көчәйде, шашты. Җилгә аркасын куеп тора торгач, Зиннәтнең башына келт итеп бер уй төште: тукта, гаражына барсын да ятсын әле ул! Анда электр җылыткычы бар, туңып үлмәслек булыр әле. Машина белән чыгу хәвефле, юлда утыруы бар, дип уйлады да эре-эре адымнар белән турыга төште. Шәһәрне чыгып атлый башлаганда, көн эңгергә авышкан иде инде. Ярый, өч чакрымны, ни, караңгыга барып та керер. Әнә, алда иптәшкә берәүләр чайкалыша. Буранда аннан башка да йөрүчеләр бар икән. Ир, адымнарын кызулатып, юлчыларны куып җитте. Караса, ташбака тизлеге белән шуышучылар хатын белән бала икән. Тапканнар икәүләшеп кенә чыгар вакыт! Зиннәт арттан хатынның сумка бавына тотынды, тегесе куркып, капыл әйләнеп карыйм дигәнче, җил уңаена егылып та китте. Ул арада баласы чар-чор итте:
– Әнкәй! Әнкәй!
Ир аларны тынычландырырга ашыкты:
– Йә! Йә! Курыкмагыз! Мин ярдәм итим дигән идем! Миңа да шул якка!
Хатын сузылган кулга ябышып торды, битен каплаган капюшонын күтәреп карады:
– Автобус юк бит! Буран дип туктаттылар да куйдылар! Кеше нишләргә тиеш икән!
Зиннәт баш кына какты да баланы җитәкләп алып алдан төште. Шулай ярыйсы гына атладылар. Посадка сызыгына җиткәч, туктап ял итеп алырга булдылар. Артта калган хатын да, килеп җитеп, агач кәүсәсенә сөялде. Каккалап капюшонын артка этеп төшерде. Ниһаять, юлчысының йөзенә карап алды Зиннәт. Ике бите уттай янып торган яшь хатын. Хәлсез булып килсә дә, күзләре шаян карап тора. Зиннәттең чикә төкләренә сырылган карны сыпыруын карап, көлеп үк җибәрде:
– Арыдыгызмы? Эләкте бит безгә бүген! – Җил шавын җиңеп, кычкырышып сөйләшергә туры килә.
– Юк! Бирешмәдем! Менә егет кеше генә өшемәсә! – шулай диде дә малайны артына яшереп, ышыкка куйды Зиннәт. – Кайтып барасызмы?
– Әйе! Бүген эшләгән идем шул, пока туганнардан улымны кереп алып, азык-төлек җыйганчы, буран котырды да китте. Таксилар алмый, автобус юк, тагын өйгә кайтасы килә, бәйрәмдә кешедә утырып булмый ла инде. Ә сез?
– Мин... Мин дә.
Юлларын дәвам иттеләр. Тырмаша торгач, фонарьлы урамнарга килеп керделәр. Һаман бер уңайгалар. Килә торгач, төзелеп яткан өе тәңгәленә җитте Зиннәт, капка алдына таудай кар салган.
– Миңа шушында.
Хатын тагын капюшонын күтәрде:
– Ничек? Анда кеше яшәми лә инде!
– Ә син аны кайдан беләсең? – Зиннәт шаяруга борып котылмакчы.
– Беләм, чөнки мин ике йорт аша гына. Бу өй эшләнеп бетмәгән бит әле, ягылмый. Анда туңып үләргә уйлыйсызмы?
– Гаражда җылыткыч бар. Гыйнвар ае түгел бит, буран булса да, җылы...
– Кит, юкны сөйләмәгез! Әйдәгез безгә, әйдәгез! Шундый юл үтеп, хәзер сезне исәнме-юкмы дип уйлап утыра алмыйм инде!
Хатын сумкасын алырга да уйламый алдан китте. Ягъни ул хәл итте. Аннан бара-бара, һаман карап торган иргә борылды. Җитәгендәге малай да Зиннәткә күтәрелеп, текәлеп тора бирде.
– Йә! Тирләгәннән соң өшергә торасызмы?
Ир-егетләр теләксез генә иярде.
Ике яклы бәләкәй генә өйгә килеп тулдылар да, «һә» дигәнче җан өрделәр. Малай, берьюлы чишенгән һәм тамак ялгаган арада, телевизор кабызып җибәрде. Әнисе өстендәге калын комбинезоныннан чыккан иде, тал чыбыгыдай гына сылуга әверелде дә куйды. Тубыкларына төшеп торган толымы да бар икән. Хәзер толымлы хатын-кызны бик сирәк күрәсең.
Зиннәт өстен салып үтте дә үзен кая куярга белмәде. Кайдан ризалашты! Үзе аптырап, кеше аптыратып. Хатын аның хәлен үтәли күрә, ахрысы.
– Миңа шушы тавыкны турап бирмәссезме? Кулымның көче җитми.
Үзе бәрәңге әрчергә утырды.
– Бүген бәйрәм лә инде, берәр нәрсә ашаган булыйк.
– Әйе! Бәйрәм белән сезне! Исемегезне дә белгән юк... – Чынлап кызык хәлдә шул Зиннәт.
– Мәрьям мин. Ә сез?
– Зиннәт, диләр. Агаймындыр инде, яшь күренәсез.
– Ябык, бәләкәй кеше яшь кебек була шул, ә болай миңа 27 инде.
– Бигрәк картсың икән, – Зиннәт елмайды, – миңа 35.
Ачык хатын булып чыкты Мәрьям. Эшендәге хәлләрне сөйләп ташлады, көлгәндә чылтыратып көлеп алды, күңелсезләнгәндә дә аңлатма тапты. Зарланмады, берәүне дә хурламады, гади, җиңел итеп аралашты. Зиннәт аңа, бер илаһи зат кебек итеп авызын ачып карап торды да, капыл башына килгән уйдан дертләп, бармагын кисеп җибәрә язды:
– Ирең кайтадыр?!
Мәрьям дә каушады:
– Кайтырга... Юк ла ул...
– Сәпсимме?
– Ну, сәпсим инде... Үлгәненә дүрт ел хәзер. Илһамга ике яшь кенә иде...
– Ничек үлде? – Монысы нигә кирәк инде аңа, ну шушы телне!
– Авариядә...
Тынып калдылар. Эшләрен шым гына тәмамлагач, хатын барысын нәрсәләрдер белән бутап, тәмләткечләр сибеп, духовкага тыгып җибәрде.
– Берәр сәгать түзгәндә... аш була. Ә сез? Гаиләгез кайда?
– Өйдә, – Зиннәтнең нәрсәдер уйлап чыгарыр әмәле юк, алдашасы да килми.
– Кайсы өйдә, шушындамыни?
– Юк, шәһәрдә.
– Шәһәрдә? – Хатын текәлеп карап алды. – Хатыныгызны бәйрәм көнне калдырып киттегезме?
– Хатынымны, ике кызымны, әнкәемне... Вис ташлап киттем, – Ир хәтта кулын селтәп куйды.
Мәрьям аптырады:
– Алай итәләрмени?..
Зиннәт аны капыл бүлде:
– Беләсең килсә... кайбер хатыннардан артка карамый качасы килә, вәт!
– Бәйрәм көн бит...
– Бәйрәм көнне ишшу да шәбрәк итеп качасы килә, белдеңме!
Бу сүзләрдән Мәрьям пырхылдап көлеп җибәрде. Ирнең аңлатмасы да балаларча килеп чыкты шул. Ахырда үзе дә көлде.
– Аюдан качып бүрегә юлыктың ату!
– Артык бүрегә ошатмыйм әле мин сине. Бүреләрне... аларны әллә кайдан таный алам.
Моннан ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең бу дөньяда барлыгын да белмәгән ир белән хатын бик озак сөйләшеп утырды бу кич. Әледән-әле хатын челтерәтеп көлде, ир ихласлап аңа кушылды. Бала араларында кушылып йөрде дә, ашап алгач, йоклап китте, Зиннәт белән Мәрьям чәй өстенә чәй яңартып, сүзгә сүз ияртеп, хәбәргә хәбәр ялгап, сиздерми генә сынаулы карашлар белән алмашып, җайлап төн уртасын, аннан таңны каршылады. Шушы төндә үзе өчен яңа дөнья ачты Зиннәт. Үчекми, зарланмый, көязләнми, киресенчә, көлә, шаяра, зарланмый торган хатын-кыз дөньясын. Нечкә генә иңнәренә төшкән ялгызлыкны да, улын да, тырмашып алып барып яткан шушы төзелешен дә бер йөк итеп түгел, гади яшәеш, гадәти көн итеп күрсәтә бит ул. Берәүгә дә үпкәсе юк, берәүдән дә көнләшми – шундый да хатын-кыз буламы икән?
– Бәйрәмне бергә үткәрдек, сиңа бер бүләгем дә булмады, гафу ит инде, – дип куйды Зиннәт таң сызыла башлаганда. Ниһаять, төне буе тузынган буран да арып егылган иде, ахры.
– Бүләк мөһиммени? – Йокысыз төн Мәрьямне арыткан, кичә дәваханәдә тәүлек эшләп чыккан бит ул, җитмәсә. Зиннәткә ул жәл булып китте.
– Ә нәрсә мөһим соң?
– Игътибар. Менә шушылай итеп аралашып утыру.
– Һе. Белмәгән идем. Аптырарсың сезгә – хатыннарга...
Бераз көн ачылуга, Зиннәт киенеп, урамга чыкты. Чолан ишеген чак этеп ачты – кар салган гына. Аннан кире кереп эндәште:
– Көрәгең бармы?
– Бар да... Ярый, мәшәкатьләнмәгез, соңрак үзем дә...
– Ярый, син ял ит, аз булса да, файдам тисен әле.
Колач ташлап ихлас эшләде Зиннәт. Төн йокламаган димәссең. Йөрәгендәге кичәге юшкыннар ачылып сөйләшкән саен кими-кими барып, эчке дөньясы ялтырап, чистарып калгандай булган иде. Үзен җиңел, яшь итеп тойды. Кайчан аның шулай якыннары белән аралаша алганы бар? Өйләнгәннән алып әнисе, апасы, хатыны үзара капма-каршы фронт ясап алды да, уртада аны калдырып, бәргәләделәр генә. Ачылып, нәрсәдер сөйләп кара аларга, хәзер нечкә җиреңнән алып, дошманнарына каршы корал итәрләр. Аһ, болар! Аһ, бу хатыннар! Ә монысы... Мәрьям соң нишләп икенче? Ул башка планетаданмы әллә? Нигә аның янында тыныч, җылы, рәхәт... Бар, белеп кара...
Урамны ялтыратып, тышка иркен юллар салып килеп кергәндә, Мәрьям улы янында мышнап кына йоклый иде инде. Аларга карап уйланып, озак кына ишек төбендә торды Зиннәт. Китәргә кирәклекне дә белә, бу җылылыктан аерыласы да килми. Күңеле бер, йөрәге икенче якка сөйри. Юк, кайтырга кирәк. Өйдә аны югалтканнардыр. Әнкәсе... Диләрәсе... инде бер-берсенә шалтыратып, үртәшеп-талашып арыганнардыр... Эзли башлаганнардыр инде...
– Рәхмәт сиңа, Мәрьям, шушындый булганың өчен, – дип пышылдады да, көлемсерәп, тагын өстәп куйды: – Рәхмәт сиңа, март бураны...
Ирнең әйткәннәрен хуҗаларының аяк очында йомарланып яткан песидән башка ишетүче булмады. Ул исә, «Шулай да була» дигәндәй, күзләрен хәйләкәр кысып карап калды.
Буран салган көртләрне ерып атлый Зиннәт. Бара-бара да артына әйләнеп карый, биек коймалар арасында теге кечкенә генә өйне югалтудан курыккандай карый. Кире килерме ул монда – юкмы? Үзе дә белми... Әмма инде хатын-кызның бураннан соң елмайган язгы кояш кебек була алуын, кайда ихласлык, яктылык яшәвен белә ул хәзер. Аның эрер, җылыныр урыны бар. Бар шул, ир күңелен үстерер, җәлеп итәр хатыннар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк