Логотип
Проза

Мәк чәчәге

Кайдадыр әтәч кычкырып куйды. Чү! Артыбыздан егетләр кайта түгелме?..

Дилбәр Исламова

Әй котырып биедек без ул көнне! «Ласковый май» группасы клубның астын-өскә китерә. Төсле музыкадан күзләр чагыла, ут әле кызыл иреннәргә, әле юка кофталарга, мини итәкләргә төшә. Куллар, аяклар нинди генә хәрәкәтләр ясамый, әйтерсең, рок-группа биергә чыккан. Өченчекөн Сабантуй иде, кунаклар, яшьләр күп кайткан авылга. Карале, барысы да таныш – егетләре дә, кызлары да. Безнең биегәнне күрсәң! Мин күңелләрне җилкендергән музыка астында хыялларга биреләм, күз алдымда – ак розалар... Дөрес, миңа Юра Шатунов ошый. Тик менә өченчекөн Сабантуйда мотоциклга сөялеп егетләр белән сөйләшеп торган солдат һич уемнан чыкмый бит. Хәрби кием ничек килешә үзенә, җитмәсә, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп та ала.  Беләм мин аны. Әнием аларның класс җитәкчесе иде. Шуңадырмы, ул мине мәктәптә һәрвакыт әниемнең исеме белән үртәп: «Әй, Сәрия апа!» – дип тә, «Үсеп буламы?» – дигән булып, чәчләремне җиңелчә тарткалап та китә иде. Ә мин аңа үпкәли идем. Бәлки, оялганмындыр да, арабыз да күп бит – 6 яшь. Гармунда сыздырып уйнавы белән үз моңнарына кушылып җырлавы, җитмәсә, оста биюче булуы аны башкалардан бер башка өстен итә иде. Тик, ни гаҗәп, ул барыбер гади, шаян-шук сүзле, көләч булып кала бирде. Берничә ел рәттән үземнең дә зурлар белән бергә концертларда чыгыш ясаганым булды. Әй, кая ул вакытта күз төшерү! Ояла идем лә егетләрдән! Клубка да иптәш кызларым кыстаганга гына быел җәй чыга башладым бит! Бии дә белми идем әле, кызлардан өйрәндем. Әнә, хәзер үзләре миннән өйрәнә, «зрә әрәм булып яткансың», диләр...

Сәгать төнге унике. Клубка яшьләр агыла, чыгуга җәйге кичнең салкынчарак һавасы бермәлгә тәнне җиләсләндереп ала. Клуб алдындагы мотоцикллар бер-бер артлы кабына. Авыл йоклый. Бу тавышка авыл күнеккән. Ә яшьләргә нәрсә?  Шау-гөр көлешеп авыл урамыннан атлыйлар. Әллә бакалар җырлый инде? Кәккүк тә кычкыра. Күрче, нинди матур төн! Якты төн!..

Кайдадыр әтәч кычкырып куйды. Чү! Артыбыздан егетләр кайта түгелме? Иптәш кызларым Гөлназ, Ләйсән, мин дә тын калдык.

– Кызлар, ник тындыгыз?

– Син сорамас микән дип.. – Моны мин әйттем. Ә ник әйттем, һич аңламыйм. Тукта, артыбызда бер генә егет калган түгелме соң? Кем соң ул? Чү, безнең белән бертигез атлый башлады. И Аллам! Ул түгелме соң? Кайсыбыз артыннан иярде икән, юньсез? Без бит өчебез дә бер өйгә – безгә кайтабыз. Әти-әни өйдә юк, аулак өй. Бергәләп чәй эчәбез, сөйләшеп ятабыз. Ә аннан талгын гына йокыга талабыз, ни әйтсәң дә, сикереп арыткан. Туктале, кем артыннан кайта икән ул? Ни гаҗәп, үз-үземне югалттым, горурлыгым өскә калыкты. Җитмәсә, аның белән икәү үртәшеп кайта башладык. Капка төбенә җиткәч, без өчәүләп йөгерешеп кереп киттек. Ул – безнең арттан. Йозакны ачмыйбыз: керер, янәсе.

– Әйдә, хуҗабикә, миңа чәй эчер инде?

Аһ, юньсез, аулак икәнне белә... Без баскычка тезелешеп утырдык.

– Ачкыч юк безнең. – Бу – минем беркатлы җавабым.

– Әйдә, эзлибез!

– Ә ул санлы йозак.

– Беләсеңдер ич саннарын?

– Юк, оныттым.

– Әйдә, искә төшерәбез?

– Барыбер искә төшмәячәк!

Җитәрлек үртәштек. Минем нәкъ тилеләнеп кызган чагымда гына:

– Синнән бер нәрсә хакында сорыйсым бар иде әле, – дип җитди генә әйтеп куйды.

– Соң, сора.

– Үзеңә генә әйтәсе идем.

– Кемнән оялган буласың инде? Әйт!

– Бик важный.

Кызыксынуым шул дәрәҗәгә җитте ки, бертуктаусыз: «Әйт! Әйт!» дип такылдыйм.

– Әйдә, әйтәм.

Без капка төбенә чыктык.

– Әйт инде. Мин тыңлыйм.

– Ә мин әйтмим.

– Әй, әйтмәсәң тагы!  – Үпкәләп кереп китмәкче идем, ә ул нәкъ капка турысына баскан.

Кулларын җәйгән дә:

– Менә керәлмисең инде хәзер, – дип, авызын ерып басып тора.
Юк, шулчак миндә берни дә калмады: үртәү дә, көлү дә, ичмасам тилелек тә. Әйтерсең шул минутта барысын юып алдылар. Капка төбендә – ул һәм мин. Ә капканың эчке ягында – Гөлназ һәм Ләйсән. Аларга рәхәттер... Менә, күп телләнсәң, шулай була инде ул, тор хәзер монда басып. Тиледер инде мин. Ояла башладым түгелме соң? Әле клубтан кайтканда: «Бу кичтә бары икәү генә булсак иде...» – дип кайта идем ич. Йә, Ходай, ник калдырдың безнең икебезне генә? Аның каршымда басып торуы рәхәт тә, газаплы да. Мин, тел бистәсе, сүз табалмый тилмерәм. Барысын да оныттым. Әллә мин аңа гашыйк инде? Ярату әллә шулай була микән?

– Син үсеп, үзгәреп беткәнсең... Мин сине Сабантуй көнне, яшермим, танымадым...

Сабантуй көнне... Әллә йөрәк өзелеп төшә инде...

– Син... бөтенләйгә кайттыңмы?

– Әйе. Син мине хәтерлисеңме соң? Мин армиягә киткәндә син әле кечкенә идең бит...

– Син мине мәктәптә һәрчак үрти идең.

– Үртәмичә түзеп буламы соң? Синең шәмәхә тасмаң белән үрелгән чәчләрең үзләре мине чакырып тора диярсең... Сәрия апа миңа шуклыгым өчен тәртипкә «ике»ле куя иде.

– Алай түгелдер. Китабың булмагандыр, дәфтәрең өйдә калгандыр. Белмәгәнсеңдер...

– Әйтимме син нинди сумка белән йөри идең? Кырыйларына светофор утлары төшкән яшел сумка. Ул сумкаңны мин бер тапкыр күтәрешеп тә кайткан идем.

– Каян хәтерлисең шулай?

– Син икенче рәтнең өченче партасында сул якта утыра идең. Шулаймы?!

– Әйе! Кызык, әллә гел мине күзәтеп йөрдеңме?

– Классыбызга ни өчен керә бу дип бер дә уйлаганың булмадымы әллә?

– Юк...

Ул мине гаҗәпләндерде. Озакламый таң атар. Җиләс җил исә. Иптәш кызларым мине югалтканнардыр, инде йоклыйлардыр. Никтер күзгә йокы керми. Ул минем каршымда. Хыялларга чумам. Без һәрвакыт бергә булырбыз төсле. Бүгенге төн – үз бер могҗиза. Әй, егет, син беләсеңме мине беренче булып озатканыңны? Беләсеңме ниләр уйлаганымны?

– Синең үбешкәнең бармы?

Әллә уйларымны сизде инде? Оялам мин бу сораудан, җаваптан.

– Бар, – дидем, алдадым. Аның иреннәре иреннәремә кагылуга, мин тагын барысын да оныттым.

Миңа ул төнне йокы кермәде. Таң атуга бакчага чыктым. Чү! Бакчабыз түрендә мәк чәчәк аткан түгелме соң? Үткән ел аның чәчәк атуын шундый зарыгып көткән идем бит. Ничек чәчәк янына барып җитүемне, кулларым белән аның таҗларына кагылуымны үзем дә белмим. Яңа гына явып үткән иртәнге яңгыр аның зур нәфис таҗларына берничә тамчысын элеп калдырган. Бакчабызның быелгы беренче чәчәге ул. Мине хисләрем, уй-хыялларым, сафлыгым – таң алдыннан мәк чәчәге булып аткан.

Фото: Л. Маликова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар