Логотип
Проза

Кызыл итәк

Лариса Марданова – талантлы удмурт язучысы. Ул 1976 елда Удмуртиянең Алнаш районында, Югары Асан авылында туа. 3 нче класста ук беренче мәкаләләрен яза. 1997 елда Удмурт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, аспирантурада укый, Удмуртия Язучылар берлегендә эшли. Ижевскида яшәгәндә фольклор, әдәбият белеме белән мавыга, яшь журналистларның остазы була. 2003 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында Югары әдәби курсларда белем ала. Шигырь, хикәяләре башкорт, чуваш, карел, белорус, швед, эстон телләренә тәрҗемә ителә. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итә. 2026 елда рус телендә «Игры бабочек» китабы басылып чыга. «Удмуртларда күбәләк – яңалык, үзгәрешләр символы. Китап укучылар тормышында да һәрвакыт матур үзгәрешләр булып торсын», – ди автор.

Лариса МАРДАНОВА

 

Вера йоклый алмыйча боргаланып ятты. Тагын Рая күз алдына килеп басты. Үзенең яңа итәгеннән.

Кызык, итәге турымы, әллә клёш булып киңәеп киткәнме? Бер генә төстәме, әллә аңа вак чәчәкләр төште микән? Верага соңгы вакытта вак шакмаклылары ныграк та ошый әле: матур да, модада да. Ләкин соңгы тапкыр үзенә яңа киемне кайчан алганын да онытты бугай инде.

 

Авылдан ничек чыгып качканын исенә төшерде. «Катя белән Ростовка, Марья апаларга киттек», – дип, әнисенең сеңлесенә җыенып чыгып китүен газета читенә химик карандаш белән генә записка итеп сырлап калдырган иде бит. Күзләренә ак-кара күренмичә, дус кызы белән трассага чаклы җиде чакрым чабулары әле дә күз алдында. Бертуктаусыз әйләнеп карый-карый йөгерделәр бит: ачудан ярсыган әти-әниләре арттан куа чыкмагайлары, кире бормагайлары дип курыктылар.

 

Ә бит әти-әниләр үзләре гаепле. Вераның шулкадәр сатучылыкка укырга китәсе килде, сельпода әтисе кебек эшлисе килгән иде аның. Әтисенең өстенә чыкканын онытмаган әнисе кызына йодрык кына күрсәтте:

 

– Шул гына җитмәгән иде! Башта сыер алырлык акча эшлә, сыерны кибет артына бәйләп куярсың. Растрата була-нитә калса, кирәге чыгар. Безнең өйдә бер сатучы бар инде... – Әнисе, артыкка китте бугай дипме, бер тын дәшми торды да: – Әнә фермага сыер саварга бар. Анда бозау караучылар да кирәк, – дип, сүзен түгәрәкләде.

 

– Рая, димәк, артистка булачак, ә мин сыер савучымы? Булмый гына торсын әле! Барыбер сатучы булып эшләячәкмен!

 

Әнә шул хәтер калудан әти-әнидән ераккарак китү һәм зурларча тормыш башлау идеясе туды. Ә кая китәргә? Белгән юк... Марья апа янына барсаң гына инде. Узган җәй кунакка кайткач, үзләренең Ростов ягын җылы, матур дип мактап сөйләгән иде; совхозлары да өлкәдә иң алдынгылардан икән, эшчеләрнең хезмәт хакы да ярыйсы ди…

 

Кызлар попуткага утыргач кына тынычландылар. Кырык чакрым чамасы юл узгач, тимер юл станциясендә төштеләр, Мәскәүгә чаклы билет алдылар. Ярый әле Катяның әнисе юлга акча бирде. Вера колхозда июнь ае буе төрле эштә йөрде. Әнисе шушы көннәрдә Вераның акчасын алыр – бурычын кайтарыр.

Поездда Вера бөтен нәрсәгә шаккатты: йоклау урыннарына да, ап-ак, чип-чиста урын-җиргә дә, чәй ташучы проводницаларга да…

 

Мәскәү иртән иртүк кызларны үз кочагына алды. Кич Ростовка китәсе поездга билет алгач, кызлар вокзал тирәсен әйләнергә булдылар. Ерак китәргә курыктылар – адашып калсыннар тагын. Болай да көн буена карарлык әйберләр күп иде. Биналар, фонтаннар, клумбалардагы чәчәкләр... Башкала морожныеннан да авыз иттеләр, мичкәдән квас та эчтеләр, эскәмияләргә утырып, әрсез күгәрченнәрне дә күзәттеләр. Мондагы кешеләр авылдашларына караганда матуррак тоелды. Ирләр костюмнардан, лакированный туфлиләрдән, кызлар кыска итәкле матур күлмәкләрдән, әллә нинди ят прическалардан. Авылда андый күлмәк кимиләр. Кыска итәкләрдән йөрсәң адәм көләр! Прическа турында әйтәсе дә юк. Толымлап үрәләр йә артка төйнәп куялар. Көне буе яулыктан йөргәч ни!..

 

Марья апа болын кадәр иркен өендә өйләнмәгән улы белән яши икән. Кызларга аерым бүлмә бирде. Ике көннән Вера белән Катя совхозга бозау караучылар булып урнаштылар. Әлбәттә, өлкәннәр күзәтүе астында эшләячәкләр. Бала-чагага шундый җаваплы эшне тапшырмыйлар бит инде.

Терлекчелек комплексы кызларны зурлыгы, чисталыгы белән таң калдырды. Бу инде хатын-кызлар аякларына резина бутыйлар киеп, көянтәгә сөтле чиләк асып, сәнәк күтәреп йөри торган авыл фермасы түгел – бөтен нәрсә автоматка көйләнгән: товарлыклы-сөтчелек фермасында сөт үткәргечләр, автосуэчергечләр һәм азык бушаткычлар, яңа туган бозауларга кечкенә өйләр төзелгән. Эшне ак халатлар киеп кенә башкаралар.

Якты һәм коры комплекста эшләү Верага ошый иде. Хәтта сатучы булу теләге дә ничектер бик тиз онытылды. Кулы эшкә ятып тора иде. Җәйге каникул вакытында колхоз фермасында сыер савучыларны ялга җибәреп эшләү тәҗрибәсе ярап куйды.

Бер ел сизелми дә узып китте. Бар да әйбәт кебек үзе, тик Катя да кайтып киткәч, Вера моңсуланып калды, туганнарын сагына башлады. Җитмәсә, менә Раядан хат алды бүген. Матур почеркы белән өй хәлләрен тасвирлаган, бер елдан училищега укырга керергә җыенуын язган, үзенә бик матур кызыл итәк алуларын хәбәр иткән.

 

Әйе, Рая, ул итәге белән авыл клубындагы танцыларда иң матуры булгандыр, әлбәттә. Толя да, мөгаен, аның белән генә биегәндер...

 

Раяга рәхәт, әти-әни канаты астында яшәп ята, аңа гел яңа киемнәр алып торалар... Һәм ул туган якларны сагынуны, мичтән әле генә чыккан камыр ашларының борынны кытыклавын, йокылы-уяулы сыерларның иртән иртүк мөгрәп көтүгә китүләрен юксынуны бар дип тә белми...

 

Төшке аш җиткәндә, Вера эштән кайтышлый почтага керде.

 

– Әйтегез әле, Удмуртиягә – Ижауга хатлар ничә көн бара? Миңа бик тиз барып җитүе кирәк! – дип, күңелендәгесен ярып салды.

 

– Алай бик ашыгыч булгач, телеграмма җибәрә аласыз, – диде ак кофталы кыз. – Сезгә нидер булдымы әллә?

 

– Әйе, булды...

 

Вера телеграмма бланкысын тотып, читтәге өстәлгә китте. Ручка алып яза башлады.

 

«Кадерле әнәй һәм әтәй! Мин сезне бик-бик сагындым. Сездән башка миңа ничек авыр икәнен күз алдына да китерә алмыйсыздыр. Зинһар, монда килегез. Сезне кочаклап үбәсем килә. Әгәр сез килмәсәгез, үзем кайтыр юлга чыгам».

 

Өстәл яныннан торып, Вера тәрәзәчеккә килде һәм телеграммасын сузды. Ак кофталы телеграфистка текстны елмая-елмая укыды, ә ахырдан тыела алмыйча кычкырып ук көлә башлады:

 

– Сез нәрсә, үз гомерегездә беренче тапкыр телеграмма җибәрүегезме әллә? Бик кыска итеп иң кирәклесен генә язалар, мәсәлән, «сагындым килегез» дип. Тагын шунысы да бар – өтерләр куелмый!

 

– Ә ул чакта алар чынлап та килерләрме соң, өтерләрсез генә язгач? – дип сорады Вера ышанмыйча.

 

– Мин бит белмим сезнең ситуацияне. Бәлки, килерләр... – диде кыз көлүдән туктап.

 

«Сагындым килегез» дип язды да Вера, телеграмма өчен акчасын түләп чыгып китте.

Берәр атнадан соң әтисе килде. Вера аның тавышын баскычта туфлиләрен салганда ук ишетте. Колакларына ышанмыйча, атылып өйгә керде, бер секундка гына бусагада тукталып торды да мизгел эчендә уктай әтисе кочагына ташланды. Туган йорт исе аңкып торган кытыршы яңакларыннан берничә кат үпте. Кара инде, әтисен әле бер тапкыр да ко-чаклаганы, үпкәне булмаган икән бит аның! Хәтта әнисен дә. Кайчандыр, сабый чакта кочаклаганы да булгандыр, бәлки. Тик алары инде истә дә калмаган. Ул гаиләдә иң олысы булып, аның артыннан бер-бер артлы туган тагын алты бала үсә иде. Иң бәләкәчләренә 3 кенә яшь. Үзен белгәннән бирле, әти-әни назы гел шул төпчек балага эләкте. Ә Вера – булышчы, аннан башка бер эш тә бармый. Гәүдәгә артык зур булмаса да, теләсә нинди эшне олылыр белән бертигез башкара торган булды.

 

Марья апасы табын әзерләде: ростовча гуляш, тәмле борщ, яшелчә салатының хуш исе бөтен өйгә таралды.

 

– Әти, син мине алырга килдең бит, әйеме? Иртәгә өйгә кайтып китәбез болай булгач! – Вераның сагынуы чиктән ашкан, ул өстәл янында тыныч кына утыра алмый кыбырсый һаман. Берничә тапкыр инде әтисен арттан кочаклап алырга, аның чәч исләреннән үк үзен өйләрендә сыман хис итәргә талпынды. Бүген шулай иркәләнергә дә ярыйдыр. Шулкадәр якын, сагындырган бит әтисе! Меңнәрчә чакрымнар үтеп, кызын алырга килгән. Тормышындагы иң бәхетле көндер бу!

 

– Иртәгә үк китә алмассыз әле. Совхоздан расчет аласың бар, – диде Марья апасы. Ерактан килгән кунакны шулай тиз генә җибәрәсе дә килми иде аның. – Бездә эшләгән көннәренә карап һәр кешегә бушлай шикәр, он, көнбагыш мае бирәләр. Алырга кирәк аларны. Аннары сиңа, Василий, монда халык ничек яшәгәнен, ничек эшләгәнен күреп китү дә кызык булыр. Ут капкандай ашыкмагыз инде, тагын кайчан киләсез әле...

 

– Әйе инде, шулкадәр ерак аралар узып килгәч, барысын да карап, әйләнеп чыкмый булмас. Эшләрне бетергәч, кайтыр юлга чыгарбыз. Кайтканда кызыма Волгоградны да күрсәтәсем килә. Бер-ике көнгә тоткарланганнан гына берни дә булмас. Мамай курганына барырбыз, бәлки, музейларга да керербез. Күчтәнәчләр дә аласы бар әле...

 

Икенче көнне Вера әтисен терлекчелек комплексы белән таныштырып йөрде. «Кара, болай да эшләп була икән бит», – дип гаҗәпләнде Василий. «Правда» газетасыннан укып, шундый совхозлар барын белә иде ул, әлбәттә, хәтта аклы-каралы фотографияләрне дә хәтерли, әмма чынлап та шулайдыр дип күз алдына да китерә алмый иде.

 

– Авылга кайткач, колхоз председателенә һәм бригадирга да сөйләрбез әле. Хезмәтне оештыру буенча безнең дә идеяләр бар, диярбез. Тик мондый ферманы үлгәндә дә күрәчәк түгел әле без, – дип авыр сулап куйды Василий.

 

Бухгалтериягә ул кызы белән бергә керде. Верага анда расчет кәгазен тоттыргач, Василий кызы өчен горурланудан тураеп ук басты: сельпода колхозга караганда күбрәк түләсәләр дә, гомерендә андый хезмәт хакы алганы юк иде бит аның.

 

– Ә сез нинди схема яисә формула буенча расчет чыгарасыз соң? – дип кызыксынды бухгалтер белемле Василий.

 

– О, коллега! – дип елмаеп, совхозның баш бухгалтеры кулын сузды.

 

Ике арадагы сөйләшү кичкә кадәр сузылды. Василий үзләренең артта калган кечерәк хуҗалыгы, искереп беткән салкын сыерлар торагы, заманында кулак итеп сөрелгән авылдашының бер якка авышкан өен контора итүләре, авылдагы башлангыч мәктәптән соң, балаларның кар-буранда, зәһәр салкыннарда, көзге пычракларда, кара явымнарда җиде чакрым ераклыктагы күрше авылга җәяүләп укырга йөрүләрен, һәр ел саен елга аша салынган күперне язгы ташу агызып китүен дә искә алды... Үзенең бухгалтер белеме белән халык өчен кирәкле бөтен товар булган кечкенә генә авыл кибетендә эшли алуына сөенде, попуткаларда барып, авылдашлары сораган әйберләрне районнан алып кайтуын сөйли. Бүген биредә күргәннәреннән хәйран калуын да яшермәде.

 

– Алай булгач, бәлки, безнең совхозга эшкә урнашырсыз? Белемле, укыган кешеләр безгә бик кирәк! Бергә-бергә менә дигән итеп эшләр идек, – дип, баш бухгалтер да салпы якка салам кыстыра.

 

– Хм... Мондый борылыш көтмәгән идем. Бәлки... Ләкин бу хакта хатын белән уртага салып сөйләшми булмас. Кайтыйм әле башта, киңәшик... Гаилә ишле минем, ә балалар тиз үсә ул. Сезгә яңа эшче көчләр дә булыр.

 

Көтелмәгән тәкъдим Василийны тәмам канатландырып җибәргән иде.

 

– Вера, ә син нигә үзеңнең шундый зур акчалар алуың турында бер дә язмадың?

 

– Зур? Ә мин зурмы, кечкенәме икәнен белмәдем дә. Марья апа кушканча, саклык кенәгәсенә күчерә бардым аларны. Акчаны азык-төлеккә генә тота идем. Вак-төяккә, киемгә киткәндер инде беразы. Ой, әти, Волгоградта миңа кызыл итәк алыйк әле? Бик киясем килә шундыйны!

 

– Ни телисең, шуны алырбыз, кызым! Син бай бит хәзер, бер ел эчендә әнә никадәр җыйгансың! – дип елмайды Василий.

 

...Волгоградта да булдылар, Мамай курганын да күрделәр, кибетләргә дә керделәр, бүләкләр, күчтәнәчләр дә җыйдылар.

 

– Ай-яй, никадәр сумка! – дип гаҗәпләнде перронда басып торган Витя абыйсы. Әтисенең энесе Виктор аларны каршыларга тимер юл вокзалына килгән иде.

 

– Монда әле барысы да түгел. Алып кайтканга караганда ике тапкыр күбрәген посылка итеп салдык. Багаж вагонында әле тагын капчыгы белән шикәр, он, көнбагыш, көнбагыш мае бар. Бай кәләш алып кайтам, кияү егетләре өзелеп тә тормас инде, – дип шаяртты Василий.

 

Элегрәк андый сүзләргә Вера үпкәләгән булыр иде. Бүген менә исе дә китмәде. Удмурт җиренең саф һавасын сулап, зәңгәр күккә, күзләренә төшеп җәфаламый торган кояшка карады. Бөгәрләнмәгән микән дип, итәген энә күзеннән үткәрде.

 

– Апай кайтты, Верка кайтты! – дип, эне-сеңелләре аның тирәсендә кайнашты.

 

– Миңа күлмәк алып кайткан! – дип шатланды Сима.

 

– Ә миңа – машина! – дип, аның борын төбендә уенчыгын әйләндергәләде Коля.

 

– Минем матур курчагым бар! – дип бөтерелде Надя.

 

Әнисенә дә, туган-тумачага да бүләкләр алып кайттылар. Вера кайту хөрмәтенә табында ниләр генә юк! Хәлвә дә, шоколад конфетлар да, зефир да бар... Кечкенәләр апалары алып кайткан бүләкләргә куанып туя алмады. Олыраклары, әдәп саклап, үзләрен тыйнаграк тотты, бүләкләрен мактанып күрсәтеп йөрмәде.

 

– Әйдә, итәгеңне күрсәт инде, – диде Вера, Раяга яратып карап. – Минеке кебекме? Әллә аннан да матурракмы? Хатыңда кызыктырып яздың: күз алдыннан һич китмәде шул итәк!

 

– Хәзер күрсәтәм.

 

Рая икеләнеп торды да өйалдына чыкты. Ул да булмады, кулына ниндидер чүпрәк тотып килеп тә керде.

 

– Менә... Яңа итәгемне киеп төнлә клубтан кайта идем, караңгыда сыер тизәгенә басып, аягым таеп китте. Егылдым. Кайткач та тизрәк шым гына кереп яту ягын карадым, юып маташмадым. Бөтенесе йоклый иде бит, өйдәгеләрне уятудан курыктым. Иртән юып карадым, таплар бетми генә. Көндез кабат юдым, икенче көнне – тагын... Нинди генә кер порошоклары, сабыннар кулланмадым! Юк, берничек чистарта алмадым. Хәзер минем итәк белән идән юабыз...

 

– Әйдә минем белән, – дип, Вера сеңлесен җитәкләп мич артына алып керде, ялт кына итәген салып Раяга сузды:

 

– Мә, ки!

 

Рая икеләнеп апасына карап алды, аннары бер сүз дә әйтмичә яңа итәкне киеп куйды... һәм «аһ» итте! Бу итәк шулкадәр матур: янып тора! Вера чөйдә эленеп торган халатны иңсәсенә салды, һәм алар мич арасыннан чыктылар.

 

Бу вакытта тәрәзә аша ачы итеп сызгырганнары ишетелде. Кызлар тәрәзәгә капланды.

 

– Ой, синең Толяң килгән! – дип шатланып кычкырып җибәрде Вера.

 

Раяның битләре алсуланды, күзләре серле балкыды. Апасын кочып сикергәләде.

 

– Мин тиз!

 

Инде ябылып бетә язган ишек артыннан Раяның яңгыравык тавышы кыңгыраудай чыңлады. Ай күрде, кояш алды кызны. Кызыл итәге генә җилфердәп калды.

 

Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе.

 

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар