Логотип
Проза

Көтермен дигән идең...-3

Буш экранга карап катып калган Камилнең күңелендә дә бушлык. Көнен дә, төнен дә истән чыкмаган, төшләренә кереп йөдәткән сөйгәнен үпкәләттеме?..

Ахыры. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/proza/kotarmen-digan-iden

                        https://syuyumbike.ru/news/proza/kotarmen-digan-iden-2

– Камилә... – Ноутбук экранында җанга якын йөзне күреп, Камил балкып елмайды. – Ничек хәлләрең, Камиләү?

– Менә синеке ничек? – Кызның йөзе үпкәле иде. – Кая булдың, ник берни дә әйтмәдең? Мин нәрсә уйларга тиеш?

Егет аптырап калды. Берни дә белми микәнни?

– Мәктәптә ниләр сөйлиләр? – дип, кызыксынырга ашыкты.

– Аптырыйлар инде... Беркем берни әйтми. Радим гына, «Качты куркак куян», дип, батыраеп йөргән була. Ул нидер белә, ахры. Ул, сине хәтта полициягә эләккән, дип сөйләде. Кемнеңдер телефоны югалган, аннан табылганмы соң шунда...

– Шуннан?

– Шуннан ни, оныттылар. Кемдә кем кайгысы инде! Бөтенесенең телендә БДИ, репетиторлар, чыгарылыш кичәсе... Ә мин нишләргә тиеш, Камил? Бер атна буе ни шалтыратмыйсың, ни контактта юксың!

– Менә шалтыраттым бит! – диде Камил, елмаеп.

– Син кайда әле?

– Күрше районда!

– Шаярасың... – Камиләнең тавышында үпкә сизелде. – Минем синең белән күрешәсем килә...

Егет җитдиләнде. Әйтерсең, аязып китәргә җыенган күк йөзен янә кара болыт басты.

– Ярамый, Камилә!

– Ник? Ни булды? Ник син миңа берни дә сөйләмисең? Агент 007 булдыңмы?

– Әйе, – диде Камил, җавап табылуга куанып. – Әлегә мин, чыннан да, «Агент-007», һәм безнең сөйләшкәннәрне дә дошман разведкасы сизәргә тиеш түгел... Шулай яхшырак булыр. Җитди сәбәпләр бар, Камилә. Бер очрашкач, мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, тик әле түгел!

Камилә боегып калды. Кашларын җыерды.

– Белмим инде, Камил... Әни дә сиңа каршы әллә ниләр сөйли. «Аралашма аның белән бик начар егет ул», – ди. Башта мин сине якламакчы булдым. Аңа барысын да аңлатырга тырыштым. Тик ул синең хакта ишетү белән, кызып китә. «Сиңа бәхет телим, ник шуны аңламыйсың, – дип тирги. – Укырга керерсең, шунда менә дигән егетләр белән танышырсың. Һич булмаса, әнә Радим белән дуслаш. Ичмасам, яхшы ата баласы», – ди. Ә минем Радимга әйләнеп тә карыйсым килми. Әнигә каршы әйтеп тә файда юк. Мин эндәшмим. Мин хәзер нәрсә уйларга да белмим, Камил.

– Камилә, минем хакта ниләр генә сөйләмәсеннәр, ышанма! – диде Камил, нык, ышанычлы итеп. – Тик минем аркада әниең белән дә тиргәшмә! Ул чынлап та сиңа яхшылык тели.

– Миңа нәрсә яхшырагын әни белән син беләсез бугай! Миңа караганда да! Ә миннән сораганыгыз бармы сезнең, «Ниләр уйлыйсың, Камилә, сиңа ничек ошый?» дип. – Камилә, дулкынланып, кызып китте. – Хуш!

Буш экранга карап катып калган Камилнең күңелендә дә бушлык. Көнен дә, төнен дә истән чыкмаган, төшләренә кереп йөдәткән сөйгәнен үпкәләттеме?

Их, барысына да кул селтисе дә, кош сыман очып кына кайтасы иде туган өйгә! Әтисе, әнисе янына. Туган йортны тирәләп-тирәләп очарга да Камиләләрнең ишек төбендәге каенга барып кунарга иде... Һәм ишектән Камиләнең күренгәнен көтәргә! Юк, әле төн бит. Йокларга әзерләнәдер Камилә. Аның тәрәзәсе төбенә килергә дә пыяла аша кызга күз салырга... Әнә ул төнгелеккә озын куе чәчләрен тарата... Урынын җәя һәм, ниндидер караш тоеп, ялт борылып, тәрәзәгә күз сала... Тик анда беркем дә юк... Тышта кара көз, караңгы, яңгыр...

Быел суыклыгы белән кешеләрнең теңкәсенә тигән кышны да, ялындырып кына атлаган язны да күрмәде-белмәде Камил. Элек тә көне уку белән үтә иде. Хәзер инде укуга башы-аягы белән чумды. Бар шатлыгы – уку һәм Камилә белән телефоннан, скайптан аралашу. Теләге бер: яхшы баллар алырга! Бирешмәскә! Аны котылгысыз усаллык белән китереп кыскан аяусыз чынбарлыктан шулай гына котылып булыр кебек. Һәм матур киләчәк хакындагы матур хыяллар белән генә! Көннәр үтә, үткәннәрне вакыт комы күмә. Аларга юл ябык. Үткәннәр хакында уйламаска! Аларны хәтер зиратына җирләргә дә киләчәккә атларга!

Химия белән биология фәннәре шулкадәр кызыклы! Ничек бу хакта элегрәк белмәгән! Әллә инде Фәгыйлә апасы шулай оста аңлатамы? Ярып кына сала. Юкка гынамыни аның укучылары ил күләмендә олимпиадаларда җиңеп чыга. Үзе – атказанган укытучы. Искерә төшкән шкафлары тулы китап, белешмә, сүзлек. Совет чорында ук чыккан әллә нинди яхшы-яхшы дәреслекләре бар, аларның күбесен Интернеттан да табып булмый хәтта. Репетитор булуын үтенеп, күрше районнардан киләләр. Үз предметы турында сөйли башласа, бөтенләй икенче кешегә әверелә. Калын күзлек артындагы зур яшел күзләре зурая, борын тишекләре киңәя...

Фәгыйлә апасының аскетларча җиһазландырылган йортының бүрәнә диварлары күзгә күренми башлый – Камил белем дөньясына чума. Элек аңлаешсызрак тоелган химик формулаларга җан керә, молекула, атомнар, күзәнәкләр терелә.

Камил хәзер шундый карарга килде: ул табиб булачак! Башка беркем дә түгел! Иң катлаулы белгечлекне сайлаячак – нейрохирургияне! Әтисенә дә ярдәм итә алыр, бәлки. Мәктәпнең каен аллеясында күңеленә күктән мәхәббәт иңә иде сыман, ә хәзер – гыйлем. Ул Мәскәүгә дә китмәячәк, Питерга да – Уфага укырга керәчәк. Камилә белән икесе бу хакта сүз ныгытып куйдылар инде...

...Тиздән БДИ мәшәкатьләре җитте. Камил имтиханнарны гаҗәеп бер тынычлык белән каршы алды. Соңгы арадагы вакыйгалар егетне чыныктырган иде. Ул хурлыклы, түбәнсеткеч хәлләр янында БДИ – вак мәсьәлә. Һәм ул каушамый-нитми генә сынауларны шактый җиңел генә үтеп, химия, биологиядән тестларны, ким дигәндә, туксанышар баллга бирә барды. Урыс теленнән генә сиксән сигез балл, ләкин бу да начар күрсәткеч түгел.
Документ оригиналларын Уфага, медицина университетына тапшырып кайтты да, конкурс нәтиҗәләрен көтә башлады. Биредә конкурс илдә иң зурлардан. Тик егет үзенең конкурстан үтәчәгенә ышана иде. Ул – беренче иллелектә. Аңардан көчлерәкләр, башка еллар статистикасын карасаң, башкала вузларын яулый. Шулай булды да, Камил беренче турдан ук үтеп китте. Димәк, ул беренче сентябрьдә студентлар сафында университет ишекләрен ачып керәчәк. Ачып керәчәк тә янә башы-аягы белән укуга чумачак.

Июль Фәгыйлә апасында үтте. Аның искерә төшкән йортында буйыйсы нинди урын бар, барысын да яңартып чыкты. Түбә калае тишелгән иде, аны алыштырдылар. Осталарга булышып йөри торгач, тегеләр аны үзләре белән эшкә кыстый башламасынмы?! Яшь кеше ни, куркып-нитеп тормый, түбә башына да маймылдай үрмәләп менеп китә, калай бөгәргә дә кулы ята. Ә ник бармаска? Җәй ахырына кадәр өч йорт, ике мунча түбәсе яптылар, кулына акча керде. Үзләренә атна аралаш диярлек кайтып, әтисен мунча кертешеп йөрсә дә, әнисе аның бик еш кайтып йөрмәве яклы иде.

Камилә белән очрашу һаман кичектерелә килде. Сентябрьне көтәргә, Уфада күрешергә карар иттеләр.

Камилә дә – булачак студент. Ул, әнисенең сүзен тотып, нефть университетының икътисад бүлегенә укырга керде. Аңа, кайда укыса да, барыбер иде, ахры. Әтисе дә, әнисе дә аңа карьера турында сөйлиләр, төрле чараларда катнашырга өндиләр. Мәктәп елларында әнисе аны музыка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр итте, спорт түгәрәгенә яздырды. Аның сүзен екмаска була, йөрде инде кыз. Тик Камиләнең укыйсы да, ниндидер баш әйләндергеч уңышларга да ирешәсе килми, аның кияүгә чыгып, хуҗабикә булып, матур-матур балалар үстерәсе генә килә. Һәм ул яраткан, җаны теләгән кеше дә бердәнбер генә. Ул – Камил. Аңа, Батталовның бердәнбер чибәр кызына, күпме егетләр күз атып йөри. Сукыр түгел, күрә, сизә. Үзенең килмәгән җире юклыгын да белә. Күрше Радим да, сукыр чебен кебек, күзенә кереп бара. Ул да нефть университетына керде. Шулай ук түләүле бүлеккә. Тәнәфестә, лекцияләрдән соң сәбәп табып та, сәбәпсез дә Камилә янына килә, нидер сөйләгән, кызны көлдерергә тырышкан була. Ләкин кызга Камилдән башка беркем дә кирәкми. Аны уйлап, таңы ата, аны уйлап, кояшы бата. Төшләрендә, хыялларында да ул, ул...
Әлбәттә, боларны ул әнисенә дә, әтисенә дә сөйли алмый. Камилнең исемен дә ишетәсе килми әнисенең. Күкерт кебек кабынып китәргә генә тора. «Әтисе кебек үк катыбаш ул», – дип, Камилне сүгә. Камилә әти-әнисе сөйләшкәндә, колак чите белән генә ишетеп калды: Камилнең әтисе Фәрит абый район прокуроры булып эшләгән чакта, Камиләнең әтисе белән икесенең арасында ниндидер зур конфликт булган. Әтисе Агыйдел буенда бик матур урындагы ничәдер гектар мәйданны бер депутатка бирдергәнме соң... Шул җирләргә ымсынып йөргән, ял йорты ачарга җыенган бер фермер прокуратурага шикаять язган. Прокурор эшне йомарга теләмәгән, зурга җибәрмәкче булган, әмма өлгермәгән – авариягә тарыган. Болар хакында сөйли башласа, әнисенең кәефе тәмам бозыла, нервысы куба.

Чынлап та, Камилнең әтисен бик каты куллы, үтә дә туры, законнан тайпылмаучы кеше булган, дип, әле дә сөйлиләр. «Чын прокурор» дигән кушаматы да бар. Әнисе аның хакында: «Юләр ул Фәрит. Дөньяны аңламады, закон куды, – ди. – Дөнья закон белән генә барса, дөнья да булмас иде!»
Камилә әнисе белән бик килешеп бетми. Аңа, мәсәлән, нәкъ шундый, туры, намуслы кешеләр ошый. Алдашуны җене сөйми. Камилне дә шул турылыгы, хәйләсезлеге өчен ярата бугай. Хәер, ул боларны әнисенә сөйләп, аны көяләндереп тормый.

Яхшыгадырмы, начаргадырмы – депутат үз уен тормышка ашырган: елга буенда хан сараедай ял йорты салдырган, җәйләрен гаиләсе белән шунда ял итеп яталар. Камиләнең әтисе белән әле дә бик якын дуслар, ярдәме дә күп тигән бугай. Камиләләр аны елына ике-өч тапкыр зурлап кунак итә, әтисе кунакны ауга алып чыга, Агыйдел буенда балык тотып, шашлык пешереп мәш киләләр.

Депутатның Альберт исемле ябык, озын буйлы, салам сыман сап-сары чәчле малае бар. Әнисе Камиләгә шуны димләп, мәш килә инде. Янәсе, яхшы ата баласы, Мәскәүдә укый, фәлән-төгән... Бернәрсәгә кытлык кичермәссең, Лондонда гына яшәрсез... Кызга боларның берсе дә, Альберт та кызык түгел. Төпченми дә, кирәкми дә. Ошатмый ул Альбертны. Һәм Альбертның да Камилә дип исе китеп торганга охшамаган. Ул – Интернет корты. Бөтен мавыгуы – компьютер уеннары! Әле үсәргә дә үсәргә аңа, кызлар кулын тотып караганчы!

Камиләнең үз кайгысы, үз уйлары, үз хыяллары. Алар исә бердәнбер кешегә барып бәйләнә – аңа, Камилгә! Бүген дә төшендә күрде аны... Бик матур яшел ялан, имеш... Ялтырап, чип-чиста сулы елга агып ята. Йомшак җылы җил исә, чут-чут кошлар сайрый. Аяк астында ком... Камилә яланаяк. Барысы да шулкадәр чын кебек! Камил – елганың бер, Камилә икенче ярыннан атлый... Күпер эзләп баралар да баралар. Тик күпме барсалар да, күпер табылмый. Камилә елганы йөзеп чыкмакчы була. Тик аның суы кинәт карачкыл төскә керә, үзе суык, тәнне корт чаккандай өтеп-өтеп ала. Камил аргы яктан кул селти, йөзе борчулы: «Юк-юк! Кермә суга!» – дип кычкыра. Кыз: «Ками-ил! Ками-ил!» – дип, аны чакырмакчы, боздай салкын суны ерып, аңа таба атламакчы була. Ләкин агым шулкадәр көчле, ә аяклар бүрәнәмени – аларны күтәреп тә, атлап та булмый!..
Бу төшне нәрсәгә юрарга? Тиз генә бергә була алмаслар микәнни алар? Ә Камил ник «Юк! Юк!» ди? Камиләне күрәсе, аның белән очрашасы да килмиме? Ник ул үзе Камиләгә таба атламый? Һәм аның, берни аңлатмыйча, хәбәр итмичә күрше районга китеп баруын ничек аңлатырга?

Күңелдән чыгарып атарга микән әллә аны? Беткәнмени егетләр? Нефть университеты – аларның оясы! Камилдән дә яхшырагы килеп чыгар әле, бәлки...
Һәм кызның күз алдына кечкенә чагындагы бер күренеш килеп баса. Алар әнисе белән ниндидер зур кибеткә барды. Камиләнең күзе иң өске шүрлектәге бер курчакка төште. Ул Камиләнең үзе зурлыгында иде. Күзләре зәп-зәңгәр, керфекләре озын. Алсу күлмәгендә купшы челтәрләр! Кыз, аңардан карашын аерып ала алмыйча, туктап калды. Үтенечле карашын әнисенә төбәде. Ә ул курчакны алып әйләндереп-тулгандырып карады да кире урынына бастырып куйды. Янәшәдәге кечкенәрәк курчакны күреп, елмаеп җибәрде:

– Менә монысын алганда да була, кызым!

Кыз, еларга җитешеп, баягы, үзенә ошаган курчакка үрелде.

– Юк, кызым, анысы бит бигрәк очсыз! Менә, карале, монысы нинди матур! Үзе кыйбатрак та, яхшырак та!
Камиләнең бу курчакка карыйсы да килми иде. Ләкин әнисе өзмәде дә куймады, үзе ошаткан курчакны сатып алды. Ул курчакка тиюче, аның белән уйнаучы булмады, ул, ятимсерәп, шкафның бер почмагында моңаеп утырды да утырды. Кыз, үсә төшкәч, үзе ошаткан теге курчакны эзләп, кибетләрне күпме генә әйләнмәсен, – ул аңа башка очрамады! Шуңа охшаганнары бар, тик менә нәкъ Камилә теләгәне юк! Ул матур курчак, мәңгегә тормышка ашмаячак үкенечле хыял булып, гомерлеккә хәтергә сеңеп калды.

Моңа охшаш хәлләр аннан соң да гел кабатланып торды. Йомшак күңелле Камиләгә әнисенә буйсынудан башка бер чара да калмый иде. Уенчыкларның да, киемнең дә иң яхшысын, иң кыйммәтлесен һәм үзенә ошаганын сайлады аңа әнисе. Алар кызының күңеленә ятамы-юкмы, анысын уйлап та карамады. Әле тагын шул хәл кабатлана түгелме соң? Юк, дип, үз-үзен ныгыта Камилә, җитәр, мин инде сабый бала түгел – үземә ошаганча яшәячәкмен!
Кулы телефонына үрелә. Озын нәфис бармаклар, ялтыр экран өстендә биеп, берчә үпкәле, берчә назлы сүзләр тезә башлый: –«Камил, Камилем!.. Сине ничек сагынганымны белсәң! Шундый нык сагындым, хәтта минем сиңа ачуым килә! Синең белән күрешәсе көнне ничек көтеп алырга? Ничек?»

Сагынуның исбатлавы булып, егет ягына җыр файллары, чәчәк рәсемнәре, смайликлар «оча»...

Озак та көттерми, җавап «хаты» килеп төшә: «Җаным, аппагым! Мин дә... Мин дә синең хәлдә...», «Без күрешербез бит, әйеме?»

«Һичшиксез! Уфага бару белән! Таш яуса да! Көт, сөеклем! Беренче сентябрьгә вакыт бик аз калды». «Телисеңме, мин такси алам да үзем синең янга киләм»?!

– Юк, Камилә. Бу хакта икенче көнне үк билгеле булачак. Киләчәктә бергә була алу өчен әлегә түзәргә, сабыр итәргә кирәк!

– Камил, ә син беләсеңме, безнекеләр өйгә ремонт ясадылар. Вентиляция уемына бер күгәрчен оя корып, бала чыгарган булган. Кузгаттылар инде үзләрен. Тик, әниләре, кеше кулы тигәч, балаларына әйләнеп тә карамады...

Тартмага салып, ашатып, үзем тәрбиялим!

– Әйе, – дип җавап бирә Камил. Ул бит хәзер – биология буенча белгеч. – Кошлар, җәнлекләр, хәтта кешеләр дөньясында була торган хәл... Фотоларын җибәрәсеңме?

– Син аңламыйсың! – Кыз аңа үпкәли. – Тагын китап сүзе сөйли башладың. Болар бит – чын, тере күгәрчен балалары! Күрсәң, шундый кызыклар! Инде ихатага чыгара башладым, очарга өйрәнәләр. Канатлары ныгыса, очып китәрләр дә ялгыз калырмын инде...

– Нишләп син ялгыз буласың ди, – дип юата аны егет. Әниең, әтиең бар, мин бар!

– Син бернәрсә дә аңламыйсың! – дигән җавап оча егет ягына, элемтә өзелә…

Фото: Анна Арахамия


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар