Логотип
Проза

Кояшым 3

Бу хәбәр аны шулай аяктан егар дип уйламаган иде Гүзәл. Өмет үлмәс дисәләр дә, үлә икән шул.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym

                            https://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym-2

Гүзәлнең бу хакта беркем белән, хәтта апасы белән дә сөйләшәсе килми иде. Игътибарлырак булып нишлисең инде?! Артыннан ияреп йөрисеңме? «Син хәзер кайда әле?» – дип, гел белешеп торасыңмы? Әйтте ди ул сиңа! Шалтыратсаң да алмый әле ул, йә басып куя. Соңга калып кайтканда да: «Кайда йөрдең бу көнгә кадәр?» – дия алмыйсың. Сорап караганы булды инде... Җавабы күптән әзер аның: «Синең кебек хөкүмәт эшендә эшләмим мин! 8 гә барып 5 кә кайта алмыйм. Мин күп мәсьәләләрне кич хәл итәм!»

Ул елны 8 Март алдыннан коллективлары белән кафега барганнар иде Гүзәлләр. Артык соңга да калып кайтмаган иде югыйсә. Энә өстендә утырган кебек утырды, болай да башкалардан иртәрәк кузгалган иде инде. Кайткач сүзе булыр дип. Алдан иренә әйтеп тә куйган иде куюын... Ә Равил барыбер өйдә зур тавыш чыгарды. 
– Әйт, кем белән бардың анда? Коллектив белән диюеңә гомер ышанмыйм! Сезнең хәерче мәктәпкәме кафега йөрү! – дип күзен дә ачырмады. – Әйт! Ул кешенең исемен әйт! – дип тәкрарлады. 

Нинди ир-ат ди?! Операциядән соң хатынының урамда җиргә генә карап йөрүен күрми микән-ни ул? 

Башта үзен бик тыныч тотты Гүзәл. Гаебең булмагач, нигә борчылырга? Акланырга сәбәп юк бит... Аннан ниндидер бер сизенү белән сизенә: иренең яратканга көнләшүе түгел бу. Башка сәбәп монда, Гүзәл әлегә аңламаган сәбәп. Подъездга бер чыкты Равил, бер өйгә керде. Кергән-чыккан саен бар көченә фатир ишеген япты: тәрәзәләр зеңгелдәп торды. Аннан кул күтәреп Гүзәлгә сугарга килә башлады. 

Шунда түзмәде, футболкасын күкрәгенә кадәр тартып менгезде Гүзәл.
– Менә кара – гарип бит мин! Кемгә кирәк булыйм?! Кем миңа кагылсын? Үзеңнең дә кагылганың юк бит – гарип дип саныйсың!

Иренең күзе бер мизгелгә генә аның күкрәкләренә төште, һәм ул шунда ук карашын читкә алды. Аралар шул көннән соң тагын да суынды. 

...Әлеге дә баягы тагын шул октябрь ае иде. Мәктәптә ана-аналар җыелышы иде ул көнне. Озаккарак сузылды. Күптән түгел классларында бер кызның кыйммәтле телефоны югалды. Әти-әнисе директорга кадәр барып җиттеләр. Чирек уртасында ата-аналар җыелышы җыюлары да шуның белән бәйле иде. Җыелышка директор үзе дә керде, аның урынбасарлары, кайбер укытучылар, укучылар да катнашты. Телефон гына табылырлык итеп югалмаган иде шул... Кем белә, бәлки ул аны мәктәпкә килгәндә юлда төшереп калдыргандыр? Бәлки беренче катта, гардеробта оныткандыр? Теге кызның әти-әнисе аның йөзенә бәреп: «Гүзәл Динаровна, сез гаепле! Классны кулыгызда тота алмыйсыз!» – диделәр. Балалар алдында әйттеләр... Директор да, ата-аналар да яклап чыкты чыгуын. Тик теге сүз, аткан ук кебек, йөрәккә килеп кадалган иде шул инде... Әле генә тәмамланган җыелышны тагын бер кат башыннан кичерә-кичерә өйгә кайтышы иде аның. Арыган-талган, ашамаган-эчмәгән килеш...
Равил белән ишек төбендә очраштылар. Ире өстенә курткасын киеп ята, аяк киемнәре янында зур чемоданы тора.

– Алдан әйтмәдең дә... Командировкага китәсеңмени? Юлга биреп җибәрергә ризыгым да юк бит, – диде Гүзәл ишекне ачуга.

Равил аның кайтуын көтмәгән иде, ахрысы. Ничектер югалыбрак калды.
– Командировкага түгел... Китәм мин синнән. Бөтенләйгә китәм... Малайларга әйттем, алар инде белә. Зурлар – аңларлар...
Кемгә китәсең?

Бу сорауны бирүен үзе дә сизми калды Гүзәл. Ире, ашыгып, чемоданга үрелде. Подъездга чыгып лифт төймәсенә басты да һаман да ишек төбеннән китмәгән хатынына таба борылды.
Минем дә гомерем бер генә! Сау-сәламәт хатын белән яшисем килә. Үпкәләмә...

Лифт ишекләре ябылды. Гүзәл аның беренче катка кадәр төшеп җитүен тыңлап торды. Менә урам ишекләре дә ачылып ябылган тавыш ишетелде. Шуннан соң подъезд тынып калды. 

Ярый әле теге сүзне кабатламады. Син бит гарип, димәде...
 
* * *
Көндәшлегә төн озын, диләр. Җиде ел эчендә төннәрнең төрлесе булды инде. Тәрәзә каршында басып торып таң аттырганнары да. Иртәнгә кадәр елап чыкканнары да. Тынычландыргыч дару эчеп кенә йокыга китә алганнары да... «Бу нинди бетмәс ярату?! – дип аптырый апасы. – Яратырлык кеше булса икән? Уч төбендә генә йөрттеме сине, кадерләп кенә тоттымы? Юк бит, юк! Ул ярату күптән нәфрәткә әйләнергә тиеш ләбаса!»

Андый чакта дәшми Гүзәл. Бу сорауга аның үзенең дә җавабы юк. Акылы белән барысын да аңлый, әмма шул акылга башбирмәс йөрәк бар бит. Равил беркөнне кире кайтып керер кебек тоела аңа. Ишекне үз ачкычы белән ачар да килеп керер. Аннан, берни булмагандай:
– Кая, ашарга берәр нәрсәң бармы? – дияр.

Бәхетсезнең кардәше бугай ул өмет! Булмас нәрсәгә ышану. Шулай инде, аның белән яшәү җиңелрәк: өмет өзелсә, үз күңелеңне тагын ни белән алдарсың? Иренең кем беләндер торганын белә иде ул, әлбәттә. Әмма шушы көнгә кадәр Равилнең: «Әйдә, аерылышыйк», – дигәне юк әле. Алар рәсми рәвештә һаман да ир белән хатын булып саналалар. Тик туйдан туйга күчеп йөргән теге шигырьдәгечә «ЗАГС биргән язу – кәгазь генә» шул...

Гүзәлне аяктан еккан хәбәрне кечкенә улы алып кайтты. Ял көнне дәү әнисенең хәлен белергә барган иде. Кайнанасы белән араларны беркайчан да өзеп бетермәде Гүзәл, улларына да гел әйтеп тора: «Барып йөрегез, сез килгәч куана ул – аның бит башка оныклары юк», – ди. Карт кеше янына гел барасылары килеп тормаса да, әниләре кушкач тыңлыйлар тагын. Пилмән ясап ята иде Гүзәл. Кайтуга кулын юды да шунда ук аңа булышырга дип өстәл янына килеп утырды улы. Аның кәефсез икәнлеген ишектән керүгә сизде, тик: «Нәрсә булды?» – дип сорарга ашыкмады. Улының гадәтен белә: бераздан үзе сөйләячәк ул. Бөккән пилмәнен куна тактасына куярга үрелгән улы белән бер мизгелгә генә күзләре очрашты.

Әни, хәзер бер әйбер әйтәм, әмма борчылма син, яме... Барыбер ишетәчәксең инде. Дәү әниләргә әти дә килгән иде. Теге хатыны белән... Аларның балалары туган... Әти миңа: «Кара, ул бит синең бертуганың», – ди. Мин карамадым... «Кечкенә балаларны яратмыйм», – дидем. Дәү әни янына инде башка барып йөрмәсәк тә була – карап куанырга оныгы бар бит…

Бу хәбәр аны шулай аяктан егар дип уйламаган иде Гүзәл. Өмет үлмәс дисәләр дә, үлә икән шул. Бер мизгел эчендә юк булды да куйды әнә. Димәк, Равиле инде кире кайтмаячак. Ир-ат олыгайган саен кечкенә баласы аңа якынрак була, диләр бит, аларны ташлап китә алмаячак инде ул. Хәер, китмәсен дә – ул бит анда хәзер кирәгрәк. Гүзәлнең уллары инде буй җитте – алар әтисез яшәргә дә өйрәнгән. Ә теге сабыйга әле әтинең иң кирәк чагы... Күңел әнә шундый каршылыклы уйлар белән туп-тулы. Дөньяның гына бер яме, бер кызыгы калмады. Кулдан эш төште. 

Апасы килә дә ачулана:
– Ялда бит син – бер көнгә булса да, авылга кайтып кил. Әти көтәдер. Әнинең үлгән көнендә зиратка да кайтмадың быел... Инде кайчаннан бирле өрәк кебек йөрисең – ялгыш бер елмайганың да юк. Һичьюгы тор да өеңне җыештыр! Кибеткә чыгып үзеңә берәр яңа кием ал. Кәефең аз булса да күтәрелер... Йә булмаса, яңа бер шөгыль тап. Фитнеска языл, берәр бию студиясе эзлә... Син бит кайчандыр биергә ярата идең. Ятма башка болай бөгәрләнеп, өстеңә карый алмыйм! Ир-атның ялгыз тора алмаганын беләсең бит инде. Кичә генә чыгып китмәде ләбаса ул ир синнән. Хатыны бала тапканга да шаккатарлык түгел. Үзең әйтеп торасың бит, бездән күпкә яшьрәк, дисең. Равилнең уллары булган белән генә түгел, ул хатынның да әни буласы килгәндер, – ди.

Сүз – тамчы ташны тишкәндәй тәэсир итә шул кешегә. Апасы гел кабатлый торгач, бер көнне җыенып сәүдә үзәгенә чыгып китте Гүзәл. Нәрсәдер эзлим дип тә түгел. Алай кирәк әйбере дә юк кебек. Күзгә берәр матур нәрсә чалынмый калмас әле дип кенә. 

Ходай адәм балаларын беркайчан да ташламый: хәсрәт утын өеп биргәч, аны сүндерерлек суын да җибәрә. «Су» дигәне Лилия булып чыкты. Укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында танышканнар иде алар. Шуннан бирле элемтәләрен өзгәннәре юк. Икесендә дә икешәр ир бала, хәтта яшьләре дә бер үк – сөйләшергә уртак сүзләр андый чакта чыгып кына тора. Малайларны дуслаштырырга тырышып карасалар да, анысы барып чыкмады, үзләре исә әллә нигә бер булса да, телефоннан хәзер дә аралашып торалар. 

Бер күлмәк бик ошады Гүзәлгә. Аны киеп карарга дип уйлаган иде, сатучы кыз тагын биш күлмәк китереп бирде. «Болары да сезгә килешергә тиеш!» – ди. Күлмәкләрнең берсе, чыннан да, Гүзәлгә үлчәп теккәндәй иде. Аның күлмәкне озак салмый торуын сатучы кыз, алыргамы-юкмы дип икеләнә, дип аңлады бугай.

– Монда урын кысанрак, әйдәгез, залга, зур көзгедән дә чыгып карагыз әле үзегезне, – диде ул.

Гүзәл аның артыннан иярде. Шунда – көзге алдында бөтерелгәндә килеп дәште аңа Лилия.
– Матур! Бик матур! Ике дә уйламыйча ал!

Соңгы вакытта дус кызлары белән аралашканы, үзенең эчендә нинди утлар януын берсенә дә сөйләгәне юк иде. Лилияне күрүгә, кинәт кенә барысын да аңа сөйлисе килде. Бушанса, җиңел булып китәр кебек. Күлмәк өчен акча түләделәр дә икәү кафега кереп утырдылар. Каһвә көткән арада юк-бар гына сөйләшергә өлгерделәр. Соңгы яңалыкларына күчә дә алмый калды – Лилия ашыга иде. 

– Йогага барасым бар, укытучыбыз дәрес калдырганны бер дә яратмый, – диде ул. 
– Йогага? – дип кабатлап сорады аннан Гүзәл. – Бер дә әйткәнең юк иде... Ошыймы? Миңа да әллә шунда йөрергә инде?

Берсекөнгә бергә барырга дип килештеләр. Очрашуга бер сәбәп тә булыр, шунда иркенләп сөйләшербез, дип уйлап куйган иде Гүзәл. Сөйләшә алмадылар.

Залдан алар өчәү чыктылар. 

Лилия белән Гүзәлгә бер ир-ат та иярде. Иярде дип, алар монда инде барысы да күптән йөрүчеләр – бер-берсен яхшы беләләр. Лилия белән араларында нидер бар бугай, мин монда артыктыр, ахрысы, дип барганда, ир-ат аңа дәште:
– Босоножкиларың шундый матур синең! Килүгә, дәрес башланганчы ук игътибар иткән идем инде. 

Гүзәл ни дияргә белми, югалып калды. 

Ирләрдән комплиментлар күптән ишеткәне юк иде инде. Ә монда исемен дә белмәгән ят кеше әйтә. Өстәвенә, «син» дип кенә дәшә. Якын иткән кебек...
– Гафу, мин бит исемемне әйтмәдем. Айдар булам!

Ә синекен беләм инде, Лилиянең дәшкәнен ишетеп калдым.

Өчесе дә рульдә булып чыктылар. Парковкага кадәр генә бергә бардылар да, өчесе өч якка кузгалып киттеләр. Лилия белән тагын сөйләшә алмадылар. «Әни авырып тора, тизрәк кайтам әле мин», – диде ул. Хәерлегә булсын...

Аннан соң узган ике атна эчендә «исәнме», «сау бул», диюдән башка артык бер сүз алышмадылар алар Айдар белән. Ә ул көнне...

Ул көнне залдан икәү генә чыктылар. Лилия дәрескә килмәгән иде. Әнине калдырып китә алмыйм, дип шалтыратты. Көн кызуы инде сүрелгән, кичке рәхәт һава төшкән. Урамга чыгуга, Айдар аңа:
– Ашыкмыйсыңмы? Әйдә, бераз йөреп киләбез, – диде.

Балалары үскән ялгыз хатынның ашыгыр җире бармыни аның? Өйгә, чынлап та, кайтасы килми иде әле Гүзәлнең. Сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, Кабан күле ярына ук барып чыктылар. Янәшә барган җирдән Айдар кинәт туктады да аңа таба борылды һәм кулларына үрелде.
– Гүзәл, әйдә, бер-беребезгә гашыйк булабыз!

Күптән болай рәхәтләнеп көлгәне юк иде. 
– Син аны ничек күз алдына китерәсең соң? Балалар бакчасындагы 5 яшьлек малай белән кыз түгел бит без!
– Ә мин чынлап әйтәм!..
– Болай гына гашыйк булмыйлардыр шул... Әйдә, дип кенә. Мәхәббәт күкләрдән иңәдер ул. Мин шулай уйлыйм...
– Әйдә дигәч, әйдә! Тыңла сүземне! Гашыйк булабыз! Алдан ук әйтеп куям: мин өйләнгән кеше. Әмма документта гына... Без инде күптән бергә тормыйбыз.

Гүзәл белән Равил кебекләр тагын бар икән әле. Әмма барысы турында да шулай ачыктан-ачык әйтүе барыбер ошады. Тик кемгәдер гашыйк булу турында уйлыйсы да килми иде әле. 

Машина ишеген ачып утыртканда көтмәгәндә Айдар аның битеннән үбеп алды. 

Барыбер рәхәт кич булды… Ә иртәгәсен дөньясы тагын җимерелде. Ишегалдына чүп түгәргә дип чыккан иде. Өченче катта яшәүче бер таныш хатын очрады. Аның ире Равил белән һаман да аралашып тора икән. Кичә күрешкәннәр, ул барганда Равил баласын коляска белән урамга алып чыккан булган. 

Шул бер җөмлә җитте. Ике малай үстереп, Равилнең ник бер тапкыр урамда коляска этеп йөргәне булсын! Андый нәрсәне бөтенләй белмәде. Ә хәзер әнә чыккан... Яшь хатыны кушканга гына түгелдер: теләмәгән эшен гомердә дә эшләтә алмыйсың аннан. Үзе өчен түгел, уллары өчен әрнеп елады да елады Гүзәл. Атна буе урынын да җыеп тормады. Бара да ята, бара да ята…

Ахыры: http://syuyumbike.ru/newhttp://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym-4s/proza/koiasym-4

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Харап инде, артыгын кылана. Күпме була сон ул ир диеп исярлянеп ятарга.

    Хәзер укыйлар