Логотип
Проза

Кояшым 2

Тән сызлавына түзеп була ла ул... Җан сызлавына дару юк!..

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym)


– Бигрәк шаулашасыз, кызлар! Сездә тагын нинди бәйрәм? Коридорның теге башыннан ук ишетелә тавышыгыз. 

Гүзәлне озата кергән шәфкать туташы палатадагыларны шелтәләп алды. Әмма үзенең моңарчы гел кырыс булган йөзе кинәт балкып китте – елмая ук башлады. Күренеп тора – яратып кына шелтәләве. Үзе артыннан палатага кергән Гүзәлгә, күзе белән генә ымлап, уртадагы буш караватны күрсәтте.

 – Кичә концерт куйгансыз икән… 
– Ишеттерделәр дәмени?

Гүзәл янәшәсендәге караватка утырган хатын бирде бу сорауны. Зәңгәр җирлеккә ак ромашкалар төшкән халат кигән, башына ак яулык бәйләгән. 55 яшьләрдәдер. Хәер, бәлки алай да юктыр. Хәсрәт кешене тиз картайта бит ул. Ә мондагылар барысы да хәсрәт диңгезендә инде... Күзләре бигрәк акыллы бу апаның. 

– Ишетелмичә?! Барысы да иртәдән бирле шуны гына сөйли. Бездә концерт куйганнары юк иде әле.

– Концерт дип… Нурияне җырлаттык менә. «Иртәгә кайтып китәсең, җырлавыңны башка ишетмибез», – дидек тә җырлаттык. Артистларың бер якта торсың! Без генә түгел, тирә-күрше палатадагылар да рәхәтләнеп тыңлады. Барысы да: «Ишегегезне ачып куегыз әле», – дип сорадылар.

– Ә бүген ни дип гөрләшәсез?
– Соң Нурия бит… Кайткач, ирен ничек җәзаларга икән, ди. Каршыларга соңга калды бит әле менә Илфаты. Уйлыйбыз-уйлыйбыз да, уйлап таба алмыйбыз! Нишләтсен икән ирен?
– И-и, ул ирдән дә канәгать булмасаң инде?! Мактап кына торырга кирәк андыйларны! 
– Юк, юк, мактамыйм әле менә!
Нурия дигәннәре тәрәзә буенда басып торган хатын бугай. Гүзәл аны башта берәрсе янына килүчедер дип аңлаган иде. 
– Ир-атны мактарга ярыймы соң?! Сез нәрсә?! Минем дәү әни гел: «Иреңне, кайнанаңны һәм киленеңне беркайчан мактама, алар һава торышы кебек үзгәрүчән», – дия иде. Әни белән бик матур торсалар да, гомерендә кешегә аның турында яхшы сүз әйтмәде. Хәер, начарын да әйтмәде анысы... Илфатның да кайчак кәефе кырыла. «Җылы сүзгә бигрәк саран син!» – ди. Мин түгел бит, дәү әни гаепле, ул шулай үстерде, дим. Нигә миңа үпкәләргә, аңа үпкәләсен!

Палатадагылар аңа кушылып тагын көлә башлады. Гүзәл генә елмаймады. Елмаерга хәл кирәк бит аңа. Теләк кирәк. Караваты да стена янында туры килмәде, ичмаса – борылып ятар иде дә, берсен дә күрмәс иде. Ничекләр көләселәре килә икән аларның?! 

– Ярый, танышыгыз менә – яңа кеше сезгә. Изге урын буш тормый, диләрме әле?!

Палатага аяк басуга: «Исәнмесез!» – дип исәнләшкән иде Гүзәл анысы, тик бая аны ишетүче булмады бугай шул. Тавышы да бик акрын чыктымы соң? 
– Гүзәл булам... Исәнмесез...

Һәркайсы үз исемен әйтеп чыкты. Шунда ук сорауга күмделәр: кайдан, беренче тапкыр ятуымы, балалары бармы, операция кайчан ясаячаклар... Боларның берсенә дә җавап бирәсе килми иде аның. Гомумән, сөйләшәсе килми. Көннәр буе гел сөйләп торган укытучы кешенең теле сыңар сүз әйтергә дә әйләнмәсен әле! Хәер, янып бетеп килгән шәмне кабат кабызып буламыни аны?

Аз гына җил исеп куйса да сүнәчәк бит инде ул – ничек-ләр итеп сакласаң да, аның инде гомере кыска... Гүзәл нишләргә белми аптырап торганда, яңа гына чыгып киткән шәфкать туташы палатага кире борылып керде.
– Рәфыйкова! Кан бирергә! 

Кире палатага керергә ашыкмады Гүзәл. Процедуралар ясый торган кабинеттан чыкты да, тәрәзә янына килеп басты. Карарга да бернәрсә юк – шәрә агачлар гына: бакча ягына чыга икән бу тәрәзә. Урамда тагын яңгыр башланган. Көзге яңгырның шул булыр инде аның: томалый да ала. Мондый көндә җылы өйдә утырсаң гына рәхәт шул. Китап укып... Соңгы вакытта китап та укып булмый. Азрак онытылып тормаммы дип, укый башлаган китабын берничә тапкыр кулына тотып караган иде дә, булмады. Күзләр – китап юллары буйлап йөгерә, укый да кебек, әмма берни аңламый. Уйлар – гел башкада... Карале, тагын елый түгелме соң? 

Янына кемдер килеп басты. Ромашкалы халат кигән теге хатын икән. Исемен Әлфия диде бугай. Үзе генә каласы килгәнне ничек аңламыйлар икән соң болар, Ходаем?! 

Берара икесе дә тәрәзәдән карап сүзсез генә басып тордылар. 
– Карале, коя гына... Күкнең төбе тишелгәнмени! Шушындый яңгыр яуганда урамда йөрергә яратам мин. Яңгыр яуганда теләгән теләкләр кабул була диләр бит. Өйдә утырсаң да Аллаһы Тәгалә ишетә инде ул сине, тик миңа яңгыр астында теләкләрем нигәдер тизрәк барып җитә кебек тоела. Аякка резина итек киям, өскә яңгырдан саклый торган плащ… Чыгып китәм берүзем. Безнең өй авыл читендә үк, урамда очрап: «Бу яңгырда кая киттең?» – диюче юк... Елга буйлап үзәннән атлыйм да атлыйм. Башта озак кына теләкләремне телим. Телләрем арыганчы... Аннан җырга күчәм. Шактый ерак киткән чакларым бар. Аның каравы, тынычланып кайтам. Ирем бу гадәтемне белә. Кайткан җиремә чәй кайнатып куя. Мәтрүшкә сала, каен җиләге яфраклары... Без аны сабагы, җиләкләре белән дә киптерәбез. И-и ул чәйнең тәмлелекләре... Кәрәзле бал да булса шуның янына... Башка берни кирәкми! Сөйләшми генә эчәбез. Ахырда ул миңа карап елмая башлый, мин – аңа. Рәхәт шундый...

Йөрәк кысылып куйды. Ә бит Гүзәл белән Равилнең әллә кайчан менә шулай кара-каршы утырып чәй эчкәннәре юк. Тәмләп, иркенләп, ашыкмыйча... 
– Синең язгы ташкынны күргәнең бармы, Гүзәл?

Ә ул аның исемен дә хәтерләп калган! Әллә кайчан белгән танышыдай сөйләшә.
– Авыл кызына охшагансың, беләсеңдер... Кайнап-кайнап, дулап-дулап аккан ташуны карап та торганың бардыр. Күпер өстенә басып күз алмый карап торсаң, ул берзаман сине бөтереп йота кебек тоела башлый. Шундый куркыныч! Анда эләксәң котылу юк кебек... Әмма ташкын уртасында калган кеше курку турында инде уйламый, Гүзәл. Моңа аның вакыты юк. Аңа бу гарасаттан ничек тә чыгарга, котылырга кирәк! Син дә үзеңне шул ташкын бөтереп алган дип күз алдыңа китер. Елап, үзеңне жәлләп утырырга вакытың юк хәзер. Ярга чыгарга кирәк! Көчеңне күз яшьләреңә әрәм итмә. Өйдә, ирең, әти-әниең, туганнарың янында елый ала идең, ә хәзер инде юк. Юатучы табылмас – барыбызда да бер хәсрәт... Үз-үзеңне кызганып елап утыру иң җиңел юл, әмма ул юл беркая да алып бармый. Ә сиңа, әйткә-немчә, ярга чыгарга кирәк. Һәм син чыгачаксың да! Медсестра күкрәгеңне алмаячаклар, ди бит. Белешкәнгә ачуланма, бәлки, ярдәм кирәктер дигән идем... Димәк, безнең арада иң кечкенә шеш синдә. Сөен!

Эчтә – күңелнең түрендә, чыннан да, нәни генә бер сөенеч кабынып алды! Ничә көнгә беренче мәртәбә. 
– Мин кереп чәй куя торам. Анализлар бирәсе булгач, син бүген иртән чәй дә эчмәгәнсеңдер әле. Кызым бик тәмле алма бәлеше пешереп китергән иде. Мүк җиләге белән. Андыйны, мөгаен, ашаганың юктыр. Ошаса, рецептын да язып алырсың...

...Палатадагы кызлар: «Монда бик тиз тоталар», – дигәннәр иде, дөрес булды – операцияне икенче көнгә үк билгеләделәр. Операцияне аңа укучысының әнисе үзе ясарга тиеш иде. Дөрес, Гүзәл аны бөтенләй белми диярлек. Беренче сентябрь көнне ике-өч сүз алышуны санамаганда. Азалия алар сыйныфына быел гына килеп кушылды. Уку елы башлануга узган беренче ата-аналар җыелышында да күренмәде әнисе. «Әти килә алмый, ә әни Мәскәүгә конференциягә китте», – дигән иде Азалия. «Тәҗрибәле хирург, кулы җиңел», дип әйтәләр. Анысын монда кергәч, палатадагылардан ишетте. Авыруларның берсеннән икенчесенә күчеп йөри торган сүз – дөрес булырга тиеш. 

Иртүк апасы килеп керде.
– Ачуланма, малайларны кайнанаңа илтеп куйдым, – диде ул. – Сөенеп алып калды, үзенекеләр ич... Өйдә ут йотып ничекләр утырыйм?! Үзем озатып калырмын, каршы алырмын. Сиңа да алай җиңелрәк булыр. Барыбер кичкә киләсе идем бит...

Аны күргәч, күзгә тагын мөлдерәп яшь тулды. Башка еламыйм, дип, үз-үзенә сүз биргән иде югыйсә. Нигә кеше дигәнең шундый икән – нигә аның башына иң элек уйның начары килә? Татар юрап китерер, диләр югыйсә. Күңелгә төшкәннең башыңа төшәчәген көт тә тор инде аннары...

Палатадагылар арасыннан Гүзәл операциягә иң соңгы керергә тиеш булып чыкты. Монда да чират... Апасы коридорны әйләнеп килде дә пышылдап кына: «Иң җиңел операцияләрне иң соңыннан ясыйлар икән. Сөен, димәк, синеке алай куркыныч түгел!» – диде. Шулай гына була күрсен, Раббым!

...Артта ишекләр ябылды: апасы шунда басып калды. 
– Аллага тапшырдык, сеңлем! Барысы да әйбәт булыр!

Гүзәл аңа җавап бирергә өлгермәде. Ашыктыралар... Операция блогының коридоры шактый озын икән. Һавасына кадәр башка. Менә хәзер: «Мин кире уйладым әле, операцияне ясатмаска булдым», – дип, борылып чыгып китсәң дә, сине беркем туктатмаячактыр, мөгаен. Һәрхәлдә, артыңнан берәү дә эзләп килмәячәк. Синең гомерең – аңа син генә хуҗа. Тик сайлау мөмкинлегең бар да һәм юк та булган очрак шул бу. Теләмәсәң дә, алга – билгесезлеккә таба атлыйсың... 

Операция залына керүгә, күзләре белән Азалиянең әнисен эзли башлады. Белгән кешене күрсә, эчтәге бу курку, калтырану аз булса да басылыр кебек иде.

Тик Миләүшә Марсовна күренмәде. Кереп җитмәгән әле, күрәсең. Инструментлар белән кайнашучы ике шәфкать туташы көлешә-көлешә нидер хакында сөйләшәләр иде. Тормыш туктамый: ул монда – яшәү белән үлем чиге узган урында да үз җае белән ага... 
– Рафыйкова, сезгә операцияне мин ясаячакмын!

Әллә кайдан пәйда булган хирург аның янына ук килеп баскан икән инде. Маскадан күзләре генә күренеп тора... Абау, бигрәк яшь егет бугай! Ә Миләүшә Марсовна кайда икән соң, ул бит: «Мин сезгә операцияне үзем ясармын», – дигән иде.
– Миләүшә Марсовнаның кызының туган көне икән. Иртәрәк сорап кайтып киткән...

Монысын ул әллә операция өстәлендә ятучы Гүзәлгә, әллә шәфкать туташларына әйтте.
– Башлыйбыз!

Баш очына кемдер килеп басты. 
«Азалиянең туган көне, димәк. Классташлары котладымы икән...» Уеның ахырына барып җитеп булмады... Калганын инде хәтерләми...

*  *  *
– А-а-а-а-а...

Каяндыр тоташ гүләү булып ишетелгән тавышлар бер якынаялар, бер ерагаялар. Баш чамасыз авыр: аз гына селкетсәң дә, янә ниндидер бер караңгылыкка чумар кебек. Менә ул инде тагын шул бушлыкка ава. Коточкыч зур булып тоелган баш үз артыннан сине тыңламаган гәүдәңне дә сөйри... 

Дөнья тагын бер мәлгә тына. Вакытның исәбе югала...

Ә аннан теге тоташ гүләү сиңа шактый якыная төшә. Кайбер сүзләр инде өзек-өзек аңга килеп ирешә башлый. 
– Сеңлем! Гүзәл! Йоклама...

Монысы апасы тавышы бугай. 

Үзе күренми, тавышы гына килә. Күрер өчен керфек-ләрне күтәрергә кирәк шул. Ә аларга әйтерсең лә таш бастырып куйганнар...
– Су-у-у...

Кипкән иреннәренә кемдер шунда ук юеш марля тидереп ала. Апасыдыр инде. Озаграк тотсын иде – эчәсе килүне тамчы да басмады бит. 
– Ярамый, сеңлем, әлегә күп эчәргә ярамый!

Гүзәл наркоздан тәмам айнып җиткәндә караңгы төшкән – палатада сөйләшүләр тынган иде инде.

Әллә йоклаулары, әллә йокыга китәргә тырышып ятулары. Барысы өчен дә авыр көн булды бүген. Шөкер, ул менә инде артта калды дисәң дә ярый. 

...Иртән палатага табиблардан иң беренче булып Миләүшә Марсовна килеп керде. Сәгать җиде тулып узган гына иде әле. 
– Хәлегез ничек, Гүзәл Динаровна?

Ашыгып керде – ашыгып чыгып китте. Күзгә туры карамыйча гына сөйләште. Әллә нәрсәгә ярсыган кебек иде ул. Гүзәл аның ни әйткәнен аңлады да, аңламады да. Күрше караватларда ятучыларның инде барысы да уянган иде, тик табиб артыннан палата ишеге ябылгач та беркем бернәрсә дәшмәде. Янына ук килеп утырган апасының кулларына чытырдап ябышты Гүзәл. Урындыкта, башын аның аяк очына салып төн чыкты бит – ул да суырылып калган.
– Апа, нәрсә диде ул? 
– Дөрес ишеттең, сеңлем... Күкрәгеңне бөтенләй алырга туры килгән...
– Син... Син кичә үк белгән идеңмени?
– Әйе... Чыгаруга әйттеләр... Шеше без көткәнгә караганда зуррак булды, диделәр.

Кулы әкрен генә өскә күтәрелде... 
– Беренче тапкыр үзеңә көзгедән карау гына бик авыр, аннары ияләшәсең, диләр. Кемнеңдер кулын, кемнеңдер аягын кисәләр – алар да яши әле. Без бит, Аллага шөкер, аяк өстендә, йөри, үзебез теләгән җиргә бара алачакбыз. Нәрсәдер тотып эшлим дисәк – ике кулыбыз бар. Күрергә – күзебез бар. Колакларыбыз да ишетә. Яшәрбез! Баш сау булса, башка бүрек тә табылыр. Мин иремә гел шулай дим. 

Урыныннан тормыйча, түшәмгә карап яткан килеш кенә сөйли Әлфия апа. Кешене юата белә инде бу апа, дипломлы психолог диярсең... 
– Ә син, Гүзәл, елыйсың килсә, бер елап ал. Без, хатын-кызлар, шулай инде, елап бушанабыз. Ә сиңа бушанырга кирәк хәзер. Елаганның – бер кайгысы, көлгәннең – биш...

Кичә генә: «Күз яшеңне сакла, үзеңне жәлләүдән тукта», – дип киңәш биргән иде. Ә бүген: «Ела!» – ди... Гүзәлнең ике күзеннән мөлдерәп аккан яшьләрен күреп әйтәме соң? Аның ягына карамый да кебек үзе... 

– Бер тапкыр еларга рөхсәт сиңа. Ишеттеңме, бер генә тапкыр! Без бу хәлгә барыбыз да әзер идек, ә син юк... Шуңа күрә генә бүген суган суы түгә аласың. Безнең онык шул суган суы дигәнне һич аңламый менә. Бабасы әллә ничә тапкыр аңлатып та карады. Хәзергеләрнең теле татарчага нигә ятмыйдыр, гаҗәп... Сезнекеләр дә шулаймы?

Бөтен палата оныкларның туган телдә нигә сөйләшергә теләмәвенең сәбәбен эзләүгә күчте. Гүзәлне «оныттылар»...

...Күкрәксез хатын-кыз читтән ничек күренә икән ул, Ходаем?! Кыш көне ярар – кием белән дә яшеренерсең, ә җәйләрен нишләп бетәргә? Күлмәгең астында берни булмавы әллә кайдан күзгә ташланачак лабаса. Җәйге эсседә, челләдә дә калын кофта кияргәме? Күкрәген алдырган хатын-кызлар бардыр бит инде, әнә бүлектә бөтен палаталар тулы... Ничек яшиләр икән соң алар? Нигәдер бу хакта моңарчы бер тапкыр да уйлаган булмаган... Гел кыенсынып, кимсенептер инде. Хәер, башта җәйгә кадәр барып җитәсе бар әле. 

Ә күкрәкләре матур иде бит аның. Бүлмәдәш кызлары да гел әйтә иде укыганда. Уртача буй, нечкә генә бил һәм туп-тулы күкрәкләр. Ике бала табып, аларны имезгәннән соң да матурлыгын җуймады алар. Бүлмәдәшләренең берсе – Пермь кызы Зәринә күкрәкләр турында сүз чыкса, гел Гүзәлгә карап: «Минем апа акушер булып эшли. Кечкенә имиле хатыннарның сөтләре күбрәк була дип әйтә ул», – дия иде. Кызлар кычкырып көләләр: «Әллә нәрсәләр турында уйлыйсың син, Зәринә! Безгә бала имезергә ерак бит әле... Көнләшкәнгә әйтәсең син!» – диләр... Күкрәккә сөтнең аз яки күп төшүе аның зурлыгына-кечкенәлегенә карамый бугай. Гүзәл әнә балаларының икесен дә рәхәтләнеп имезде. Малайлар бит әле – ашамсаклар. Шаулап төшә иде сөте... Участок педиатры барган саен: «Озаграк имезергә тырышыгыз. 2 яшькә кадәр...

Ана сөте имеп үскән бала сирәгрәк авырый. Сезгә дә шулай файдалырак – күкрәгегездә шешләр булмас», – дия иде. Әйе, булмас ди... Гел бер кагыйдәләр белән генә яшәсә тормыш буламыни ул?!

Равилгә дә ошый иде аның күкрәкләре. Матур сүзләргә саран ул, тик бик сирәк кенә булса да әйткәли иде бит. «Аларны мин генә күрергә тиеш!» – дия иде... Өйләнешкәннән соң ул аңа бер тапкыр да ачык изүле кофта яки күлмәк кияргә рөхсәт итмәде: «Күкрәкләреңнең матур икәнен беләсең син! Ирләргә күрсәтеп йөрмәкче буласыңмы?! Кызыксыннар дисеңме?» Күңелне рәнҗетерлек сүзләр таба белә ире... Юк, андый теләге беркайчан да булмады Гүзәлнең. Күкрәк чокырына төшкән карашларны җыеп йөрүче түгел инде ул. Артык ачык күлмәкләр кыз чагында да кимәде. Моны үзе дә бик яхшы белә Равил, әмма барыбер әйтә. 

Равил... Ни генә дисәң дә, ир-ат күзләр белән ярата шул. Инде менә аның алдында ничекләр чишенәсе булыр?! Бер мәлгә көзгедә үзенең шәүләсен күргәндәй булды. Сул як күкрәк урыны буш, аның урынындагы җөй шулкадәр ямьсез... Абау, Ходаем! 

– Ы-ы-ы...

Аяк очында утырган апасы ашыгып янына килеп басты.
– Авыртамы әллә, Гүзәл? Врачны чакырыйммы, укол салсыннармы?
– Юк, түзәрлек...
– Ыңгырашасың бит... Күзеңне дә ачмыйсың...

Тән сызлавына түзеп була ла ул... Җан сызлавына дару юк! 
– Кайт инде син, апа... Бар, кайт... Малайлар да сине көтәдер.

Тәрәз буенда ятучы Әлфия апа аларның сөйләшүен ишетмәмешкә салышты бугай. Махсус мәктәп узганмыни: ул нәрсәне ишетергә, ә нәрсәне «ишетмәскә» икәнен шундый яхшы белә. 

– Кызлар, минем Алия яза, барыгыз да тыңлагыз әле. «Әни! Кичә интернеттан укыдым моны, сиңа да языйм әле. Баксаң, амазонкалар яшәгән кабиләдә кызларның балачакта ук уң күкрәкләрен кисеп ала торган булганнар икән. Җәя белән уктан атарга җайлы булсын дип. Зарланмаганнар, шулай тиеш дип кабул иткәннәр. Моның өчен кәефләрен дә төшереп утырмаганнар. Әйдә, син дә елмай әле, әни!» Дөресме икән бу? Әллә Алия мине юатам дип кенә уйлап чыгардымы икән? Булыр, булыр, дөнья зур бит ул, без генә бакча артыннан ерак китмәгәч тә. Казанга барып кайту Мәккәгә барып кайту белән бер ич безгә. Алия күпме чакырып та, бер Камалга да килә алган юк менә. Сыер да саумыйм инде югыйсә, тик шул каз-үрдәкләрне ташлап чыгып китеп булмый барыбер. Аллаһы боерса, терелеп чыккач, иң беренче театрга барам әле. Билет ал, дип, кызга хәзер үк әйтеп куям... Карагыз әле, амазонкалар кемнәр соң алар? Гүзәл, син бит укытучы кеше, аңлат безгә – авыл хатыннарына!

Үз уйларың белән генә калырга өметләнмә дә бупалатада! 

Беренче перевязка вакытында күзен бер тапкыр да ачмады Гүзәл. Операция урынына карарга әзер түгел икән әле ул... «Авыртамы?» – дип, шәфкать туташы әллә ничә тапкыр туктап сорады. Аңа «юк», дип башын гына чайкады. 
– Алайса нигә күзләрегезне чытырдатып йомдыгыз соң, ачыгыз!
– Миңа шулай җиңелрәк...
Иң авыры – көзгеләрдән качу, аларга карамаска тырышу иде. Хәтта менә шулай киң халатка уралган килеш тә...

Ә көзгеләр тирә-юньдә шундый күп икән! Менә монда – авырулар белән шыплап тулган хастаханәдә дә адым саен алар. Чирле кешегә көзгегә карау нәрсәгә кирәк?! Күзләргә чыккан моңсулыкны, вакыт-вакыт сине дулкын кебек күмеп киткән чарасызлыкны күрер өченме? Елаганнан соң тап-тап булып кызарган йөзеңә карар өченме? Әле генә күз яшьләре түккән кеше беркайчан да матур булмый инде ул... Гүзәлдән торса, бер көзге дә элмәс иде ул бу диварларга. Көзге генәме соң, кичке якта тәрәз пыяласында чагылган шәүләләреннән дә кача әле ул соңгы көннәрдә. Коридорларны әйләнеп керерлек кенә хәле булса да, кичке эңгер-меңгер төшүгә үк палатадан чыкмас була. 

...Иртәгә өйгә кайтаралар дигән көн иде ул. 

Перевязка ясый торган шәфкать туташларының берсе бөтенләй диярлек сөйләшмичә эшли, икенчесенең исә авызы ябылып та тормый. Сөйләшергә яратканының сменасы иде. 

– Иртәгә иртән тагын бер тапкыр перевязка ясыйбыз да аннары инде үзегезнең поликлиникага барып күренеп йөрерсез. Ә җөйләрен алдырырга монда килерсез – чиратка бүген үк язылып куегыз. Ул килүегезгә инде гистология дә әзер була – аны да алып китәрсез. Сез бигрәк борчыласыз... Протез киеп куйгач, күкрәгегез юк икәнен беркем белмәячәк бит. Кызлар шулай свиданиеларга йөри әнә. «Үзем әйтмичә белмәде, сизмәде», – диләр. Анджелина Джоли турында ишеткәнегез бардыр бит? Үзе теләп күкрәкләрен алдыруын әйтәм. Бернинди начар диагноз куелмаган килеш. Әбидә, әнидә булгач, миндә дә рак булыр дип куркып... Шуны ачыктан-ачык, яшермичә сөйләде дә әле. Дөньясы аңа карап кына ишелеп төшмәде... Кинода да уйнап тора, әле модель булып та акча эшли... Рафыйкова, бүгенгә бетте, йә, инде күзегезне ачсагыз да була! 

Шәфкать туташларының берсе дә ике тапкыр сораганыңны яратмый. Чиратка кайда язалар – анысын аңламый калды Гүзәл. Кемнәндер белешергә инде.

Бакча ягына чыккан тәрәзә янына барып басты. Яраткан урынына... Коридорның тынычрак, аулаграк почмагы бу. Тәрәзә төпләре шундый киң – менеп, аякны сузып утырып китап укырга була... Китап тотмаганына да инде ничәмә-ничә көннәр. Моның кадәр вакыт беркайчан укымый торганы юк иде бугай әле. Китапсыз беркайчан тора алмыйм, дип уйлый иде. Бер көн эчендә дә тормышның асты-өскә килергә мөмкин икән шул... 

Тәрәзәдән урамга озаклап карап утырырлык берни юк. Кара көз бит. Ноябрьдә табигатьтән матурлык табу авыррак инде... Апасы иртән шалтыратканда: «Бүген бигрәк көчле җил», – дигән иде, дөрес икән. Каен агачларын талкый гына әнә – менә-менә шартлап сынарлар кебек...

Ул басып торган тәрәзә – коридорның соңгы тәрәзәсе. Бер-ике адым гына атлыйсың да, ике якка ачыла торган зур ишекләр сине лифт алды мәйданчыгына алып чыга. Лифттан чыгучыларга да, лифт көтеп торучыларга да бу як коридор, анда кемнәр бары күренми. Әнә лифт алар катында ачылды да аннан сөйләшә-сөйләшә кемнәрдер чыкты. Берсенең тавышын шунда ук таныды Гүзәл – алар палаталарын җыештыручы санитарка. Аның тавышы ирләрнекенә охшаган – калынрак, беркем белән дә бутый алмыйсың. Икенчесенең тавышы таныш түгел. Хатыннар лифттан чыктылар да, туктап, сөйләшеп тора башладылар. Теләсәң-теләмәсәң дә ни сөйләшкәннәре аермачык ишетелә. Гүзәл аларның нәрсә турында сөйләшкәннәренә шунда ук игътибар да итмәде әле. Миләүшә Марсовнаның исеме чыккач кына колак салды. 

Күбрәк теге таныш санитарка сөйли.

– Кеше кергәч лифтта сөйләп бетерә алмадым... Әйе, син отпускада чакта булды бит монда хәлләр! Главврач барысын да туздырган – атна буе аяк очына гына басып йөриләр әнә. Теге яшь хирургка икенче көнне үк гариза язарга кушканнар. Язмыйм, дип маташкан ахрысы әле. Дипломсыз каласың, башка бер җирдә дә эшли алмаячаксың дигәч кенә язган ди.
– Миләүшә Марсовна нигә үзе ясамады икән соң?
– Мин дә аңламадым. Аны да тиз генә ялга җибәргәннәр. Теге хатын монда булганда күзенә күренеп йөрмәскә кушканнар. Андый хәл бүлектә булганы юк иде ди әле. Кечкенә генә шештән котылам дип кереп, күкрәк кадәр күкрәгеңне ялгыш алсыннар әле! Аны кире тегеп кенә куеп булмый бит. Яңасы да үсә торган нәрсә түгел. Теге хирургның әллә өченче генә операция ясавы булган ди.
– Күкрәксез калган хатын үзе беләме икән соң боларны?
– Юк инде, аңа кем әйтсен?! Беркемгә белгертмәскә кушканнар... Шешең зур булып чыкты, шуңа алдык ди-гәннәр, ахрысы. Матур гына хатын үзе, яшь әле. Балалары да кечкенә ди. Укытучы булып эшли икән. 7 нче палатада ята ул, белгертмичә генә кереп карап чыгарсың бүген. Иртәгә чыгаралар инде аны. Күкрәксез калганга бик кайгыра, диләр...

7 нче палата? Укытучы? Ике балалы... Аның турында сөйлиләр түгелме соң болар?! Менә ни өчен Миләүшә Марсовна бүтән кереп күренмәгән икән... Палатадагы башка хатыннарга кем операция ясаган, шул хирург кереп хәлләрен белеп йөри. Ә Гүзәл янына ике тапкыр гына олырак яшьтәге бер хатын-кыз керде. Озак кына сорашты... Ә обход булган көнне бүлек мөдире аның янына килеп җиткәч, янындагылардан: «Шушы хатынмы?» – дип сорады. Гүзәл аның бу соравына игътибар иткән иде итүен, нигә болай сорады икән аерып дип...

Тирә-юнь кинәт зыр-зыр әйләнә башлады, күзалларын караңгылык басты. Тәрәзә төбенә тотынып тора иде – әкрен генә идәнгә шуышып төште...

* * *
Класска керүгә иң беренче Азалия утырган партага күз салды. Ул, әлбәттә, буш иде. Миләүшә Марсовнаның сәбәбен аңлатмыйча-нитмичә генә документларны алуын, кызын башка мәктәпкә күчерүен әйткәннәр иде инде. 

Сәбәбен бик белә дә Гүзәл... Тик белүдән ни мәгънә?! Кызымны күргән саен исенә төшәр, бер булмаса, бер очрашырга туры килер, дигәндер. Бар да шулай килеп чыгуда укучысының әнисе гаепле идеме, булса, ни дәрәҗәдә гаепле иде, Гүзәл бик аңлап та бетермәде. Күңеле тулы үпкә аның, тик кемгә үпкәләгәнен генә белми. 

...Аңына килүгә апасына шалтыратты. Шулкадәр ярсыган иде – нәрсә булганын көчкә аңлата алды. 
– Мин нишләргә тиеш икән хәзер?! Бу хәлне бит болай гына калдырырга ярамый!
Апасы аны сабыр гына тыңлап торды да бер генә сорау бирде:
– Сеңлем, син кемнәрнедер җәзага тарттырганнан күкрәгең яңадан кире кайтамы соң? Нервыларыңны сакла! 

Идән юучы хатыннар ни сөйләмәс, диделәр аңа. 

Бүлек мөдиренә кереп карады. 

«Карга карганың күзен чукымый, алар барыбер үз гаепләрен танымаячак. Син моны берничек исбатлый алмаячаксың», – дигәннәр иде палатадагылар. Шулай булып чыкты да.
– Рафыйкова, беләм, сез яңа гына бик зур стресс кичердегез. Хатын-кызларның бик күбесе өчен күкрәксез калу фаҗигагә тиң. Әмма нишлисең, яшәргә кирәк. Балаларыгызны үстерәсегез бар. Метастазалар таралма-сын өчен шундый карарга килгән хирург. Андый чакта без матурлык турында уйлап тормыйбыз инде. Гомер кыйммәтрәк... Барыгыз, тынычланыгыз, әллә нинди гайбәтләр тыңлап йөрмәгез, – дип озатты аны мөдир.

Әйе, яшәргә кирәк иде. Тормышта төзәтеп булмый торган ялгышлар да барын онытып. Өйгә кайткан көнне бик озак апасы белән икәү генә сөйләшеп утырдылар. 

– Бу хәлне оныт дигәнемә үпкәләмә син, – диде апасы һәрвакыттагыча җайлап кына. – Минем дә моның өчен бик йөрәгем авырта, үзем генә беләм... Сине кызганып әйтүем. Ярый, без аларны судка бирдек тә ди. Әле ныгып та җитмәгән килеш син суд юлында йөрергә әзерме соң? Көчең җитәрме моңа? Аларның ялгышуларын исбатларлык дәлилең дә юк бит синең. Ул санитарка хатынның исемен дә белмисең. Син бүгенге көндә исән-сау!

Минем өчен менә шунысы мөһимрәк. Инде анализларың да әйбәт килсә... Күрәчәгең булгандыр, язмышың белән килешергә, бу хакта онытырга тырыш әле, сеңлем. Күңелдә йөргән үпкә-рәнҗешләр шешкә әйләнә диләр бит. Уйлама башка ул хакта!

Бик уйламыйсы иде дә бит! Күңел – елга, уй – дәрья шул: тиз генә йөзеп чыгармын димә. Уйның аның аты да йөгерек, син бер «уф» дип авыр сулаганчы, Каф тавы артыннан әйләнеп кайта. Операциягә кергәндә: «Әллә соң кире борылыргамы?» – дигән уй юкка килмәгән бугай. 

Әлфия апа да ялгышкан булып чыкты. Көзгегә беренче карау гына авыр, дигән иде. Икенче, өченче, унынчы, унбишенче... тапкырда да җиңеллек сизелмәде. Күңелгә әллә нинди бер кимсенү хисе кереп урнашты. Һич котыла торган түгел! Әйе, ул хәзер башкалардан аерыла, ул – кимчелекле. Бер күкрәге булмаган хатын-кыз матур була алмый инде. 

«Мондый очракта хатын-кызның җаны тизрәк сәла-мәтләнүе янындагы ир-атка да бик нык бәйләнгән», – дип язалар интернетта. Ир кеше җылы сүзен жәлләмәсә, хатын-кыз тәнендәге яралары турында тизрәк онытачак, диләр. Бөтенләй үк онытып булмас булуын да... Тик... кочагына кысып алсын иде дә, күзләреңә карап: «Син бит миңа һаман да кадерле! Шушы килеш тә! Безнең арада берни үзгәрмәде», – дисен иде ул. Бер тапкыр гына әйтсен иде! Шул сүз җитәр иде.

Ә Равил... Равилнең хатыны соңгы вакыт кичергән бу тетрәнүдә гаме бөтенләй юк иде бугай. Ялгыш бер тапкыр: «Авыртмыймы?» – дип тә сорамады. Югыйсә пычак астына көн дә кермисең... Ул үзен берни булмагандай тотты. 

Хәер, юк, алай түгел. Үзе кагылганда Гүзәлнең кинәт катып калуын, һәрвакыт ике кулы белән шунда ук күкрәген кочып алуын һәм ахыргача кулларын җибәрмәвен күрә иде бит ул. Бер тапкыр да: «Төшер кулларыңны, тынычлан, бар да әйбәт», – димәде.
Аның кагылулары шуңа да газапка әйләнде... 

Операциядән чыкканнан соң Гүзәл бер тапкыр да аның алдында чишенмәде. Чишенә алмады... Хәтта бер-берсенә якынайган мизгелләрдә дә. Ә ул: «Сал инде шул йокы күлмәгеңне!» – димәде. Өстендәге футболкасын Равил алдында бер тапкыр гына күтәрде Гүзәл. Юнып алгандай калган күкрәк урынын, андагы җөйләрне күрергә өлгер-деме икән ире, әллә юкмы... 

Көнләшүе элек тә бар иде инде. 

Берара ул тагын да көчәеп китте. Әллә кайдан тузга язмаган сәбәпләр таба. Гел телефонын тикшерә торганга әйләнде. Анысы бигрәк тә җанга тия – күңелгә кереп актарына кебек. Хәбәр килсә, Гүзәлдән алда үрелеп телефонны ул ала. Ата-аналар чатыннан хатынына кем нәрсә язар дип уйлый торгандыр? Апасын да кисәтеп куйды Гүзәл: «Әйтәсе сүзең булса, шалтыратып кына әйт, йә очрашкач сөйләрсең, яме», – диде. 

Апасының кәефе бөтенләй төшкән иде моны ишеткәч. 
– Сеңлем, күңелеңә бер дә шом саласым килми...

Алай да әйтәм инде – игътибарлырак бул әле. Равилең берәрсе белән очрашмыйдыр бит? Гадәттә үзе йөргән ир-ат хатынын шулай көнли диләр бит...


(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/koiasym-3)

Фото: Изображение от freepi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар