Логотип
Проза

Кичке бакча

...Ләкин язмыш Хәбирә белән безнең чәчләрне бергә бәйли алмады. Ни өчен бәйләмәде? Анысы инде икенче хикәят.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН
 

Рәшәткә буйларында кычытканы белән тигәнәге дә рәхәтләнеп үсеп утырган, суган, кишер түтәлләрендә алтын-сары тырнак гөлләре чәчәк аткан, карт алмагач төбендә эскәмиясе булган тын авыл бакчасы түгел бу. Тамырлары җиргә киткән шул өстәлгә җырчы самовар утыртып, тирли-тирли карлыганлы, кура җиләкле кичке чәй эчәргә дип тә чыкмадым мин монда. Ул бакча – кычытканлы, карт алмагачлы, әрсез тырнак гөлле һәм җырчы самоварлы бакча, минем балачагым һәм яшьлегем бакчасы ерак, бик ерак калды шул инде...
Биредә гөлләр көздән орлыклары кая очып төшсә шуннан, үзләре теләгән җирдән шытып чыкмаган. Монда гөлләр бик тәртипле булып, рәт-рәт булып үсәләр. Яшел бәбкә үләнле сукмак юк монда... Шәһәр бакчасы бу. Дөресрәге, парк. Ял паркы. Танцы мәйданчыгы ягыннан чаң-чоң литаврлы, даң-доң барабанлы музыкасы яңгырап торган, олы таганнары чайкалган, карусельләре әйләнгән, һәр эскәмиясе саен парлылар сыенышып утырган кичке шәһәр паркы.
Ә минем күңелдә тын авыл бакчасы. Челтәр пәрдәле кечкенә тәрәзәдән сандугачлы куакларга сузылып якты төшкән...

Кеше күңеле – хатирәләр хәзинәсе. Олыгая барган саен ул хәзинә савыты бик тиз мөлдерәп ташырга гына тора икән. Сәбәбе генә чыксын.

Ә сәбәбе болай булды.

Каршы як эскәмиядә җитү кара чәчле, бөдрә яңак сакаллы егет белән аксыл чәчләрен бөтен җилкәсенә, иңбашларына, маңгаена таратып салган кыз утыра иде. Үткән-сүткәнгә аз гына да игътибар итмәстән, егет кызны бөтен чәч дулкыннары-ниләре белән кочагына кысканнан-кыса...

Менә егет бер кулын һаман да кызның чәч дулкыннары эчендә тоткан хәлдә, икенче кулы белән сигарет пачкасы чыгарды, теше белән генә эләктереп, берне авызына капты, ялтыр зажигалкасын черк итеп кенә ут элдерде.

– Фу, тагын пыскытасың инде, – диде кыз, кулларын килешле генә селтәп, зәһәр төтенне үз яныннан куа-куа.
– Бетте-бетте... Тагын бер генә суырам да...
– Ә син, Марат, беләсеңме...Бөтенләй дә ташла син ул тартуыңны. Ташла, яме?

Кыз бу сүзләрне шундый да ягымлы итеп әйтте, үгет-нәсыйхәт дигәннәре аз гына да сизелми иде.

Егет икенче кулын да кызның чәч дулкыннарыннан алды, төтенен кыз ягына җибәрмәскә тырышып кына сигаретын тагын бер суырды, бик сак кына, иркәләп кенә кызның маңгай чәчләрен рәтләгәндәй итте.
– Ташлыйм, Лиля, ташлыйм. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса берсекөнгә, барыбер ташлыйм.

Мин урынымнан торып, әкрен генә китеп бардым.

Карачы, җитү чәчле, бөдрә яңак сакаллы һәм үткән-сүткәнгә аз гына да игътибар итмичә, сөеклесен кочаклап утыруына карамастан, бу егет моннан бик күп, бик күп еллар элекке мин түгелме соң?

Әйе, миңа да әйткәннәр иде андый сүзне. Нәкъ менә аксыл дулкын чәчле кыз сүзләре белән үк әйткәннәр иде. «Ташла син ул тартуыңны, ташла, яме?» – дигәннәр иде. 

Әйткәннәр иде шул...

Өстән дары исе сеңгән гимнастеркаларны да салмаган еллар иде әле. Клубта «Бас әле, Өммегөлсем» уенының иң кызган чагында, Түбән оч кызлары белән бергәләп килеп керде ул. Аның кунак кыз һәм һичшиксез шәһәр кызы икәнлеге әллә каян күренеп тора иде. Килешле итеп, матур итеп күпертеп таралган  бөдрә коңгырт чәч, биек үкчәле туфлиләр, кыска җиңле затлы күлмәк... Болар бары шәһәр кызларында гына ул чакларда. Әмма, башкасы башка, кыз – күз угыңны алырдай чибәр иде, шайтан алгыры! Елмайганда-көлгәндә дә  гел әллә нинди нур балкыткан зур коңгырт күзләр, озын керфекләр. Коеп куйгандай зифа-нәфис гәүдә. Бу гүзәллек алдында бер тирән сулап куйсам, чышын-пышын аның кемлеген сорашып белгәч, икенче кат офтанмыйча булмады. Әйе, чыбык очы туганнарына Казанның үзеннән кайткан, университетның соңгы курсын тәмамлаган да, инде менә авыл һавасында диплом эше әзерләп ятасы икән. Исеме – Хәбирә. Их, исеме, әнә, безнеңчә бик гади булса да, ул чибәрлеге, ул университет кадәр университет белеме белән... кая инде ул без сала малайларына!.. Шулай офтанырга өлгермәдем, ул арада университет белемле чибәр шәһәр кызыбыз исеменә тиң гадилек белән безнең әйлән-бәйлән түгәрәгенә кушылып та китте. Түгәрәк әйләнә, җыр агыла, уртада егет белән кыз бөтерелә. Ул да булмады, Хәбирәне дә бөтереп кенә түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. «Их, бар бит кыю егетләр!» – дип, тагын бер кат көрсенергә өлгермәдем, үзебезнең Югары оч кызы мине дә җилтерәтеп кенә түгәрәк эченә кертте, мине Хәбирә белән янәшә бастырып калдырып, үзе бии-бии чыгып та китте.

Менә мин каушавымны, кызаруымны басар өчен биш бармагымны тарак итеп, кызу-кызу чәчләремне сыпырам, ә түгәрәк әйләнүче кызлар – наяннар – нәрсә дип җырлыйлар бит:
                      Икегез дә пар килгәнсез,
                      Тигез гомер итегез...   

Мондый шаян авыл җырына Хәбирә үпкәләп, түгәрәктән үк чыгып китмәгәе дип котым очып, кызга күтәрелеп карадым. Юк, аз гына да ачуланыр исәбе юк иде Хәбирәнең. Әллә җырдан, әллә каушаулы кыяфәтемнән кызык табып, инде дә нурлы итеп көлемсерәп тик басып тора бу. Җыр барган арада көлемсерәп кенә сөйләп алырга да өлгерде: бик тә сагынып кайткан икән авыл һавасын, үзе кунакка кайткан ул Тайбә апасы фәлән-фәлән яктан туган тиешле икән аңа...
...Ул көнне күзләремә тамчы да йокы кермәс шикелле иде. Юк, башым мендәргә тию белән йоклап та киттем. Һәм шул көнне үк Хәбирәне төшемдә күрдем. Кызгылт-сары чуер ташлар өстеннән челтерәп кенә елга ага икән. Мин Хәбирәне күтәргәнмен дә, тез тиңентен су ерып, елга кичәм. Хәбирә, чәбәләнеп, кулымнан ычкынмакчы итә, үзе гел көлә, мин аны җибәрмим, кызның шундый да җиңел-зифа гәүдәсен күкрәгемә кысканнан-кысам...

Йокыдан торуга көзге каршына килеп бастым. Их, бу табигатьне! Нигә соң бу соры кашларны шулкадәр дә мул итеп биргән әле ул миңа? Кыйгач кына итеп кара кашлар бирсә ни була соң? Керфекләрне дә озын итеп яратса ни була? Аннары менә бу иләмсез зур баш өчен муен да нечкәрәк бугай. Ул иләмсез башны, йөнтәс соры кашларны, кыска керфекләрне яңадан яратып булмас инде, ә менә нечкә муенны, физкультура белән күбрәк шөгыльләнсәң, юанайтып буладыр. Юкса, кем белә, Хәбирәне чыннан да шулай төштәгечә иркәләп кенә өнемдә күтәреп йөрергә туры килсә, аз гына да сынатырлык булмасын.
Һәм мин, кичен эштән кайтышлый ук тимерче алачыгы янында кирәксезгә аунап яткан кызыл тутыклы ике потлы герне күтәреп ала да кайттым.
Ул кызыл тутыкларны бик тиз шомарттым мин, кап-кара гер сабы исә көмештәй ялтырый ук башлады. Иртән торуга да, төшке ашка кайтсам да, кичен биләмгә чыгар алдыннан да эшем шул: гер чөям, беләкләргә көч җыям. Аннары кулъяулыгымны бөтереп гер сабына бәйлим дә тешем белән дә күтәрәм герне. 
Тырышлыкларым бушка китмәде шикелле. Ике потлы гер көннән-көн җиңеләя барды, муен да калыная төште бугай. Ләкин... Хәер, ул «ләкин»гә җитәргә ашыкмыйк әле.

Хәбирә авылыбызда бер айга якын торды. 

Шул бик хәтердә, икенче көнне клуб янында очрашуга, Хәбирә миңа күптәнге танышыдай «исәнме, Харис» дип, исемемне әйтеп дәште һәм күңелле генә итеп  үзенең көндез авыл белән танышып йөрүен, ниләр күрүен сөйләп китте.

Ул кичне тагын «Өммегөлсем»не, «Наза-Наза»ны уйнадык. Хәбирә белән тагын түгәрәк уртасында калдык, безгә тагын «икегез дә пар килгәнсез» дип җырладылар. Бик тә рәхәт иде «пар килгәнсез»не тыңлый-тыңлый, Хәбирә белән түгәрәк эчендә янәшә басып торулары.

Ничәмә кичләрдән соң, Хәбирәне мондый уеннар туйдыра башлады булса кирәк, барыбызга да берьюлы мөрәҗәгать итеп әйтте ул:
– Егетләр, кызлар, әйдәгез, танцевать итәбез.

Гармунчыбыз танцы көен белми иде. Хәбирә аңа «Маньчжурия тауларында»ны көйләп күрсәтте. Егет көйне бик тиз отып алды, матур гына уйнап та китте, әмма ике-өч кызны исәпкә алмаганда, беребез дә танцевать итә белми идек.
–  Сез сугышта башкача биедегез шул, – диде Хәбирә, әллә нинди моң тулы зур коңгырт күзләрен минем күкрәктәге сары тасмага – авыр яралану билгесенә текәгән килеш. Ләкин зур коңгырт күзләрдәге ул мөлдерәмә моңны шунда ук көлемсерәү бик тиз юып та өлгерде.

–  Әйдәгез, өйрәтәм үзегезне, – диде ул.
 Аннары бу өйрәнү һәр кич саен клуб артындагы кечкенә бакчада, тын капка төпләрендә дәвам итте.

Кичләрне көтеп алулары көннән-көн зарыктыргычрак була башлады да, мин Тайбә апаларның карт шомыртлы җил капка буйларыннан көндезләрен дә урый торган булдым. Әнә Хәбирә, шомырт төбенә кечкенә урындык алып чыгып, җайлап утырган да китабына иелгән. Шулай китапка иелгәч, аның дугай керфекләре тагын да озынрак күренә. Йөзе гаять тә җитди. Диплом эшенә әзерләнүедер инде, комачаулап йөрмәскә кирәк. Сиздерми генә үтеп китәсе идем. Ләкин сиздерми генә үтеп китеп булмый, җилкәмә шап итеп яшел шомырт тәлгәше килеп куна.

– Баеганнар икән берәүләр, исәнләшмиләр дә, – ди Хәбирә, әлеге җитдилегенең әсәре дә калмаган шаян елмаю белән.

Җил капканың икебез ике ягына басып, сөйләшеп китәбез. Теләсә нәрсә турында бик җиңел иде, күңелле иде аның белән сөйләшүләре. Сүзләре дә әллә кайдан табылып кына тора иде. 

Бер кичне шулай безнең Югары оч урамына да килеп чыкканбыз.
– Бигрәк матур сезнең бакча, – дип, Хәбирә рәшәткә буенда тукталып калгач кына үзебезнең кая җиткәнебезне абайлый алдым.
– Эченә керсәң, тагын да матуррак безнең бакча, Хәбирә.
– Әйдә, карап чыгыйк.
– Әйдә.

Ниләр сөйләштек икән без кичке тын бакчада. Аларны хәзер инде кайдан хәтерләп бетерәсең? Ләкин бер нәрсә бик тә истә. Кечкенә тәрәзәдән сузылып якты төшкән, карлыган куагында өздереп-өздереп сандугач сайрый. 
– Сандугачыгыз да бар икән сезнең, – диде Хәбирә, кошчыкны өркетмәгәем дигәндәй, пышылдап кына әйтте. 
– Бакчада бар сандугачыбыз, инде менә...өйдә дә Хәбирә кебек бер сандугач булса иде.

Хәбирә, елмаеп, җиңелчә генә чәчләремне тузгытып куйды. Бу минутта мин: «Бик яратам сине, Хәбирә, әйдә, чәчләребезне мәңгегә бәйлик», – дип, җиңел генә әйтә алыр шикелле идем дә...Иртәрәк бугай шул әле. Ул сүзләрне әйтер өчен миңа да университет бетерергә, һичьюгы читтән торып укый башларга кирәктер. Мин тыелып кына тирән сулап куеп, кесәмнән янчыгымны чыгардым да тәмәке төрә башладым.

– Тагын пыскытасыңмы? – диде Хәбирә, мөлаем көлемсерәп. 
– Әй, сугышта өйрәнгән гадәт инде... Кар өстендә ятканда, җиң эченә генә яшереп берәрне суырсам, җылынып киткәндәй була идем дә... Шуннан өйрәнеп кителде.

Хәбирә йомшак кына итеп кулымнан тотып алды.
– Харис, беләсеңме нәрсә... Ташла син ул тартуыңны! Инде алай окопта ятмыйсың бит. Ташла, яме?
– Ташлыйм, Хәбирә, ташлыйм. Иртәгә үк булмастыр, ә берсекөнгә авызыма да алмыйм.

Юк, алай берсекөнне дә көтмәдем. Шул сандугачлы тын бакчада көйрәтүем соңгысы булды. Фронттан ук ияреп кайткан ул янчыгымны, Хәбирәне озатып кайтуга, чормага ыргыттым.

...Ләкин язмыш Хәбирә белән безнең чәчләрне бергә бәйли алмады. Ни өчен бәйләмәде? Анысы инде икенче хикәят. 

Китте Хәбирә... Ишегалдындагы ике потлы герне акрынлап тагын кызгылт тутык каплады. Чормадан янчыгымны да янә алып төштем.

Шулай Хәбирәчә ягымлы да, үтемле дә итеп миңа: «Ташла син ул тартуыңны. Ташла,яме», – дип бүтән әйтүче булмады миңа! 

Мәхәббәттә бер-береңә таләпчән була белү бик кирәктер шул ул... Әллә шулай бик ипләп-җайлап кына таләпчән була белү сирәк бер талант кынамы?

...Шаулый кичке парк, гөрли. Ә минем күңелдә тын авыл бакчасы. Кечкенә тәрәзәдән сандугачлы куакка сузылып якты төшкән.

«Азат хатын», 1974 ел, №10

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар