Хикәя
Суфия МОСТАФИНА
Көтү кайтып, хуҗалыкта кичке эшләрен тәмамлаганнан соң, күрше-тирәдә яшәүче әби, апалар безгә кич утырырга җыела.
Кич утырырга килгәндә берсе дә буш кул белән килми: кем – катык, кемдер – бүген генә аерткан сөт өсте, ә кайберсе мичтә кабарып пешкән кабартма яки коймак алып килә. Ә әниебез табынга тау битеннән без җыеп алып кайткан җиләкнең кайнатмасын куя. Шул ашамлыкларның тәмле исләре бөтен өйгә тарала. Иң элек апа, әбиләр хәерле бәрәкәт теләп йортка дога кыла. Әниебез самавыр кайнатып, мәтрүшкәле чәй пешергән арада хәл-әхвәл белешәләр. Аннан соң сөйләшә-гөрләшә табындагы ризыкның һәрберсен мактап озаклап чәй эчәләр. Ризыкның тәмен белеп, бер валчыкны да әрәм итмичә ашауларының мәгънәсен без инде аңлыйбыз. Үзебез дә алар кебек итеп ашарга тырышабыз. Алар ачлыкны күргән, авыр сугыш елларын үткән, бер телем ипине җидешәр бала бүлешеп ашаган көннәре дә булган. Өлкәннәрнең сөйләвеннән без ризыкның бер бөртеген дә өстәлдән төшермәскә кирәклеген беләбез, өлкәннәрдән күреп, чәчелгән ипи валчыкларын учка җыеп алып ашарга тырышабыз.
Әбиләренә ияреп килгән оныклар һәм без үзебез әби-апаларның табын яныннан кузгалуын түземсезлек белән көтеп торабыз да, тизрәк өстәл артына утырышабыз. Әни ясап биргән чәйне эчә-эчә күчтәнәчкә килгән тәм-том белән сыйланабыз.
Чәй эчеп алганнан соң һәркем үз эшенә тотына. Хәсбиҗамал әби оныкларына сарык йоныннан оекбашлар бәйли. Саилә түти бүген әнә үзе асраган кәҗәсенең мамыгын язып, аялап, җегерләп алып килгән. Шул йомгаклардан ул кышка мамык шәл бәйли. Ә Хәдичәттәй ап-ак ситсыдан мендәр тышы тегеп, аңа матур бизәкләр төшергән. Ул яшел, кызыл, сары, алсу төстәге җепләрдән мендәр тышына матурлап чигү чигә.
– Җепләрне сайларга булышыгыз әле, – дигән була ул безгә, тегү-чигүнең барлык серләрен белсә дә, – һич кенә дә дөрес итеп сайлый белмим шушы җепләрне.
Без сөенә-сөенә аңа җеп сайларга булышабыз. Кайсы чәчәккә нинди төс килешәчәген әйтәбез, киңәшләшәбез, дәлилләп аңлатабыз. Мендәр тышы чигелеп беткәч, шушы чигүгә үзебезнең дә өлеш керде дип шатланабыз.
Әбиләр йомгакларын кузгата башлауга, песи балалары йокымсырап яткан җирләреннән сикереп торалар. Алар йомгаклар селкенгәнне кызыксынып күзәтәләр, идәнгә тәгәрәп төшеп киткән йомгаклар артыннан йөгерешеп уйный башлыйлар.
Әнинең савыт-сабаларны юып, эше тәмамланганны көтеп утырган Бибигайшә апа күлмәк кесәсеннән бүген генә килгән хатны чыгара. Ул үзе укый белә, ләкин хат яздырырга гел безнең әни янына килә. Бу хат бездән бик еракларда, җырларда җырланган Урал якларында яшәүче Бибигайшә апаның кызы Зөләйхадан килгән. Бибигайшә апа хатны кычкырып укый башлый. Хатта туган җирне сагынуы, әнисен, туганнарын күрәсе килүе турында яза Зөләйха апа.
– Менә бит, торырга өйләре, эшләргә эшләре бар, балаларга укырга йөрергә мәктәпләре янәшәдә генә, ә ул монда кайтам, ди. Яз әле шуңа, күрше, нинди кайту ди ул? Безнең авылда эшләргә эше дә юк бит аның. Бөтен авылга бер сарык фермасы да, бер бозаулар фермасы бар. Анда да эшләүчеләре җитәрлек. Яшәсеннәр Урал тауларының саф һавасын сулап. Урманнарында – җыям дисәң җиләге, гөмбәсе күп. Казанда яшисем килә дип язган бит әле ул. Казанга барган бар инде, урам тулы халык, трамвайларында утырырга урын юк. Борынгы шәһәр бит инде ул Казан. Ә алар яшәгән Асбест әле яшь кала. Тагын болай дип тә өстәп куй әле, күрше, сез монда кайткач, ул асбест дигән ташны чокырдан кем чыгарыр соң, дип яз. Хәзер бөтен кеше бер кагылуга сүскә әйләнә торган шул асбест ташыннан ясалган шифер белән түбә ябалар. Су торбаларын ясаганда да шул ташны җепкә әйләндереп кушалар икән бит. Тиздән безнең авылның сарык фермасына инеш суын шундый торбалар белән генә агызып китерәчәкләр икән дип сөйләп торды әле бригадир Хәкимулла.
Бибигайшә апаны бүлдерми генә тыңлый-тыңлый әни хат яза. Хатны язып тәмамлагач, укып чыга. Без аны тып-тын калып тыңлыйбыз.
– Безнең барыбыздан да күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр, – дип укыганнан соң әни бераз тукталып безгә күз йөртеп чыга да, хәйләкәр елмаеп, укуын двам итә.
– Кешегә туган җирдән дә якынрак, кадерлерәк бер ни дә юк, – дип укый башлый ул Зөләйха апага язган хатны, – авылыбыз син күргәндәге кебек бик матур. Яңгырлар вакытында явып тора. Туган ягыбызның һавасы да бик чиста. Печән вакыты җитте, хәзер без – авыл халкы басуда колхоз печәнен җыярга йөрибез. Иртән йөк машинасы арбасына төялеп китәбез, кич шул ук машинага төялеп җырлый-җырлый эштән кайтабыз. Басудан йөк машиналарына без төяп җибәргән печәнне авылдагы сарыклар фермасы янына өеп куялар. Ферма терлекләренә кышка азык әзерләүдә үзебезнең дә өлеш кертә алуыбыз күңелләргә рәхәтлек бирә. Ә басуга үзебез белән алып барган чәйнең, ипинең тәмле исләрен хатка язып кына аңлатып булмый. Берничә төркемгә бүленеп, эскәтер җәеп түгәрәкләнешеп утырабыз да күмәк табында булган ризыклар белән сыйланабыз. Тамак туйдырып алганнан соң, өлкәнрәкләр бераз ял итеп алалар. Ә әниләренә булышырга килгән балалар безгә биеп, җырлап күрсәтәләр, шигырьләр сөйлиләр.
Басуда игеннәр өлгереп килә. Тиздән ындыр табагында эшләр башланыр.
«Илдә чыпчык үлми», – ди халык мәкале. Кайтыгыз туган якларга. Эшли белгән кешегә эш табылыр. Балалар да үз туган телләрендә сөйләшеп үсәрләр.
Ә Казан шәһәре көннән-көн үсә, матурлана. Шәһәрнең төрле якларында яңа йортлар калкып чыга. Шәһәр урамнарында автобуслар, трамвайлар да күп йөри.
Без әнине таң калып тыңлыйбыз. Зөләйха апага ул нинди матур эчтәлекле хат язды. Бу хатны укыганнан соң, туган якка кайтмый түзеп буламы соң?
Без бу кичтә һәр нәрсәнең кадерен белергә, туганнарга, дусларга, күршеләргә, авыл халкына ихтирамлы, ярдәмчел булырга кирәклеген аңлыйбыз.
Әнә шулай тыныч кына, нотык сөйләмичә, үз эшләрен күңел биреп башкарып үз үрнәкләрендә тәрбияләгәннәр безне кич утыручы әниләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк