Логотип
Проза

Исем үзгәртү

– Ничек уйлыйсың, татар телен өйрәнү авыр булырмы? – дип сорау бирде ул ясалма фәһемгә. Чынлыкта Антон татар телен өйрәнү белән генә чикләнергә җыенмый иде. Ул бар булмышы белән башка тормыш башларга теләде. Әгәр ул татарча сөйләшергә, авазларны дөрес әйтергә өйрәнсә, бу милләт кешесе икәненә беркем дә шикләнмәячәк, ә үткән тормышы исә мәңгегә онытылачак... Әтисеннән бер шалтырату көтеп тилмереп үткән балачагы да эреп югалачак. Ул чагында әтисе белән бернинди бәйләнеш тә булмаячак! Аның турында бернәрсә дә искә төшермәячәк!

Соңгы вакытларда Антон, «ВКонтакте» социаль челтәренә кергән саен, үзе дә сизмәстән Илдана Рәхимҗанованы эзләп таба. Аңа бөтенләй дә таныш булмаган шушы кулланучының социаль бите әллә нидән генә игътибарын  җәлеп итте. Фамилиясендәге «ә» һәм «җ» аңа ниндидер чит планета хәрефләре кебек күренсә дә, болындагы яшел чирәм кебек йомшак, хуш исле булып тоела иде. Кыз әледән-әле куеп барган татар милли чараларыннан фотосурәтләр дә бик җанлы, күңелле. Татар җырлары, милли ризыклар, ураза тоту турындагы мәгълүматлар... Кызның күңеле шушы төрле чаралар, вакыйгалар аша егеткә ачыла бара. Аның үз тормышында исә барысы да бер калыпка салынган: салкын Мәскәү фатиры, интернет кибеттә ясаган онлайн заказлар саны һәм әтисен искә төшереп, йөрәген яралап торучы фамилиясе...

Ниһаять, ул тәвәккәлләде. «Сәлам. Фамилияң бик матур. Ошады. Мин дә шундый фамилиям булуын теләр идем», – дип язды Илданага.

Егетнең бу адымы – фотосурәтләрендә сөйкемле, ачык, нурлы йөзле булып тоелган кыз белән танышырга, якынаерга омтылу гына түгел иде, ә тормышында адашкан, югалып калган кешенең яшәешен үзгәртергә теләве, оран салуы иде ул.

Илдана  Антонның хатына көттереп, саран гына җавап бирде. Кызның җавапларында сагаю, шикләнү тойды егет. 
– Мин Мәскәүдә яшим. Ә син Уфадамы? – дип, әңгәмәне дәвам итмәкче булды ул. Моңа каршы кыз: «Әйе», – дигән кыска гына җавап белән чикләнде.
– Мин күптән түгел Казанда булдым. Бер танышыма язу өчен «ВКонтакте» челтәренә теркәлдем һәм сине күрдем. Мине фамилияң җәлеп итте, – дип дәвам итте Антон.

Кыз башта бу хатка бөтенләй җавап бирмәскә уйлаган иде. Беткән мени танышырга теләүчеләр, дип уйлады ул. Әмма рус егетенең аның фамилиясе белән кызыксынуы гаҗәп тоелды. «Шундый фамилиям булуын телим», – ди бит җитмәсә. Илдананың фамилиясенең нинди мәгънә аңлатканы, рус теленә ничек тәрҗемә ителүе белән үк кызыксына.

– Әгәр мин үз фамилиямне синекенә алыштырсам, исемем һәм әтиемнең исеме белән ятышлы булмас, шулаймы? Пас¬портта рус телендә ул ничек язылачак, – дип сораулар яудырудан туктамады егет.

Аның үз фамилиясен бөтенләй белмәгән чит-ят кешенекенә алыштырырга теләве исә кызны бөтенләй аптырашка калдырды. 
Ә Антон өчен, чыннан да, фамилиясен алыштыру мөһим иде, үз-үзеннән качу юлы булып тоелгандырмы ул аңа. Егет үзенә яңа кием сатып алгандай, бик озак сайлады яңа фамилияне. 

Алдагы көннәрдә аларның әңгәмәләре психоанализ сеансын хәтерләтә башлады. Егет, фамилиясен генә түгел, атасының, хәтта үз исемен дә алыштырырга карар кылуын хәбәр итте. 

– Рөстәм Илдар улы Рәхимҗанов булырга телим. Ну, ничек яңгырый?! Ошыймы? – дип үзенекендә торды ул. Кыз исә егетнең бу хатларын һаман шаяру, үзенчәлекле танышу ысулы дип кабул итте...

Илдана – Уфада яшәп, мәдәният өлкәсендә эшләүче гади генә бер кыз. Аның тормышы, яшәү рәвеше, фикер йөртүе Антонга гаҗәеп тотрыклы, дөрес тоелды. Кызның социаль челтәрдә меңләгән дуслары, һәрвакыт кадерләп телгә алучы әти-әнисе, туганнары, традицияләре һәм матур фамилиясе, дулкынга каршы йөзүчене хәтерләткән Антонны бик тә җәлеп итте. Кызның тормышы, яшәү рәвеше ышанычлы кыя кебек тоелды.

Исем-фамилия үзгәртү турындагы ниятен гамәлгә ашыру өчен, дәүләт хезмәтләре сайты аша тиешле урынга гариза язып юллаган кичтән соң, Антон озак йоклый алмыйча интекте. Ул товар тутырылган тартмалар тезелгән бүлмәне адымнары белән үлчәгәндәй әле бер, әле икенче якка йөрде.

– Ничек уйлыйсың, татар телен өйрәнү авыр булырмы? – дип сорау бирде ул ясалма фәһемгә.

Чынлыкта Антон татар телен өйрәнү белән генә чикләнергә җыенмый иде. Ул бар булмышы белән башка тормыш башларга теләде. Әгәр ул татарча сөйләшергә, авазларны дөрес әйтергә өйрәнсә, бу милләт кешесе икәненә беркем дә шикләнмәячәк, ә үткән тормышы исә мәңгегә онытылачак... Әтисеннән бер шалтырату көтеп тилмереп үткән балачагы да эреп югалачак. Ул чагында әтисе белән бернинди бәйләнеш тә булмаячак! Аның турында бернәрсә дә искә төшермәячәк!

– Нигә без синең белән хат аша аралашу белән генә чикләнәбез? Әйдә, мин сиңа  шалтыратам! – дип, тәкъдим иттеАнтон. Әмма кыз ашыкмады, икеләнде.
Антонның моңа кәефе кырылды. Товарлар табу, сату, реклама мәсьәләсен  көйләү эшендә ул барысын да тиз генә хәл итәргә күнеккән. Ләкин кешеләр белән мөнәсәбәтләргә килгәндә алай гына булмый икән шул.

Ул янә дәүләт хезмәтләре сайтына керде. Ике атнадан соң, аның яңа исемдәге паспорты әзер булачак. Илданага шул хакта хәбәр итмәкче булды егет. «Син  акылыңнан яздыңмы әллә?» – димәсә ярар инде, дип шикләнде күңеленнән.

Илданадан җавап килгәч күңеле тынычланды.
– Әйдә, уйлашыйк... Исем-фамилия үзгәртеп кенә синең тормышың үзгәрмәячәк бит, син дә шул ук булып калачаксың, – дигән иде ул.

– Минем әти биргән фамилиядән котыласым килә. Ул безне миңа 5 яшь булган вакытта ташлап киткән. Үз-үземне белә башлаганнан бирле һәрвакыт әтинең кайтуын көттем. Үсә төшкәч тә, аның белән элемтәгә чыгарга ты-рышып караган чакларым аз булмады. Мәктәптә бар тырышлыгымны куеп белем алдым. Әни белән яшәргә теләмәгән икән, бәлки моңа үзенең сәбәпләре булгандыр. Ә улының уңышларын күреп, мине үз итәр дип өметләндем. Сту-дент елларым да артта калды. Хәзер мин уңышлы эшмәкәр, яхшы керем ки-терә торган эшем бар. Мин аның ярдәменә мохтаҗ түгел. Әмма шулай була торып та, үзенә якынаерга теләвемне әти дигән кеше кире какты. Якын да ки-термәде, читкә этәрде. 

– Менә ни өчен син аңа үпкәлисең икән... 
– Ничек уйлыйсың, бу минем тарафтан әтигә хыянәт итү буламы? – дип, кызның фикерен сораганда, үзенең дә бармаклары калтырап китте Антонның. Ул үзен гаепле итеп тоя иде. 

Илдана берара җавап бирмичә торды. Уйга калгандыр. Аннары язышуны дәвам итте:
– Синең кебек чибәр егетнең күңелендә нәфрәт өчен урын булырга тиеш түгел. Сине ишетергә дә теләмәгән кеше аркасында нигә мондый кискен адым ясарга?
 
– Үзем өчен, аның турында уйламас өчен. Мине белергә теләмәгән кешенең исемен йөртәсем килми.
– Әллә яңа исемгә, чит милләт кешесе булуга күнегү җиңел булыр дип уйлыйсыңмы? Әниең турында уйладыңмы? Аңа да бу адымнарыңны кабул итү бик авыр булыр бит... Ул бу ниятләрең хакында хәбәрдармы?

– Әни әлегә белми. Ул аңлар, кичерер, дип уйлыйм... 

Шушы урында кыз үзе белән институтта укыган курсташ егете турында бер гыйбрәтле хәл сөйләп үтте. «Ул һәрвакыт: «Мин әтине күрә алмыйм. Ул үзенең эчүе, әнигә, миңа кул күтәрүе белән бөтен балачагымны тәмугка әверелдерде. Аңа борылып та карыйсым юк!» – дип, әтисен зур нәфрәт белән телгә ала иде. Вакыт үтте, укуны тәмамлаганга да байтак вакыт узды. Берва-кыт мин аны урамда очраттым. «Әтигә азык-төлек илтеп барам. Мин аны уз-ган кышта авылдан шәһәргә күчердем бит. Бервакыт авылга кайткач, хәер сорашып йөргәнен күрдем дә кызгандым. Өе дә бик начар иде, туңып үлеп-нитеп ятса, гомер буе минем күңелемдә торыр дип, үзебезнең буш торучы фа-тирыбызга күчердем», – диде ул. Менә шулай, Антон, җан тартмаса да, кан тарта! Мин синең әти-әниең белән мөнәсәбәтләреңне белмим, әлбәттә. Киңәш бирергә, акыл өйрәтергә хакым юк. Син үзең өчен барсын хәл иткәнсең бит инде, бу тормышта син дә, синең әтиең дә үз гамәлләре өчен үзе җавап тотачак... Үзең ныклап уйлагансыңдыр... 

Ул төнне Мәскәүдә юеш кар ява иде. Антон тәрәзә төбенә утырып, урамны күзәтте. Ул Илдананың хаклы икәнен аңлый: үзен паспортка «Рәхимҗанов» дип яздырса да, күңеленең бер почмагында әтисен тәрәзә янында көтеп торган биш яшьлек малай яшәячәк. Әмма шушы адымны ясаса, нигәдер, ачу-үпкәләре басылыр, тынычланыр, гомеренең үкенечле өлешенә нокта куеп, яңа  тормышка атлап керер төсле. Балачактан килгән күңел җәрәхәтен  шушы рәвешле төзәтергә теләве иде аның. 

Телефоны экраныннан төшкән яктылык ярымкараңгы бүлмәгә сирпелә. Антон «Рөстәм Илдар улы Рәхимҗанов» дип берничә тапкыр пышылдап кабатлады, булачак яңа исеменең яңгырашын тикшерде. Паспортын алыштырса, аны дөньяга китергән әтисе, аңа карата ачу-үпкә дә  күңеленнән эзсез югалачагына Антон балаларча самимилек белән ышана иде. 

Ә Илдана аңа турысын бәреп әйтте. «Ни дисәң дә, син бу адымны әтиеңә үч итеп кенә эшлисең», – дип язды ул. Дөрестән дә, шулай бит, бар эшләгәннәре: «Кара әле, әти, мин синнән хәзер никадәр ерак, хәтта фамилиям дә синеке түгел», – дип исбатлау өчен иде. Илдана курсташы турында сөйләгән хәлләр дә уйландырды.

«Синең кебек чибәр егетнең күңелендә нәфрәткә урын булырга тиеш түгел!»  Илдананың бу сүзләрен Антон инде унынчы тапкыр укыгандыр. Үз фамилиясен яратып, горурланып йөртүче Илданадан ул ак көнләшү белән көнләшә иде. Озакламый кыз белән бер фамилиядә булачакларына гына түгел, бөтен күңелен актарып ачып салган бердәнбер кеше булганына күрә, ул кызга ниндидер туганлык хисләре тойды. Әмма Илдананың барлык акыллы дәлилләренә, киңәшенә карамастан, ниятеннән кире кайта алмады. 

Гыйнвар ахырында Антон, ягъни Рөстәм яңа паспортын кулына алды. Әле һаман типография буяулары исе аңкып торган паспортның беренче битендә Рәхимҗанов Рөстәм Илдар улы дип язылган иде. Ул шунда ук аны фотога төшереп, Илданага җибәрде дә: «Булды. Антон бүтән юк. Мин үземне яңадан туган кебек хис итәм. Ничек сиңа?» – дип язып җибәрде.

Ул котлау, хуплау көткән иде. Ләкин Илдана озак кына дәшмәде. 
– Котлыйм, Рөстәм. Исемең матур. Ләкин беләсеңме нәрсә сәер? Мин синең яңа паспортыңның фотосына карыйм да, анда бер атна элек миңа әтисенә үпкәләве турында язган егетнең шул ук күзләрен күрәм, – дигән Уфа кызы. Антон –Рөстәм кар баскан Мәскәү урамы уртасында катып калды. Ул исемен алыштыруын алыштырды, ләкин өенә кайтып, башлыгын салып, гадәттәгечә көзгегә күз салгач, сискәнеп китте. Көзгедән аңа әнисенең иске альбомындагы фотосурәттәге әтисенә бик нык охшаган кеше карап тора иде. 

Кич белән ул «ВКонтакте» челтәренә кереп, андагы исем-фамилиясен яңасына алыштырды. Бу аның хыялы иде бит. Ләкин күптән көтелгән шатлык урынына, күңелендә сәер бушлык тойды.

Куллар тагын матур фамилия иясенә хат сырлый башлады.
– Беләсеңме, әни паспортны күргәч, елап җибәрде. «Бәхетле генә бул, балам», – ди, ә үзе күз яшьләрен тыя алмый. Хәзер уйланып утырам менә... урамда берәрсе эндәшсә, мин ничек җавап бирергә дә белмим икән...

Илдана үз стилендә кыска җавап бирде: 
– Күнегерсең әле. Хәрефләргә генә ияләшү җиңел ул. Иң мөһиме – хәзер паспортыңда, исемеңдә кемнедер гаепләр сәбәп юк. Син хәзер үз-үзеңә әти, үз-үзеңә бабай.

Антон–Рөстәм ноутбугын япты. Телефонын кесәсенә тыгып куйды. Әйе, Илдана дөрес әйтә, хәрефләр үзгәрде, тормыш – әлегә юк. Аңа үзе тудырган кеше белән якыннан танышу барыннан да авыры иде.

Мәскәү дә Рөстәм өчен кинәт үзгәрде. Хәзер ул урамнар буйлап элеккечә уйланмыйча гына уза алмады,  һәр тарафтан «үзенекеләрне» эзләде. Ул татар теле курсларына язылды, татар сүзләрен, кушымталарын өйрәнде. Элек ят булып тоелган татар авазлары хәзер аңа якын булырга тиеш иде.  

– Мин Рөстәм, – дип, Мәскәү акцентыннан котылырга тырышып, көзге алдында ничә кат кабатлады ул. Ныклап Ислам динен өйрәнә башлады. Мәскәү Җәмигъ мәчете бусагасын беренче тапкыр атлап кергәч, үзен ялганчы итеп хис итсә дә, кешеләрнең пышылдап дога укулары, хәзрәтнең вәгазьләре җан тынычлыгын биргәнен тойды. Фамилиясен алыштыргач та ирешә алмаган тынычлык иде ул. Рөстәм үзенә түбәтәй, дисбе сатып алды һәм бер ай элек кенә бөтенләй таныш булмаган традицияләрне өйрәнә башлады.

Илдана бу үзгәрешләрне телефон экраны аша җиңелчә борчылу белән күзәтте.
– Бүген мәчеттә булдым. Беләсеңме, анда шундый тыныч. Болгар тарихы турында укыйм. Миңа калса, мин, ниһаять, үз йортымны таптым. Тиздән синең белән туган телеңдә сөйләшә башлармын, вәгъдә бирәм, – дип яза Мәскәү егете.
– Син бик тырыш, Антон... Рөстәм. Ләкин артык ашыкмыйсыңмы? Гореф-гадәтләр, дин, тел – алар тиз генә алыштырыла торган өс киеме түгел. Алар кеше аңына гаилә тәрбиясе белән сеңдерелә торган, ана сөте аша балага күчә торган бик катлаулы күренешләр бит.
 
Рөстәм тыңламады. Ул ипләп интернет-кибете ассортиментын үзгәртә башлады, милли символикалы товарлар өстәде, үзенә «татар рухы» сеңдерергә тырышып, биологик әтисе белән бәйләгән бөтен нәрсәне юкка чыгарырга омтылды.

Иң авыры – яңа түбәтәен киеп, күчтәнәчкә чәкчәк тотып, әнисе янына килгәч булды. 
– Әни, мин хәзер башка, – диде ул. – Мин татар телен өйрәнәм, мәчеткә йөрим. Безнең тормышның чиста биттән башлануын телим... 

Әнисе аңа озак кына сынап карап торды, аннары кулын учына алды. Уйчан гына сыпырып торды да, ярым пышылдаган тавыш белән әйтте:
– Улым, син дөньяда булган барлык диннәрнең догаларын ятлый аласың. Паспорт алыштыру да ул кадәр катлаулы эш түгел. Ләкин минем өчен син – минем Антошкам, шушы кулларымда тибрәтеп үстергән балам. Әйе, атаң сине ташлап, күңелеңне рәнҗеткән. Ләкин син югалмадың, үҗәтләнеп белем алдың, аякка бастың. Атаң биргән исем белән кеше булдың. Нигә син чит милләт артына качасың?

 – Минем өчен чит милләт түгел ул, әни! – дип ярсыды Антон – Рөстәм.  Бу үзем сайлаган язмыш! Әтинең мине беләсе дә, таныйсы да килмәде, димәк минем дә хәзер аның фамилиясендә эшем юк.

Тора-бара аяныч чынбарлык үзенекен итте. Телне өйрәнү авыр бирелде, грамматика лабиринт кебек тоелды. Мәчеттә Рөстәм үзен хуҗа түгел, кунак итеп хис иткәнен аңлады.

Ул тагын Илданага хат язды: «Кайвакыт мин үземне театрда роль уйнаган кебек хис итәм. Сүзләр өйрәнәм, ләкин аларның көчен тоймыйм. Син гомер буе үз динең, үз гореф-гадәтләрең белән яшәгәч, күңелең тыныч. Ә мин маңгаем белән диварны тишәргә тырышам кебек…»

Бу хатка Илдана тавышын яздырып җавап бирде. Анда кызның сөйләме белән бергә Уфа урамындагы тавышлар да ишетелә иде.
– Чөнки мин беркемгә дә бернәрсә дә исбат итәргә тырышмыйм, Рөстәм. Мин яшим генә. Ә син минем мәдәниятне күңел яраңа пластырь итеп ябыштырырга телисең. Син татар милләтен яратканга түгел, ә әтиең сиңа биргән рухи мирасны кире кагарга теләп, татар булырга тырышасың. Син әтиеңне гафу итмичә, ачу-үпкәләреңне онытмыйча, бу дөньяда үзеңә урын таба алмаячаксың.

Рөстәм кызның йомшак тавышын кат-кат тыңлады. Ул татар теле дәреслегенә һәм үзенең яңа паспортына күз салды, күңеле һаман да ялгызлыктан бәргәләнә иде.

Язга кергәндә, Рөстәмнең тормышы үз юлын яра башлады. Аның Мәскәүдәге фатирында хәзер кофе гына түгел, ә тәмле чәй исе дә килә. Ул мәчеткә бик еш йөри, азан тавышыннан күңеленә юаныч таба.  Исемен үзгәрткәнче беркайчан да дога кылмаган егетнең җанына догалар балачактан җитмәгән күңел тынычлыгы бирә. Ләкин татар мәдәниятенә тирәнрәк чумган саен, Илдана белән телефон экраны аша гына аралашу җитмәвен ачык аңлый башлады ул. Илданага хәбәр итеп тормыйча гына ул Уфага самолетка билет сатып алды.

Алар Ленин урамындагы кечкенә кафеда очраштылар. Илдана белән кайчандыр танышкандагы егет бүгенге көндә күңеле ялгыш кына бүлмәгә очып кергән кошка күптән охшамаган иде: тынычланган, тормышка җитди караучы, салмак адымлы Рөстәм каршы алды Илдананы.

– Әссәләмәгаләйкем, – дип, елмайды ул. Илдана аңа озак кына сүзсез карап торды.
– Рөстәм, бик тәвәккәл кеше син! Исемеңне дә, динеңне дә алыштырдың... хәтта түбәтәйне дә сумкаңда йөртәсең икән...
– Беләсеңме, син хаклы идең, туры сүзләрең өчен рәхмәт әйтергә килдем, Илдана. Әгәр син булмасаң, мин бары тик бер фамилияне икенчесенә алыштырган булыр идем һәм бәргәләнүемне дәвам итәр идем. Ә син миңа ышаныч, көч бирдең. Мәчеттә дә бик күп яхшы күңелле кешеләр белән таныштым.

Алар Агыйдел буенда йөрделәр. Күптән бер-берсен белгән туганнар кебек, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Рөстәм сүрәләрне ничек өйрәнүе, әнисенең әкренләп аңа яңа исем белән эндәшергә күнегүе һәм үзенең әтисен интернет челтәре аша күзәтеп яшәвеннән туктавы турында сөйләде.

 «Беләсеңме, – диде ул акрын гына, – мин синең янга Уфага килүемне күп тапкырлар күз алдына китердем һәм синең мине «үз кешең» итеп кабул итәчәгеңә ихлас ышандым». 

Илдана елга агымын күзәткән карашын Рөстәмгә күчерде.
– Әйе, бу аралашкан вакыт эчендә син үз кешемә әверелдең, Рөстәм. Ләкин синең паспортыңда татар фамилиясе барлыкка килгәнгә түгел. Үзеңне кайчандыр ташлап киткән кешенең корбаны итеп  хис итүдән туктаганга. Син хәзер үз язмышыңа үзең хуҗа. Ә бу теге яки бу милләт кешесе булудан мөһимрәк. 

Рөстәм Илдананы сак кына кочаклап алды. Кич белән, кире Мәскәүгә очар алдыннан, Рөстәм «Ләлә-Тюльпан» мәчетенә керде. Ул арткы рәткә басты, күзләрен йомды һәм әкрен генә дога укыды. Дога ахырында әнисенә, үзенә, Илданага, хәтта әтисенә изге теләкләрен теләде. Хәзер инде ул әтисенә карата нәфрәт тоймады. Күңеле тыныч, кәефе яхшы иде. Ә Мәскәүгә кайткач, ул Илданага яңа хәбәр язды: «Мин өйгә кайтып җиттем. Илдана, син миңа исемемне генә түгел, ә дөньяга карашымны үзгәртергә ярдәм иттең – рәхмәт».

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар