Логотип
Проза

Иртәнге чәй [этюд]

Салкын иртә. Бүген дә мин әле җылы бирелмәгән аш бүлмәсендә мичтән генә чыккан күмәч исен отып алдым… Ул хуш исне куып җибәрдем – шуның кадәр ашыгам – эшкә җыенам бит! Хуш ис исә, авыз чите белән елмаеп, нечкә тасма булып пәлтә итәгемә уралды – борынга кадәр чорналган шарф буйлап өскә йөгерде, күмәч булып түгәрәкләнеп тынды – аңа җылы, җылы, җылы…

Автобус тукталышына кадәр дөньядагы иң ләззәтле иртәнге аш – төрек күмәче – поача турында хыялланып бардым…

Сыр эчле поача күмәче, зәйтүнле поача күмәче, эчлексез поача күмәче… янында – бер, йә булмаса, ике кисәк шикәр белән баллатылган куе кояш төсендәге чәй…

Җылылык һәм бал җыйган пыяла җамаякка иреннәремне тидергәндә генә!… – чабышкы автомобильнең әче тавышы мине Казан-Анкара рейсыннан алып калды…

Карусель машиналарыннан тайпылып, йокысыннан уянып киткән шәһәрем көзенә борылып карадым: салкынча җил кала түбәләре буйлап җитез йөгерә, асфальтка җәелә, кәрәзле йортларның бикләнгән тәрәзәләренә шакый, электр чыбыкларында вак-вак калтырый ул… Шарфымны рәтләдем, якамны күтәребрәк куйдым – бу мине җылытмады. Тукталышка кып-кызыл автобус килеп җитте. Җылы. Кешеләрне күзәтү кызык – һәрберсенең үз иртәсе бар. Дәфәтәрен түгәрәкләп төреп кесәсенә тыккан менә бу егетнең иртәсе кашларын җыерган, ә бу зәңгәр күзле хатынның иртәсе, өстәлдә иң соңгы булып калган шоколад кәнфит кебек бап-баллы… … хатынның күк төсеендәге күлмәгенә сөңгән хушбуе кинәт пәлтә уемтысыннан иреккә атылды – күрше курткалар, плащлар, эшләпәләрне иркәләп-иркәләп алды…

…Һәрбер кешенең үз иртәсе… минеке исә мөлдерәмә музыкада иде. Ул эреп киткән наушниклардан агыла — +6дагы кайнар җырлар. Тәрәзәм рәсемен биетеп җибәргән ят шәһәрнең шәрекъ дөңгерләре кондуктор сузган билетны башка калага илтүче билетка әйләндерә…

…иртәнге хуш ис автобус туктауга ук уянып китте. Автобусның ишекләре ачылды һәм… килеп җиттек – алдымда төрле якларга йөгереп киткән Анкара урамнары… Алар арасында мин беләм, башкалардан иртәрәк уянган кечкенә төрек кафесы бар, аны эзләп табарга кирәк миңа…

Анкараның әле җылынып җитмәгән кояшы нәкъ Казанныкы сыман йорт диварлары буйлап шуышып төшә… Каштан яфраклары узып баручыларның үкчәләре астында крекер булып кыштырдый, һәр адым саен Анкара җылы сулыш белән тула бара – кафелар һәм минем сулышым белән… Берәм-берәм кафе ишекләре ачыла – ул ишекләр, әйтерсең, күлләвекләрнең үзләреннән коелган. Бүген кайсы ишекне ачарга соң?!. Уң яктагы кафе агач савытлардагы пальмалары, келәм тукымалы кәнәфиләре, мозаика бизәкле диварлары буйлап тезелгән сыннары белән игътибарымны җәлеп итергә бик тырыша. Әмма бу түгел – кафедан аккан иртәнге күмәчләрнең хуш исе җиңемнән тартып, өстәл янына утыртты, пәлтә сәдәпләрен чишеп җибәрде. Яңа көнне каршылау өчен урын сайлап алдым. Яныма җиңелчә киенгән официант егет килеп җитте – каршындагы кибет пыялаларыннан, инде каядыр ашыгучы төрек кызының алкасындагы ташлардан, өстәлемдәге металл савыттан чагылган кояш шәүләсеннән күзе камаша… Официант чәй, шикәр савытын һәм, ниһаять, мин көткән иртәнге күмәч-поачаларны китерде. Эчлеге шикәр мамыгы сыман йомшак – ничек пешерәләр аны?! Рецепт сере нәрсәдә? Кулыма икенче күмәчне алганда аңладым – нинди сер?! Маеллы күмәч катысы астында баллатылган томан сөте – шул гына икән…

Төрек шәһәренең саф иртәсе машина, симит сатучыларының үткен авазлары, таш түшәлгән юлдан шакылдаган үкчә, гәзит кыштырдавы, кичәге футбол матчы турында сөйләшеп барган студентларның көлгән тавышлары белән тулып чыңлады. Тавышлар йортларның иң соңгы катларына менеп җитүгә, Анкара елмайды – “Иртә тәмам”…

…Ботактан өзелгән өрәңге яфрагы ничек кенә тырышмады, очып киткән кошларны куып җитә алмады шул. Ул яфрак мине кире шәһәремә кайтарды да, сәдәпләремне каптырды, кулларыма перчатка кидерде. Шарф-курткалар белән бераз җылынып киткән Казан, троллейбус тәрәзәләренә чайкалды, күлләвекләрдән күзен кысты… Тиздән иртә көзге һавада эреп бетәчәк…

Сәгатенә карап алган әфәнденең, кесә телефонындагы әңгәмәдәшенә елмайган ханымның үз җылы шәһәре бар – һәр салкын көзге иртәне алар шуннан әйләнеп кайта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нык сусыл , татлы , гомумән әйткәндә тәмле ! Лилия Гайфуллина. Борай. Башкортстан.

    Хәзер укыйлар