Хикәя
Лилия ЗАКИРОВА
Гөлназ Яңа ел чыршысы янына килде дә авыр сулап куйды. Гирляндаларны төзәткәннән соң кулына уенчык Кыш бабайны алып балачактагы сыман учына кысты. «Син минем бер генә теләгемне чынга ашырсаң икән!» – дип пышылдады ул. Күптән түгел аңа инде 30 яшь тулды. Ә ул һаман кечкенә кызчык кебек могҗизага ышана…
...Ире белән аерылышканнан соң аның тормышы түбәнгә тәгәрәде. Рәзил башка хатын-кызга гашыйк булды. Хисләрен хатыныннан да, 13 яшьлек кызыннан да яшермәде. Гөлназ ирен гаиләдә тотып калырга тырышмады да. Рәзилнең аны беркайчан да яратмавын яхшы белә иде ул. Бергә яшәгән ничә ел гомер җилгә очкан иде. Кәләше балага узу сәбәпле генә көчләп өйләндерелгән егеттән тагын нәрсә көтәргә була иде соң?
Кызлары Гөлнур әтисен бик нык ярата иде. Әти-әнисенең аерылышуын авыр кичерде ул. Татулаштырырга да омтылып карады. Ләкин әтисенең, аларны ташлап, башка хатын белән яшәргә шәһәрдән күченеп китүен белгәч, кыз барлык уңышсызлыкларда әнисен гаепләде.
– Син әтине тотып кала алмадың! – дип, яшь аралаш кычкырды ул әнисенә. – Мин дусларыма моны ничек аңлатырмын. Ташландык бала булу минем өчен оят.
– Тормыш шундый инде ул, кызым, – дип юатырга тырышты әнисе. – Әтиең сине түгел, мине генә ташлый бит. Ул синең янга килеп йөрер. Тормыш гел бәхетле мизгелләрдән генә тормый шул, балам. Үскәч аңларсың, бәлки... Тик аңларга язмасын боларны сиңа…
Гөлназ барысына да сүзсез генә түзде. Тик кайчак кына качып күз яше түгә иде. «Кайчан болар барысы да үзгәрәчәк? Болай булырга тиеш түгел!» – дип, авыр уйларга бирелә иде ул.
Бүлмәдә киемнәр теләсә кайда аунап ята, карават җыештырылмаган, өстәл тулы конфет кәгазе...Элек сүз тыңлаучан, тәртипле булган кызларын әтисе китү белән әйтерсең лә җен алыштырды. Әнисенең сүзләрен ишетмәгәнгә салышты.
Ә бер көнне Гөлнур өйгә көчек баласы алып кайтты. Мизгел эчендә фатирның асты-өскә килде. Коверлар күлдәвек белән тулды, Гөлназ яңа капрон оекларын чәйнәлеп ташлаган килеш тапты.
– Әнием, ачуланма инде, яме? – диде Гөлнур сүзсез генә көчек артыннан җыештырып йөргән әнисенә. – Урамда табып алдым мин аны. Ташлап калдырганнар бугай. Нәкъ сабый бала сыман елый иде. Кызгандым.
– Ачуланмыйм, тик бер шартым бар, – диде әнисе елмаеп. Кызының үзен якын итеп сөйләшә башлавы күңелен күтәрде. – Көчекне юындыру, урамда йөртү синең өстә.
– Ярар! Рәхмәт, әни. Син дөньяда бер яхшы әни минем!
Гөлназ әлеге көчекнең алар белән яши башлавына кызыннан да ныграк сөенде бугай. Көчеккә Юлдаш дип исем куштылар. Ниһаять аларның өе җанланып китте. Уртак мәшәкать ана белән кызны дуслаштырды. Элеккеге борчу-кайгылар да онытылгандай булды.
Тик бу шатлык кына озакка бармады. Бер көнне иртән Гөлнур көчекне урамда йөреп керергә алып чыкты. Әзрәк йөгереп уйнасын дип муенчагын ычкындыруы булды, Юлдаш шукланып алга ыргылды. Аның артыннан йөгергән кыз өлгерми калды – көчек юлдагы машиналар ташкыны астына сикерде…
Көчекнең канлы гәүдәсен күреп, бер урында катып калды кызчык. Аларны эзли чыккан Гөлназ кызын юл читендә утырып торган килеш тапты. Күз яшьләрен сөртеп, кызын торгызырга азапланды. Тик күпме генә тырышмасын, Гөлнур урыныннан кузгалмады. Аның аяклары тыңламый иде.
Гөлназ «Ашыгыч ярдәм» чакыртты. Табиблар иңнәрен генә сикертте. «Стресс нәтиҗәсендә килеп чыккан тайпылыш. Бу сирәк очрый торган күренеш. Кайчан да булса ул яңадан үз аякларында йөреп китәчәк. Аңа хәзер тынычлык һәм вакыт кына ярдәм итә ала», – диде алар.
Тик Гөлназ баласының күзләренә карап, вакыт узганны кул кушырып көтә алмый иде. Инвалид коляскасы алып, Гөлнурны физиотерапия, массаж курсларына йөртә башлады .
Шулай бер тапкыр чиратта утырганда Замир һәм аның улы Камил белән танышты алар. Камил чаңгыда шуганда уңайсыз егылып сындырган кулын төзәтү өчен физиотерапия курсына йөри иде. Камил белән Гөлнур бик тиз уртак тел таптылар. Күптәннән елмаймаган кыз көлә-көлә малай белән ни хакындадыр гәп куертты. Замир исә Гөлназ белән балалар тәрбиясе хакында сөйләште.
Икенче юлы очраклы гына паркта очрашты алар. Бу юлы Гөлназ күңелендә күптән йөрткән соравын бирде Замирга.
– Нишләп сез һәрчак икәү генә йөрисез? Әниегез кайда?
Юкка гына бирмәде ул бу сорауны. Шушы ике генә тапкыр күрешүдә дә Замирны бик ошаткан иде.
– Камилне ялгызым тәрбияләп үстердем мин, – диде ир моңсу гына. – Балага ике яшь тулгач, әнисе безне ташлап китте. Матур тормыш, байлык кирәк булды аңа. Соңрак бай гына түрәгә кияүгә чыккан дип ишеттем. Хәер, һәркемнең үз язмышы. Миңа улым белән генә дә бик рәхәт. Иң мөһиме – ул исән-сау булсын.
– Ә сез?
Гөлназ да үзләре хакында кыскача гына сөйләп бирде.
– Сезнең кебек хатыным булса, беркайчан да ташлап китмәс идем, – дип куйды ир.
Шул көннән башлап алар якыннан аралаша башлады. Яңа елны да бергә каршыларга җыелдылар. Барысы да бик әйбәт, күңелләр күтәренке иде. Шулчак өй телефоны шалтырады. Трубканы Гөлнур алды.
– Яңа ел белән, кызым! – бу Рәзил иде. – Котла мине, улым туды! Синең энекәшең.
– Безнең дә хәлләр бик әйбәт, – диде кыз коры гына.
Алар тагын ни хакындадыр сөйләштеләр. Гөлназның тыңлыйсы килми иде.
Әлеге сөйләшүдән соң кунаклар тиз генә җыенып ишеккә атлады. Гөлназ күпме генә теләсә дә, аларның фикерен үзгәртә алмады.
Алар киткәч, өйдә ничектер күңелсез булып калды. Башка килмәсләр инде, дип уйлап куйды Гөлназ. Рәзил аның тормышын юри кара төсләргә буйый кебек иде...
Шулчак ишектәге кыңгырау чыңлады. Теләр-теләмәс кенә ишек ачкан Гөлназ аптырап китте. Ишек төбендә чып-чын Кыш бабай басып тора!
– Сез безгә ялгыш кергәнсездер, – диде Гөлназ тәмам аптырашта калып. – Без Кыш бабай чакыртмаган идек.
– Кыш бабай чакыргач кына килә димени?! Һәрбер йортка килә ул, һәркемнең хыял-теләкләрен үти!
Шулчак ишек янына Гөлнур да килеп җитте.
– Ур-ра! Кыш бабай! – диде ул куанычыннан кулларын чәбәкләп. – Ә бүләк алып килдеңме, Кыш бабай?
– Әлбәттә! Кабул итеп ал! – Кыш бабай кызның кулына кызыл тартма тоттырды.
– Ә сез ни сорарсыз, туташ, – диде «бабай», сакалын селкетеп.
– Мин... Мин кечкенә чагымда, үскәч Кыш бабайга кияүгә чыгам, дип хыяллана идем. Булмады шул. Чынга ашмады...
– Әгәр чынга ашырсак? – Кыш бабай куеныннан кечкенә генә тартма чыгарды. Тартма эчендә балдак иде.
Гөлназ исе китеп торган арада, Кыш бабай битлеген тартып төшерде. Гөлназның аптыравы тагын да артты: Кыш бабай – Замир иде!
– Чык миңа кияүгә, Гөлназ! – диде ул идәнгә тезләнеп. – Мин сезне бәхетле итәр өчен хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен.
Шулчак Гөлнур тартманы чишеп җибәрде. Ә аннан... кечкенә генә кара борынлы эт баласы йөгереп чыкты да йокы бүлмәсенә таба шылды.
– Әнием, кара, бу бит нәкъ Юлдаш. Юлдаш, кил минем яныма, качма миннән, – дип кычкырды кызчык. Шулчак берәү дә көтмәгән могҗиза булды. Эт баласына үрелгән Гөлнур үзе дә сизмәстән аякларына торып басты һәм һичбер ярдәмсез алга таба атлады...
– И Ходаем, минем ялваруларымны ишетүең өчен рәхмәт! Рәхмәт сиңа, Замир! – дип, ирне кочып алды Гөлназ .
– Рәхмәтне миңа түгел, чатта посып торучы кар малаена әйтегез. Боларның барысын да ул уйлап тапты.
Ишек төбендә оялып кына басып торучы Камил дөньясын онытып көчек белән уйнаучы дусты… дөресрәге, сеңелкәше Гөлнурны күзәтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк