Логотип
Проза

Яңа ел бүләге-2

Галия яшьләрен чак-чак сөртеп, ишеккә ташланды. Китеп бара күрмәсен!..

Ахары.Башы: 

Идән уртасында аунап яткан, тегеләй-болай сөйрәп йөрткәннән ярыйсы гына энәләрен коеп өлгергән чыршыга бер генә күз салды да, фатирыннан агач кисәкләре, пычкы-чүкечләр тотып килеп, эшкә дә кереште бу. Ярты сәгатьтән торып та басты чыршысы һәм үзенең купшылыгы, күркәмлеге белән өйне ямьләп җибәргәндәй булды. Бу күренештән бүгенге көндә тәүге тапкыр ихлас елмаеп җибәрде Галия. Чынлап күңелле булып китте. Аңа да бәйрәм килә бит!
– Сезгә елмаю килешә. Кышкы кояш кебексез.

«Абау! Нәрсә сөйли бу адәм? Ни дигән була?!» Кыз, күзләрен челт-челт йомгалап, иргә борылып ук карады:
– Эчеп тә өлгердегезме?

Хәзер инде тегеңә аптырарга чират җитте:
– Нишләп «эчеп»?
Мәгънәсезрәк сүз әйткәнен аңлады Галия дә. Нәрсә әйтергә белми изаланды. Тегесе чыгуга атлады. Кыз ашыгып:
– Рәхмәт... – диде дә исемен әйтә алмады – белми бит инде.
– Гаяз. Исемем Гаяз минем, Галия, – ишек ипләп кенә ябылды.

Көннең бераз вакыты чыршыга уенчыклар, азык-төлек сайлап алуга китсә, калган өлеше пешеренеп-төшеренүгә багышланды. Зал уртасындагы түгәрәк өстәлен әллә ничә төрле аш-су белән корып, күз камаштырырлык итеп бизәп ташлады, әйтерсең лә бер өй кунак чакырган. Юк, бу хакта уйламады кыз, ә бары бик якын, газиз кешеләрен көткәндәй, аларның күңелен табу өчен тырышкандай ашыгып, йөгергәләп йөреп, пөхтәләп тезде азыкларын. Һәрбер тәлинкәсенә күңел җылысын, берәүгә дә билгеле булмаган йөрәк назын, матурлык ясый белү сәләтен салды.

Сый белән эшне бетергәч, кычкыртып музыка куйды, чыршысының утларын кабызды да душ коенып алырга булды. Ләззәтләнеп җылы су астында торганда да, фен белән чәчләрен бер уңайга салып маташканда да, макияж сылап булашканда да аның миенә «Кем өчен болар барысы да?! Кем килә сиңа?!» дигән салкын уйлар бораулап керергә тырышты. Ләкин кыз тырышып-тырышып бу кара уйларны кире какты.

Сикереп төшеп йә тыпырдатып биеп китте, йә кычкырып җырлап җибәрде, күлмәгенең дә иң яратканын – нәфислек, нәзакәтлелек биргән ялтыр нәкышләр белән бизәлгән карасын киде. Хәтта моңа тиклем бервакытта да кыланмаганын кыланды – әллә ничә ел үз көнен көтеп шифоньер төбендә утырган очлы үкчәле ялтыр туфлиләре, күр, ничек килешә! Аннан сак кына атлап китте. «Әһә, атлый ала икән бит! Ә ул мондыйда йөри белмимдер дип, көлкегә калырмын дип, якын да килмәгән була». Шул килеш көзге алдына килде. Әллә күпме тырышуыннан соң Галиягә каршысына үтә дә чибәр кыз килеп басар кебек иде, тик һаман да шул ук ыржайган борынны, шешенгән кабаклы күзләрне һәм пешкән алма шикелле булып алсуланган йомры яңакларны күрде. «Йә... аннары нәрсә?..» Күзләрен ачы яшь өтте. «Юк! Ярамый! Еларга ярамый – тушь ага!» Тик яшьләре кызның эчтән ачыргаланып кычкыруын ишетмәделәр, кара буяуны кушып алып, юл-юл эз калдырып йөгерештеләр...

Дертләтеп ишек кыңгырвы зыңлады. «Кем булырга мөмкин?!..» Капыл шушы кыңгырау тавышыннан, чүлдә адашып хәлсезләнгәндә кое күреп калган шикелле куанды да, бу бары мираж гына булып куймасын дип, шул ук секундта куркып битен каплады. «Кем булса да булсын, тик ул булсын гына. Кемгә дә шат булачак кыз бүген, кемне дә зур кунак итеп каршы алачак. Җиде ят адәм булсын, ялгыш килеп юлыккан булсын, хет шайтан үзе булсын, әмма кемдер килсен... Югыйсә, ул акылдан язачак...»

Галия яшьләрен чак-чак сөртеп, ишеккә ташланды. Китеп бара күрмәсен!

Анда, эчтән шаптыр-шоптыр йөгереп килеп, ишекне капыл шар ачып җибәреп әллә еларга, әллә көләргә маташкан кызның сәер кыланмышын ничек бәяләргә дә белми сагаеп калган Гаяз тора иде. Кулына гади тәлинкәгә өеп салып ниндидер салат тоткан. Кыз әле зәңгәр күлмәк, кара чалбар киеп пөхтәләнеп алган иргә, әле чөгендер белән тозлы кәбестәдән әтмәлләнгән салатка күз йөгертте. Ахырда Гаяз тәлинкәсен сузды:
– Сезгә Шакир абый бәйрәм күчтәнәче җибәрде.
– Ш-шакир абый... Үзе кайда, нишләп керми?
– Авырып тора, ятты инде...
– Яттымы... Ала-ай... Ә сез.... Әйдә, үтегез. Унбиш минуттан Яңа ел бит инде.

Тегесе бу көтелмәгән чакыруга ни дип әйтергә дә белми, кызның иңбашы аша эчкә күз ташлады да:
– Сез кемнедер көтәсез, бугай, – диде.
– Сезне, – бу җаваптан егет тә, хәтта кыз үзе дә бертын телсез калды.

Бер-бер артлы эчкә үттеләр. Гаяз өстәлдәге сыгылып торган сый арасына үзенең кулындагысын куйды да ирексездән көлеп җибәрде. кыз да көлде.
– Монда иң шәбе минем салат булып чыкты.
– Зыян юк. Әйдә сез тизрәк шәрабны ачыгыз, мин аш китерәм.

Ике-өч минут эчендә бу эшләрне башкарып, кара-каршы утырышып алдылар. Икесе дә шундый шат, шундый канәгать, авызларын җыеп ала алмый бер-берсенә карыйлар. Әйтерсең лә очраклы гына танышлар түгел, ә күптән бер-берсен белгән якын кешеләр, хәтта ки бер-берсен өзелеп сөяләр.

Ул арада зәңгәр экранда президент пәйда булды. Аягүрә басып аның котлавын тыңладылар да: «Яңа ел белән!» – дип бокалларын күтәрделәр. Бәйрәм табынын ачып алгач, кыз кунагын, әле бу, әле теге яктан килеп, алдына төрле сыйларны шудырып куеп, кыстап-кыстап сыйлады, үзе дә, пешергәннәренең тәмен әле генә тойгандай, яратып ашады. Көтелмәгән кунагының, ашап туйгач, чыгып китүеннән куркып, кызыксындырыйм дип, кыз туктаусыз мөһим булмаган хәбәрләр тезде, тын алырга бирми төпченде, бер-бер артлы сораулар яудырды. Әгәр дә бу вакытта Галияне ахирәтләре күрсә, моңа нәрсә булган икән, дип аптырарлар иде, мөгаен. Бүген гомердә булмаганча теле ачылган иде.
Әйе, чынлап та аңа әле җиңел, бик җиңел иде. Каршысында утырган кеше аның кем икәнлеген дә, нинди тормыш алып барганлыгын да белми. Һәм ул аңа кызык та түгел. Ул, мөгаен, кызның ямьсезлеген дә, картайганчы кияүгә чыга алмый, ир затлары игътибарыннан мәхрүм булып утыруын да аңламый. Аның өчен шулай ук Галиянең бала чактан үз кыяфәтеннән кимсенеп үсүе дә, мәктәп елларында, институтта укыганда шул кимчелеген каплау һәм үзенә чак кына булса да җылы мөнәсәбәт тою өчен иң шәп укучы булырга тырышуы да, чәчкәдәй чагын үзен күзгә дә элмәгән егеткә гашыйк булып саргаеп үткәрүе дә, гомерен тоташы белән фәнгә багышлап, шушы яшендә инде профессорлык хезмәтен тәмамлап килүе дә, әллә нинди катлаулы китаплар авторы булуы да һич кенә дә мөһим түгел. Алар бүгенгә чарасыздан табындаш кына.
– Ә сез Шакир абыйның кеме? – кыз чәй ясаган арада чираттагы соравын бирә.
– Кеме дип, мин аның солдаты идем.
– Һай, ул хәрбимени? Менә яңалык.
– Ул заманында менә дигән хәрби, шундый командир иде. Мине ул ут эченнән алып чыгып, җитмеш чакрымны таулар аша иңендә күтәреп үткән. Гомерем белән бурычлымын аңа...
– Ә кайда булды ул хәл... Ой! – Ишеткәннәренә хәйран булган кыз чәен чынаяк читенә агызып торганын да шәйләмәгән икән.
– Әфганда.
– Алай икән... – Шул вакыт Галия җәйнең ниндидер бер көнендә күршесенең зәңгәр берет киеп, шундый ук тельняшкалы, беретлы ир-атларны җыеп, бәйрәмнәренең азагында һәрвакыттагыча дөнья җимереп сугышып, еш кына күрше-күләннең полиция чакыруга барып җиткәннәрен хәтеренә төшерде.
– Ә нишләп ул бүген шундый?.. – Кыз соравын ничек тә йомшаграк бирергә тырышты.
– Ничек «шундый»?
– Ну... эчә бит инде Шакир абый, аның нәрсәсен яшерергә.
– Аның башыннан үткәннәрне күрсәң, кичерсәң, сылу, бу дөньяда яшәмәскә дә мөмкин. Шакир абый ике тапкыр каты яраланып, чак-чак тере калган кеше. Соңгы тапкыр госпитальдә ятканында аны аякка басмас, дигәннәр. Шул вакыт хатыны ташлап китә. Әфганстаннан безнең гаскәрләрне чыгарган елда, ул солдатларын күрәләтә үлемгә алып барган бер операциядән баш тарта, верховныйларны кеше гомерен санга сукмауда гаепли. Шуның аркасында военный трибунал аша аны хәрби хезмәттән читләтәләр. Уйлап карасаң, туган ил алдындагы бурычыңны үтим дип, дистә елдан артык күрәләтә бер чит ил, чит халык арасында газраил белән якалашып йөреп, гаиләңне, саулыгыңны югалт, киләчәккә өметеңне, рухыңны сындыр да, шул ук туган илеңә дә кирәксез булып кал, имеш...
– Ә сез... Сез дә шундый хәлдәмени?
– Минем хәлем... Андый ук булмаса да, шундыйның бер чаткысы, – Гаяз авыр көрсенде. – Мин дә шунда аягымны югалтып... һәм алты ел әсирлектә булып кайттым.

Галия бу яңалыкка ышаныргамы-юкмы дигән шикелле, өстәл читенә янтаеп, Гаязның аягына күз төшерде. Аяклары бар түгелме соң, янәсе.
– Протез миндә, белмәгән кеше чатанлауны да шәйләми ул. Аягы гына пүчтәк, менә монда кайтарылгач, җинаятьче шикелле төрмәдән төрмәгә йөртеп сорау алулары, Ходай кушмаган нәрсәләрдә гаепләүләре йончытты. Авылда да аңлаган-аңламаганы «дух» дип йөртә мине, – егет «кем икәнемне белдең – куып чыгарсаң да була», дигән кыяфәттә кызга карап алды. – Кайтуыма озатып калган кызым күптән балалар әнисе иде инде, картлар дөнья куйган, төп йортта энем генә. Мин аңкы-миңке килеп йөргәнче, энем өйләнде дә бала-чагалы булды. Үземә йорт күтәрергә дәрт таба алмадым, шунда урам эченә бәләкәй генә алачык бурап алдым да, яшьләргә хуҗалыкта ярдәм итеп көн иткән булдым. Берәү белән дә аралашмадым, һәрвакыт мине нәрсәдәдер гаепле итеп күргән кешеләр белән аңлаша алмам кебек булды. Бәлки, алар күптән бу хакта хәтерләмиләрдер дә, әмма үзем оныта алмадым. Миңа авылдашларым: «Тоткынлыктан сәеррәк булып кайткан», – дигән диагноз куйган, ә бәлки... шулайдыр да.
– Монда нигә...
– Командирым ел да чакырып хәбәр җибәрә иде. Бер дә килгәнем булмады. Чөнки үзем андый очрашуга әзер түгел идем. Менә бу юлы, нинди кодрәт беләндер, хатны алгач та җыендым да юлга чыктым. Төне буе сөйләшеп утырдык. Шунысы гына үкенечле: командирыма күптән килмәгәнмен. Ул минем өзелгән өметемне ялгады, ничә еллар кан сарып торган җан ярамны шифалы учы белән япты. Олы йөрәкле, көчле рухлы, каһарман кеше... Сезнең кебек кыйммәтле туннар киеп, алтын-көмешкә төренгән һәм дөньяны тик алсу-зәңгәрдә генә күргән зар-интизарсыз кешеләргә моны аңлавы, бәлки, мөмкин дә түгелдер... Син бит аны эчкече, дисең...
Уңайсыз тынлык урнашты. Киеренке хәлдән котылмак булып, Галия шым гына барып музыка куеп җибәрде. Борылды да:
– Әйдә биик, – диде. Әйтәсен әйткәч кенә, кунагының протез аякта икәнлеге кылт итеп исенә төште. «Менә сиңа – тагын бер ахмаклык!»

Гаязның карашларында башта капыл гына каушау чагылып киткәндәй булса да, ул торып кызга атлады. Чынлап аксый икән. Якын ук килгәч, сизелер-сизелмәс кенә башын игәндәй итте дә, ярыйсы ук кыю кыланып, сыңар кулы белән биленнән кочаклап алды. Аркасына яткан зур каты учтан һәм йөзе каршысындагы киң күкрәктән бөркелгән әйтеп аңлаткысыз татлы да, куркыныч та булган җылылыктан Галиянең башы әйләнде, йөрәге дөпелдәде. Идәнгә кадаклангандай булган үкчәләрен чак аерып алып әйләнеп китте. Үзе еланнан сихерләнгән куян хәлендә каршысындагы зар сеңгән моңлы күзләрдән карашын ала алмады. Бу күзләр… Бу күзләр… Алар бит иркәләп, назлап, яратып карыйлар… Алар күңеленең иң төпкел, иң яшерен кылларын табып алып тирбәтәләр… Җылы тыны йөрәген язгы кояш астындагы боз кисәге шикелле эретә… Каты кысылган иреннәреннән, иртә буразналар ергалаган маңгаеннан, җил-кояшта янып каралган чандыр яңакларыннан бармак очларын гына йөртеп карау теләге тыеп тоткысыз…

Егет башта үзенең иягеннән сизелер-сизелмәс дерелдәп үткән кызның бармак очларына иренен тигезде, тирән тын алып, чәчләрен иснәде, аннан саклык белән тәүдә тамыры дерелдәп торган нәфис муенын, ут булып янган яңакларын, аннары алсу иреннәрен үпте…
– Галия… син шундый тәмлесең… хуш ислесең… – колагы төбендә генә пышылдап әйтелгән татлы сүзләрдән капыл күңеле тулды да яшьләре елга булып агып та китте. – Елама, акыллым, елама… Әйттем бит, сиңа көлеп-елмаеп кына тору килешә.

Ниһаять, тынычлана төшкән кыз, егетнең күкрәгенә учларын куеп, этеп җибәрде дә кочагыннан ычкынды, өстәл янына килеп, калак-тәлинкәләрнең әле берсен, әле икенчесен тоткалап, кире урыннарына куйды, бокалларны шудырды. Егет моны үзенчә аңлады, уңайсызлангандай итеп чәчен сыпырды да:
– Ярый, Галия, мин кайтыйм инде, соң булып китте. Табын өчен рәхмәт, – дип чыгарга юнәлде.

Шул вакыт Галия тап шушы мәлдә бу фатирда ялгыз кала алмаячагын аңлады. Юк, ул монда ялгыз кала да, ялгыз утыра да, ялгыз яши дә алмый. Әйе-әйе. Яши алмый! Кыз чарасыздан, ни эшләгәнен белми, ашыгып киенә башлады. Юк! Ул ялгыз калмаячак!
– Төн уртасында кая җыендың? – ишек тоткасына тотынган Гаяз кызның ашыгып тунын киюенә карап торды да сорамый булдыра алмады.
– Мин? М-мин… Ә син кая?
– Минме? Монда гына, Шакир абыйга бит.
– Алайса… м-мин дә.
– Ничек?.. Шакир абый йоклыйдыр ул…
– Йок-клыймы… Син?..
– Мин?.. – Егет, урамга уйнарга атлыккан җиреннән ишек төбендә туктаткан бала хәлендә кулына шарфын урап, елар чиккә җитешкән кыз янына якын килде. – Нәрсә булды, Галия?

Шундый йомшак, шундый ягымлы итеп бирелде бу сорау. Күңелнең чамасыз тартылудан менә-менә өзеләм дип торган нечкә кылларына май булып тамды. Галиягә бит әлегә тиклем бер генә ир-атның да алай якын килеп, күзләренә назлап карап, «Нәрсә булды?» дип эндәшкәне юк, булмады да.

«Ничек инде «Нәрсә булды?» Күрмисеңмени, аяк астында идән селкенә, стеналар артка шуа, баш очында түбә зырлап әйләнә… әйләнә…» Тик теле болар хакында әйтә белми, иреннәре бөтенләй икенче төрлене пышылдый:
– Калмыйм монда… Ялгызымны калдырма.

Хәлнең мондый борылышыннан бераз каушап китсә дә, Гаязның да йөрәгендә шушы йомры гына, йомшак кына, сабыйларча саф карашлы елак кызга карата гомердә булмаганча кайнар, ярсу тойгылар уянган иде. Һәм ул, хисләренә баш булалмыйча, соңгы берничә сәгать эчендә генә күңел түрен ялмап алучыны туны-ние белән бергә кочаклап алды да, мәңге ычкындырмас булып күкрәгенә кысты:
– Курыкма, Галиям, мин сине бервакытта да калдырмам.

Уянды. Күзләрен ачмый әле. Ул шулай күзләрен ачмыйча гына уйланып ятарга ярата иртәнчәк. Әле йокысы туймаганнан түгел, ә бүлмәдә уйнаган нурдан күзләре чагылыр кебек булганга ята ул. Чөнки йөрәгендә балкыган яктылык бүлмәне дә, бүлмәне генә түгел, фатирын да, хәтта бар йортны да тутырган бит.

Нинди рәхәт! Ул инде ялгыз түгел, аны яраталар, ул ярата! Тормыш нинди ямьле, татлы, илаһи…

Галия керфекләрен иренеп кенә җилпеп, көтмәгәндә килеп каплаган бәхетенең сәбәпчесе яткан якка күз салды да, секунд эчендә сикереп тә торды – янындагы урын буш иде. Ой! Таңга табан гына иртә белән торып чәйләр әзерләп, үбеп кенә уятырмын дип хыялланып яткан иде, юньсез, йоклап киткән икән.

Кыз халатын юл уңае кия-кия, яланаяк көе аш бүлмәсенә ашыкты. Арттан гына килеп, чәй эчеп утырган сөйгәненең муеныннан кочакларга иде исәбе. Анда булмагач, ваннага юлланды, тик тегесе монда да булмады. Ә-әй! Ул бит ир кеше – тәмәке тартадыр. Тик ир дигәне балконда да юк, балкон ишекләре, үзе көз ныклап ябып, ярыкларын ябыштырып куйганнан ачылмаган.

Аптырауга калды Галия. Шакир абыйларга киттеме икән? Киткәндер шул, үзе төшкәчә йоклап яткач! Мөгаен, көтте-көтте дә, уятырга кыймый чыгып китте инде. Кыз ялан аякларына башмакларын гына эләктереп, күз ачып йомганчы күршесенең ишеге төбендә тора иде инде. Бер генә тирән итеп тын алды да кыңгырауга басты. Бераз көттергәннән соң ишекне Шакир абый ачты. Галия тәүлектән артык йоклаудан йөзе шешенгән күршесен, тегесе исә иртәнге сәгатьтә халатта көе генә май кояшыдай балкып торган кызны күрүдән аптырап китте.
– Карендәш?..
– Шакир абый?.. Э-э… Ни… Гаяз… мондамы?..
– Гаяз? Ә-ә, ул малаймы? Әллә, мин ни йоклап тик ятам… – Шакир абый Гаязны чакырмак булып кереп китте дә, фатирын урап чыгып, тагын ишеккә килде. Борчылып: – Юк ла ул егет, карендәш, киеме дә юк. Яңа елны бергә каршыларбыз да кайтам, дигән иде, ничек уңайсыз булды бит әле, карендәш, йоклап тик ятылган... Галия инде күршесен тыңламый иде. Әле генә салават күпередәй балкыган дөньясы өстендә капыл җир ертып аҗаган ялтырады да колакларны тондырып яшен атты. Аны атты яшен. Гәүдәсе вак кына кисәкләргә челпәрәмә килеп вакланды да, тирә-якка чәчрәп очты. Бары күзгә күренмәс җаны гына яралы күбәләк шикелле пырылдап фатирына очып керде.
Ай, Алла… Аллам! Киткән! Ташлап киткән! Нишләп алай иткән?! «Калдырмыйм», «Йөрәгем, ниһаять, үз савытын тапты», дигән булды бит! «Бәхетем, кышкы кояшым», дип яратты, иркәләде…

Ә нәрсә теләгән идең?.. Бер кичтә хасил булган адәм, кая барып башын терәргә, кемгә төртелергә белми йөргән ир кеше… «Кал», дип муенына асылынганнан нишләп баш тартсын?! Чын кебек иде бит әйткәннәре, сөйләгәннәре, күкрәгеннән сыкрап чыккан кебек иде бит хисләре дә… Зәгыйфьләнгән язмышына Галиянең сарыфланмаган назын кушып үрсә, икесе бербөтөн түгәрәк булыр кебек иде…

…Кемгә кирәгем бар минем?! Кем мине чынлап яратсын?! Кем?! … Соравына җавап итеп ишек ачылды. Кем булырга мөмкин?! Нишләп ишеген бикләмәгән инде! Көч-хәл белән чәч-башын сыпыргалап каршы чыкты. Чыкты да тагын да бер тетрәнү кичерде – анда берни булмаган кебек, мәңге шушында көн күргәндәй, Гаяз өс киемнәрен салып тора. Үзе гаепле тавыш белән хәбәрен тезә:
– Бәйрәм көне бит бүген, Галия, бөтенләй баштан чыккан, ачык кибет эзләп бөтен каланы урадым…

Бераз торгач, Галия кычкырып җибәрде:
– Гаяз! Кайда булдың?!
– Кибет эзләдем, дим бит, – киемнәрен урнаштырып йөргән егет бу тавыштан, ниһаять, кызга туры борылды. – Галия, нәрсә булды тагын?
– Мин… мин сине киткәндер дип уйладым… Сиңа кирәгем юктыр… уйнагансың да ташлагансыңдыр, дип, курыктым…

Егет көлә-көлә килеп оялуыннан кушучлап битен каплаган кызны кочты, юешләнеп беткән чәчләрен сыпырды:
– Исәркәем, мин бит сиңа Яңа ел бүләге эзләп йөрдем.

Галия, йөзен ачып, дымлы керфекләре аша елмайды:
– Бүләк?.. Нинди бүләк?... Син бит үзең миңа Яңа ел бүләге.

Нишләп бәхет шулай сагыш-хәсрәт, күз яшьләре аша килә икән?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар