Логотип
Проза

Гармун моңы

Хикәя

Алсу МӘҖИТОВА
 

Сәгатемә карыйм. Йә Алла! Электричка китәргә нибары 15 минут калган. Ә минем әле әнкәйгә дип Казан күмәче дә алынмаган, билетка да сугыласы бар. Болай булса, поезддан да калуың бар. Сумкамны һәм шактый авыр пакетымны җайлап кына тоттым да бар көчемә йөгерергә тотындым. Артсыз туфлием белән яңа гына явып үткән яңгыр суларыннан рәхәтләнеп йөгерәм. Рәхәт! Бала вакытлар искә төшеп китте. Кечкенә вакытта да шулай җыелган яңгыр суларын чәпелдәтеп йөрергә ярата идем…

Болай йөгерү авыр булгач, аяк киемемне салып кулыма тоттым. Шәһәр урамыннан түгел, ә ямь-яшел болындагы чирәм өстеннән чабам диярсең!

...Бер кулыма ике сумка, ә икенчесенә аяк киемемне тотып яланаяк вагонга килеп кергәч, барысы да аптырап карап куйдылар. Ә минем исем китмәде. Авылга кайтам ич! Тик елмаеп-көлеп килеп керсәм дә, озак авыз ерып торып булмас, ахры, буш урыннар күренми. Аптырап алгарак үтәм. Нинди көн булды соң бүген?! Башта трамвай көтеп күпме вакыт уздырдым, ә хәзер утырырга урын юк.

Шулай уйланып, берничә вагон алга үттем. Кинәт ниндидер ягымлы тавышлы бер апа саф татарча:

–  Кызым, аягыңа ки! Салкын тидерерсең. Яшьлек белән сизелмәсә дә, картайгач чыга ул, – дип, уйларымны бүлде. Аптырап калдым. Күпме йөреп, электричкада вата-җимерә русча эндәшүләренә күнеккән идем инде, ә монда саф татар сөйләме... Шат елмаеп, әлеге өлкән яшьтәге апага борылдым.

– Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт. Авылга кайтам ич, әнкәй янына. Нинди чирләү турында уйлау инде ул! – дип, әлеге апа янындагы буш урынга таба атладым.

Җайлап утыргач, сумкаларымны урнаштырдым. Ләкин шундый эссе көнне дә салкын булып китте.

Моңа кадәр ашыгулык белән сизелмәгәндер инде, аякларым чынлап туңа башлады. Мөгаен, вагонның салкын идәннәре тәэсиредер. Ни эшләргә белмәгәннән, ике аягымны учларыма кысып җылытырга тотындым. Минем әлеге кыланмышларымны күреп торган апа елмаеп куйды да, кыштыр-кыштыр әкрен генә сумкасын актарырга тотынды. Нәрсә эзли икән дисәм... аптырап киттем! Сумкасыннан ап-ак йон оекбашлар тартып чыгарды. Сүзсез калдым...

Минем: «Мәшәкатьләнмәгез! Хәзер җылына алар» диюемә юлдашым: «Мә, балам! Син ана буласы кеше. Сиңа туңарга ярамый!» – дип, оекбашларны кулыма тоттырды. Менә сиңа мә! Бар бит дөньяда хәстәрле кешеләр! Аңа мең рәхмәтләр укый-укый, оекбашларны аягыма киеп куйдым.

Танышып киттек. Апаның исеме Рузия булып чыкты. Ул да авылдан икән. Башкалага хастаханәгә дип барган. Әлегә урын юк дип, кайтарып җибәргәннәр үзен. Карт икән инде апа. Быел 85 яшен тутырган. Шулай да ярыйсы күренә әле, җитмештән артыкны биреп булмый. Үз аякларында йөри, хәтере дә нык күренә. Мин дә үзем турында кыскача сөйләп бирдем.

Шулай сөйләшеп утырганда, вагонга гармун тоткан бер абзый килеп керде. Керде дә, гармунында моңлы татар көе сузып җибәрде... Өнсез калдым! Әйтерсең, җанымдагы барлык милли кыллар берьюлы тартылып куйдылар. Сагынган, бик нык сусаган икән рухым шундый милли көйләргә...

Телсез иде, ахры, ул гармунчы: берни сөйләми, берни әйтми – бары тик уйнавын гына белә. Ә теләгән юлчылар әлеге кешенең гармуны кырыена көйләп куелган тартмага акча салгалыйлар. Шундый үзәк өзгеч итеп уйный... Әсәренеп, һаман көйне тыңлыйм. Колаклар гына түгел, җаным да рәхәтләнә – хыял дөньясына чумып утырам. Кинәт янда утырган Рузия апага күзем төште. Аның да күңел кылларына кагылган, ахрысы, бу гармун моңы – энҗе бөртегедәй күз яшьләре яңаклары буйлап тәгәри...

– Әй, кызым, – дип сузды ул яшь аралаш, – шушы гармун тавышларын ишетсәм, бөтен күңелләрем актарыла инде. Яратам да инде шул гармун моңын! Минем бит мәрхүм ирем дә авылда бер дигән гармунчы иде. Ул уйнап җырлый  башласа, бөтен халык йотлыгып тыңлый иде... Сугыш кына әрәм итте шул үзен. Киткән җиреннән әйләнеп кайта алмады. Фашист мәлгуньнәре әрәм иттеләр җанашымны...
Ул, бераз тынычланырга тырышып, карашын тәрәзәгә таба борды. Электричка тәрәзәсеннән берсен-берсе алмаштырып торган табигать манзаралары да гаҗәеп матур иде... Аларга карап, бераз фикер туплап утырды да, сөйләвен дәвам итте Рузия апа.

– Мидхәт бабаң белән 38 нче елда өйләнештек. Бер-ике тапкыр очрашып сөйләштек тә, урлады да алып кайтты бабаң. Шулай итеп, бергә тора башладык. Тиздән икебезгә дә шатлык булып улыбыз туды. Аңа исемне дә бабагыз сайлады: Мөхәммәтдин куштык... Мидхәт, әйткәнемчә, гармунда бик оста уйнап җырлый иде. Бәйрәм, туй булган саен аны чакырдылар. Гел өстәл түрләреннән төшмәде инде, җан кисәгем. Мине дә шул җырлары белән әсир итеп үзенә каратты. Тәрәз каршыма килеп гел «Галиябану»ны җырлый иде...

Менә шул сугышлар башланып кына барысын да бозып ташлады. Аны иң беренчеләрдән булып фронтка алдылар. Үзе дә карышмады – башкалардан калырга теләмәде. Шулай да киткәндә: «Гармунымны улыма калдырам. Күз карасы кебек сакласын, уйнарга өйрәнсен. Минем истәлегем итеп саклагыз»,  – дип кат-кат әйтте. Үләсен сизгәндер инде, җаныкаем... Шуннан соң өч ай да үтмәде, бабаңның үлем хәбәре килде. Аның үлемен ишеткәч, урын өстенә егылдым.Улым Мөхәммәт янымнан да китми. «Әни, тор инде. Син үлсәң, мин дә үләчәкмен!» – дип елый башлагач, көч-хәл белән торып утырдым. Баламны күкрәгемә кысып, көне буе еладым ул көнне. Яшәүләре, яшермим, авыр булды. Әмма түздек...

Рузия апаның тавышы калтырап китте. Җанындагы төзәлмәс яралар яңадан кузгалды, ахрысы. Ләкин аның хикәясен бу урында һич тә туктатырга ярамавын аңлыйм, кичерешләрен кемгәдер сөйләргә кирәклеген сизәм.

...Тышта кояш. Җәй башы. Тиздән Сабантуйлар. Ә менә Сабантуй көнне авылда гармун уйнаучы табылыр микән, кызык...

– Сугышны үткәреп җибәрдек. Җиңел булмады, – дип дәвам итте юлдашым, – ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек, бик күп яшь кенә хатыннарның ачлыктан үлүенә шаһит та булдык. Бер телем ипигә тилмергән чаклар шактый булды. Тик менә түзмичә кая барасың... Сабыр төбе – сары алтын, диләр. Улым да үсеп җитте. Әллә артык күп эшләдем инде шунда, аның үсеп җиткәнен сизми дә калганмын. Шулай да өебездәге атасыннан калган гармунның тарихын аңа кечкенәдән сөйләп килдем. Белеп торсын, өйрәнсен, янәсе. Белүен белсә дә, атасының васыятен тотмады ул. Гармунда уйнарга өйрәнүне кирәксенмәде. Теләге булмагандыр инде, аннан вакыты да җитмәгәндер. Үзем мәҗбүриләп өйрәтергә теләмәдем. Вакытында кырысрак була белү дә кирәктер дә... Гармун өй түрендәге шкафта ятты. Аптырагач, үзем дә уйнарга өйрәнеп караган идем. Тик теләк өстенә сәләт тә кирәк икән шул әле... Улым авыл хуҗалыгы техникумын бетерде, үзебезгә кайтып эшли дә башлады. Эше әйбәт, акчаны да ярыйсы гына ала иде. Өстәвенә, агач эшенә оста иде ул: төрле җиһазлар ясап та бик күп акча эшләде. Ләкин менә гаилә корырга гына ашыкмады – бик соң өйләнде. Киленне дә авыл җиреннән түгел, шәһәрдән алып кайтты. Башта ук килешмәгән идем, күңелем сизенгән иде: шәһәр кызы, чыннан да, шәһәр кызы инде ул – баш биреп тормый...

– Сезгә карата мөгамәләләре ничегрәк иде соң? – дигән сорау үзеннән-үзе авызымнан чыкты да китте. Аһ, шушы артык кызыксынучанлыкны! Белмичә калсам ярамас идеме инде?!

Рузия апа болай да авырдан гына сөйли иде, бөтенләй туктап калды. Сорауга җавапны бик ныклап уйлый иде булса кирәк. Ә мин ярасына тоз сиптем, ахрысы, дип, борчылып утырам. Ни өчен гел шундый кирәкмәгән вакытта артык сораулар бирергә яратам инде мин, йә?! Апа җавап бирмәс дигән идем – ялгышканмын. Ул туктарга теләмәде – тагын сөйләвен дәвам итте.

– Башта ук килешә алмадык килен белән. Ул – мине, мин аны ярата алмадык. Әмма ни генә булса да, болай зурга китеп талашкан булмады, Аллага шөкер. Үзем дә артык сүз әйтеп, хәлне катлауландырудан куркып яшәдем. Тиздән оныгым туды. Ә киленем, малае Руслан тугач – әй, күпме тырыштым шул исемне куштырмас өчен. Беткәнмени үзебезнең исемнәр – мине онытты тагын. Үзен дә, тормышын да малаена багышлады. Әтисе белән ничек кенә иркәләмәделәр инде баланы. Үзем дә бик яраттым оныкны... Тик оланга да күпне күрергә туры килде шул. Укуын яхшы гына тәмамлагач армиягә китте. Җибәрмәскә дә теләгән идек... Тик бу заманда акчасыз гына берни дә хәл ителми икән. Алып киттеләр баланы. Алып киттеләр дә, Чечняга ут эченә җибәрделәр. И рәнҗеде инде күңелем! Бабасының ут эчендә ятып калуы гына җитмәгән, монысын да сугышка озат инде...

...Апа дулкынлана иде. Кулындагы күзлеген әле алып, әле куеп, бармаклары белән аны туктаусыз капшап торды. Әңгәмәне шушы урында туктатырга да теләгән идем, тик кызыксынучанлыгым барыбер җиңде. Мин бер сүз дә әйтмичә юлдашымны тыңлап утыра бирдем...  

– Киткәндә самими, саф күңелле бала булса, армиядән ул ничектер ватылып, тупасланып кайтты. Әле хәзер дә аңлый алмыйм: ни өчен шул балаларны ут эченә тыгалар, күрәләтә үлемгә җибәрәләр икән... Дөресен әйтим, Руслан белән ни булыр икән, дип, төннәрен дә йокламадык. Бигрәк тә килен кайгырды. Бала хәсрәтеннән намазга да басты... Үзебез кайгырабыз, үзебез көн саен үлем хәбәре көтеп яшибез. Ярый әле исән-сау килеш кайтты. Ләкин кайткач бик нык эчүгә сабышты егет. Укырга да теләмәде, өйләнергә дә... Бик нык үзгәрде, бозылды оныгым. Көн саен анасыннан эчәр өчен акча сорап интектерә. Тегесе ни эшләсен – бирә инде. Бер көнне акча бирмәгән иде килен. Ни эшләр икән дип йөрсәк... гармунны чыгарып саткан... Бер шешә аракыга! Бабасының бердәнбер истәлеге иде бит! Шул гармунга карап, бергә чакларны искә төшерә идем. Саткан бит истәлекне, кызганмаган, хәтта уйламаган да! Түзмәдем – утырып еладым...

...Рузия апа хәзер дә елый иде. Ул сыкранып, сулкылдап елады да елады. Бераздан кесәсеннән чиккән ап-ак кулъяулык чыгарып күз яшьләрен сөртте. Яшь аралаш уфтанып куюыннан зарны да, сагынуны да, сагышны да аңларга була иде. Ничек кенә аны юатырга теләсәм дә, юатырдай сүзләрне таба алмадым.

– Шул гармунны элеккечә сагынам, – диде апа. – Кемгә сатканын сорасам да, әйтмәде. Сатып алыр идем ул гармунны кире. Өч бәясенә дә, дүрт бәясенә дә… Акча түгел, истәлек кадерлерәк шул миңа. Ә онык әлеге хакыйкатьне аңламады. Ач вакытларда да сатмыйча саклаган гармунны әрәм итте. Аңа рәнҗи дә алмадым инде – бердәнбер оныгым бит!..

Апаны ошаттым. Хикәясе дә күңелемә хуш килде. Тик бергә баруы никадәр күңелле булса да, берничә тукталыштан соң миңа төшеп калырга туры килде. Сумкаларымны күтәреп тамбурга чыкканда каршыма теге гармун күтәргән абзый килеп чыкты. Ул һаман да шул моңсу көйләрен уйнап, электричканың икенче башына таба бара иде.

Электричкадан төшкәч тә, поезд киткән якка таба бик озак карап тордым. Ә колагымда әле дә бая гына ишеткән моңлы татар көе яңгырый. Шунда күзем пакетыма төште. Рузия апаның ап-ак йон оекбашлары миндә калган икән. Очраса, кире бирәсе булыр дип, электричкада күпме йөрсәм дә, башка аның белән очрашырга туры килмәде. Ә теге гармунчы әле дә булса очраштыргалый...

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-image-male-hands-playing-guitar-accordion-black-white-photography-retro-culture_26910435.htm#fromView=search&page=1&position=38&uuid=63707d19-684c-4ea8-ad56-58bafcfc1f7d&query=гармонь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар