Чечен Республикасының халык язучысы, Республиканың атказанган журналисты, Грозный шәһәренең почетлы гражданины, Россия Язучылар, Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы Адиз Кусаевны «Грозный елъязмачысы», «Чечен энциклопедиясе» дип йөртәләр. «Грозный турында җыр»ы Чечен башкаласының рәсми булмаган гимны буларак популяр. Сигез дистәдән артык гомер яшәп, чечен һәм рус телләрендә язган, үзеннән соң бай иҗат калдырып киткән күренекле әдип, шагыйрь, журналист ул. Әсәрләре туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, аларда чечен халкы белән горурлану ярылып ята. Күбесе «Литературная газета», «Литературная Россия», «Дружба народов», «Юность» кебек басмаларда дөнья күргән. 20 дән артык китаплар авторы. Игътибарыгызга Адиз Кусаевның «Чәчәкләр» хикәясен тәкъдим итәбез.
Адиз КУСАЕВ
Руман шул хәерсез көндәге гамәле өчен гомере буе үзен битәрләде. Дүрт-биш яшьлек ике кызны ярамаган эшләре өчен бик каты орышкан иде ул. Соңыннан ачыкланды: чынлыкта ул кызларның бөтенләй дә гаебе булмаган. Руманның өе каршындагы бакчасыннан чәчәкләрне өзеп, алдан йөгереп качкан гөнаһлы кечкенә кыз белән алар нибары бер йортта гына яшәгән. Ни чарадан бичара килеп чыга инде: гаеп шунда гына.
Ул көн саен бу кызлар янына барырга, гафү үтенергә, кичерүләрен сорарга җыенды. Әмма көннәр, айлар үтте, ә ул һаман беренче адымны ясарга базмады – гөнаһсыз шул ике баладан оялды, күзләрендә рәнҗеш күрүдән курыкты... Холкы һәм табигате белән Руман үзе бик әйбәт кеше югыйсә. Тормышта кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тора. Әйе, кайчакларда кызып та китә, ярсып та чыга – нишләмәк кирәк, тормыш бу. Ләкин бик тиз кайтып төшә, ачу саклый белми. Бәхәсләшкән чаклары да була, ләкин беркем белән дә эләгешми, килешү җаен карый. Беркемгә каты бәрелми, кул күтәрми, мәрхүм әтисе дә балаларына тавыш күтәрми иде, ул үзе дә кызларына бармак белән дә кагылмады. Руманны бөтенесе тыныч, ачык, кешелекле итеп белә...
Үзенең теге хәерсез көндәге сәер халәтен кат-кат күз алдыннан үткәрде. Нинди шайтан, акылын томалап, аңа хас булмаган ачу уятып, күңелләре тиз уала торган шушы ике гөнаһсыз җаннарга каршы өстерде соң? Ул көннән-көн үзенә карата тагын да корырак, рәхимсезрәк була барып, һаман үзен гаепләде, сүкте, җанын үкенү хисе биләп алды. Менә бүген, менә иртәгә гафу үтенергә барам дип күңеленә беркетеп куя да, һич кенә дә тәвәккәлләп чыгып китә алмый. Үпкәле күзләрен төбәп: «Их, Сез! Үзегез олы кеше инде, ә кечкенәләрне кыерсытасыз. Ялгыш та без өзмәгән өч-дүрт чәчәк өчен бит. Оят түгелме Сезгә?..» – дип әйтерләр төсле.
Руманга 60 яшьләр тирәсе иде. Бу елларга бик күп онытылмас вакыйгалар сыйган – балачакның туган авылда узган ваемсыз көннәре, чит җирләрдә сөргендә ярым ач, хокуксыз үткән авыр унөч елы... Уку еллары да шул вакыйгалар казанында. Эш, туктаусыз командировкалар, уңышлар һәм уңышсызлыклар, кайгы-шатлыклар – кыскасы, һәр кеше тормышында була торган хәлләр. Ул елларда Руман студентлар, эшчеләр яшәгән шаулы тулай тораклар тормышында да кайнады. Хәтта гаилә коргач та әле чит кешеләр почмагында көн күрергә туры килде, зур тырышлыклар бәрабәренә генә яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй калыккан биш катлы хрущевкадан кечкенә фатир алырга өлгерде. Ишегалларында гына да андый биек йортлар бишәү-алтау иде, шуңа умарта оясыдай гөжләп торгандыр тирә-як. Иртәдән кичкә кадәр бала-чага шау-шуыннан, үсмерләрнең гитара чиртеп утыруыннан, пенсионерларның домино суккан тавышыннан һәм кызып-кызып бәхәсләшүләреннән, хатын-кызларның чырык-чырык көлеп сөйләшүләреннән йорт тирәсе гүләп торды. Күршедәге катлы йортларда яшәүчеләр генә түгел, үз өйләрендә көн күрүчеләр дә һаман бирегә агыла иде. Хәвефле 90 нчы елларда әлеге ишегалдында яшәү тәмам түзәлмәслеккә әйләнде. Чечня үзен мөстәкыйль дип игълан итте, күпләр – аеруча яшьләр – бу ирекне теләсә нәрсә кылансаң да ярый, моңа карата бернинди җәза кулланылмый дип аңлады. Алар ул елларда әле бик сирәк кешеләрдә генә булган машиналарда бар көченә котсыз музыка, ямьсез җырлар акыртып, сиреналар улатып, күз-башлары тонып, коточкыч тизлектә көн-төн чаптылар. Төн уртасында машинада ишегалдына очып кына килеп керү, бишенче катта яшәүче иптәшен таң атканда автоматтан атып яки кыргый тавышлар белән акырып чакыру алар өчен гадәти хәл иде. Кая инде ул машинадан чыгып, тиешле катка күтәрелеп ишек шакулар! Арып йокыга талган тулы бер мәхәлләне уятуга алар төкереп кенә карады. Ачудан гаҗиз калып балконга чыгып баскан кешеләрнең бу башбаштаклыкка түзәлмичә ачудан каһәрләп әйткән сүзләренә мыскыллы көлделәр генә. Тәрбиясез, әхлаксыз, оятсыз бу бәндәләр күпме кешенең тынычлыгын бозды! Алардан гафу үтенүне кирәк дип тә тапмадылар. Үзләрен хуҗа, дөньяның кендеге итеп хис иттеләр. Бездән соң ник шунда дөньяның асты өскә килми принцибы белән көн күрделәр. Көн-төн яңгыраган атышлар халыкның өнен алды, тәмам тәшвишкә салды. Шәһәрдә бандитизм чәчәк атты. Милли гвардия белән яңа режимны көчләп тагучы дошманнар арасында бәрелешләр чыгып кына торды. Канлы терактлар һәм диверсияләр ешайды. Авыл-шәһәрләрне бомбага тоттылар. Маскалар кигән «билгесез затлар» төнлә өйләргә бәреп кереп, акча, кыйммәтле әйберләр таләп итте, тыныч халыкны җәзалады. Кешеләрне урлап китеп, коллыкка төшерү төшемле бизнеска әйләнде. Түбән тәгәрәгән Алласыз бәндәләр вакыты иде бу... Болар Руманның җанын талкый, тәмам чыгырдан чыгара иде. Ул аларны ачуланып та, оялтырга тырышып та карады. Үзенчә акылга утыртмакчы булды. Тик барысы да юкка иде: үзе генә газапланды – тынычлыгын югалтты, кан басымы күтәрелде, көчсезлектән һәм тәкате корудан йөрәге сыкрады. Ахырда бөтенесенә кул селтәде, бөкрене кабер генә төзәтә диюләре хактыр дип уйлады.
Шушы еллар эчендә Руман үз йортын булдыру турында хыялланды – кайнап торган шәһәрдә тыныч оазис булдырасы килде аның. Инде хыялы тормышка да аша башлаган иде: кечерәк кенә саман өйле җир сатып алды, әмма тиздән башланган сугыш бөтен планнарын чәлпәрәмә китерде, бар өметләрен юып төшерде...
Сугыш барган көннәрдә авылда туганнары янында бер-ике ай качак булып ятты да, атышлар тына башлауга ук шәһәргә кайтты. Тирә-якта хәрабәләр генә торып калган. Руман да бөтенләй диярлек җимерелеп беткән өен тапты. Күрәмсең, боевиклар чигенгәндә аны чираттагы ут ноктасы итеп файдаланган – кирпеч түшәлгән тәрәзәләр кайбер урыннарда бүрәнкә кебек киңәеп киткән. Федераллар вертолеттан ракеталар җибәреп утка тоткан... Кайчан да булса өен яңадан торгызырга хыялланган Руман, нишләргә белмәгәннән балта, тесак ише эш коралларын алып эшкә тотынырга булды. Атышлар тынган арада хәрабәләр арасыннан җимерек өйләрнең кирпечләрен җыеп йөрде. Бөтен шәһәр Бөек Ватан сугышындагы Сталинград кебек җимерелеп беткән иде... Сугыш беткәч, җимерелгән торак һәм югалган милек өчен мескен генә компенсацияләр бирә башладылар. Руманга ул мең газаплар аша эләкте. Түбәнсетүләр, мыскыл итүләр, бәхәсләр, күпме михнәт һәм нервылар – искә дә төшерәсе килми. Шушы юк кына түләүләрне алыр өчен дә күпме мәсхәрәгә түзәргә, нинди каршылыклар аша үтәргә, күпме күз яше түгәргә туры килде халыкка. Ләкин сугыш чуалышлары көннәрендә күпме кыенлыклар, югалтулар кичерергә туры килсә дә, бу хәерчелектә анысы да ярап куйган икән. Руман үҗәт кеше иде. Кирпеч өстенә кирпеч өеп, рәт арты рәт тезеп, тәки өен күтәрде ул. Кирәк эшләрен бетереп, кереп тә урнашты. Карап туйгысыз өй булды, ниһаять. Җитмәсә, шундый рәхәт тынлык анда. Әйтерсең, авылга кайткан: тәрәзәдән агачлар күренә, яшел алан җәйрәп ята, иртәдән кошлар җыры ишетелә... Нәкъ үзе эзләгән, ничә еллар буена хыялланган, гел-гел җаны тансыклап йөдәткән рәхәт бер җәннәт бишеге...
Руманның чәчәкләр яратучы олы кызы әнисе белән өй каршында кечкенә түр бакча ясадылар, төрле үсентеләр, төрле төстәге роза куаклары, иртә язда һәм кышка кереп баручы көздә гөлгә күмелеп утыручы чәчәкләр утырттылар. Һәм беренче булып яз гөлләре – ачык-кызыл лаләләр күзләрен ачты. Аналы-кызлы шул чәчәкләрдән биһуш иде алар. Табигатьнең бу сылулары турында риваятьне ишеткәч, лаләләрне тагын да ныграк яраттылар.
...Бу бик ерак заманнарда, монголлар Кавказга басып кергәнче үк була. Нохчмохка дигән тау авылында тол хатынның бердәнбер улы – озын буйлы, төз гәүдәле, җитез һәм куркусыз чечен егете яши. Хуҗасының күңелен аңлый торган атны исә улына дошманнар белән сугышта һәлак булган әтисе бүләк иткән була. Егетнең исеме Зами икән. Шул ук авылда чәчәк кебек бик матур, талдай нечкә, кыр кәҗәседәй җиңел бер кыз да яши. Нохчмохкада – чечен җирендә андый кызлар җитәрлек. Бу чибәркәйнең исеме Алцена икән. Халык риватьләрен өйрәнүче әтисе шундый исем кушкан. Бервакыт Алцена белән Зами чишмә буенда күрешә һәм бер-берсенә гашыйк була. Күз карашлары ук мәхәббәт аңлатканда, сүзләр артык. Өйләнешәләр, ике ул үстереп, бәхетле гомер кичерәләр. Нохчмохка җиренә монгол яулары басып кергәнче шулай тыныч гомер итәләр. Чечен җирләрен явыз дошманнардан саклап калыр өчен бөтен ирләр белән бергә Зами да яуга китә. Аны сугышка озатканда әнисе: «Мин сине чечен халкы өчен үстердем. Яуда куркып калсаң, сине имезеп үстергән күкрәгемә ләгънәт укыйм», – ди. Замига тугры Алцена да борынгы сугышчы хатын-кызлар – амазонкалар кебек ирләр киеменнән изге сугышка кузгала. «Мин энәнең җебе булып һәрвакыт синнән калмаска ант иттем. Сине яратуым шулкадәр көчле: минутлык аерылышуга да түзә алмыйм», – ди ул иренә. Зами үзен-үзе аямыйча дошманнарны кыра, ләкин үзе дә яу кырында башын сала. Бу хәлдән тетрәнеп калган Алцена тагын да ярсыбрак кылычын айкап дошманга ташлана, әмма үзенә ут булып яуган уклардан исән кала алмыйча, иң кадерле кешесе – ире янәшәсенә ава. Гәүдәләре янында уйдык-уйдык күлдәвек ясап, аларның каннары бергә кушылып ага. Язын бу урында яшел сабаклардагы биш таҗдан кып-кызыл чәчәкләр шытып чыга. Чечен җирендә андый чәчәкләрнең беренче генә күренүе икән. Халык ул чәчәкләрне Алцена һәм Зами исемен кушып, Алцензам – тюльпан чәчәге дип атый. Бу чәчәк матурлык, мәхәббәт һәм тугрылык символына әйләнә...
Бала-чага, яшь-җилкенчәк шул чәчәкләр яныннан узганда, әллә шуклыктан, әллә кызыгып, хуҗаларыннан көнләшепме – лаләләргә һич тынгы бирми: йолкып ала, бигрәк тә ачылыр-ачылмас чәчәкләрне өзеп китә, сабагыннан сындырып, чәчәк таҗларын тирә-якта ташлап калдыра. Соңыннан кызыл таҗлары пычракта һәм тузанда кан куерыгы кебек алланып озак ята әле, ә сабакларыннан яшь кебек сут ага. Бу хәлгә Руманның ачуы килә, кызы аеруча нык борчыла. Әлеге хәерсез көнне дә шундый хәл килеп чыкты. Руманның, эшеннән ял эләгүгә сөенеп, диванда китап укып яткан чагы иде. Кинәт өй каршындагы бакчада ниндидер ыгы-зыгы килгән тавыш ишетелде. Тәрәзәдән караса – урамнан узып баручы кызлар яңа гына ачылып килгән чәчәкләрне өзеп яталар! Руман аларны куркытыр өчен тәрәзәгә шакыды, тиз-тиз киенеп, урамга атылып чыкты, төрле якка йөгереп киткән ике кечкенә кызны абайлап алды. Йөрәгендә кайнаган ачу кинәт вулкан кебек атылды, әйтерсең эчендә ниндидер шайтан котыртып утыра. Ул урам чатына җитүгә, кызлар артыннан ташлар да атып карады әле. Дөрес, аларга тиярлек итеп түгел, бераз өркетер өчен генә. Берсе, алга таба йөгерерлек көче булмагач, биек үлән артына поскан булды. Балалык беркатлылыгы белән үзен күрмиләр дип уйлагандыр инде. Әмма Руман барысын да күреп торды. Кулындагы ташы белән янап, аңа таба атлады. Куркудан коты чыккан кечкенә кыз, елап, үзе каршыга чыкты. Йөгереп китмәсен өчен, Руман аны кулыннан җилтерәтеп тотты да: «Киттек өегезгә. Йолкыган чәчәкләр өчен әти-әниләрегез җәза бирсен сезгә...» – диде.
– Без түгел, безнең өйдә яшәүче башка кыз өзде, – диде кыз яшь аралаш. – Ул икенче якка йөгерде...
– Алайса, аларга алып бар...
Бераз арттарак калган кыз да куып җитте, истерикага бирелеп, елый-елый ялварырга кереште:
– Җибәрегез сеңлемне! Без гаепле түгел!
Ләкин Руман аларны тыңлап та тормады. Эченә кереп оялаган шайтан акылын тәмам томалаган иде. Ничек инде ул, һәрвакыт балаларны яратучы Руман, кызларны шелтәләү кебек түбәнлеккә төшә алды соң – үзе дә аңламый хәзер. Үзен бәйдән ычкынгандай тотты бит. Кызларның күз яшьләрен күрмәде, ялваруларын ишетмәде. Гомер булмаганча чыгырдан чыккан иде ул. Бер мизгелдә бөтен еллар буе җыелып килгән усаллыгы, бар яхшы якларын сызып ташлап, тышка бәреп чыкты. Ә кылган игелекләре битлек, күз буяу, ясалмалык кебек тоелды. Шулай тиз генә, бер сәгатьтә генә үзгәрә алмас иде бит инде... Алар каршыга очраган кешеләрнең гаҗәпләнгән карашы астында берничә квартал узып, кызлар яшәгән өйгә килеп җиттеләр. Кулларыннан җитәкләп, берничә кат югарыга, гаепле кыз яшәгән фатирга күтәрелделәр. Сугыш михнәтләреннән иртә картайган хатын – каядыр качкан яшь шук кызның әнисе – ишекне ачты. Руман аңа тәртипсез кызы турында әйтеп, бөтен ачуын түкте, китергән зыяны өчен судка бирү белән янады. Болай, сүз өчен генә әйтте инде аларын. Шуннан соң бераз тынычлангандай булды, кайтып, кабат диванга ятты. Тик 20 минут та үтмәде, каты итеп капкага кага башладылар. Гадәт буенча шундук чыгып ачты. Уртача буйлы, гади, әмма пөхтә киемле, чәчләре агара башлаган хатын елаган кызын – Руман рәхимсез кыерсыткан теге баланы җитәкләп килгән.
– Оят түгелме сезгә?! Үзегез өлкән кеше инде, чәчәкләргә кагылып та карамаган гөнаһсыз балаларны шулкадәр тупас итеп куркытырга ни хакыгыз бар! Әтиләре снаряд шартлап һәлак булганнан бирле, аларны берьялгызым үстерәм. Тәртипле, акыллы булыгыз, кеше әйберенә тимәгез, дип гел әйтеп торам. Ләкин алар кечкенә әле, башкалар йогынтысына тиз биреләләр... – Руман дәшмәде. –Бәхетегез, кызыма берни булмады, – дип дәвам итте хатын. – Аның йөрәге авырта, тиздән операциягә китәбез. Әгәр берәр нәрсә була калса, Аллам сакласын, сезне судка бирәм...
– Бирегез, бирегез. Хет Страсбургныкына, – дип бүлдерде Руман һәм тиз генә капканы япты. Елаган кызны, ачуланып башын чайкаган анасын күреп торасы килми иде аның. Ул әле һаман үзенең каты кыланганын аңламый, тәүбә итми, алар алдында үзен гаепле санамый иде. Бер-ике көн узуга, мәгънәсез, кирәксез эш өчен юкка тавышланып йөргәне башына сукты. «Чамасыз дорфалыгы белән бу йөрәк авырулы кызга каты бәрелеп, уйламыйча аның гомеренә зыян салган булса? Ул үлеп китсә? Дусларының, туганнарының, үз балаларының күзенә ничек күренер? Прокурор, пафос белән, яхшы күңелле кеше битлеген кигән җан кыючы, гөнаһсыз сабыйларны үтерүче дип атаса?..
Руман, вөҗдан газаплары кичереп, үзен күралмас хәлгә килде. Көн саен үзен гаепләде, аңлашылмас шушы гамәле өчен аклану эзләде, кешеләр күзенә карарга курыкты. Әйтерсең бөтенесе бу хәлне белә, бөтенесе аны эзәрлекли. Балалар яратучы изге күңелле Руман Аллаһтан бу кызларны бәла-казалардан саклауны сорап, аларга саулык, уңышлар теләп дога кылды. Һәм көн саен аларга гафу үтенергә барырга җыенды. Һәм һәрвакыт аларның ачулы карашыннан куркып, беренче адымны атларга кыймады...
...Бәхеткә, кызларның бар да әйбәт иде. Алар үсеп мәктәпкә китте, яхшы укыдылар. Сылу җиткән кызлар шул лаләләр кебек чибәр һәм серле булып ачылдылар. Руманны шатландырып та, аңа үч итеп тә...
Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк