Логотип
Проза

Без икәү идек...

Өстәлдә язу калдырдым: «Борчылмагыз, югалтмагыз! Мин үз бәхетемне эзләргә чыгып киттем...»

Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/bez-ikau-idek

Соңгы имтиханны тапшырып йөргән көннәрдә авылдан күңелсез хәбәр килде: әнием инсульт белән егылган. Апам – Чиләбедә, абыем – Себердә, икесе дә гаиләле, балалары бар, эш... Бөтен өмет миндә – төпчек кызда. Әни бик авырлык белән аякка басты. Мин авыл мәктәбенә эшкә урнаштым. Син дә шунда. Без тагын бергә...

«Сезгә кушылырга вакыт» диючеләр күп булды. Үзең дә еш кузгаттың бу сүзне. Нәфисә апа өчен мин бик кулай килен идем, әлбәттә. Безнекеләр дә минем күршедә генә яшәп калуыма риза иделәр.

Ләкин бит йөрәк бар. Төрле яклап безне бер-беребез каршына эткән саен, мин ныграк карыштым. Мин сине ярату гына түгел, хәтта якын да итә алмадым!

– Кызым, үзем аякта чакта урнаштырып каласым килә. Җомга көнне Шәүкәтнекеләр сине сорарга килмәкче була, каршы килмә. Начар кешеләр түгел, – диде беркөнне әни.

Бу хәбәргә егылып китә яздым. Ник бу хакта синнән түгел, әнидән ишетәм? Ник син миңа бер сүз әйтмәдең? Бернинди аңлашу, ризалык алу булмады бит!

Төне буе уйланып чыктым. Алдагы тормышымны, синең белән бер түбә астында яшәвебезне, бер юрган астында ятуыбызны күз алдыма китереп азапландым. Ләкин юк, бу никахка җаным да, тәнем дә каршы иде! Күңел тартмаган кеше белән ничек кушылмак кирәк?! Ярны бит бер көнгә түгел, гомерлеккә сайлыйсың.

Икенче көнне сине капка турыгызда күреп, каршыңа килеп бастым:

– Син миңа өйләнмәкче буласың дип ишеттем, дөресме бу? – дидем.

– Дөрес булмыйча! Ник озакка сузарга, җәй көне бу эшне очлап чыгарга кирәк. Укулар башлангач, вакыт тыгыз булачак, – дидең син бик эшлекле кыяфәттә.

– Әгәр мин риза булмасам?

– Кая китәсең риза булмыйча. Тагы кемең бар? Сораучы булганда чыгып калырга кирәк. Яшең бара бит, – дидең син көлемсерәп.

Бу сүзләрең башыма таш булып төште. Кара син бу патша малаен, барысы да аның теләген үтәп, аягына егылырга тиеш. Үртәлдем дә, хурландым да. Сиңа гына түгел, үземнекеләргә дә ачу килде. Шул мизгелдә мин тәвәккәлләдем. Нәфисә апа да, әни дә, син дә түгел, үз язмышымны үзем хәл итәчәкмен!

Яшь чак бит, сабырлык чамалы. Йөгереп өйгә кайттым да ашыгып әйберләремне җыя башладым. Әти эштә, әни югары очтагы апасына сарык йоны илтергә киткән иде. Бакчалар аша олы юлга чыгып басканымны, үтеп баручы машинага утырып киткәнемне беркем күрми калды…

Өстәлдә язу калдырдым: «Борчылмагыз, югалтмагыз! Мин үз бәхетемне эзләргә чыгып киттем...»

Казан минем өчен ят шәһәр түгел, миллион кеше янына мин дә сыйдым. Фатир табу да, эшкә урнашу да авыр булмады. Бер ай буе беркемгә бернинди хәбәр бирмәдем, тынычлыкта калдырмасларын чамалый идем. Гаепләүләр, үгетләүләр һичшиксез булачак иде. Әмма бер хәбәрсез дә яшәп булмый, әти-әни ут йотадыр. Хат салып атна да үтмәде, әти килеп тә җитте.

– Кеше көлдереп йөрмә, кайт! Әниең борчыла, Нәфисә апаң аптырашта. Шәүкәт үзенә урын тапмый йөри. Нинди хәл бу?! Әйдә, җыен, кайтабыз!

– Юк, әти. Кайтырга булса китмәс идем.

– Ни җитми соң сиңа?

Әгәр шул чакта әтигә «мәхәббәт җитми!» дисәм, ни әйткән булыр иде икән? Аңлар идеме ул мине? Юктыр, чөнки әтием бик коры кеше, әнигә назлап, яратып эндәшкәнен, аны кайгыртканын гомеремдә бер тапкыр да тоймадым. «Әй, син!» дип боерык бирергә генә хирыс иде ул. Әниемнең күзләре юкка сагышлымы әллә?! Ирләр, бәлки, мәхәббәтсез яши дә аладыр, әмма хатын-кызга сулар һавадай кирәк ул! Әти күпме генә ачуланса, үгетләсә дә, бирешмәдем, үз хәлемне үзем генә белә идем. Ә сине, Шәүкәт, минем кәефем, күңел халәтем, уйларым, борчуларым беркайчан кызыксындырмады бит. «Хәлең ничек, Румия?» дип, ичмасам, бер тапкыр сораганың булдымы икән?

Туган йортым, әти-әнием шунда булгач, авылга кайтмый торып булмый. Кайттым мин дә. Көз көне иде ул. Дымлы яфрак исләренә әчкелтем учак исләре дә кушылган көннәр иде. Бар халык бакчада казына, бәрәңге ала, чүп яндыра... Кайтуымны сиңа сиздерәсем килмәсә дә, өйдә качып ята торган чак түгел. Бакчада ялгызым калып, бәрәңге чүпләп маташканда, каршыма син килеп бастың. Исәнләштек. Хәлләремне сорадың.

– Минем өчен борчылма, барысы да яхшы, – дидем мин.

– Сиңа яхшыдыр да, миңа начар. Ярты җанымны тартып алганнар кебек. Бәлки, кире кайтырсың, Румия? – дидең син, күзләремә мөлдерәп карап. Шундый кызганыч, чарасыз, бәхетсез иде карашың.

– Юк, – дидем мин. – Көтмә, өметләнмә.

– Мин синсез яши алмыйм бит.

Аның бу сүзе мине ярсытты гына, кызып китүемне сизми дә калдым:

– Яши аласың, Шәүкәт, бик яхшы яшисең! Ләкин теләмисең! Чөнки сиңа минем белән рәхәт, бик җайлы. Тормыш проблемаларын үз өстеңә аласы түгел, аның өчен мин бар, шулай бит? Румия баш ватар, тормышны җигелеп тартыр, ә Шәүкәт мич башында боерык биреп ятар. Юк инде, җитәр! Кояшны каплаучы юк, дөньям иркенәйде, көнем яктырды хәзер! Миңа синнән башка рәхәт! Аңлыйсыңмы, миңа синсез бик рәхәт!

– Чынлап та шулаймы, сиңа минсез рәхәтме? – дип кайтарып сорадың син.

– Әйе! – дидем мин, икеләнерлек урын калдырмыйча. – Ниһаять, итәгемә бала-чага тагып йөрүдән котылдым!

– Котылдың... Котылып була инде ул...

Башка бер сүз дә әйтмәдең. Башың иеп, әкрен генә атлап, үз бакчагызга юнәлдең. Үпкәләттем бугай дип, артыңнан байтак карап тордым әле. Тик дәшмәдем, син дә борылып карамадың...

Шәүкәт... Мин синең язмышка шулкадәр нык береккәнмен, күңелеңә артык тирән уелганмын, күрәсең, бу дөньяда башка юаныч таба алмыйча, әрнү-сагышларыңа дәваны хәмердән эзләгәнсең. Шул башыңа җиткән, диделәр. Көзге кара төндә, кулыңа бау алып, бакча башыгыздагы карт каенга юнәлгәнсең... Бу хәсрәттән акылын җуйган Нәфисә апа авыл буйлап мине каргап йөргән: «Румия үтерде аны! Мәңге рәхәт күрмәсен!» – дип такмаклый-такмаклый елаган.

Мин синнән котылдым, Шәүкәт... Бөтенләйгә... Ләкин нигә шулкадәр авыр соң?! Беләм, анда хатлар бармый. Шулай да язам. Әллә аклану бу, әллә күңел бушату... Их, Шәүкәт, китүләрең белән мине үзеңә тагын да ныграк бәйләдең шул. Ахры, мәңге җибәрмәссең...

Ничә еллар сакладым мин сине!

Ләкин упкын кырыена китереп бастыручы да мин булдым бугай…

Фото: ясалма фәһем генерациясе

Теги: Хикәяләр Татарча хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар