Логотип
Проза

Без икәү идек...

Хикәя

Синең белән беренче тапкыр кайчан һәм ничек очрашуны мин хәтерләмим дә инде. Ничек хәтерлим, дөньяны таный башлаганнан бирле гел янәшәмдә булдың бит. Күрше малае, агроном Гомәр абый белән хисапчы Нәфисә апаның һәм дә тагы Мөршидә әбинең тугыз ел буе тилмереп көткән, имче карчыкларга, күрәзәчеләргә, Каф таулары артындагы шифа йортларына, районның гына түгел, Казан, Уфаларның танылган табибларына йөри-йөри дөньяга китерелгән кадерле сабые идең бит син. Иң газиз, бердәнбер алтын бөртеге...

Кышын суык тидереп, мин яшәү белән үлем арасында бәргәләнеп ятканда, кара кайгыга баткан якыннарымны әниең болай дип юаткан:

– Кайгырмагыз шулхәтле, бусы үлсә, сезнең әле башкалары бар. Шәүкәтемә бер-бер хәл була калса, менә мин нишләрмен?!

Бу сүзләргә әнием ничекләр генә сабыр кала алды икән?!

Әй кадерле бала булдың да инде син, Шәүкәт! Сезнекеләрнең телендә гел сиңа мәдхия уку, мактану булды:

– Авылда иң матур бала безнеке! Иң тәртипле, иң акыллы бала безнеке. Авылда бер, дөньясында бер!

Һәр адымың, һәр сүзең, һәр кыланмышың турында авыл хәбәрдар булып торды. Капкада синекеләр күренсә, әни арт ишектән чыгып кача иде. Чөнки фәрештәдәй бала турында очы-кырые булмаган төче кыйссалардан күңелем болгана, дия иде.

Менә шул авылда бер булган кадерле затны, берәүләрнең күз алмасын саклау-яклау минем өскә йөкләнде. Нәфисә апа очраган саен искәртеп торды:

– Румия акыллым, зинһар, Шәүкәтемне үзеңнән калдырма! Егыла күрмәсен. Малайлар тимәсен. Этләр өрмәсен. Сыер сөзмәсен. Суга кермәсен...

Шулай итеп, сиңа җил-яңгыр тидерми, өстеңдә өф-өф итеп торучы әти-әниең янына мин – күрше кызы да килеп өстәлдем. Үзем өчен дә шулкадәр борчылмаганмындыр, валлаһи. Сине әниең кулына тапшырмый торып, иркенләп суларга да курка идем. Аллага шөкер, исән-имин үстең, суга да батмадың, эт тә тешләмәде, тезең дә тырналмады, аяк-кулың да сынмады. Авыл малайлары сиңа тырнак белән дә кагылмады. Беркемнең дә башына бәла аласы килми иде.

Ниһаять, үз-үзеңне сакларлык, кайгыртырлык яшькә җиттең, егет булдың. Үз ишләрең белән аралашып, минем кулдан китәрсең, инде синнән арындым дип шатланган идем, кая ул?!

Юлымда очраган саен, Нәфисә апа якама ябыша:

– Румия акыллым, зинһар, Шәүкәтемне үзеңнән калдырма. Клубтан кайтканда иптәшләре бәйләнмәсен. Тәмәке тартмасын. Караңгыда кызлар озатып йөрмәсен. Бергә барыгыз, бергә кайтыгыз. Шулай булса гына күңелем тыныч, ул кайтып күземә күренмичә йоклый да алмыйм!

Ә минем кайгы синдә түгел, үземчә яшисем, үз юлымда иркенләп йөрисем килә. Яшьлек бит, мин дә гашыйк булдым. Күңелемә яз кояшы булып кергән Илфак иде ул, син аны беләсең, мәктәп бусагасын атлап чыгуга колхоз басуына аяк баскан тракторчы егет. Шул егеттән озаттырмакчы, икәүдән-икәү генә калып сөйләшмәкче булып мәш киләм. Тик янымда син, итәгемә тагылган җан көеге бар. Авылда сүз йөри, имеш, Румия белән Шәүкәт бер-берсеннән башка сулый да алмый, балачактан ук чәчләре чәчкә бәйләнгән. Ә бит Илфак миңа битараф түгел иде, ничә тапкыр аның үземә төбәлгән назлы карашын тойдым. Җаныма төбәлгән шул караштан йөрәгемә ут каба, күңел күгемдә йөзләп кояш кабына иде. Читтән генә карый, күзли ул мине, ләкин озата кайтмый. Барыбер өмет юк, болар арасына кермим дигәндер, бәлки...

Ә ул өметне өзүче мин түгел, син идең, Шәүкәт! Их, шул чакта аяк астында буталмаган булсаңчы! Әгәр Илфак яныма килеп сүз кушкан булса... Ләкин артык кыюсыз, тыйнак егет иде шул ул. Синең кебек алтын бөртеге түгел, җиде бала арасында тәгәрәп үскән гап-гади колхозчы малае иде.

Көз көне Илфакны солдатка алдылар. Армия аны авылдан да тартып алды, шуннан соң ул, гүзәл кәләшен җитәкләп, бары кунакка гына кайта башлады. Кайдадыр Урал якларында, хезмәт иткән җирендә яшәп калган, диделәр.

Минем тәүге мәхәббәт учагым дөрләп янарга өлгерми дә сүнде шулай. Күңелдә үкенеч һәм югалту хисе генә калды.

Шөкер, сине дә алдылар армиягә. Әти-әниең ут йотты, ә мин бәйрәм иттем: ниһаять, бу аяклы бәладән котылдым, мин азат! Тик иртәрәк шатланганмын икән. Сине Казаннан кире борып кайтардылар, йөрәге таза түгел, дигәннәр. Сезнекеләргә шул җитә калды, тагын да тырышып, элеккедән дә уздырып, тирәңдә бөтерелделәр. Укырга да, эшкә дә җибәрмәделәр ул елны, йорт тирәсендә буталып, минем мәктәпне тәмамлаганны көтеп йөрдең. Чөнки синекеләр инде план корып куйган, Румия белән бергә укырсыз, ул сиңа күз-колак булыр, ялгызыңны беркая җибәрмибез. Нәфисә апа кат-кат искәртте:

– Румия, Шәүкәтемне үзеңнән калдыра күрмә!

Бергә култыклашып авылдан чыгып киттек, култыклашып укырга барып кердек, тулай торак белән институт арасын бергә таптадык. Синең гел минем янымда әвәрә килүеңне күреп, кызлар көнләшә иде. Булса да булыр икән тугрылык, Румиягә караган да каткан, янәсе, безне күрми дә! Имеш, дөньясында миннән бәхетле кыз юк, мондый егетләр һәркемгә эләкми. Бик чибәр идең бит син, Нәфисә апаның иркәләп-майлап үстергән кадерле малае! Дөрес, мин ул чибәрлекне сизмим дә, аңламыйм да, чөнки курчак йөзеңне гел каршымда күреп гарык булган идем. Бары тик кызлар ах-ух килгәнгә генә әйтүем.

Ә мин тагын гашыйк булдым. Беренче мәхәббәт йөрәктә үз эзен калдыра икән, күз төшкән егет кай ягы беләндер Илфакны хәтерләтә иде. Шул ук кыюсыз караш, оялчан елмаю, сабыр-салмак хәрәкәтләр... Бәлки, шуның өчен башкалардан аерып алганмындыр да аны. Очрашкан саен күзенә тутырып карап үтүләрем эзсез узмады, егет тә минем тарафка ешрак борыла башлады. Ул тарих бүлегендә укый иде, бик тырыш, кызыксынучан егет, кайчан карама, китапханәдә казынып утыра. Мин дә шунда сукмак салдым. Ахыр чиктә әрсезлегем үзенекен итте, сүз алыша башладык, таныштык. Азат исемле Апас егете иде ул. Аның белән очраша башлагач, мин кабат күкләрне гиздем, хыял бишегендә тирбәлдем, тормышым нурга күмелде. Язмышымны Азат белән бәйләргә бик теләгән идем мин, бар булмышы белән аны йөрәгемә кертеп утырткан идем!

Әгәр син булмасаң...

Ләкин син бар идең шул! Итәгемә тагылып, эземә басып йөрисең. Ахыр чиктә бу хәлгә нокта куярга, синең белән араны кистереп өзәргә булдым. Еллар буе «нәнкең» булып яшәүдән, әйләнгән саен сине кайгыртып-көйләп йөрүдән тәмам гарык идем!

Бер кичне сине урамда йөрергә чакырдым. Бик матур тыныч кышкы кич иде ул. Иренеп кенә талгын карлар ява иде.

– Шәүкәт, мин гашыйк булдым... – дидем мин.

Күңел серемне ничек кабул итәсеңне белмичә, әкрен генә, куркып кына әйттем. Ләкин җавабың ак карлардай тыныч иде:

– Беләм, – дидең син.

Мин гаҗәпләнүдән туктап калдым, йөзеңә күтәрелеп карадым. Ә син елмаясың. Өстемнән тау төшкәндәй, шундый рәхәт, җиңел булып китте. Димәк, хәлемне аңлый, инде бу бәндә мине тынычлыкта калдырыр, бәлки, үзе дә берәрсенә гашыйк булгандыр дип сөендем. Ләкин алдагы сүзең күктән җиргә генә түгел, упкынга ук төртеп төшерде:

– Ничек белмим ди?! Сукыр түгел бит мин. Син мине әллә кайчаннан бирле яратасың инде. Яшереп торасы да юк! Мин дә сине яратам, сиңа гына өйләнәчәкмен! Син ризадыр бит?

– Юк-юк... – дидем мин ашыгып. Көтелмәгән борылыштан хәтта телем тотлыга башлады. – Син дөрес уйламыйсың, Шәүкәт. Син мине аңламадың. Без бит дуслар, күршеләр генә, абый белән сеңел кебек... Бу мәхәббәт түгел! Мин башка кешене яратам!

Әле генә көлеп торган күзләрең сүнде, иреннәрең бөреште, кашларың җыерылды:

– Ни сөйлисең син? Саташтыңмы әллә? Мин сине беркемгә бирмим! Мин синнән башка яши алмыйм! Аңлыйсыңмы шуны?!

Шулай дидең дә, кочагыңа җыеп алып, чалт-чолт үбә дә башладың. Бу синең гомереңдә беренче үбешүең иде бугай, салкын юеш иреннәрең миндә бары чиркану хисе генә калдырды. Күпме карышсам да, кочагыңнан җибәрмәдең. Эткәләшә-төрткәләшә торгач, икәүләшеп карга аудык.

Шул чакта безнең яннан Азат үтеп киткән... Мин аны күрмәдем, чөнки син үзеңнең олы гәүдәң белән бар дөньяны миннән каплаган идең...

– Син берничә фронтка эшлисең, ахры... – Икенче көнне юлларыбыз институт ашханәсендә кисешкәч, Азат миңа шулай диде. – Тик минем бишенче тәгәрмәч буласым килми!

Акланып маташуымны тыңлап та тормады.

Шулай итеп, син мине Азатсыз да калдырдың...

Укып бетергәч, юлларыбыз аерылыр дип өметләнгән идем. Сине авылда, өеңдә көтәләр, Нәфисә апа сөекле улкаен капка төбеннән ары җибәрмәячәк. Ә миңа кая булса да барыбер, бары синнән генә ераграк булсын. Тик без әниеңнең ялвару-теләкләре белән гомергә бергә булырга хөкем ителгән идек бугай...

(Ахыры бар.)

Фото: ясалма фәһем генерациясе


 

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар